Вахит Имамов: Башкортстанны төзешкән татарлар
Башкортларга да чабаталарын кемнәрнең читек-кәвешле итүләрен хәтерләп яшәсәләр дә урынлы булыр иде...
Башкортстан территориясендә бүген миллионъярым чамасы татар яшәсә дә, 1917 елның җәендә Оренбургка мөстәкыйль җөмһүрият төзү хыялы белән тупланган тәүге төркем дә, 1990 елда Мәскәү белән «союздаш» республика төзергә хыялланган өр-яңа җитәкчелек тә шул ук Агыйдел-Әй-Чәрмәсән-Стәрле-Нокыш ярларында һәм Урал тау ышыгында 5-6 гасыр буе башкортлар белән иңгә-иң торып, аларга мәчет-мәдрәсәләр ачып биргән, балаларына гыйлем сеңдергән, халык өчен ипи салу, тире иләү, тимер кою, зәркәнчелек мастерскойлары төзегән һәм XVII-XVIII гасырларда 20-25 ел саен кабатланып торган азатлык яуларында бергәләшеп яу йөргән туганнарының телен «дәүләт теле» дип танудан баш тартты. Усал итеп әйткәндә, Башкортстан җитәкчелеге үзләренең иң якын һәм мең кат сыналган туганнарының битенә төкерде, дип бәяләүдә дә олы хата юктыр. Үз тарихларында тәүге мәртәбә дәүләт дәрәҗәсендәге статус алудан болыт өстендә оча башладылар. «Татар баеса, чабатасын түргә элә», дигән гыйбрәтле әйтем бар бит. Югыйсә, татар чабатасын баеган өчен түгел, ә кем булганын, нинди булганын онытмау өчен шул гамәлне кыла. Башкортларга да чабаталарын кемнәрнең читек-кәвешле итүләрен хәтерләп яшәсәләр дә урынлы булыр иде, тик алар хәтта бүген дә республикаларын фәкать бер үзләре, япа-ялгыз көе яулагандай кыйлана. Хәтерләре бер саплам җеп сыман. Ә югыйсә, кайсы чор вакыйгаларында гына казына башлама, һәркайсында татар эзе киң ярылып ята.
Санамыйча, чарабыз юк. Иң әүвәл, татарлардан аерым рәвештә үзенә буйсынган «кенәзлек» – Башкорт җөмһүриятен төзү идеясен байрак итеп күтәргән һәм ахыр чиктә тормышка ашыруга ирешкән Әхмәтзәки Вәлиди. Ишембай районының Көзән авылында туган чеп-чи татар типтәре. Мулрак җир эләктерү өчен генә бабасы «башкорт катламы» вәкиле булып язылган.
Янә килсәк, аның мөстәкыйль Башкортстан төзү идеясен эләктереп, Мәскәү тырнагыннан һәм аның богауларыннан котылу турында хыялланган ничәмә-ничә татар! Элек Уфа губернасы составында булу сәбәпле, Вәлиди җырына кушылган Минзәлә өясе вәкилләре: бүгенге Актаныш районының Такталачык авылыннан Илдархан Мутин, Зәй районының Чыбыклы авылыннан Фатыйх Төхфәтуллин, Азнакай районының Чалпы авылыннан морзалар вәкиле Ногайбәков. Илдархан Мутин тәүге Башкортстан җөмһүриятенең әллә ничә тармагы буенча халык комиссары булып та сайланган, ә 1920 елда Ленин хөкүмәте тарафыннан акыртып кысу һәм талау башлангач, протест йөзеннән, аны ташлап чыккан. Нәтиҗәсе ачык: аны 1937 елда атып үтергәннәр.
Зәки Вәлиди һәм ул билгеләгән хөкүмәт әгъзаларының 1918 елның язында ук Башкорт гаскәренә сугышчылар туплый башлавы мәгълүм. 1919 елның 19 февралендә Кызыл Армия ягына чыгып кушылганчыга кадәр, әлеге Башкорт гаскәрендә штаб башлыгы вазыйфасын Казан каласындагы большевиклар кулыннан качып китүгә ирешкән поручик Ильяс Алкин башкара.
Элекке Үсергән волосте, хәзерге Зиянчура районында туып-үскән Юныс Бикбов әүвәл Оренбургның бертуган татар байлары Хөсәеновлар нигез салган «Хөсәения» мәдрәсәсендә саф татар телендә белем ала, шул нигез белән Казан император университетының юридик факультетын тәмамлый. 1917 елның декабрь аенда бүгенге Көньяк-көнчыгыш Башкортстанның 40 тан артык волость һәм тагын Оренбург, Самара, Чиләбе губерналары вәкилләре Кече Башкортстан җөмһүриятен төзү турында карар кылгач, Юныс Бикбов әүвәл Кече Корылтай рәисе, ә 1918 елда Башкорт Шурасы рәисе итеп сайлана. 1919 елның 20 мартында Ленин хөкүмәте тарафыннан Башкортстан җөмһүрияте төзү турындагы Указ пәйда булгач, Бикбов аның юстиция буенча комиссары итеп билгеләнә. Ләкин 1920 елда, инде Гражданнар сугышында җиңеп чыккач һәм Ленин-Сталин хөкүмәте Башкортстанның күпчелек хокукларын үз кулына тартып алгач, Зәки Вәлиди белән бергә Юныс Бикбов та, протест йөзеннән, хөкүмәтне ташлап чыга. Мондый башбирмәс һәм үз акылы белән яшәргә сәләтле бөркетләр чэка комиссарлары янәшәсендә озак түзә алмый. 1930 елда Юныс әфәндене әүвәл 5 елга Беломорканал төзелешенә, аннан әйләнеп кайтуга Казахстан җирендәге төрмәгә озаталар, ул шунда 1942 елда җанын тәслим кыла.
Янә шул ук иң тәүге Кече Башкортстан хөкүмәте составына әйләнеп кайтсак, 1919 елда Ленин белән килешү төзүгә ирешкән һәм аңа имза салган Муллаян Халиков – тумышы белән хәтта бүген дә тулысынча татарлардан хасил Бүздәк районының Иске Актау авылыннан. Аны Баймак районының Темәс авылында – Кече Башкортстанның тәүге мәркәзендә тарихи музей булдырган белгечләр дә читкә тибә алмаган. Аның балавыздан ясалган сыны тәүге 7 кешелек хөкүмәт әгъзалары арасында күкрәк киереп тора. Ленин белән килешү төзегәннән соң да әлеге М.Халиков 1921-1925 еллар дәвамында Башкортстан республикасының халык комиссарлары советын җитәкләгән, аны шуннан ары гына югары кәнәфидән читкә этәргәннәр.
Шул ук Темәс авылы музеенда хөкүмәт әгъзалары белән янәшәдә Башкортстанга нигез салучы итеп сурәтләнгән шагыйрь Шәехзада Бабич та барча авыллары һәм халкы тулысынча татарлардан хасил Дүртөйле районының Әсән авылында туып-үскән. Аның шагыйрь җаны азатлык вә мөстәкыйльлеккә омтылмыйча яши ала мыни, ул да хали республика хакына очар кош шикелле күк йөзенә ашкынган, ләкин 24 яшьлек талант иясен большевик аучылары киек каз урынына атып үтергәннәр.
Ленин хөкүмәте белән килешүгә яшь Башкортстанлылар ягыннан кул куюга ирешкән тагын бер эшлекле Габдерәшит Бикбов – Бүгенге Ульян өлкәсенең Иске Кулаткы авылыннан. Бу районның тулысынча татар һәм мишәрләрдән генә хасил булуын исбатлап торасы юк. Шуңа күрә алар бүген дә барча Ульян өлкәсе генә түгел, ә дистәләгән күрше төбәкләр өчен дә үрнәк сәнәгатьчеләр булып гомер итә. Шушы Бикбов та 1919 елда Башкорт гаскәренең вакытлыча командующие булып торган, ә 1921-1923 елларда Башкортстан совнаркомының рәис урынбасары вазифасын башкарган.
Нәкъ шул тәүге Башкортстан хөкүмәте составында иң әйдәүчеләрнең берсе булган Гали Шәмигуллов атлы әйдәманны да онытмыйк. Тумышы белән тулысынча татарлардан хасил Стәрлетамак авылыннан. 1917 елда Уфа губернасында Татар социал-демократлар партиясе төзеп куюы белән таныла. 1920 елда Мәскәүдәге Ленин хөкүмәтенең басымы астында Кече Башкортстанның башкаласын Баймактагы Темәс авылыннан Стәрлетамак каласына күчереп куюлары турында беләсездер инде. Шушы мәсьәләне тикшерү һәм хөкүмәтнең (Мәскәү диктаты алдында тез чүгәргә теләмәгән элекке комиссарларын чекистлар кулга алганнан соң) яңа составын сайлау өчен 1920 елның июль ахырында Стәрлетамакта Урал буе һәм көньяк волостьлардан сайланган 103 делегет җыела. Игътибар итегез: әлеге съезд эшендә Чиләбе-Урал ягыннан җыеп китерелгән 43 рус делегаты, 27 башкорт, 22 татар һәм тагын берничә башка милләт вәкилләре катнаша. Рус делегатлары туктаусыз басым ясап торуга карамастан, Кече Башкортстанның яңа совнарком һәм бер үк вакытта Үзәк башкарма комитет рәисе булып һаман да шул Стәрлетамак вәкиле Гали Шәмигуллов сайлана.
Аякка баса башлаган Башкортстан хөкүмәтенең тәүге җитәкчеләрен искә алуны дәвам итсәк, алар арасында Чиләбе өлкәсенең Аргаяш районындагы Сәләй авылыннан чыккан Хафиз Кушаев бар. Ул Уфада татар мулласы Зыя Камали җитәкләгән һәм татарча белем биргән «Галия» мәдрәсәсендә гыйлем җыйган, 1922-1927 елларда Үзәк башкарма комитетны җитәкләгән.
Бүген Башкортстанда Уфадан 70-80 чакрым читтәрәк яткан районга үз исемен биргән Баһаветдин Нуриманов атлы революционер да булган. Тумышы белән шул ук җирлектәге Яңа Күл авылыннан. Ул әле 1917 елның октябрь аенда ук Уфа каласында татар һәм башкорт коммунистларын җыеп, зур съезд үткәрүгә һәм совет властен яклатуга ирешә. 1918 елның февралендә большевиклар инде Оренбург каласында ревком төзеп куйгач, аның рәисе итеп шушы ук Б.Нуримановны билгелиләр. Тик егет җиһанда нибары 25 ел гына яшәп кала, 1918 елның 11 августында аны аклар атып үтерә.
Бүгенге зыялы укучыга Афзал Таһиров белән Имамгали Кадыйров исемнәре дә, мөгаен, бик таныштыр. Имамгали – Бәләбәй өязенең Карамалы-Тамак авылыннан, 1929-1930 елларда Башкортстанда сәламәтлек саклау комиссары булып торган шәхес. Ә Афзал ага – тумышы белән бүгенге Әлмәт районының Габдрахман авылыннан, башкорт совет әдәбиятына нигез салучыларның берсе. 1934 елда Башкортстан Язучылар берлеге төзелгәч, аның беренче рәисе булып сайланган. Параллель рәвештә 1931-1937 еларда Башкортстан Үзәк башкарма комитет рәисе булып торган. Сталин уяткан Олы террор купкач, аны да диварга терәп атып үтергәннәр...
Тумышы белән Татарстандагы бүгенге Актаныш районының Яңа Әлем авылыннан булган Лотфырахман Мансуровны да шундый ук аяныч язмыш көтеп тора. 1929 елда Л.Мансуровны 1929 елда Башкортстан Үзәк башкарма комитеты рәисе итеп сайлыйлар, ул анда озак эшләми, башка вазифага күчә. Ләкин 1937 елда аны да «халык дошманы» кләймәсе белән кулга алалар да, икенче елда атып үтерәләр. Әлеге шәхес белән берникадәр бәйле икенче вакыйганы да әйтеп узыйк: аңа туганнан туган булган Гөлчирә Мансурова бөек шагыйребез Һади Такташның хатыны булып тора... Тагын бер Фәйзулла Мансуровның 1920-1921 елларда Үзәк башкарма комитеты рәисе булып эшләве дә мәгълүм...
Тарих битләрен актарсак, Башкортстан җөмһүриятен төзү һәм аны аякка бастыру өчен көч куйган яки гомерен биргән татар эшлекләрен әле тагын дистәләп табарга мөмкин. Шунысы бик кызганыч: аларны бүген Башкортстан республикасының үз эчендә искә алмыйлар һәм тагын бер аяныч – аларны Татарстан республикасында да күккә чөючеләр юк шул...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев