Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Вахит Имамов: Исхакый ватанында

22 июль – шәхсән Тукай үзе «милләт юлбашчысы» дип олылаган каләмдәшебез Гаяз Исхакый вафат булган көн дә. Быел аның вафатына 69 ел үткән.

22 июль иртәсендә сәгать дүрттә үк сикереп торылды. Ихатага чыгып, баскычта утырам, җанны нидер тырный. Хәтер казанын кырам, йә Ходаем, бүген әткәйне җирләгәнгә 25 ел бит! Дога көтеп ятуыдыр инде, әмма аны үткәрү  әзерлексез булмый, димәк, башка көнгә күчерергә кирәк... 

Ә җан дигәне барыбер тынгы белми. 22 июль – шәхсән Тукай үзе «милләт юлбашчысы» дип олылаган каләмдәшебез Гаяз Исхакый вафат булган көн дә. Быел аның вафатына 69 ел үткән. Нинди галәмәт беләндер, мин фәкыйрегез ул китеп барасы елда дөньяга аваз салганмын. Исхакыйның милләтебезне хөр итеп күрергә хыялланган барча фикерләре белән ризалашам. Тик ни үкенеч, еллар буе суза-суза 15 томлыгын дөньяга чыгарсак та, аның рухын, изге хыялларын милләт күңеленә сеңдерә алмадык шул. Хөрлек турында хыялланып, 1999 елда Гаяз аганың кече ватаны булган Яуширмәдә аңа багышланган музей комплексын ачуга ирештек тә, тиз арада ул авылга юлны бикләп куйдык. Ә югыйсә...

1999 елның 22 июлендә Татарстанның тәүге Президенты М.Шәймиев катнашында музей ачкан чакта республиканың барча районнарыннан 5 меңгә якын милләттәшебез җыелып килгән иде. Улчактагы Мәдәният министры, үзе дә Чистай районының шушы авылында туып-үскән Илдус Тарханов барча халык алдында Президент кул куйган фәрманны да укыды: «Һәр ел саен Чистай районының Яуширмә авылында Гаяз Исхакый укулары, ә Лаеш районында «Каравон» бәйрәме үткәрүне традициягә әверелдерергә һәм әлеге чаралар өчен ел саен 500 мең сум күләмендә акча бүлеп бирергә». Яуширмәгә барча министрлар һәм район башлык­лары гына түгел, дистәләгән язучы һәм шагыйрь, барча театр һәм сәнгать коллективларыннан йөзәрләгән күренекле артист, милли мәктәпләрдән йөзләрчә мөгаллимнәр җыелышкан иде, барчабыз сөенештек. Президент тора-бара Исхакый музеен киңәйтеп, ачык һавадагы татар авылы күренешен сафка бастыру турында да сүзләр алып барды. Нигезе дә булдырылган шикелле, музей ихатасыннан читтәрәк, Бахта инешенең аръягында, малай чакта Гаяз Исхакый да барып йөргән, аннан гаиләләре өчен су ташыган Казый чишмәсенә асылмалы күпер дә корып куелган иде бит...

Берничә ел буе Исхакый укулары шаулап үтте әле. Анда Туфан Миңнуллин, Аяз Гыйләҗев, Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев кебек даһиларыбыз белән әңгәмә корып алулар гаять җиңел, аннары – иң мөһиме – әлеге бәйрәмнәрдә Камал театры артистлары нинди дә булса спектакльдән зур-зур күренешләр уйнамыйча калмый иде. Шуңадырмы, тәүгерәк елларда кунакларның саны 2 мең чамасыннан кимемәде. Аннары Исхакый укуларын үткәрүгә акча бүлеп бирүне кисәк туктаттылар. Камал театры директоры Шамил Закиров, төрле оешма җитәкчеләре белән сөйләшеп, бер-ике ел чамасы иганәчеләр тапты, ләкин, үзегез беләсез, симергән тавыкларның арты бөрешә бит. Шуннан соң Исхакыйны туган көнендә искә алу йоласын Чистай мәдәният йортына күчерделәр. Тора-бара анысы да сүнде. Менә соңгы биш ел дәвамында Яуширмәгә мактанып телгә алыр­лык бер генә җитәкче дә, хәтта язучылар да килеп карамаган. Ә шул ук вакытта Лаештагы «Каравон» да, Державин укулары да һәр ел саен гөрли. «Каравон»ны котлау өчен һәр ел саен республика җитәкчеләре үзләре килми калмый, аның бюджеты да ун миллион сум чиген узып китте бугай...

Исхакый укуларын кире кайтару, бөек әдипнең хөррият рухын милләттәшләребезнең җанына сеңдерү өчен көрәшмәдек түгел, тырышып карадык без. Исхакый музееның ташландык хәлгә килүе, Яуширмәгә алып бара торган юлларның Украинадагы шикелле җимерелеп бетүе турында «Мәдәни җомга» газетасы кат-кат язып чыкты. Әлеге музейның аяныч хәлен тасвир итсеннәр дип, ике мәртәбә «Татарстан – яңа гасыр» телевидениесенең аерым бригадасын, ахыр чиктә инде Дәүләт Советы депутатларының махсус мәдәният комитеты әгъзаларын да алып бардык. Халык игътибарын җәлеп иткәч, респуб­ликаның иң югары җитәкчеләре музейны һәм Яуширмә юлларын сафка бастыру өчен 39 миллион сум акча бүлеп бирергә вәгъдә итте. Ләкин, үч иткәндәй, нәкъ шул җәйдә Исхакый музееның утарында 20 ел буе басып торган кое, мунча, келәт биналарын ут төртеп яндырдылар һәм вәссәлам. Ул юату белән афәттән соң биш ел вакыт үтеп китте инде, тик музейны төзекләндерү өчен бармакка-бармак сугып караучы да табылмады...

22 июль иртәсендә 8 сәгатьтә мин фәкыйрегез янә Яуширмә уртасындагы музей каршында тора идем инде. Исхакый бюс­ты куелган кирпеч пьедестал берничә урыннан ярыла башлаган иде, шуны былтыр коңгырт төстәге плиткалар белән тышлап чыкканнар, шуннан ары берни үзгәрмәгән. Музейдагы экспонатлар да, тирә-юнь дә һичбер шиксез яңартуны, хәтта заманча җиһазлар белән тулыландыруны көтә. Исхакый һәм аның якыннарының музей диварларына куелган фоторәсемнәрен кеше күзенә күренерлек итеп зурайтасы, аларны фотошоп ысуллары белән чистартасы иде. Анда гарәп хәрефләре белән язылган һәм үз заманы өчен бик әһәмиятле булган афишалар, китап тышлыклары, безнең өчен үтә кадерле булган Милләт Мәҗлесенең 1917 елда игълан ителгән хөрлек карарлары, Исхакыйның шәхси хатлары санап бетергесез. Янәшәгә аларның кириллицага күчерелгән аңлатмаларын да эләргә бик вакыт...

Казан-Әлмәт трассасыннан аерылып, Яуширмәгә алып бара торган юлны юл дип санарлык та түгел. Мин фәкыйрегез барган шимбә көнне дә Исхакый музена Казаннан бер төркем сәяхәтче килгән иде. Шушы ук көнне Яуширмә мәктәбенең кайсыдыр чыгарылышы үзләренең юбилеен билгеләр үтәргә дип авылга җыелган да, күмәкләшеп Бөек Исхакый рухы каршында баш ияргә килгән. Бер көн дәвамында, ким дигәндә, кырыктан артык кунак. Тик юл дигәне – мәхшәр. Җөмһүриятебез җитәкчеләре Яуширмә авылын 5-6 ел элек үк Мари-Эльнең Звенигово ит комбинатына сатып җибәрде. Бүген авылда Хузангай исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять эшләп ята. Кайбер басудагы игеннәрге ура башлаганнар. Чит-ятлар хуҗа булып алгач, Яуширмәдәге ындыр табагы да, терлек фермаларының яртысы да юкка чыккан инде. Ындыр табагы булмагач, сугылган ашлыкны да басудан Мари-Эльдәге терлекләрне симертү цехларына турыдан-туры гына озаталар. Чит хуҗага синең татар авылындагы урамнар да, Исхакый музеең да, Яуширмәгә алып килә торган юлларның да кирәге юк. Байлар кесә-сандыклары тулганчы татар авылын талый-савачак та, авыл коргаксып калгач, яңа табыш урынына табан ялтыратачак. Ә хурлыгы халыкка һәм җөмһүрияткә. Мәскәү программа артыннан программа игълан итә. Татарстан хөкүмәтенең дә барча җирлек үзәкләренә илтә торган юлларны асфальтлаштырып бетерү турында карар игълан итүе истә. Тик ни гаҗәп – Яуширмәгә юлларын төшләренә дә кертеп карамыйлар. Халкы – татар, ә байлыгына күрше республикадагы эшкуарлар хуҗа. Менә шулай – үз илендә ятим булып яши ул Яуширмә. Бар гомерен газиз милләтенең хөрлеге һәм бердәмлеге өчен багышлаган Гаяз Исхакый да һаман үги. Акчага табынучы хуҗалар идарәсендә гомер сыктаучы коллар халәте бу.

23 июль, 2023.      


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев