Төркиядә калыккан татар генералы
Алдагы язмаларыбызның берсендә, немецлар кулына әсирлеккә төшкән совет генералларын санаган чакта без якташыбыз һәм милләттәшебез Маркиз Салихов исемен дә телгә алган идек.
Ул чагында Сергей Бортников атлы автор язган «Командарм юлы» китабыннан өзекләр китердек. «Әсирлектә вакытта генерал-майор Маркис Бикмулла улы Салихов сатлык җан Андрей Власов оештырган «Русларның азатлык итү» армиясе сафына кушылган, анда РОА частьлары белән җитәкчелек иткән һәм, Ватанын сатып, немецларга хезмәт иткән өчен соңыннан совет суды карары буенча атып үтерелгән», – дип язылган иде ул хезмәттә. Ләкин Бөек Ватан сугышы документларында тирәнрәк казынган саен, генерал Маркиз Салихов турындагы мәгълүматлар бер-берсенә каршы килә башлады һәм, әлбәттә, яңа эзләнүләргә этәрде. Бактың исә, М.Салихов һичничек тә атып үтерелмәгән, ул әле 1950 елларда да, исән-сау көенчә, Төркиядә бөек Гаяз Исхакыйның уң кулы булып йөрү бәхетенә ирешкән икән. Гаҗәеп катлаулы һәм гыйбрәтле язмыш. Без дә күз йөгертик.
Документлар Маркиз Бикмулла улының 1896 елның 15 маенда хәзерге Яшел Үзән районының Күгәй җирлегенә буйсынучы Тау Иле авылында дөньяга килүе турында бәян итә. 1907 елда шунда дүртьеллык мәдрәсәне тәмамлаган, алга таба укырга мөмкинлеге булмаган, күрәсең, ул крестьян хезмәтендә өлкәннәргә ярдәм итеп йөри. 1915 елда патша армиясенә чакырыла һәм Беренче бөтендөнья сугышында катнаша, хәтта унтер-офицер дәрәҗәсенә дә ирешә. 1918 ел башында туган авылына әйләнеп кайтканнан соң, февраль аенда ук партизаннар отрядына кушыла һәм шул отряд белән бергә 1919 елда Кызыл армия сафына баса. Сүз дә юк, аңа Гражданнар сугышы фронтларында яу йөрергә дә туры килә. Әүвәл 1919-1920 елларда адмирал Колчак акгвардиячеләренә каршы бәрелешләрдә катнаша, 1920-1921 елларда Фрунзе кул астындагы Көньяк фронтта, Украина җирендә атаман Махно, атаман Шкуро бандаларына каршы сугыша.
Үзен бик тә зиһенле һәм елгыр итеп таныткандыр, 1921 елда аны Украинаның Полтава каласында ачылган пехота мәктәбенә укырга озаталар. Аны тәмамлагач, берникадәр вакыт төрле укчы частьлар белән җитәкчелек итәргә өйрәнә. 1925 елда янә, инде Ленинградта оештырылган Кызыл командирлар курсларында белемен камилләштерә, тагын укчы командалар белән җитәкчелек итә, 1932 елда шул ук Ленинградтагы бронетанклар курсларын да тәмамлый.
1935 елның 24 декабрендә ул полковник дәрәҗәсенә лаек була. Аннары Украинадагы Смела каласында 58 нче укчы дивизиянең 173 нче полкы белән җитәкчелек итә башлый. 1937 елның февралендә ул Киев хәрби округында 60 нчы укчы дивизия командирының урынбасары итеп билгеләнә. 1939 елның 4 ноябрендә аңа комбриг дәрәҗәсе бирелә. 1940 елның 4 апреленнән ул – 60 нчы укчы дивизия командиры. 1940 елның 4 июнендә генерал-майор дәрәҗәсенә лаек була. Тагын бер елдан соң Бөек Ватан сугышы башланган чагында да ул 60 нчы тау укчылары дивизиясен җитәкли һәм Көньяк (Киев) фронт составында немец илбасарларын чик буенда тыеп калырга омтыла. Ләкин гитлерчылар һөҗүме тау елгасыдай тотып тыйгысыз һәм шашкын. Дошман өч көн узуга Минск каласын яулап ала. Көньяк фронтта гитлерчылар совет солдатларын әүвәл Умань каласы янында чолганышка ала, аннары инде Киев үзе дә камалышта кала. Мондый хурлыклы җиңелү һәм чигенүләр өчен кемнәндер үч алып юанырга кирәк бит, Сталин фәрманы буенча, Көнбатыш, Көньяк һәм Төньяк-Көнбатыш фронтларның байтак җитәкчеләре кулга алына, 22 июльдә игълан ителгән карар буенча Көнбатыш фронт башлыгы, армия генералы, Советлар Союзы Герое Дмитрий Павлов белән бергә 15 генералны атып үтерәләр.
Көньяк фронт җитәкчелеге дә җир тишегенә төшеп кача алмый. Шул фронт җитәкчеләренең Сталин алдында ялагайлануы һәм 1941 елның 20 июлендә кабул ителгән 0019 номерлы фәрманы буенча, 60 нчы укчы дивизия башлыгы, генерал-майор Маркиз Салихов та атып үтерелергә тиеш була. Өлгермиләр. 28 июльдә Салихов, яраланып, госпитальгә эләгә. Ә 29 июльдә атып үтерү турындагы элекке фәрманны «хәрби дәрәҗәсен полковникка төшерергә һәм җитәкчелек итү өчен полк бирергә, ә сугыш тәмамлангач, 10 ел срок белән төрмәгә озатырга», дип яңарталар.
Маркиз Салихов исә срогыннан алда госпитальдән чыккач, хәрби бурычын үти башларга да өлгерми, 1941 елның 24 августында, Днепропетровск каласы янында чолганыштан чыгып килгән чакта гитлерчылар кулына әсирлеккә төшә. Аны Польшадагы Замостье каласы янындагы хәрби әсирләр лагерына озаталар. Аңа 7590 дигән хисап номеры тагыла. Аннары Германиядәге совет хәрбиләре тупланган Хаммельбург лагерына күчерәләр. Ул арада СССР Оборона комиссариаты, 1942 елның 11 гыйнварында төзелгән фәрман буенча, Маркиз Салиховны яуда һәлак булганнар исемлегенә теркәп куя. Шул ук вакытта ошбу генерал «хәбәрсез югалганнар» исемлегендә дә йөри. Аның турында башка мәгълүматлар юк, дигән мөһер дә пәйда була.
Янә шушы сугыш беренче дәверенә әйләнеп кайтырга мәҗбүр булабыз. СССРның Оборона комиссариаты 1941 елның 16 июлендә үк 16 генералны, шул исәптән Маркиз Салиховны да хәрби постны калдырып чигенгән өчен Ватанга хыянәт итүдә гаепли һәм атып үтерү турында фәрман әзерли. Генералларга хәрби частьларда хәрби дисциплинаны таркату, җебегәнлек һәм паникага бирелү кебек гаепләр тагыла, озакламый әлеге фәрманга Сталин да үз тамгасын сала. Моңа кадәр ике мәртәбә шәхсән Сталин үзе кул куеп Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Смушкевичны куркак яки җебегән дип танысыннар әле, шушы гаделлекме?!. Яки татар булган көе генерал-майор дәрәҗәсенә ирешкән Маркиз Салиховның беренче – 1941 елда ук 3 миллион 800 мең совет солдатының немецлар кулына әсирлеккә эләгүендә гаебе бармыни?!.
Алдагы еллар турында бәян иткән документлар Салиховның генерал Власов төзи башлаган «Русларның азатлык армиясе»өчен әүвәл Варшавадагы разведчиклар мәктәбендә, аннары Нидерзее каласындагы разведка мәктәбендә укытучы булып хезмәт итүе турында хәбәр итә. Болай да 10 ел төрмәгә хөкем ителгән килеш, туган иленә кайтса йә дар агачы, йә пуля көтеп торган әсирнең үз гомерен саклап калу хакына хыянәт юлына басуы да мөмкин. Ә 1945 елның май аенда Салихов Чехословакия территориясендә америкалылар кул астында калган зонага качып чыгарга җыенган чакта совет хәрбиләре тарафыннан кулга алынган, имеш. Аны, янәсе, Мәскәүгә алып кайтканнар да, 1946 елның 1 августында кабул ителгән карар буенча, барча хәрби дәрәҗә һәм бүләкләреннән коры калдырып, дар агачына асып үтергәннәр (Оборона министрлыгының үзәк архивында Салиховны икенче мәртәбә үтерү турындагы шәхси эш хәзер дә саклана). Бер үк вакытта Салиховны эзләү турында фәрман да игълан ителгән һәм ул 1955 елга кадәр гамәлдә булган әле...
К.М.Александровның 2009 елда нәшер ителгән «Генерал-лейтенант А.А.Власов армиясендәге офицерлар корпусы» атлы китабында безнең якташыбыз бу рәвешчә телгә алына: «Салихов бервакытта да Власов армиясендә хезмәт итмәгән, 1953 елда да исән-сау көенчә Мюнхен каласында Мирхуҗа Бикмулла улы Әрәли фамилиясе астында яшәгән». Александров үзе архивтан эзләп тапкан һәм Салихов кулы белән язылган кыскача очерк турында да хәбәр итә: «Салихов 1941 елда үзен немецлар файдасына шпионлык итүдә гаепләп, НКВДның Усмань (Умань) каласындагы подвалына утыртып куюлары турында яза. Көньяк фронтның өчлек суды аны атып үтерү турында карарны 10 елга хөкем итү белән алыштыра. Сталин атып үтерүгә хөкем ителгән 15 генерал янына минем фамилияне дә өстәргә ашыгып, нык ялгышкан». Чынында, М.Салихов 1949 елда Төркиягә күчеп гомер иткән.
Тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев әсир генерал Маркиз Салиховның сугыштан соң Төркиягә күчеп китүе һәм татар эмигрантларының сәяси һәм мәдәни эшчәнлегендә актив катнашуы турында бәян итә. Моны Гаяз Исхакыйның каты авырып яткан елларында «Идел-Урал» журналы чыгарырга җыенуы турында очерк нәшер итеп, филология фәннәре докторы Әлфинә Сибгатуллина да раслады. Асылда да, үзенең рак чире белән җәфаланып ятуына да карамастан, Гаяз ага «Идел-Урал» журналының беренче санын әзерли. Үзе түшәктә ауный бит, тиешле һәммә очрашуларга аның урынына йә Россиядә туып, Төркиянең генераль штабында полковник дәрәҗәсенә ирешкән Мәҗит Сакмар, йә кичә совет генералы булган Мирхуҗа Әрәли «йөгерә». 1954 елның беренче яртысында эмиграциядәге казах, азәри, чәчән, балкар оешмалары җитәкчеләреннән Гаяз Исхакый хыялланган «Идел-Урал» дәүләте турында мәкаләләр җыялар. Шул ук Әрәли журналны бастыру өчен кәгазь белән акчасын да таба. Өлгерә алмыйлар, 20 июльдә Исхакый вафат була. Аны лаеклы рәвештә җирләү мәрәкәләрен үткәргәннән соң эмиграциядәге күренекле мөселман вәкилләреннән Исхакый турында истәлекләр мәҗмугасы туплана һәм әлеге мәҗмуга журналга кушымта рәвешендә басмаханәгә тапшырыла. «Идел-Урал» журналының беренче саны һәм Исхакыйга багышланган мәҗмуга 1955 ел май аенда пәйда була. Мәҗит Сакмар белән Мирхуҗа Әрәли эмиграциядәге дуслары белән бергә журналның икенче санын да әзерли, аңа төрки дөньяның атаклы шәхесләре Ататөрк, Исмәгыйль Гаспралы, Сөенбикә ханбикә, Гази Осман паша, азәри Әмин Рәсүлзадә турында язмалар да урнаштыралар. «Идел-Урал» журналының икенче саны 1956 елда дөнья күрә. Шуннан ары әллә Мирхуҗа Әрәли үзе дә чирли башлый, әллә нәшер эше өчен акча юнәтә алмыйлар, «Идел-Урал» журналын бастыру туктатыла.
Ә Мирхуҗа Әрәли, безнең генерал якташыбыз Маркиз Бикмулла улы Салихов үзе 1958 елда Төркия җирендә вафат була. Гаҗәп, аны бер генә каләм иясенең дә татар генераллары исемлегенә керткәне юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев