Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
Җан авазы

Туфан Миңнуллин: Телсез әдәбият буламы?

(Үткәннән хат)

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе, «Казан утлары» һәм «Сәхнә» журналлары драматургия өлкәсендә «Яңа татар пьесасы» премиясенә конкурс игълан иткәннәр. Конкурс бик дәрәҗәле булырга охшый. Беренче премия – 200 мең сум. Монысы, кем әйтмешли, бик һәйбәт. Афәрин! Инде конкурсның шартына күз салыйк. Автор конкурска сәхнәдә куелмаган, татар һәм рус телләрендә иҗат ителгән бер яки берничә пьеса тәкъдим итә ала. Аңлашыла. Тукта, аңлашылуын аңлашыла, нәрсәдер аңлашылып та җитми шикелле. Яңабаштан укыйм. «Татар һәм рус телләрендә» дигән урынында төртелеп калам. Димәк, болай килеп чыга: Гайнулла татар телендә пьеса яза да конкурска җибәрә. Зәйнулла яки Иван рус телендә пьеса язып җибәрә. Шул пьесалар ярыша башлый. Икесенең дә сюжеты, композициясе, күтәрелгән проб­лемасы жюри әгъзаларының һушын ала. Икесен дә үтереп мактыйлар.

Шунда әгъзаларның берсе ялгыш кына:

 – Җәмәгать, бу конкурс «Яңа татар пьесасы» дип атала шикелле. Татар телендә язылмаган пьеса татар пьесасы була аламы? – дип әйтеп куя.

Китә бәхәс. Нәрсә соң ул татар пьесасы дигәнне бүгенге заманның яңа татарлары үзләренчә дәлилли. Иске татарлар үзләренчә сукалый:

 – Драматургия ул – әдәбият жанры. Әдәби әсәрнең миллилеген билгели торган компонент – тел, – ди. – Телсез әдәбият була алмый, – ди.

Миллилеге төссезләнгән, ничәмә-ничә еллар урыс мәктәп­ләрендә үз тарихыннан, әдәбия­тыннан аерылып укытылган, татар теле кемгә кирәк, дип йөрүче ахмаклар сүзенә ышанып чирләүче «интертатарларыбыз», әйткәнемчә, тел дип сөйләнүчеләрне тар карашлыкта, артта калганлыкта, милли чикләнүдә гаепли. Чыңгыз Айтматов, тагын әллә кемнәр фамилиясен атап, миллилекнең ни икәнен исбатлый. Аларча тел әдәбиятта әбәзәтелни әйбер түгел. Телнең әбәзәтелни түгеллеге конкурсның исемендә үк күренә. «Яңа татар пьесасы». Моны ничек аңларга? Кем ул яңа татар? Әлеге мин әйт­кән имгәтелгән буынмы? «Яңа татар» дигәндә, мин «яңа урыс» дип аталган мәгълүм мәзәкләрдәге персонажларны күз алдыма китерәм. Әгәр дә конкурсны оештыручылар шуны чамалаб­рак конкурс шартын төзесәләр, мәсьәлә ачык. Әгәр дә инде сүз татарның яңа пьесасы турында бара икән, бу очракта бәхәскә җирлек бар: үзеннән-үзе «телсез милләт буламы», «телле булган милләтнең телсез әдәбияты буламы» дигән сораулар туа. Мин, мәсәлән, була алмый дип саныйм. Тел бит ул базарда сатулашу өчен генә бирелмәгән кешегә. Хәер, базарда да һәр халыкның теле үзенә якын. Үзбәк белән матур итеп үзбәкчә сөйләшеп сатулашсаң, ул өрек бәясен ике-өч сумга төшерәчәк һәм алдашмыйча үлчәячәк. Әдәбиятта, бу очракта драматургиядә, телнең функциясе бөтенләй башка. Ул персонажларның аралашу, аңлашу коралы гына түгел. Язучы үзе сурәтләргә җыенган персонажларның кем икәнлекләрен, аларның характерын кылган гамәлләре белән бергә, тел үзенчәлекләре аша да ача. Оста язучы урыс яки нимеснең урыс яки нимес икәнлеген, бер генә урыс яки нимес сүзе кыстырмыйча да, сөйләм теле аша әйтеп бирә ала. Хәтта җөмлә төзелешенең нинди булуына карап та, пьесадагы персонажның йә начар, йә яхшы, йә дуамал, йә сабыр, йә усал, йә юаш икәнлеген аңлатып була. Минем язганнарымны безнең районда телемнән танучылар бар: синең кешеләрең безнеңчә сөйләшә, диләр. Әлбәттә шулай, чөнки мин татарның Тау ягында туып, шул як сөйләшүен каныма сеңдергән кеше. Әгәр дә мин кәҗә турында язып, аны сыер яки бүре телендә сөйләштерсәм, кәҗәм кәҗә булачакмы? Без, димәк, шуны аермас дәрәҗәгә җиткәнбез. Хайван булгач, барыбер түгелмени дип фикерлибез. Татар һәм урыс телләрендә язылган пьесаларны бер калыпка салабыз. Урыс телендә язылган әсәрнең татарда бары тик тәрҗемә әсәре итеп кенә каралырга тиешлеген онытабыз. Урыслар ни өчендер татарча язылган пьесаларны урыс әдәбиятына кертмиләр. Мәскәү дә конкурслар үткәргәли. Тик ул конкурсларда әсәрләрнең урыс телендә генә булуы шарт итеп куела һәм конкурс «Урыс пьесасы конкурсы» дип аталмый. Бүтән мәсьәләләрдә Мәскәү төчкергәнгә, әлхемделиллаһи, дип торабыз икән, монысында да Мәскәүдән үрнәк алырга иде. Урысча язучы татарларны читкә кагарга теләмибез икән, аңа конкурста аерым номинация билгеләргә иде. Урысча язылган «татар пьесалары»н тәрҗемә итеп куялар икән театрлар, куйсыннар. Андагы татар теле, әлбәттә инде, ташка үлчим. Әмма нишләтәсең, яңа татарлар заманы, чын татар теле, аның нәфислеге, көче, аһәңе театрлардан китеп бара, аларны суррогат алыштыра. Конкурс шартлары шуны исбатлаучы бер факт. Куркыныч факт. Мин болай кылануның перспективасын болайрак күрәм. Менә бервакыт «яңа татар» режиссеры: «Әйдәгез, яңа татарларга урыс телендә бер спектакль уйнап күрсәтәбез», – ди. «Яңа татар» артистлары рәхәтләнеп риза була. Чөнки чын татар пьесасындагы татар сүзләре, җөмләләрен үзләштерү аларга авыр. Татар театры шуннан урыс телендә татар пьесасын уйный. Тора-бара, нигә кирәк татар театры, кеше ул татар булса да кеше, урыс булса да, чуаш булса да кеше, дип, татар теленнән «котылалар». Милли театр бетә, татар бетә. Мисаллармы? Мордва театрының урыс телендә уйнаганын мин белә идем. Хәзер, белмим, бармы икән андый театр. Мине кара милләтчелектә гаепләргә ашыкмасыннар гос­подалар, мантыйк фәне буенча фикер йөртсәк, менә шул тупикка барып төртеләчәкбез. Азгын егетләр дә бит, беркатлы кызларны алдарга теләгәндә, үбешүдән башлыйлар. Ирен очын гына тидереп алам, диләр... Дөньяда язылмаган законнар, принциплар бар. Татар теле ул – татар теле, урыс теле ул – урыс теле. Икесе ике халык теле. Икесе дә әйбәт тел. Икесен дә Ходай биргән. Бутасаң, икесе дә төссезгә әверелә. Урыс телендә язучы башка милләт вәкилләре урыс теленең матурлыгын бетереп, аны кәҗүнни телгә әйләндерсәләр дә, ул тел буларак яши. Татар теле мондый һөҗүмгә чыдый алырмы? Ул «иске татарлар» белән бергә юкка чыкмасмы? Менә мине нәрсә борчый. Конурс шартларын төзүчеләрне мәсьәләнең бу ягы уйландырмый, борчымый икән, бик кызганыч. Чөнки акча конкурс үткәрүчеләр кулында. Ә дөнья тәгәрмәчен бүген акча әйләндерә.

Сүземне йомгаклап шуны әйтим, конкурс шартын төзүчеләрне махсус «этлек» эшләгәннәр дияргә җыенмыйм. Бу бик тә кирәкле эш, әлбәттә инде, изге нияттән оештырылган. Миңа, бәлки, зурдан кубып, конкурс шартына бәйләнеп, чыгыш ясау да кирәкмидер. Үзара сөйләшеп кенә дә дә уртак тел тапкан булыр идек тә, ялгыш төзәтелер иде. Тик татар теленең киләчәге белән бәйле проблемалар безне һәрдаим чаң кагарга мәҗбүр итә. Музыкабыздан – милли моң, әдәбиятыбыздан татар сүзенең кадере китеп бара. Бу безнең милли фаҗигабез. Без милләт язмышына кагылышлы күп мәсьәләләрдә компромисска барабыз, милли чикләнгәнлектән куркабыз. Чыннан да, бүгенге заманда үз кабыгыңа бикләнеп яшәү мөмкин түгел. Әмма... Ләкин... Шулай да... Телебез язмышының упкын чигендә торуын без аңларга тиешбез. Бик аз гына чигенсәк тә, аска мәтәләчәкбез. Үзен язучы дип, зыялы дип санаган һәр татар моны аңларга һәм телебезне саклауны иң изге бурычы дип санарга тиеш. Бүгенге драматургларга, язу­чыларга, шагыйрьләргә оста итеп пьеса, роман, шигырь корыштыру гына җитми, ул әле шул телне саклар өчен көрәшергә дә тиеш. Нәрсә, пьеса кадәр пьеса, роман хәтле роман яза алучылар ата-анасының телен үзләштерә алмаслык булдыксызлармыни? Юк, мин аларның сәләтле булуларына шикләнмим. Алар, минемчә, татар теленең киләчәге чамалы, урыс теле аша урыс дөньясына кереп калыйк дип фикер йөртүчеләр. Мондый авыр сүзләрне мин язасы килмичә ачынып язам. Чөнки кабатлап әйтәм, чигенер урыныбыз юк: яки, яки...

2003.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев