Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Вахит Имамов: Исхакый ядкәре

Быел бөек Гаяз әфәнде Исхакыйның тууына 145 ел тулды. Мәмләкәтле булу хыялы белән янган зыялылар әлеге тарихи дата Татарстан күләмендә шаулап-гөрләп үтәр, дип өметләнгән иде.

Чөнки татарның соңгы ике гасырлык тарихында милләтне мәмләкәтле итү, татарны кабаттан бөтендөнья мәйданына чыгару өчен Гаяз Исхакыйдан да битәррәк җан атучы, бар гомерен фәкать шушы максатка гына багышлаган шәхес барыбер табылмады.

Милләт күренекле шәхесләргә, билгеле, ярлы түгел. Ләкин ХХ гасыр башында Садри Максуди, Йосыф Акчура кебек әйдәманнарыбыз милләтне парламент юлы белән һәм анда да әле әүвәл милли-мәдәни мөхтәриятле итү уе белән генә янса, бөек Исхакый көрәш юлының тәүге адымында ук татарны мөстәкыйль мәмләкәтле итү, баскыннар тырнагыннан азат, хөр җөмһүрият төзү юлына басты. Хәтта инде большевиклар капкыныннан котылып, 1919 елда чит илләргә чыгып качканнан соң да Г.Исхакый азат Татарстан төзү ниятеннән кире чигенмәде, хыялындагы «Идел-Урал дәүләте»нә багышланган китапларын берничә телдә нәшер итеп, аларны бөтендөнья халыкларына ирештерде һәм үзенең соңгы сулышына – 1954 ел июленә тик­ле фәкать шушы шигарьне генә туктамый тәкрарлады.

Ни кызганыч, югары кәнәфиләрне биләп утырган кичәге коммунистлар, үз кесәләрен сак­лап калу һәм үзәккә ярау хакына, бөек Исхакыйның 140 еллык юбилеен да, 145 еллыгын да билгеләп үтү өчен бармакка-бармак та сугып карамады. Казан каласында әлеге юбилейлар бәрабәренә бер төрле тантана үткәрергә дә җөрьәт итмәделәр. Киң җәмәгатьчелек һәм зыялылар Исхакыйга багышланган һәйкәл кую, исемен тимерьюл вокзалы буендагы өч йортлы мескен тыкрыктан алып, зуррак, лаек проспектка бирдерү турында үтенеч-мөрәҗәгатьләр юллау да игътибарсыз калды. Исхакыйның Чистай районының туган авылы Яуширмәдәге бердәнбер, әмма инде бүрәнәләре яртылаш черегән музеен, аның тирә-юнен, Казый чишмәсенә илтүче басмаларын яңарту нияте белән матбугатта күтәрелгән шау-шуның да нәтиҗәсе барыбер күренмәде. Хөкүмәт 39 миллион сум акча бүлеп бирде, дигән юаткыч хәбәр ишетелсә дә, Яуширмәдәге музейны яңарту буенча биш ел буена һичбер төрле хәрәкәт башланмады.

Хөкүмәттәге кәнәфи ияләренең оясына кереп качкан йомран шикелле тын гына ятуы аңлашыла да сыман. Вертикаль хакимият гайкаларны гына түгел, сулышны да кыса. Әнә, меңнәрчә имзалы хат рәвешендә үзәккә юлланган үтенечләргә төкереп тә бирмичә, Дәүләт Думасы, шуның составында Татарстанның 16 депутаты, туган тел сәгатьләрен киметү һәм ошбу илдә фәкать «алтындай» урыс телен генә күккә чөюне хуплаган канун кабул итте. 1906 елда шушы ук Думага сайланган Садри Максуди 100 мәртәбә мөнбәргә чыгып һәм чигенмичә көрәшеп, Рәсәйнең «Мәгариф турындагы канун»ына «Рус булмаган балалар башлангыч мәктәп­ләрдә рус теленнән кала барча фәннәрне дә фәкать үзләренең туган телендә генә өйрәнергә тиеш», дигән төзәтмәне кертүгә ирешкән булса, Татарстанның 16 яки Башкортстан, Чуашстан, Мари-Эль, Удмуртия, Якутия-Саха, Мордовия, Чечня, Ингушетия һ.б. милли өлкә юллаган депутатларның сыңары гына да үзенең икмәк ашап һәм башка мәнфәгать күреп яшәгән төбәк халкын яклап, сыңар гына булса да сүз әйтмәде. Бөтенләй дә аңлашылсын өчен, тагын бер мәгълүмат өстәсәк тә артык булмас: илдә соңгы 20 елда ябылган мәктәпләрнең саны 14 меңгә җитсә, калкып чыккан яңа чиркәүләрнең саны 38 мең чиген дә узды инде... 

Соңгы биш елда бөек Исхакыйга мөнәсәбәтле бердәнбер яңалык шул: «Азатлык» оешмасы яшьләре аның «Зөләйха» драмасын өр-яңадан, аерым китап рәвешендә нәшер итте. Кемнәрдер «Бу әсәр Исхакыйның 15 томлы сайланма әсәрләрендә урын алды, аның буенча хәтта нәфис фильм да төшерделәр», дип авыз капларга маташыр. Берникадәр аңлатма өстәү дә комачау итмәс сыман. Бердән, ул 15 томлык әсәрләрне дөньяга чыгару өчен галимнәр арасыннан Лена Гайнанова, Ибраһим Нуруллин, Хатыйп Миңнегулов... кебекләр генә боздай каткан күңелле җитәкчеләрнең бүлмәләрен-җанын боз­ваткыч шикелле җимереп-ярып йөрде. Исхакыйның Яуширмәдәге бердәнбер музеен төзетү өчен дә, иң беренче чиратта, Лена Гайнанова көрәште. Бәлки, галимәбез әнә шулай ялгыз булгангадыр, бөек Исхакыйның чит илләр буенча таралган мирасының бер өлеше генә мең киртәләр аша туган җиребезгә әйләнеп кайта алды, дөрес, кайтканын да җиде йозак астына бикләделәр. Шул сәбәпле, 15 том­лы сайланма әсәрләрне дөнь­яга чыгару да 15 елга сузылды. Һәм татарлар арасында миллион гына түгел, миллиард тәңкәләр туплаган байлар дистәләп булса да, аларның берсе генә дә «Зөләйха» драмасы буенча нәфис фильм төшергән чакта ярдәмгә килмәде. Рамил Төхфәтуллин ул фильмны хөкүмәттән тезләнеп ялварган «бакыр тиеннәр» хакына гына «ерып чыгарга» мәҗбүр булды һәм, билгеле ки, иҗат җимеше киң экран да, зур мәйдан да яулый алмады (гәрчә, хәтта уңышлы чыкса да, үзәк аңа мөнбәр бирмәс иде). Ә шул ук вакытта махсус заказ буенча язылган һәм татар милләтен чукынуга, балаларын урыс дип язылган паспорт алыштыруга чакырган «Зөләйха күзләрен ача» романы офыкта пәйда булып та өлгермәде, аны шундук Казан хакиме дә миллион тәңкәлек бүләк белән олылады, әсәр күңелләренә үтә дә хуш килгән Мәскәү вә керәшен байлары да миллионнарны койды. Нәкъ шул карагруһчылар акчасына татар милләтен мыскыл иткән роман Европа телләренә тәрҗемә ителде. Илдә фәкать бер тел һәм бер милләт калдырырга ният иткән кара көчләр шушы сатлык роман буенча нәфис фильм төшерү өчен дә дистә һәм йөз миллионнар ыргытты. Анда төп сатлыкҗан ролен үзенең мәктәптәге татар теле укытучысын Гитлер белән чагыштырган Чулпан Хамматова башкарачагы да һич тә гаҗәп түгел иде инде... Илдә көрәш, барча милләтләрне йомып бетерү һәм колга әверелдерү өчен кансыз көрәш бара...

Исхакый үзенең «Зөләйха» драмасын моннан нәкъ бер гасыр элек, 1918 елда язган һәм шуннан бирле әлеге әсәр аерым китап булып чыгу бәхетенә ирешмәгән. Үзәктә – милләтнең бәгыренә үткән, аны көчләп чукындыру афәтләре. Һаман да бер кансыз гамәл – татарны милләтеннән, дененнән, теленнән, ата-аналарыннан, газиз тарихыннан аеру, нәселеннән өзү өчен, ул көчләп чукындыру сәясәте Казан дәүләтен юкка чыгарган 1552 елдан соң ук тамыр җәйгән. Казан кирмәне эчендәге хан сарае янына Явыз Иванның үз куллары белән чиркәү нигезен салдыртып та, мәркәз эчендәге татарларны шәһәр читендәге сазлыкларга, ә якын-тирәдәге татар авылларын башкаладан – 50, елга буйларыннан унбиш чакрымга күчереп утыртып та, Казан каласына әүвәл епископ Гурийны китереп, 1731 елда шул ук мәркәзебездә «Яңа чукындыру конторасы» ачып, ун ел үткәннән соң, атасы шикелле үк кансыз патшабикә Езизавета фәрманы буенча өяздәге 536 мәчетнең 418 ен юкка чыгарып та, һаман бер коточкыч гамәл – Идел буендагы халыкларны көчләп чукындыру сәясәтен тормышка ашырганнар. Кулына «изге» тәре һәм «изге» Иисус иконасын тоткан атакайлар белән бергә илбасар гаскәрләре авыллардан-авылларга йөргән, үз йортыннан урманнарга качып китәргә өлгермәгән татар балаларын мәҗбүриләп елгага чумдырганнар, «изге» атакай «изге» су бөркегәннән соң, бичара коллар муенына «тавык тәпие» көчләп тагылган. Авылда 3-4 чукынган кеше пәйда булуга ук, татарларны шулар өчен чиркәү төзеп бирергә, алар өчен салым түләргә мәҗбүр иткәннәр. Чукынучылар саны аз гына күбәюгә, татарларны яңа җирләргә, урман-сазлык арасына куып чыгарганнар. Алар төзеп калдырган йорт-хуҗалыкларга килмешәк баскын гаиләләре, үз ихтыяры белән күчеп утыручылар табылмаса, угрылык яки кеше үтергән өчен үлемгә хөкем ителгән «бөек» милләт вәкилләрен булса да табып китергәннәр. Шулай итеп, кичә Акай Күле атын йөрткән татар авылы Рус Шуганы дигән яңа ямау алган, яки әле былтыр гына Ногай бәге дип танылган морза яшәгән сала, чукынгач, «Нагайбәк кирмәне»нә әверелгән...

Татарлар дәүләтләр төзү, ярты җиһанны дер селкетеп тоту дигән бәхет-шанны белмәүче ар, чирмеш, мукшы халыклары түгел бит. 1731 елда ачылган «Яңа чукындыру конторасы»ның кабәхәт атаманы Аксак Каратун – Лука Конашевич әнә шул ар-мукшы-чирмешкә тоташтан «тәвык тәпие» тагуга ирешсә дә, көчләп чукындыручы поплар алдында тез чүккән татарларның саны 7-8 меңнән дә артмаган. Ләкин әле шул көчләп чукындырылган татарлар да үз диненнән танмаган.

Йөзләгәне үз муеннарына тагылган «тавык тәпиләрен» йолкып һәм Инҗил китапларын чыгарып ташлап, бас­кыннар күзеннән яшеренеп булса да, Ислам динен тоткан. Соймонов атлы җәллад генерал, кабат үз диненә кайткан өчен, Кисәбикә-Хөснибикә Байрасова атлы татар хатынын 1739 елда Екатеринбург каласының үзәк мәйданында баганага бәйләп яндырып үтергән. Һаман үз диненә кайткан йөзәрләгән татар кешеләрен ерактагы Себер сазлыкларына озатканнар. Баскыннардагы мондый кансызлыкка түзмичә, бүгенге Башкортстанның Балтач районыннан чыккан ахун Габдулла Галиев 1755 елда мөселманнарның ихтилал фетнәсен күтәргән һәм Батыршаһ наме белән танылган. Аны хәтта кулга алып һәм Петербургтагы Шлиссельбург зинданына ябып куеп та тезләндерә, җиңә алмаганнар. Ислам динен яклап бәхәскә кергән өчен «изге» атакайлар куллары-аяк­лары зынҗырланган шул «бичара» тоткынның да телен тартып өзгән. Ни гаҗәп, ни галәмәт, Батыршаһ хәтта телсез калгач та тез чүкмәгән. Камера ишеге ачык калдырылган беренче очрактан ук оста файдаланып, ул коридорда яткан утын балтасын кулына алган һәм, сакчылар өстенә ташланып, дүрт дошманын шундук юк иткән. Бишенчесе өстенә барган чакта, йөрәге ярылып, аягүрә көе җан биргән...

Исхакый драмасының төп герое Зөләйха да, хак-асылда, бөек Батыршаһ яки аннан соң ук баш күтәргән Морат мулла кавеменнән. Әллә ничә тапкыр көчләп чукындыруга да карамастан, ул гомере буе үзенең изге диненә һәм милләтенә тугры калган. Туктаусыз кыйналу һәм изүләргә түзмичә ирен үтергән өчен 20 ел буе төрмә газапларын кичерсә дә, һаман газиз Аллаһы Тәгаләгә табынган. Мәңгелеккә дә ул Аллаһ колы, диндар булып күчкән. Әгәр гомере большевиклар дигән кавем изүенә туры килгән булса, һичбер шик юк, аны да, мөгаен, 1938 елда Уфа төрмәсенең диварына терәп атылган бөек Мөхлиса Буби-Нигъмәтуллина язмышы урап үтмәс иде..

Менә шулай итеп кат-кат күздән кичергәч, Исхакыйның Зөләйхасы да тереләй көе яндырып үтерелгән Хөснибикә Байрасова, теле йолкынган Батыр­шаһ, төрмә диварына терәп юк ителгән Мөхлиса Бубилар белән бер үк сафта калка. Зөләйха-Хөснибикә-Мөхлисалар образының мәңге сүнәсе юк. Илсез-җирсез калуыбызга биш гасырга якын гомер үтсә дә, безнең милләткә басым һич кимеми. Әнә, кабат телебезне йолкырга, мәҗбүриләп россиянлы милләтенә әверелдерергә, яңа төрле «тавык тәпие» тагарга тырышалар. Без һаман икенче сортлы, буйсынудагы халык. Димәк, юкка чыкмау, изелеп һәм йотылып бетмәү өчен, Батыршаһ-Мөхлиса-Зөләйхалар рухы тансык әле безгә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев