Җәмгыятьнең бердәм булуы әһәмиятле
Безнең Мәскәү югары уку йортларында, яшьләрне оешмабызга җәлеп итеп, алар белән төрле кичә, очрашулар үткәрү тәҗрибәбез бар. Бу, беренче чиратта, яшьләрнең башка милләтләр белән кушылуга каршы көрәшүнең бер ысулы.
«Мәскәү татар штабы» исеме белән эшчәнлек алып барган иҗтимагый оешма үз исемен «Татарларның һәм башка төрки халыкларның милли конгрессы» атына үзгәрткән. Озак та узмыйча, ул төрле шәһәрләрдә, шул исәптән Казанда, үзенең бүлекчәләрен булдыра башлады. Без шушы хакта кызыксынып, «милли конгресс»ның җитәкчесе Рөстәм Ямалеевка мөрәҗәгать иттек.
– Рөстәм әфәнде, сез җитәкләгән оешма озак елар дәвамында татар милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, бәйрәм-йолаларын һәм, иң беренче чиратта, татар телен саклап калу юнәлешендә эшчәнлек алып бара. Ә менә «Мәскәү татар штабы»ның исемен алыштыру нигә кирәк булды?
– Февраль аенда без «Татарларның һәм башка төрки халыкларның милли конгрессы»н оештыруны төгәлләдек. Без аны бик озак рәсмиләштердек. Уставларны да алыштырырга туры килде. Ни өченме? Штабның вәкаләтләре таррак иде. Хәзер хокукларыбыз зуррак, киңрәк. Без Россиянең 44 субъектында, Урта Азия республикаларында, Луганск, Донецкида эшли, ассамблеялар, вәкиллекләр белән турыдан-туры элемтәгә чыга алабыз. Безнең устав бик универсаль. Юстиция министрлыгына оешманың документларын тапшырдык һәм, безгә үз ирекләре белән ярдәм итүчеләрне табып, Казанда, Чаллыда, Уфада, Түбән Камада, Ижауда һ.б. шәһәрләрдә бүлекчәләребезне ачтык. Гомумән алганда, Россиянең 20 шәһәрендә бүлекчәләребез эшли. Юстиция министрлыгында җаваплы кешеләребез бар, документлар, эш кәгазьләре барысы да рәсмиләштерелгән. Әмма чын эшчәнлегебез әле башланмады дияргә мөмкин. Казанда оештыру киңәшмәсе үтте, Бөтендөнья татар конрессының Аксакаллар шурасы әгъзаларын җыеп киңәшләштек. Алар безнең эшчәнлегебез турында белә. Утырышта олуг галимнәребез Хатыйп Миңнегулов, Индус Таһиров, Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы җитәкчесе Рәүф Хәсәнов чыгыш ясады, безнең эшчәнлегебезгә югары бәя бирделәр, Казанда бүлек ачуыбызны хупладылар.
– Казанда бүлекчәгез булдырылгач, төп офисыгызның кайда булачагы да тәгаенләнгәндер инде?
– Без әлегә Казанның Спортивная урамында эшчәнлек алып бара торган «Аксу» продюсерлык компаниясендә урнаштык. Хәзер оештыру эшләре бара. Без Казанда эшебезне Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә алып барырга телибез. Бөтендөнья татар конрессының милләттәшләребезне берләштерүдә, гореф-гадәтләребезне, телебезне саклауда, тарихыбызны барлауда әйтеп бетергесез зур эшләр алып баруын һәркайсыбыз белә. Әмма алар колачлап бетерә алмаган юнәлешләр дә бар. Без бүген шундый ике мөһим юнәлешне күрәбез. Әйтик, институт-университетларда, көллиятләрдә татар яшьләренең иҗтимагый оешмалары булдырылмаган. Ул бик сирәкләрендә генә бар. Ә Казан һәм Уфа урта һәм югары уку йортларында татар яшьләре белән эшли торган оешмалар булдыру бик кирәк. Чөнки бүген яшьләребезнең күбесе туган телебездә аралашмавын танырга кирәк. Сөйләшкәннәре арасында да татарча язып аңлашырдайлары аз. Яшьләрнең 10 проценты кына татарча яза-укый белә. Без татарга үз телебездә мөрәҗәгать итәбез, әмма ул русча җавап бирә. Сәбәбе нәрсәдә? Бу – татар яшьләренең башка милләтләр белән кушыла баруы. Тәрбия эшләрен татар телендә алып бара торган тәрбиячеләр, репититорлар кирәк.
Безнең Мәскәү югары уку йортларында, яшьләрне оешмабызга җәлеп итеп, алар белән төрле кичә, очрашулар үткәрү тәҗрибәбез бар. Бу, беренче чиратта, яшьләрнең башка милләтләр белән кушылуга каршы көрәшүнең бер ысулы. Без оешмабызда татар студентлары мохите тудырып, милләтебезнең күренекле шәхесләре, галимнәре, әдипләре белән очрашулар, милли чаралар, төрле концертлар оештырабыз, походларга чыгабыз. КВНнар, квестлар үтә, яшьләрне шулай ук «Аулак өй» кичәләренә җыябыз. Студентлар белән эш җайга салынган. Һәр уку йортында татар оешмалары бар, студентлар белән төрлечә кичәләр үтә. Барысы да инициативадан тора.
Без Казанда да нәкъ менә шул эшне алып барырбыз дип планлаштырабыз. Без монда язучыларны, җәмәгать эшлеклеләрен, пенсиядәге укытучыларны җәлеп итәргә телибез. Моннан тыш, без төрки халыклар белән эшлибез. Бу юнәлешне Татарстан белән Башкорстанда да алып барырга ниятлибез. Безнең телләребез, диннәребез бер.
Безнең активистларыбыз монда эшли башлады инде. Җитәкчелеккә килгәндә, без берничә кеше белән сөйләшүләр алып барабыз. «Татарстан» телевидениесендә берничә әңгәмә үткәрдек, матбугатта яздык, берничә киңәшмә уздырдык, Түбән Камада конгресска яшьләрне җыеп сөйләштек.
Тагын бер мөһим юнәлешебез бар: мәктәп укучылары арасыннан талантлы, актив ул-кызларыбызны барлап, булачак җәмәгать эшлеклеләрен ачыкларга телибез. Мәктәптә укучылар арасында талантлы физиклар, математиклар, спортчылар һ.б. бар. Әмма безнең бурыч – алар арасыннан булачак Шәймиевләрне, Миңнеханов, Шәйхразыевларны, җәмәгать эшләре белән шөгыльләнәчәк актив яшьләрне, иманлы, рухы бай, милли үзаңы үскән, милләтебезнең дәүләт тоткан, данлы тарихы булган халык икәнен аңлаган, татарлыгы белән горурланган укучыларны ачыклау. Без Казанның 15 нче гимназиясендә, «Солнце» мәктәбендә булдык. Актив укучыларны үз контролебезгә алып, алар белән аралашакчакбыз. Шушы эшчәнлекне алып бару ниятеннән, мәктәпләр, көллиятләргә йөрибез.
Без ике бурычны алга куябыз. Туган телебезне, борынгы милли гореф-гадәтләрне һәм йолаларыбызны саклау, икенчесе – яшь кадрларны сәяси эшчәнлек буенча карьера баскычыннан күтәрү. Татар егет-кызлары депутатлар булсын.
Без соңгы вакытта кичәләребезгә православие динендәге татарларны да чакырабыз. Төрки халыклар арасында да православие динендәгеләр бар. Аларны шулай ук чараларда катнаштырабыз. Россия – күп конфессияле ил, җәмгыятьнең бердәм булуы бик әһәмиятле.
Мәскәүдә Татарстан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт якташлар җәмгыятьләре бар. Алар барысы да безнең оешмага җәлеп ителгән, аерым-аерым чакырып, киңәшләшеп торабыз. Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә хезмәт итәчәгебезгә, аларның алып барган киңкырлы эшчәнлеген үзебезнең яңа юнәлешләребез, кадрларыбыз, ресурсларыбыз белән тулыландырачагыбызга өметләнәм. Безнең бурычларыбыз, программабыз, максатларыбыз бер.
– Сез Бөтендөнья татар конгрессы оештырган барлык форумнарда катнашасыз, алар турында да үз фикерләрегезне әйтсәгез иде.
– Күптән түгел генә «Милли тормыш һәм дин» XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнаштым. Бөтендөнья татар конгрессы уздырган бу эшлекле җыенга Россиянең барлык почмакларыннан хәзрәтләр килгән, аларга волонтерлар ярдәм итә. Утырышта кирәкле, көн кадагындагы мәсьәләләр уртага салып сөйләшенде. Чараның тонусын Татарстан Рәисе Р.Миңнеханов та күтәрде. Без Казанның Агросәнәгать комплексы белән дә таныштык. Ул хәзер дөньяның теләсә кайсы почмагыннан килгән кунакка күрсәтерлек хәләл продукция базарына әверелгән. Моңа бик шатландык. Агросәнәгать комплексы килгән кунаклар өчен әйбәт үрнәк булды. Алар моны, бәлки, үзләрендә дә булдырырга теләр. Россиядә хәләл бизнесы елдан-ел көчәя һәм киңәя. Бу – уңай күренеш. Моны хупламый мөмкин түгел.
Безнең мәчетләребез, мәдрәсәләребез, мөселман уку йортларыбыз хәтсез. Шәкертләрне дә шушы чараларга чакыру, өлкән яшьтәге имамнарыбыз белән аралаштыру әйбәт булыр иде. Яшьләрне, мәктәп укучыларын, шәкертләрне һәрвакыт Болгарга алып барып, ата-бабаларыбыз җирен күрсәтергә тиешбез. Татар телен, милләтне саклауда безнең динебез, уку йортларыбыз әһәмиятле эш башкарган. Хәзрәтләргә вәгазьләр бары тик татар телендә генә булырга тиешлеген тагын бер кат искәртү мәслихәт. Дин әһелләренә ышану, ихтирам бик көчле. Алар шулай ук татарча тормыш рәвешен, гореф-гадәтләр, йолаларыбызны пропагандаларга тиеш. Соңгы елларда татар телен белмәгән яшьләребез дә дингә килә, ураза тота башлады. Шуңа күрә хәзрәтләр аның төп эчтәлеген – таң вакытыннан алып кояш батканчыга кадәр ашамый-эчми генә тору түгеллеген, уй-гамәлләребез дә хәләл булырга тиешлеген аңлатырга тиеш. Яшьләребезне уразага алдан ук әзерләү сорала. «Беренче намаз» дигән чараны традициягә кертү бик зур әһәмияткә ия. Бу уңайдан тәҗрибәбез бар.
Сөембикә КАШАПОВА.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев