Вахит Имамов: Башкортстан тарихы – башкортныкы гына түгел!
Поляк крестьяннары азатлык яулау өчен дип, 1771 елда яңа бер восстаниегә күтәрелә. Аларны канга батыру өчен, Әби патша 1771 елның 8 октябренда Уфа провинциясеннән дә 10 партия җайдак озату турында фәрман игълан итә.
Без Башкортстан тарихында татар халкы тоткан урын турында моңа кадәр дә байтак яздык инде. Уфа мөтәгалимнәре юрганны гел үз якларына гына тартмасын өчен һәм аннан да бигрәк «Башкорт гаскәре» дип игълан ителгән җайдаклы полкларның ким дигәндә 60-70 процентын татар-мишәр-типтәр ирләре тәшкил итүен исбатлау максатыннан да бик күп сөрән салдык. Шул нисбәттән газетабызда 1812 елгы Ватан сугышында дан алган Минзәлә өязе яугирләренең һәм аерым рәвештә бүген Актаныш районында исәпләнүче авыллардан шул яуга киткән 100 җайдакның исемлекләре дә дөнья күрде. 1773 елда кузгалган Пугачев явы барышында да төп көчне башкортлар түгел, бәлки нәкъ татар ирләре, татар отрядлары тәшкил итүе хакында да дистәләгән язмалар басылды. Әмма ни кызганыч, ут күршеләрдә һаман башкортларны гына күккә чөю, ә татарны пәрдә артына этеп, Башкортстанның 25-30 лап районында 4-5 гасыр буе чәчәк аткан татар телен дә – «башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты» дип дәгъва итәргә маташу дәвам итә.
Уфа мөтәгалимнәренең, нәкъ иске риваятьтәге тискәре хатыннар шикелле, болындагы үләнне чабып алынган, дип түгел, ә кыркылган, дип «исбат итәчәге» һәм елгага куелган басма өстенә менгән тискәре кәҗә тәкәсе кебек кире чигенмәячәге безгә мәгълүм инде. Ләкин «Гали – үз эшендә, Вәли – үз эшендә» дигән тәкрарлаудагы кебек, без дә үз дәгъваларыбыздан кире кайтырга җыенмыйбыз һәм, менә, яңа дәлил итеп, 1771-1772 елларда узган Польша походына тукталырга булдык.
Чын дөресен әйткәндә, күкрәк сугып шапырырдай һәм һичбер милләтне дә данга күмәрдәй сәфәр түгел инде ул. Моңа кадәр рус дәүләте изүе астында газап чиккән поляк крестьяннары азатлык яулау өчен дип, 1771 елда яңа бер восстаниегә күтәрелә. Аларны канга батыру өчен, Әби патша 1771 елның 8 октябренда Уфа провинциясеннән дә 10 партия җайдак озату турында фәрман игълан итә. 1771 елның 16 декабрена алар тупланып та бетә. Дүрт юлда исәпләнүче төрле волостьлардан 3000 җайдак җыеп һәм аларны 300 әр яугирле командаларга бүлеп чыгалар. Бер генә партия дә аерым юллардан тупланмый, үзара берләшү һәм командирларга каршы тору булмасын, диптер инде, һәр командага Себер яки Ногай һәм Уса яки Казан юлындагы волость вәкилләрен сайлап «тутыралар». Поляк крестьяннарына каршы юнәлтелгән «экспедиция» (кыру-җәзалау операцияләрен мендәрдән дә йомшаграк итеп тасвирлау буенча алар азау тешен чыгарган) корпусын генерал-поручик А.И.Бибиков җитәкли (ул ике елдан соң Пугачев фетнәсен һәм анда төп көч булган татар-башкорт крестьяннарын канга батыру өчен дә башкомандующий булып озатылачак һәм шунда җан тәслим кылачак). Ә «башкорт корпусы» генерал-майор А.А.Урусов кул астына беркетелә. Һәр партия урыс офицерлары командалыгына бирелсә дә, «башкорт» яугирләре белән үз старшиналары җитәкчелек итә.
«Башкорт корпусы»ның баш старшинасы итеп бүгенге Башкортстанның Балтач районыннан чыккан Кулый Балтачев атлы мишәр яугирен билгелиләр. Һәр 300 яугирле команданың да аерым старшинасы пәйда була. Беренче партияне Уса юлының татарлар яшәгән Гайнә волосте старшинасы Рахманкул Иртуганов җитәкли. Партия составына Казан юлындагы Бүләр олысыннан (бүгенге Актаныш, Минзәлә, Мөслим авыллары дип күз алдына китерегез) 110 га якын җайдагы белән бергә старшина Имәнгол Кутлин да кушыла. Шушы ук команданы бүгенге Илеш районында урнашкан һәм старшинасы Балта Сәфәров булган Сеңрән волосте һәм шул ук Илеш җирләренә туры килгән Елан волостеннан (старшиналары Сәлим Әитов) 50 ләп ир, Татарстанның бүгенге Мөслим районы җирләрендә урнашкан Ирәкте волосте старшинасы Шәрип Киеков юллаган 100 гә якын яугир белән дә ныгыталар.
Икенче 300 кешелек партия Себер юлындагы Сарт волосте (ул бүгенге Кырмыскалы районы мәйданына туры килмиме икән?) старшинасы Үмәтәй Уразембәтов кулына бирелә. Аның кул астына Красноуфимск каласы белән чиктәш һәм бүгенге Мәчетле районында урнашкан Кущин волостеннан (ә ул атаклы Пугачев бригадиры Бәхтияр Канкаевны үстереп биргән Олы Ака, Урта Ака, Габдулла, Әзекәй, Богалыш, Кызылбай кебек татар-мишәр авылларын үз эченә ала) старшиналар Малай Әсәнов белән Яхья Яхшыев кул астында килгән җайдакларны, Морзалар волостеннан нәкъ шундый ук татар-мишәрләрне җитәкләгән старшина Туманча Янбашкин, Казан юлының Елан волостеннан (бүгенге Илеш районы) старшина Сәлим Әитов һәм Дуванәй олысыннан (Чакмагыш, Кушнаренко) старшина Ихсан Баязитов яугирләрен өстиләр.
Өченче команданы Казан юлы старшинасы Миндекәй Габделгазизов җитәкли. Бу партиягә Йәнәй волосте (бүгенге Актаныш һәм Әгерҗе) старшиналары Шәрип Айдаров һәм Гали Ярмөхәммәтов, Байлар олысы (Минзәлә, Тукай, Актаныш) башлыклары Муса Хәсәнов белән Туйхуҗа Мәмәтов (Тукай районының Оргыды авылыннан) алып килгән йөзлекләр кертелә.
Дүртенче партияне Ногай юлының бүгенге Әлшәй һәм Дәүләкән районнарында урнашкан авылларыннан туплыйлар. Кара-Табын волосте старшинасы булып торган мишәр яугире Кәип Җыямбәтов команда башлыгы итеп билгеләнә. Шушы ук волостьта башкортларның старшинасы булып торган һәм үзен сатлыкҗан итеп таныткан Кыдрач Муллакаев, шушы ук Ногай юлында булып исәпләнгән Чүби-Мин олысы башлыгы Гайсә Якупов, бүгенге Актаныш районы җирләрендә урнашкан Гәрәй-Кыпчак олысы старшинасы Күчәдек Рахманкулов, Юрматы волосте (бүгенге Шаран һәм Туймазы) башлыклары Котлыхуҗа Сәфәргулов белән Юлдаш Кутлин, бик тиздән Ногай юлының баш старшинасына әвереләчәк башкорт Галибай Морзагулов алда без атаган мишәр Кәип-яугир кул астына баса.
Бишенче партия, нигездә, Ногай юлындагы Катай һәм Тәмьян олысларыннан туплана. Команданы Катай волосте старшинасы Ишкенә Гаисов җитәкли. Ләкин бу команда да Юрматы (Туймазы) волосте старшинасы Сәйран Сәетов алып килгән татар җайдаклары белән ныгытыла. Алтынчы партия – Себер юлындагы 115 йортлы Шайтан-Көзәй волосте старшинасы Юлай Азналин – Салаватның әтисе кулына бирелә. Ләкин бу командага да Ногай юлындагы Тәмьян волосте яугирләрен һәм Гәрәй-Кыпчак олысыннан (бүгенге Актаныш районы) Арсланбәк Макшыгулов алып килгән җайдакларны кушып куялар.
Җиденче партияне Бүләр волосте (Актаныш, Мөслим, Минзәлә) старшинасы Муса Мөслимов җитәкли. Аңа Юрми (бүгенге Азнакай), Сарайлы-Мең (бүгенге Сарман), Гәрәй (Актаныш), Кыргыз (Актаныш һәм Илеш), Уран (бүгенге Тәтешле) волость старшиналары Биккенә Яушев, Ишали Теләүмбәтов, Габдулла Әитов, Күчем Сөләев, Микәй Габдрахманов, Микәй Йосыпов, Атнагол Тимеров (атаклы Мутиннар нәселеннән), Зәет Абдуллин, Сабих Сарманов алып килгән җайдаклар буйсына.
Сигезенче партия Себер юлындагы Кущин олысы (Бәхтияр Канкаев иле) башлыгы Исәкәй Садиров кулына бирелә. Ләкин аңа да Уса юлындагы Гайнә олысыннан Туктамыш Ишбулатов алып килгән татарларны, Илеш Шарыев белән Таулыкай Чураков кул астында килгән Бөрҗән олысы башкортларын да кушып куялар.
Тугызынчы 300 кешелек командагы әлеге дә баягы Елан волосте (Илеш) старшинасы Зөбәер Йосыпов җитәкли. Аңа Казан юлындагы Елдәк, Гәрәй, Кыр-Елан, Каршин, Кыргыз, Нәдер олысларында (Илеш, Чакмагыш, Бүздәк, Актаныш, Әлмәт районнары) Баязит Килмәтов, Сабих Сарманов, Әхмәр Шәрипов, Аптыкай һәм Юлдаш Мәскәүовлар, Биккол Нурбакин, Зәет Абдуллин, Сөләйман Миңнегулов, Йосыф Нәдеров (атаклы Нәдер Урәзмәтовның улы) кебек старшиналар туплап юллаган татарлар буйсына.
Унынчы партияне Ногай юлының Тәмьян волостеннан чыккан Качкын Самаров җитәкли. Аңа Бушмас-Кыпчак олысы старшинасы, Пугачев явы барышында «Башкорт гаскәренең башкомандующие» дәрәҗәсенә ирешәчәк Кинҗә Арсланов, Пугачев гаскәренә иң беренче булып кушылган Ямансарый Яппаров кул астындагы башкортлар, Казан юлындагы Шәмшәде һәм Кыпчак олысларыннан Ишбулды Мостаев белән Бүләк Гомәров, Кыр-Танып волостеннан шәхсән Кулый Балтачев алып килгән татар-мишәрләр буйсына.
Менә, 3000 сугышчының берникадәр өлешен ачыкладык. Күңеле сукыр булмаган адәм балалары ул 3000 яугирнең ким дигәндә 2000 гә якынының татар яки мишәр булуын җиңел аергандыр. Һәм команда башлыкларының да күпчелеге – татар. Ә башкорт мөтәгалимнәре барыбер «Польша походында башкорт гаскәре катнашкан», дип күкрәк суга бирә. Янә бер кабатлыйк: азатлык өчен көрәшүче ләх дусларны изү-кыру өчен оештырылган кан коюда катнашу – һич горурлык түгел (бу тагын бер аяныч вакыйга белән дә аваздаш сыман). Ләкин ни хәл итмәк кирәк? Патша хакимияте таләп иткәч, башларын түбән иеп, татары да, башкорты да барган. Беренче партия Уфа каласыннан 1771 елның 16 декабренда чыгып киткән булса, соңгы команда 1772 елның 4 гыйнварында кузгалган. Җәй башында генерал Урусов канаты астында Вильно һәм Краков калалары янында фетнәче полякларның зур гаскәрен тар-мар итүдә катнашканнар. «Җиңүгә» ирешкәч, Хәрби коллегиянең 25 августтагы фәрманы буенча, 2000 җайдак Уфага кайтырга юл ала. 4нче, 8 нче һәм 9 нчы командага тупланган җайдакларны (старшиналары: Әлшәйдән Кәип Җыямбәтов, бүгенге Олы Ака төбәгеннән Исәкәй Садиров, Казан юлындагы татар волостьларын җитәкләгән Зөбәер Йосыпов) – барлыгы 933 яугирне Польшада «тәртип саклау өчен» калдыралар, әмма алары да 1773 елның көзендә ашыгыч рәвештә Казанга кайтарыла. Бактың исә, Җаек буенда Петр Федорович атлы «патша» баш күтәргән икән, өч команданы да аңа каршы юнәләчәк җәзачы генерал-майор Ф.Ю.Фрейман корпусына кушып куялар. Әмма Оренбург янындагы беренче бәрелештә үк «башкорт» командаларының өчесе дә Пугачев ягына качып чыга. «Патша галиҗәнабләре» Пугачев Бирдә бистәсендә Петербург мисалында Хәрби коллегия дә оештырып җибәргән. Бер ел элек кенә поляк крестьяннарын изеп йөргән Кинҗә Арсланов белән Ямансарый Яппаров – аның әгъзалары, ә Кинҗә «башкортларның башкомандующие» булып та өлгергән. Польша походында унынчы партия башлыгы булып йөргән Качкын Самаров та монда, ул хәзер – полковник, Уфа төбәгендәге фетнәче башлыкларның берсе. Пугачев дүртенче партия башлыгы Кәип Җыямбәтовны да рәнҗетми. Үз теләге белән кушылган өчен аңа полковник дәрәҗәсе бирә, өстәвенә аны Бакалы белән Нагайбәк крепостен камалышта тотучы фетнәчеләр башлыгы итеп тә озата. 1774 елның февраль һәм март айларында карательләр тарафыннан тар-мар ителгәч, Кәип-полковник үз отряды белән Казаннан Оренбургка таба юнәлгән генерал М.Голицын корпусына каршы да сугышка керә, Уфа белән Оренбург арасындагы яуларда да катнаша.
Ләкин 1774 елның көз башында Пугачев гаскәренең тулысынча тар-мар ителүе турында хәбәр килеп ирешә. Гөнаһларны «юарга» ашыкмыйча булмый, Кәип-старшина да башка «түрәләр» белән бергә карательләр каршына гафу үтенеп килә. Польша походындагы тырышлыгын исәпкә алганнардыр, Кәипне җәзага тартмыйлар, хәтта кабат туган волостенда йорт-аймак старшинасы итеп тә калдыралар. Ни галәмәт, Кәип бабай әле 1796 елда да исән була, җанисәп документларына да теркәлә. Уллары да үзе шикелле үк елгыр һәм үҗәт булган, ахры. Хәлил белән Әюп исемле ике улы 1812 елгы Ватан сугышында катнаша. Хәлиле яуда һәлак була, ә Әюбе 2 нче «башкорт» полкы составында батырлык күрсәтеп, Изге Анна ордены белән бүләкләнә. Берничә елдан соң, артыннан йөреп, Әюп Кәипов подпоручик һәм дворян дәрәҗәләрен алуга ирешә. Аның артыннан ук Кәипнең өч улы – Гомәр, Госман һәм Локман да дворян булып таныла. Кәип туып-үскән Сипәш авылы озак еллар буе Кәип булып та йөри, ахыр чиктә Әлшәй районындагы Иске Сипәш булып кала. Кәип командасында күрше Чуракай авылыннан Аккүбәк Түләкәев, Кыпчак-Әскәр авылыннан Арслан Өметбаев белән Әмир Мортазин атлы татар яугирләре сугышып йөрүен дә искә алыйк.
Польша походында 6 нчы команда башлыгы булып йөргән Юлай Азналин да истә. Ул үзе генә түгел, улы Салават та Пугачев гаскәренә барып кушыла. Юлайга бирелгән җирләрне өч тиенгә сатып алып, анда завод төзеп куйган «калын кесәлеләргә» үч итеп, 1774 елда әлеге старшина Сим һәм Йөрүзән заводын ут төртеп яндыра. Шуның өчен аны һәм улы Салаватны шул ук Сим заводы җирендә 25әр камчы белән тотып яралар һәм маңгайларына кызган тимер белән «мөһер» салып, Балтыйк буендагы Ровервик сөргененә озаталар. 1997 елда әүвәл Юлай, ә өч елдан соң Салават шунда вафат була. Гаҗәбе шул: Салаватны барча җиһан белә, ә яугир Кәипне ул туган Әлшәй районында да искә алучы юк... Тукай районының Оргыды авылында старшина булып торган, Польша походына яугирләр озаткан, ә Пугачев фетнәсе башлангач туган төбәгеннән олы отряд җыеп, полковник дәрәҗәсенә ирешкән Туйхуҗа Мәмәтовны да бүген беркем белми. Минзәләне айлар буе камалышта тотуда катнашкан, әмма бер яу барышында яраланып җәзачылар кулына әсирлеккә төшкән, соңыннан башкаларга дәһшәт бөркү өчен басуда корылган дар агачына асып үтерелгән Нәдер волосте старшинасы Габдулла Ягъфәровны да һичкем искә алмый... Өстәл өсте мул бит: урыс аракысы түр башында, тозлаган кыяр да бар, ә тарих ник кирәк?
Бөек Риза Фәхретдин хәзрәтләре бик тә белеп язган: «Хива ханлыгы кадәр җиргә, Рокфеллерларныкы белән янәшә куярдай байлыкка ирешсә дә, татар байлары үз тарихын булдыру өчен сыңар тиен акча да чыгарып бирми», нәкъ шуңадыр коллыктан котыла алмыйча, чит кубызга биюен дәвам итә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев