Вахит Имамов: Гәрәй – татар ыруы, яки Без милләтне сатмыйбыз
Башкорт милләтендә Гәрәй ыруының мәңге булганы юк
Алар әле хәтта 50-60 ел чамасы элек кенә дә «безнең милләтне бөрҗән, үсергән, тәмьян, тангаур, кыпчак (?), таналык... шикелле 8 ыру тәшкил итә», дип күкрәк суга иде. Иллә мәгәр 60-70 нче еллар үрендә үзе мишәр булган фән докторы Кузеев боларга татар милләтен ничек итеп башкортлаштыру юнәлешендә махсус, «дәүләткүләм» программа төзеп бирде дә, күз ачып йомган арада Башкортстан мәйданы 50-60 лаган ыру җирләренә әйләнде дә куйды. Ыру исемнәрен эзләп таба алмагач, XVI гасырдан бирле Кыргыз волосте булып йөргән Илеш районы җирләренә һәм анда яшәүче халыкка «башкортларның кыргыз ыруы» кләймәсен китереп чәпәделәр. Мондый салмак вә «тыйнак» темптагы һөҗүм дә нәфесләрен баса алмады, бераздан аларда барча Минзәлә өязе җирләренә һәм анда яшәгән татар белән типтәрләргә дә «башкорт» кләймәсе өлгереп җитте. Актаныш, Минзәлә, Әгерҗе җирләрендә 6-7 гасыр буе гомер иткән татарларны «Гәрәй ыруы башкортлары», дип үз якларына авыштырырга тырыша башладылар. Моңа йөзәрләгән уяу инсан шаһит: Актаныш районындагы Такталачык авылына килеп, монда XVIII гасырдан бирле Гәрәй волосте белән идарә иткән Мутиннар нәселен дә, аларның бер вәкиле булып 1918-1920 елларда Кече Башкортстан республикасын төзүдә катнашкан Илдархан Мутинны да, «безнең башкорт!» дип кычкырып һәм аның хөрмәтенә стела куеп, шайтан туе оештырдылар.
Ни үкенеч: алар үз ниятләреннән кире кайтмый һәм татар милләтен оятсыз рәвештә башкортлаштыру сәясәтен армый дәвам итә. Казан белән Уфа арасында сыңар гына да башкорт авылы булмавын алар яттан белә, ләкин мөтәгалимнәр үзләре үк уйлап тапкан сәясәт коллары бит – әнә, Илеш районы татарларының 81 процентка якынын «башкорт» дип игълан иттеләр. Ярты юлда тукталырга һичбер исәпләре юк, Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарында яшәүче татар милләтенең телен – «башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты» дип кимсетүдән дә тукталып тормыйлар.
Башкортларның милләтче мөтәгалимнәре һичбер ялны белми. Һәр тармакта үзләренең сигезаяк шикелле кармакларын сузып, алар татар данына, татар тарихына дәгъва кыла, куз буып алдаучы сихерчеләр шикелле, һәр тарафта үз фаразын тарата.
Әнә, интернетның «Дзен.Ru» атлы каналында «Без – башкортлар!» дигән сәхифә ачып куйганнар, шунда 2021 елның гыйнвары белән тамгаланган «Гәрәй – башкортлар ыруы» атлы язма эленеп тора. Әлеге язманың тулысынча абсурд икәнлеге шиксез аңлашылса да, башкорт мөтәгалимнәрендәге мантыйкның аксак, ярымсукыр вә оятсыз яңгыравына күзне йомып булмый.
Укымышлы татарның һәркайсы да бөек тарихчы Ибн Фадланның «Болгарга сәяхәт» китабы белән беркадәр танышкандыр. Ислам динен – Бөек Болгар ханлыгының дәүләт дине, дип игълан итү өчен килгән хәлифә илчелеге болгар мәмләкәте эчендә башкорт милләте дә булуын искә алып уза. Ә Баһдад илчелеге безнең газиз җиребезгә 922 елда килгән бит, шуны онытмагыз. Иллә мәгәр башкорт мөтәгалимнәре өчен мондый тарихи факт та бернинди дәлил түгел. Алар әүвәл шома гына итеп чит тарихны кабатлый. Х гасырда Төньяк Кытай территориясендә Ляо империясе, ә бүгенге Монголиянең Онон һәм Керулен елгалары бассейнында Найман, Мәркет һәм Кирәет кабиләләре яшәгән, дип саный. Кирәетләр – мөгаен дә, төрки булганнардыр, аларның юлбашчылары «Көчлек», «Боерык», «Билге» атлы титуллар һәм кабиләнең бер үк вакытта «Гәрәйләр» дигән ат та йөртүе шуны раслый, дип «Американы да ачып җибәрәләр».
Менә шушы югарыда саналган өч кабилә – найман, мәркет һәм кирәет-гәрәйләр Х гасыр ахырында үзләре сайлап куйган Далай-хан кул астында Ляо империясе белән сугышка кергән икән. Мәгәр тимер көбәләргә төренгән төньяк кытайлылар монгол һәм төрки кабилә сугышчыларын тар-мар итә. Найман, мәркет һәм гәрәйлеләргә кабат ныклап берләшү өчен идея җитми. Ул идея читтән табыла.
Бактың исә, Константинополь каласы патриархы Нестор Иисус Христосны гап-гади адәм баласы, дип белдерү ясаган булган икән. Тарихның 431 елында Эфес каласында узган 3 нче Бөтендөнья соборында руханилар ялачы Несторны гаепләп чыга һәм чиркәүдән куа. Әмма Несторның «Христос – адәм баласы» дигән идеясе барыбер яшәп кала, несторианчыларны Европадан кусалар, алар Көнчыгышта үзенә сыену таба.
1007 елда гәрәйләр ханы да несториан митрополит янына илче юллый һәм бераздан христиан динен кабул итә, үзенә Маркус I яки Марк атын ала.
XIV гасырда фарсы тарихчысы Рәшит әд-дин дә гәрәйләрне болай телгә ала: «Алар белән ыруларыннан сайлап куелган ханнар идарә итә. Алар күрше кабиләләрдән дә гайрәтлерәк булып, үз җирләрендә чәчәк атып яши. Алар Иисус динен кабул иткән».
Кирәет-гәрәйләрдә несториан динен кабул иткән өлкәннәр саны 200 мең чамасы, балалар санын да кушсаң, 400 меңгә җитә. XI гасыр үлчәмнәре буенча, гәрәйләр бик зур милләт була, аларны бер дингә буйсыну берләштерә.
Менә шул гәрәйләр, найманнар һәм ангытлар (ак татарлар) берләшеп, 1069 елда Ляо империясенең гаскәрен тар-мар итә. Гәрәйләрнең бәйсезлегенә ирешсә дә, Маркус I хан үзе үлеп китә. Аны Маркус II, Маркус III, Хүрҗәкүз (Григориус) алыштыра. Ниһаять, тәхеткә ни сәбәпледер несторианныкылар кебек чит исем алмаган Торгул хан менә. Шул Тогрулга гәрәйләрнең соңгы ханы булырга туры килә. Язмышы да гыйбрәтле. Ул 7 яшендә чакта ук мәркетләр кулына әсирлеккә эләгә, аны әтисе генә коткара. Аннары аны татарлар тоткынлыкка төшерә, әмма аннан үзе качуга ирешә. Ныгыгач, ханга әверелә. Ләкин 1171 елда аны тәхетеннән бәреп төшерәләр. Ярдәмгә монголларның бер ыру башлыгы Ясүгәй-баһадир килеп кенә, аңа тәхеткә кайтырга ярдәм итә. Тогрул белән Ясүгәй бер-берсен туганнар, дип игълан итә. Ләкин Ясүгәйне татарлар далада очраклы рәвештә очрата һәм агулап үтерә. Тогрул хан ятим калган Тимучин-Чыңгызны үзенең улы, дип атый. Алар бергә, иңгә-иң торып, дошманнарына каршы сугыша. 1202 елда монголлар белән гәрәйләр татар ыруларын тар-мар итеп, күпчелеген юкка чыгарып (?) бетерә.
Каяндыр эзләп табылган «Монголларның яшерен тарихы» дигән язмага ышансаң, монголлар белән гәрәйләр «буе арба күчәре биеклегендә булган барча ир балаларны кылычтан үткәрә, калганнарын чит җирләргә коллыкка сатып җибәрә». Татарларны җиңгән өчен Тогрул хан кытайларның Цзин императорыннан «Ван» (дала ханы) дәрәҗәсен дә ала.
Татарларны тар-мар иткәннән соң Тогрул хан Үзәк Азиянең иң көчле хакименә әверелә. Әмма монголларда «Күк йөзендә бер генә кояш булган шикелле, җир өстендә дә бер генә хан калырга тиеш», дигән канун яши бит. Чыңгыз ханның үз илендә һаман данга күмелә баруы аның саруын кайната.
Кичәге союздаш-аркадашлар арасында 1203 елда сугыш башлана. Калачы-әләт дигән урында хәлиткеч яу уза. Гәрәйләрне Тогрулның улы Сәмгун җитәкли. Алар әүвәл Чыңгыз хан гаскәрен тар-мар иткән кебек тә була. Чыңгыз 2600 сугышчысын гына алып, яу кырыннан чигенә. Аннары Сәмгунга һич кирәкмәгән сөйләшүләр башлана, уяулык югала.
Чыңгыз шул вакытта һөҗүм ясап, гәрәйләрне тар-мар итеп бетерә... Монголлар тарафыннан тар-мар ителгәч, гәрәйләр көнбатышка кача. Аларның зур булмаган бер өлеше хәзерге Башкортстан җирендә төпләнә һәм башкорт милләте составына керә. Алар Башкортстанның тарихи мәйданында аерым Гәрәй волосте төзеп куя. Элек гайрәтле хәрби дружина булса да, алар башкорт милләте эченә кереп йотыла...
Менә, Гәрәй кабиләсе тарихын башкорт мөтәгалимнәре карашы буенча бәян итеп чыктык. Мөтәгалимнәр борынгы татар кабилә-ыруларының 800 ел элек тар-мар ителүенә хәтта бүген дә тантана кичерүләрен яшереп тә маташмый. Бичаларның тап-тар маңгайларыннан сыпырып, кызганасы килә. Шул ук вакытта сораулар да калка. Актаныш, Илеш, Калтасы, Краснокама җирләре каян килеп башкортларның тарихи җирләре булып санала микән дә, гәрәйлеләр башкорт эчендә йотылып йә юкка чыгып бетте мени инде? Ялган таратканчы, иң әүвәл, үзе Кече Башкортстан төзүгә алынган Зәки Вәлиди хезмәтләрен һәм аның нигездә Казан-Уфа арасындагы волостьлардан хасил Уфа провинциясен Кече Башкортстанга кушуга 1918 елда кискен каршы төшүен искә алсыннар иде. Гәрәй кабиләсе бүген Кырым татарларының нигезен тәшкил итә. Гәрәйләр – казах милләтен формалаштыруда да аерылгысыз нигез. Ахыр чиктә, бүген Татарстанның Актаныш, Әгерҗе, Сарман, Минзәлә, хәтта Мөслим районнарына да таралып утырган гәрәйләр – бүгенге татар милләтенең дә какшамас бер өлеше. Башкорт мөтәгалимнәренең гәрәйлеләрне йотып бетерәсе дә, юкка чыгарасы да юк. Гәрәйләр яши, чәчәк ата һәм яшәячәк!
Ә татар халкы белеп торсын өчен, гәрәйләр таралган төбәкләрне дә атап узу кирәк.
Актаныш – элеккеге йәнәй, кыргыз, бүләр ырулары белән кочаклашып, гәрәйләрнең төп массасы нәкъ биредә яши. Актанышбаш, Балтач, Уразай, Такталачык, Шәрип, Бурсык, Гәрәй, Илчебай, Теләкәй, Мерәс, Әҗәкүл, Тайморза (Түмерҗә), Җияш, Ирмәш авыллары – ул гәрәйләр иле. Гәрәйләр Башкортстанның Илеш, Калтасы, Краснокама районнарына да җәелгән. Җәнҗегет, Бурсык түбәләре (аймаклары) – гәрәйләр ватаны.
Гәрәйләр бүгенге Яңавыл, Тәтешле районнарында да 20 дән артык авылда гомер итә, күпчелеге XVII гасырдан бирле вотчинник хокукына ия булган. Агыйделның түбән агымын юкка гына элек – Ил-Гәрәй һәм Бөре өязенә караган волостьны Урман-Гәрәй дип атап йөртмәгәннәр. Тагын да төгәлрәк булсын өчен, авылларын санарга да иренмибез. Ләкин анда «башкортлар» түгел, ә саф татарлар гомер итеп ята.
Краснокама районындагы гәрәй авыллары: Иске һәм Яңа Җәнҗегет, Иске һәм Яңа Бөртек, Иске һәм Яңа Ногай, Иске һәм Яңа Каенлык, Ялгыз-Нарат, Яңа Кабан, Яңа Хаҗи, Иске һәм Яңа Уразай, Такталачык, Иске һәм Яңа Ашит, Бәчкетау, Куян, Яңа Актанышбаш, Мерәс, Яңа Балтач, Шәрип, Яңавыл.
Илеш районында Иске Хаҗи, Теләкәй, Биктау һ.б., Дүртөйледә Яңа Биктау, Яңавыл районында Кызыл Яр, Ямады, Иске һәм Яңа Алдар, Мәсәгут, Салих, Югамаш, Тау, Югары һәм Түбән Чат, Сибады, Сандугач, Җиркә, Куш-Имән, Юссык, Асаудыбаш, Сабанчы, Урал, Чулпан һ.б.
Тәтешле районында Шүлгән, Чишмә, Кашкак, Ачулы-Елга, Иске Акбулат, Йөрмиязбаш, Биз, Асауды, Җиләктау, Бүргенбаш, Сараштыбаш, Йосыф һ.б.
Ишембай районында Күлгенә, Иске һәм Яңа Сәет, Кәбәс, Кал-Айры, Ялтаран, Яңавылдан XVIII гасырда күчеп утырган Яшергән һ.б.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев