Вахит Имамов: Хилаф җанисәп
Татарстанның үзендә татарлар саны ун ел эчендә 78 мең кешегә арткан – монысы бик нормаль. Ләкин менә Татарстандагы урыслар саны шул ук дәвердә 218 меңгә арткан, дип күрсәтелә.
Әүвәл 2020 елга билгеләнгән җанисәп алуны коронавирус дигән зәхмәт аркасында 2021 елга күчергәннәр иде, аның үтеп китүен сизүче дә булмады. Менә, узган ел ахырында ул җанисәп нәтиҗәләрен игълан иткән булдылар, ил буенча иң беренче чиратта татар халкы аркасына ауды. Шаккатмаслык түгел, илдәге халык саны да үзгәрмәгән, имеш, урыс милләте дә нәкъ элекке рәвештә үк чәчәк ата, ә татар халкының менә берьюлы 600 меңе юкка чыккан икән, янәсе. Бу мәгълүматларның шыр уйдырма булуы шаккатырмый калмый. 1990 елгы «демократик» түнтәрештән бирле илдәге матбугат чаралары ничәмә-ничә йөз мәртәбә Россиядә халык саны кимү турында сөрән салып һәм чаң сугып барды, дистәләгән матбугат 30 ел дәвамында чит илгә күченгән качаклар санын хәтта 30 миллионга тиңләде. Россиядә ел саен вафат булучылар санының бер миллионга җитүе турында да никадәрле бугаз ярдылар. 2010 елгы җанисәп үтеп киткәч, Үзәк статистика идарәсенең бер бүлек мөдире Россиядә русларның 89 миллионнан артык түгеллеген игълан итеп чыкты, аны шундук эшеннән алдылар. Ә быелгы мәгълүматларында һичнинди үзгәреш юк: безнең «өлкән агай» һаман элеккечә – 105 миллион булып гөрли икән ләбаса! Ел саен бер миллион кеше чит илләргә, янә бер миллионы фани дөньяга күчеп торгач, ничек һаман арта, ничек үсә икән? – мәңге аңламаслык. Тютчев: «Умом Россию не понять!» – дип юкка гына әйтмәгәндер инде.
Россиядәге гомумхалык саны соңгы ун ел эчендә биш миллионга арткан, дип тәкрарлыйлар. Бер өлешенә ышанырга да була, 2014 елда Кырым ярымутравы кушылды, Донбасс белән Луганск өлкәсеннән дә өч миллион чамасы кеше «канат астына» күчерелде. Аннары Төньяк Кавказдагы милләтләрнең саны искиткеч тиз арта. Мисалга, чеченнәр ун елда - 241, ингушлар 73 меңгә арткан. Алардан тыш, Россиянең байтак калаларын үзбәк, таҗик, кыргыз күчмәннәре басып алды, алар арасыннан байтак гастарбайтер Россия паспортлары алып эшкә керә, менә шулар хисабына илдәге халык санының берникадәр дәрәҗәдә артуы да мөмкин. Алар өстенә, безнең урамнарда хәзер вьетнамлы, кореялы кешеләр дә, кытай белән негрлар да бик аз түгел инде.
Урыс арта, бер уйласаң, гаҗәп тә түгел кебек. Иллә мәгәр шул ук илдә, бер үк шартларда яшәүче чуаш, мари, мордва, удмурт, башкорт халкы нишләп кимегән соң? Алардан да бигрәк, татар милләтенең кимүе мөмкинмени?
Саннарга күз йөгертик. Татарстанның үзендә татарлар саны ун ел эчендә 78 мең кешегә арткан – монысы бик нормаль. Ләкин менә Татарстандагы урыслар саны шул ук дәвердә 218 меңгә арткан, дип күрсәтелә. Татарларның унар яки иллешәр мең булып, бер илгә дә чыгып качканы юк, ә үсеш аермасы зур бит. Ә инде чит өлкәләргә күчсәң, бөтенләе белән эт – баш, сыер – аяк. Чиләбе өлкәсендәге татарлар саны – 60, Свердловск өлкәсендә – 50, Ульян өлкәсендә – 38, Пермьдә – 23, Мордовиядә – 8, Төмән өлкәсендә 6 меңгә кимегән, имеш. Ә Байкал арты, Амур, Нижгар, Кострома, Иваново, Приморье, Владимир, Хабаровск өлкәләрендә – 2 тапкыр, Коми республикасында фәкать татар халкы гына ике тапкыр ярым кимегән. Ленинград өлкәсендә татарлар – 22 процентка, Санкт-Петербургның үзендә 35 процентка, ә башкалабыз Мәскәүдә хәтта 40 процентка кимегән, дип раслыйлар. Нинди ясалма саннар белән эш итү бу? Татар хатыннары түшәкләре өстенә тимер челтәр корып куйганмыни?..
Фәкать татар халкына карата гына саннар геноцидының сере бик тирәндә түгел. Татар халкы Россиядә сан ягыннан руслардан гына калыша һәм иң мөһиме – татар милләте бүген дә ил буенча иң белемле халык. Бездә һәр биш кешенең берсе югары белемле, татарның дөньякүләм танылган галимнәре дә хәтсез. Аннан да мөһимрәге – татар, руслардан кала, Россия күләмендә элек әллә ничә мөстәкыйль дәүләт тоткан бердәнбер милләт. Безнең йөрәкләрдә яңадан да хөр вә азат булу хыялы күмер сыман пыскый, аны бернинди полиция яки жандармерия көчләре белән дә изеп ташлап булмый. Генерал Краснов, адмирал Колчак яки генерал Деникин кебек бердәм һәм бүленмәс Россия турында хыялланган карагруһчы көчләргә иң беренче чиратта татар милләтен юкка чыгару отышлы. Алар йөз мең итеп безне Беренче бөтендөнья сугышына ташлап та карады, Икенче бөтендөнья сугышына 700 мең итеп куды. Алар безнең балаларны әфган яки чечен сугышларына озатып, мөселманны мөселман куллары белән кырдыртудан да тарсынмый. Инде канлы бәрелешләр юлы белән дә татар халкының санын киметеп, йә аны тез өстенә куеп булмагач, һичьюгы безне кәгазь битләрендә булса да киметә, шулай безнең тез астына суга. Ләкин шул ук вакытта, еллар буе татар милләтенә каршы көрәшкән Мәскәү академигы В.Тишков: «Җанисәптә ким дигәндә 500 мең татар исәпкә алынмаган», – дип белдерү ясый икән, димәк, асыл йөрәкле зыялылар да безнең халыкның талануын раслый...
Уйланырга урын да чиктән ашкан. Татар халкын мондый мәкерле адым көтүен кисәтеп, республика җитәкчелеге ни эшләде? Бөтендөнья татар конгрессы, барча өлкәләрдәге милли-мәдәни автономия җитәкчеләрен җыйнап, нишләп һичьюгы ике-өч тапкыр булса да бертөрле дә уку уздырмады? Мәскәүгә ясак озаткан чагында да, авыл хуҗалыгы буенча уңыш яуласак та, сөтне күп саусак та «Без – лидер!» дип күкрәк сугарга гаять оста бит без. Менә, соңгы җанисәптә без – халык санын югалту буенча Россия күләмендә лидер, ә нишләп бу юлы хөкүмәт башлыклары күкрәк сугарга бер дә ашыкмый соң, ник дәшмиләр?..
Карагруһчы көчләрнең акыра-бакыра ялган сәясәт алып баруын күпләр алдан ук белеп тора иде. Ләкин, ни кызганыч, конгресс үзе уйлап чыгарган стратегия прокламацияләрен таратудан ары татар халкын яклап-саклап калу өчен зур гамәлләр кыла алмады. Бездә яңа сайт, яңа компьютер программасы уйлап табучылар чиктән ашкан, җанисәп вакытында татарлар теркәлү өчен аерым бер ниша ясап кую мөмкин иде ләбаса! «Без – татарныкы!» дип бугаз ярган бер генә театр да җанисәп алдыннан күрше Башкортстан, Удмуртия, Чуашстан, Марий Эл, Комиларга гастроль ясамады. Үзебезнең Язучылар берлеге идарәсенә адым саен Башкортстандагы әдипләрнең дүртәр-бишәр кешелек төркемнәр булып, барча районнар буенча таралуы турында чаң сугып тордык, әмма берлек ни Татарстан, ни Башкортстан буенча шушы җанисәпкә әзерлек буенча сыңар гына төркем дә юлламады. Мәгариф һәм Мәдәният министрлыкларына да барча район һәм күрше республикалар буйлап милләтпәрвәр вәкилләрдән хасил «үгет-нәсихәт» төркемнәре озатырга, татар халкын җанисәптә катнашу һәм аның нечкәлекләрен аңлату буенча аерым чаралар үткәрергә иде, тик берни эшләнмәде. Без халыкны җанисәптән үзебез үк читкә этәрдек һәм ачы, зәһәр җимешен дә үзебез үк татып утырабыз.
Аеруча татар халкының үз теленнән йөз чөерүе бәгырьләрне телә. Ун ел дәвамында тагын бер миллион татар үз телен югалткан. Бүген Татарстанның үзендә дә саф татарча итеп укый-яза белгән милләттәшләр саны 500 меңнән дә артмый. Тагын Башкортстанда гына нәкъ шундый ук сандагы саф татар саклангандыр. Ә Ленинград өлкәсе белән Санкт-Петербургта саф татарча сөйләшә һәм яза алучы бер йөз татар да юк, әле генә үзебез күреп кайттык. Ил буенча татарлар саны 600 меңгә кимегән, дигән тәкрарлауның сафсата икәнен төгәл чамалыйбыз. Ләкин татар бөтен ил буенча «өлкән агай» теленә күчеп бетсә, бөек Тукай, каһарман Җәлил шигырьләре, хөррият һәм бәйсезлек аларның төшләренә дә керә алмаячак. «Кол милләт карагруһчы бакчасындагы тирескә әверелә», дигән яман кисәтү чынлыкта да тормышка ашармыни?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев