Вахит Имамов: Чиксез илдә – бердәнбер
Коллыкка төшкән килеш тә Гитлер Германиясенең мәкерле хәрби максатларын җимерүгә ирешкән 11 татар каһарманын Берлин каласының Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерүгә 80 ел тула.
«Идел-Урал» легионы эчендәге яшерен оешманы дошман тылына махсус озатылган разведчик Гайнан Кормашев атлы каһарман нигезли. Гайнан Бөек Ватан сугышына чаклы ук, утызынчы еллар азагында Татарстан Язучылар берлегенә бер көлтә шигырьләрен юллаган рухи зат бит. Ул шигырьләр берлек рәисе Муса Җәлил кулына килеп эләгә һәм ул Гайнанны очрашуга дәшә. Өр-яңа күлмәк-чалбар тектереп кигән Гайнан белән Муса, менә шул рәвешчә, Казан каласында таныша. Муса белән Абдулла Алишның бер-берсен сугышка кадәр үк бик якыннан белүе дә шиксез. Муса әле Мәскәүдә эшләгән чагында ук, үзе оештырган әдәби түгәрәккә йөри башлаган Мордовия егете Әхмәт Симаев белән дә яхшы таныш була. Муса үзе белән бергә үлемгә атлаган Фуат Булатовны да 1916 елдан ук башлап белә, алар хәтта Оренбургтагы «Хөсәения» мәчете һәм мәдрәсәсенең бер үк ихатасында күршеләр булып 3-4 ел буена гомер итә. Мусаның сугышка кадәр үк Салих Баттал белән якын дуслар булуы да мәгълүм.Муса Салихның энекәше Абдулла белән дә утызында елларда ук белешкән. Ягъни, Германия лагерьларында төзелгән яшерен оешма әгъзаларының байтагы бер-берсен сугышка кадәр үк сынаган һәм әсирлеккә төшкәч тә алар оешманың төп егәре, күзәнәге булган.
Көрәшчеләренең гомумсаны 100 гә дә тулмаган шушы яшерен оешма, Гитлер генераллары кушуы буенча, мөселман әсирләре өчен «Идел-Урал» газетасы чыгарган, «Винета» радиостанциясен эшләткән булып, асылда исә типографиядә төннәрен листовкалар басып, аларны ышанычлы кешеләр аша гына лагерьлар буйлап тараткан. Нәтиҗәсе ачык: легионның 825 нче батальоны Кызыл армиягә каршы яуга җибәрелгәч, немец офицерларын һәм сакчыларын кырып, Витебск каласы янында беларус партизаннары белән кушыла. Мондый хәвефтән өнсез калган генераллар 826 нчы батальонны Голландия һәм Франция партизаннарына каршы юллый, ләкин анда да мөселманнар макилар ягына чыга һәм 1944 ел ахырына кадәр фашист илбасарларына каршы көрәшә. Фашистлар легионның 827 нче батальонын Карпатта сугышучы Ковпак берләшмәсенә каршы озата, ләкин аларны партизаннар киеменә төренгән бандерачылар каршылый һәм тулысынча диярлек кырып сала, дигән фараз да бар...
Яшерен оешма җитәкчеләре 1943 елның 14 августына каршы төндә «Идел-Урал» легионы урнашкан лагерьларда восстание күтәреп һәм поляк партизаннары белән кушылып, Кызыл армия частьларына каршы хәрәкәт итү нияте дә корган була. Әмма бер сатлыкҗан табылу аркасында, барча ниятләре чәлпәрәмә килә. Фашист җәлладлары яшерен оешманың 30 әгъзасын кулга ала һәм төрмәгә ташлый. 1944 елның 12 февралендә булган Империя суды шулар арасыннан 11 татар каһарманының башын чабып өзү турында карар игълан итә. Карар шул ук елның 25 августында тормышка ашырыла. Иң беренче итеп Гайнан Кормашны җәзалап үтерсәләр, соңгы кеше булып, Фуат Булатов җәллад балтасы астына атлый...
Бөек Ватан сугышы барышында Кызыл армиянең 6 миллионнан артык солдаты әсирлеккә төшкән булса да, алар арасында татарларның саны 2 проценттан артмый, әле шуларның да 48 меңнән артыгы фашист тоткынлыгында ачлык һәм газаплаулардан җан бирә. Асылда совет әсирләренең күпчелеген руслар тәшкил итә – 50 процентка якын; гомумсанда украиннар – 28,2, белоруслар 7,5 процент алып тора. Әсирлеккә төшкән рус солдатларыннан Власовның «Рус азатлык армиясе»н оештыралар бит, кайбер мәгълүматлар буенча, аның сафына язылган әсирләр саны 1 млн 200 меңгә җиткән. Власов армиясе составында ниндидер яшерен оешма хасил булу, аларның листовкалар бастырып таратуы, капеллаларда астыртын җырлар башкарып йөрүе турында бөтенләй ишеткән юк. Ә татар каһарманнары, менә, 6 миллионнан артык әсир арасында бердәнбер булып яшерен оешма төзегән, дошман тылында Рейхка каршы көрәшкән һәм бердәнбер хәвефле төркем булып, немец җәлладлары тарафыннан газиз башларын чаптырган...
Ләкин Гитлер яраннары хәтта шушы 11 татар каһарманын да тез чүктерүгә ирешә алмады. Алар исеме илгә мәңгелек дан булып әйләнеп кайтты. Патриот-шагыйрь Муса Җәлилгә бүген Рәсәй калаларында 15 кә якын һәйкәл куелган. Татарстанның Спасс районында Абдулла Алиш музее эшләп тора, янында бюст балкый. Сарман районының Иске Кәшер авылында мәдәният йортында Зиннәт Хәсәнов музее, каршында бюст, аның исемендәге урам, авыл читендә 11 җәлилченең дә исемнәре язып куелган аллея бар. Башкортстанның Кыргыз-Миякә үзәгендәге Галләнур Бохараев паркы, аның хөрмәтенә куелган бюст, аның исемен йөрткән урам – бары да сокланырлык. Ярмәкәй районындагы Иске Турай үзәгенә эшмәкәр Раил Латыйпов ясатып куйдырган Гариф Шабаев бюсты барча күрше авыл яшьләрен үзенә тартып тора. Әмма, ни үкенеч, һәрбер төбәктә дә батыр җәлилче якташларының кадерен белмиләр шул. Мордовия Республикасында фашист гильотинасы астында башын җуйган Әхмәт Симаевның исемен белүче юк. Ул туган авылны 7-8 чакрым буе урман ера-ера гына, көч-хәл белән таптык. Ул 3 ел укып киткән Синдрау мәктәбе диварына гына Симаев хөрмәтенә истәлек тактасы куелган. Башкортстанның Мәләвез шәһәре башлыклары Фуат Булатовның монда туган булуын танырга теләми, милләтпәрвәрләр гозер белән керсә, Фуат турында белешмә күтәреп килергә боера. Үзебезнең Татарстандагы Алексеевск районының Тигәнәле авылы һәм район башлыклары киләчәк буын хакына 28 яшендә башын җуйган Абдулла Батталның истәлеген һәм данын мәңгеләштерү хакына бармакка-бармак та сугып карамаган. Фашистлар оясында яшерен оешма төзүгә ирешкән Гайнан Кормашка Мари Элның Бәрәңге районындагы туган авылы Куянда әле булса бернинди бюст та, һәйкәл дә куелмаган. Үзбәкстан белән Казахстаннан фронтка чыгып киткән Фуат Сәйфелмөлеков белән Әхәт Аднашев истәлекләре дә безнең өчен гаять караңгы. Ә иртәгә инде газиз җәлилчеләрнең газаплап үтерелүенә 80 ел тула бит! Җитәкче булып йөргәннәр тагын бер кыштан соң, Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үткән чакта янә матур сүзләр белән буш нотык лыгырдармы?..
Кормашчылар фашист балтасы астына атлау алдыннан кулларына Изге Коръән алган, кемнәрдер яттан үзе белгән догасын һәм сүрә кабатлаган. Коръән Шәриф һичкемгә дә артык-сансыз түгел. Без киләчәк буын бәхетенә үлемсезлеккә атлаган газиз каһарманнарыбыз исемен дә сүрәләргә бәрабәр белсәк иде.
Вахит ИМАМОВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев