Бәгәрәктамакта бәйрәм
Бәгәрәктамак төбәкне өйрәнүчеләрне, журналистларны җитеш тормышлы йортлары, бизәкле тәрәзә йөзлекләре, буяулы капка-коймалары белән каршы алды.
Чиләбе өлкәсендәге Бәгәрәктамак авылында зур бәйрәм тантаналары гөрләде: биредә мәктәпнең 100 еллык бәйрәмен билгеләп үттеләр һәм мәктәпнең беренче директоры Җамалетдин Сираҗетдин улы Камаловка истәлек тактасы куелды. Шушы көнне үк Бөтендөнья татар конгрессы каршында Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, академик Альберт Борһанов җитәкчелегендә татар төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең «Урал ягы татарлары: тарих һәм заман» VII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе утырышлары узды.
Авылны кешеләр нурлый
Бәгәрәктамак төбәкне өйрәнүчеләрне, журналистларны җитеш тормышлы йортлары, бизәкле тәрәзә йөзлекләре, буяулы капка-коймалары белән каршы алды. Авыл Чиләбе өлкәсендәге Коншак районының төньяк-көнчыгыш өлешендә аккан Сәнәр елгасына Бәгәрәк кушылган урында урнашкан. Аны Түбәнавыл, Яңавыл дип тә йөртәләр. Бәгәрәктамакның урман-суларга бай табигате дә сокланып туймаслык. Авыл урнашкан тирәлектә 15 табигый күл булуы бу якларның ямен һәм гүзәллеген тагын да арттыра. Ә инде авылдан ике чакрым ераклыктагы Мәһәди таш авылга серлелек өсти. Бәгәрәктамак беренче тапкыр, 1708 елгы рәсми документларда Пермь губернасы Шадрин өязе Катай волостена караган Яңавыл буларак искә алына. Бәгәрәктамакның тарихы да шул вакыттан алып исәпләнә. Әмма шушы авылда туып үскән галим Альберт Борһанов искәрткәнчә, тарихи елъязмалар биредә авылның 1650 елларда инде булганлыгын күрсәтә. Галим үз вакытында монда XVII гасыр уртасына караган голланд акчасын да тапкан. Заманында авылда җиде мәчет булган. Бүген исә авылдашлары ярдәме белән өр-яңа мәчет төзелеп килә. Бәгәрәктамакның Сәнәр елгасы аша салынган, зур шәһәрләрдә яшәүчеләрне дә көнләштердәй 80 метрлы күпере дә төбәкне өйрәнүчеләрдә соклану хисләре тудырды. Ул – авыл җирлегенең элекке җитәкчесе, тынгысыз, батыр йөрәкле Эльза Газизованың фидакярлек җимеше. 1930 елларда салынган күпер инде җимерелер хәлгә җиткәч, җирлек рәисе теләсә кайсы ир-атның да кулыннан килмәстәй эшкә алына: район җитәкчеләре, авылны киләчәксез, дип билгеләп, ярдәм итәргә алынмагач, өлкә губернаторы Петр Суминга барып җитә, акчалар табып, проектлаучылар, подрядчылар белән эш алып бара. Нәкъ менә Эльза ханым эшләгән елларда, район хакимияте хастаханәне ябу турында сүз алып бара башлагач, җитәкче аны авыл кешеләре көче белән төзекләндереп, ишек-тәрәзәләрен яңартып, саклап калган. Җирлекнең газлы булуы да – Э.Газизова тырышлыгы. Авылдашлары җитәкче ханымның никахлашу залын да тәртипкә китерүенә, бистәләр арасындагы юлларны төзекләндерү өчен акча бүленеп бирүгә ирешүенә дә рәхмәтле.
Бер гасыр яшәгән мәктәп
Автобусыбыз исә өч катлы, барлык уңайлыкларга ия заманча бинада урнашкан мәктәп янына туктады. Халкыбыз моңнары агылган уку йортында кунакларны мәктәп директоры Фидалия Кәримова җитәкчелегендә милли киемле укучылар һәм гаҗәеп ягымлы укытучылар каршылады. Бу көнне мәктәпкә килгән дәрәҗәле кунаклар арасында Коншак районы башлыгы Сибагатулла Әминов, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков, Чиләбе өлкәсендәге даими вәкаләтле вәкиле урынбасары Фәвия Сафиуллина һ.б. бар иде.
Тантаналар мәктәпнең беренче директоры Җамалетдин Камаловка багышлап уку йортының алгы диварына эленгән истәлек тактасын ачу тантанасы белән башланып китте. Ул – галим, профессор Җамалетдин аганың оныклары Альберт Борһановның һәм Әнири Камаловның мәктәпкә бүләге. Истәлек тактасының авторы исә – архитектор Валерий Хәмитов. Тарихчы галимнең бу көнне туган мәктәбенә тагын бер зур бүләге бар иде. Ул «Татарское село на Урале – Усть-Багаряк» дигән китап әзерләп бастырып кайткан.
Беренче директор Җамалетдин Камалетдиновның мәктәпне оештырып җибәргән еллары мәгариф өлкәсендәге үзгәртеп корулар, яңача оештырулар барган иң авыр, катлаулы заманга туры килгән. Шулай да тирән белемле, һәр кешенең күңеленә ачкыч таба белгән Җамалетдин ага уку йортын уңышлы эшләтеп җибәрә алган. Уку йорты башта дүртьеллык мәктәп буларак укучыларын кабул итә. Ун елдан ул Түбәнавыл җидееллык (сигезьеллык) мәктәбе итеп үзгәртелә. Ул һәрвакыт округта бердәнбер белем бирү учагы була. Укучылар исә тирә-яктагы барлык авыллардан килә. Керосин җитмәгәч, шәм яндырып укыган еллар да хәтерләрдә сакланып калган, утынны исә авыл белән бергәләп әзерләгәннәр.
1952-1953 елларда ике катлы заманча мәктәп ишекләрен ача. Ул елларда уку йортында 600 дән артык бала белем алган. Уку йортының яңа бинасы да тора-бара кысанлана. Ә инде 1983 елда бүгенге өч катлы бинаның салынып бетеп, файдалануга тапшырылуы авыл бәйрәменә әверелә. Ә аның төзелеп бетүе өчен күпме көч куелганын, ут-суларга төшкән мәлләрен ул еллардагы директор Венера Сафина үзе генә белгәндер.
Бүген уку йортында 139 бала белем ала һәм 47 мәктәпкәчә яшьтәге бала тәрбияләнә. Белем бирү учагының заман белән бергә атлап баруын да күрми мөмкин түгел. Һәр сыйныйфта укытучыларның эш урынында компьютер тора. Алты кабинет цифрлы укыту ресурслары белән җиһазланган. «Коллектив бик бердәм, укучыларга заманча алымнар ярдәмендә дәресләр бирү ниятеннән укытуның дистанцион һәм электрон формалары өчен дә шартлар тудырылган һәм ул камилләштерелә бара. Быел гына да 28 ноутбук алдык», – диде директор Фидалия Кәримова. Бәгәрәктамак мәктәбендә туган тел һәм әдәбияты укыту беркайчан да өзелмәгән. Укучыларның тарихка мәхәббәтен дә тоемламый мөмкин түгел. Алар мәктәп музеендагы теләсә кайсы ядкяр турында иркенләп сөйли ала. Бу исә тарих укытучысы Венера Сафина укучылар күңеленә салган үткәннәр белән кызыксыну утының бүген дә сүнмәвеннән килә.
Әлбәттә, укучыларның үткәннәргә мөкиббән китүендә белем бирү учагында озак еллар дәвамында хезмәт куйган Луиза Мөгыйнованың өлеше бар. Ул мәктәпкә 1973 елда тарих укытучысы булып кайта, урынбасар, 25 ел дәвамында директор булып эшли. Луиза ханым бүген дә укучылар арасында, урынбасар вазифасын алып бара.
Илдә булган бер вакыйга да уку йортын читләтеп үтмәгән. 1990 елларның шактый катлаулы заман икәнен хәтерлибез әле. Бу елларда яшәп килгән идеаллар сабын күбеге кебек шартлады, илдә сәяси, икътисади, идеологик яктан да зур үзгәрешләр башланды, билгеле ки, хәл ителәсе мәсьәләләр дә калкып чыкты. Шул вакытта укучыларны, алар теге яки бу якка авышмасыннар өчен, тотып калырга кирәк була. Коллектив бу сынауны да уңышлы уза. Укытучылар үзара киңәшә дә төп игътибарны әхлакый якка һәм үткәннәребезгә, тамырларыбызга юнәлтергә карар итә, программасын да эшлиләр. Россия профессиональ югары белем бирү мактаулы хезмәткәре Луиза Алмаеваны районга, Коншак районының милли программасын эшлибез, дип чакырып алалар. Бу укытучыларны тагын да дулкынландырып җибәрә. Мәктәптә Бәгәрәктамак, туган як тарихы өйрәнелә башлый, бер үк вакытта музей ядкярләрен туплау да бара. Сугышта катнашкан һәр кешенең фотосурәте, документлары аша мәгълүмат булдырыла. Шулай ук «Укытучылар – ватанны яклаучылар» дигән проект та алып барыла. Алга таба барлык ядкярләр тәртипкә китерелеп, музей ачыла, аңа лицензия дә алына. Бөек Ватан сугышында катнашучылар белән бәйле эзләнү эшләренең нәтиҗәләре дә озак көттерми. Мәктәптә барган күркәм гамәлләр хакында өлкә дәрәҗәсендә сөйләшә башлыйлар. Уку йорты база мәктәбенә әверелә, семинарларны да, хәтта өлкә күләмендәге олимпиадаларны да Бәгәрәктамакта үткәрү гадәткә кереп китә. 2004 елда мәктәпне күрергә хәтта Татарстаннан да киләләр.
Шундый хәл дә була. Бәгәрәктамакта туып үскән, авылдан Бөек Ватан сугышына киткән Идият Солтанов турында мәгълүмат сорап, Свердловск өлкәсе халык судыннан мөрәҗәгать итәләр. Германиядә аның каберен тапканнар, соңрак аның җәсәден Польшага күчергәннәр. Бу ил белән белән мөнәсәбәтләр начар. Шуннан соң дипломатлар аша барып, каберне табып, җирен капсулага салып, Екатеринбургтан бер бригада судьялар катнашында, Бәгәрәктамакка алып кайтканнар. Капсуланы Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәл янына тантаналы рәвештә күмеп куялар.
Мәктәптә 100 ел дәвамында директор булган барлык егерме шәхесне онытмыйлар. 2016 елда Канададан бер директорның оныгы хәбәр сала. Ул бабасының каберенә һәйкәл куярга ниятләп кайткан. Бабасына кагылышлы материалларны юллап, мәктәпкә килеп, коллектив белән очрашып, каберенә һәйкәл куеп китүе бик матур хәтирәләр калдыра.
Эш хакы ала алмаган еллар да мәктәпне читләтеп үтмәгән. Директорны исә әлеге хәлдән ничек чыгарга дигән уй борчыган. Мәктәпнең тракторы була һәм коллектив 20 гектар мәйданда иген үстерә башлый. Ашлыкны мәктәп ишек алдына алып кайталар, аны коллективтагы һәр кешегә бүлеп бирәләр. Мәктәп музеенда укытучыларның суыткыч, балаларына кием-салым, савыт-саба сорап язган бер папка гаризалары саклана.
Мәктәп белем биргән укучылары белән горурлана. 100 ел дәвамында 47 е егет һәм кыз медальгә тәмамлаган. Уку йорты тарих фәннәре кандидаты, Халыкара төрки академия академигы Луиза Алмаева, тарихчы, археолог, «Татар төбәкчеләре оешмасы» рәисе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Россия һәм халыкара академияләр академигы Альберт Борһанов, бокс буенча тренер, биология фәннәре кандидаты Рөстәм Галимов, филология фәннәре кандидаты Шакир Абилов, физика-математика фәннәре кандидаты Ривиан Сираҗетдинов һ.б. белән горурлана. Әлбәттә, бу уңыш – мәктәп укытучыларының балаларга нигезле белем бирүенең дә күрсәткече.
Җамалетдин ага хәтерләрдә яши
Теләсә кайсы эшнең башлангычында кеше тора. Бәгәрәктамак гомуми урта белем бирү мәктәбенең данлы тарихына да 1922 елда аның беренче директоры Җамалетдин Сираҗетдин улы Камалетдинов тарафыннан нигез салынганын әйткән идек. Ул – тарихчы А.Борһановның әнисе ягыннан бабасы. Җамалетдин, әтисе Сираҗетдин гаиләсенең ярлы яшәвенә карамастан, авыл мәдрәсәсендә белем ала, аннары Шадринда дүрт класслы училищены тәмамлый, «Башлангыч рус-башкорт училищесы укытучысы» дигән документ ала. Җ.Камалов алга таба Уфада һәм Төркиядә, соңрак Екатеринбурның Мөселман институтында белем өсти. Яшь белгеч революциягә кадәр Шадрин районының земство управасы секретаре булып эшли. Икмәкнең валчыгы да кадерле елларда мәктәптә укучылар өчен бушлай туклану мөмкинлеген тудыруы гына да аның булдыклы директор булуы турында сөйли. Матди яктан хәле авыр булган гаиләләрнең балалары исә Җ.Камалов ярдәмендә өс-баш белән дә тәэмин ителгән, иң яхшы укучылар кием һәм тукыма белән бүләкләнгән. Шул ук вакытта Түбәнавыл укучылары тирән белемнәре белән аерылып торган. 1932 елда Җамалетдин ага тәкъдиме һәм тырышлыгы белән мәктәп сигезьеллык итеп үзгәртелә, уку йортының яңа бинасы төзелә. Җ.Камалов мәктәпнең директоры булу белән бергә география һәм тарих укыта, китаплар бик ярата, өендә шактый бай китапханәсе дә була. 1937 елда 54 яшьлек Җамалетдин Чиләбе педагогика институтының тарих факультетына читтән торып уку бүлегенә кабул ителә, беренче семестрның биш имтиханын да тапшырырга өлгерә. Әмма ул ялган әләк белән, «Земство управасының элекке секретаре» һәм «контрреволюция тарафдары һәм чит ил (япон һәм төрек) шпионы» буларак кулга алына, шактый еллар узгач кына, аның шул елда ук 6 ноябрьдә Чиләбе өлкәсендә атып үтерелүен беләләр. Хатыны Рәйхана исә җиде баласы (өчесе мәктәп яшенә дә җитмәгән) белән ялгызы кала. Аңа «халык дошманы хатыны» буларак барлык кимсетүләрне, рәнҗетелүләрне кичерергә туры килә. Балаларын да аямыйлар, комсомолдан чыгаралар. Шул ук вакытта авылда халык арасында төрле риваятьләр тараталар. Янәсе мәктәпнең элекке директоры Сахалинга киткән дә кайтасы килми. Җ.Камаловны 1959 елда аклыйлар. 1990 елларда архив ишекләре ачылгач, күп кешеләрнең исемнәре табыла, кемнәрнең кул куюы, ярдәм итүләре дә ачыклана.
Әмма Җамалетдин ага авылдашлары хәтеренә иң якты хатирәләр белән кереп калган. Аны зыялы, тирән белемле, беркайчан да тавышын күтәрми торган, башкаларга киңәшләре белән ярдәм итүче акыллы, гадел җитәкче, талантлы педагог буларак искә алалар.
Сөембикә КАШАПОВА.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев