Тәэминә Биктимерова: Азиядә мәгърифәт чәчүче татарлар
Заманында үзбәк халык шагыйре Гафур Голәм, татар мәгърифәтчеләренә олы бәя биреп, болай дип әйткән иде: «Беренче үзбәк шрифтларын, беренче хәреф җыючыларны биргән, яңа мәдәнияткә юл ачкан татар халкына, аның фидакарьләренә рәхмәтебезнең чиге юк. Яңа заманның беренче укытучылары безгә Татарстаннан килде, бу заман телендә беренче әлифбалар Казанда басылды».
Татар милләтенең Урта Азия халыклары белән бәйләнеше хакында мәгълүматлар бик күп. Ә менә татар мәгърифәтчеләренең, шул исәптән татар кызларының, тугандаш халыкларның мәгарифен үстерүгә керткән өлеше хакында фәнни хезмәтләр юк дәрәҗәсендә. Ни кызганыч, Урта Азия галимнәренең совет власте елларындагы мәгариф тарихына караган хезмәтләрендә дә рус халкының ярдәменә генә дан җырланды. Татар мәгърифәтчеләренең хезмәтләре акрынлап онытылуга дучар ителде, хәтта тискәре бәяләнде. Ә заманында үзбәк халык шагыйре Гафур Голәм, татар мәгърифәтчеләренә олы бәя биреп, болай дип әйткән иде: «Беренче үзбәк шрифтларын, беренче хәреф җыючыларны биргән, яңа мәдәнияткә юл ачкан татар халкына, аның фидакарьләренә рәхмәтебезнең чиге юк. Яңа заманның беренче укытучылары безгә Татарстаннан килде, бу заман телендә беренче әлифбалар Казанда басылды».
Россия тарафыннан яулап алынганчы ук, байтак еллар Төркстан төбәгендә (аңа хәзерге мөстәкыйль дәүләтләр барысы да керә) татарлар яшәве мәгълүм. Элекке Казан губернасында көчләп чукындырулардан качып киткән татарлар Урта Азиягә күчеп килүчеләрнең беренче дулкынын тәшкил иткән булса, икенче зур дулкын Екатерина II патшалык иткән чорга туры килә. Әби патша, Пугачев явына бәйле рәвештә, Казан татарларына караган дини-сәяси мөнәсәбәтләрне үзгәртә һәм аларны казакъ далаларының күчмә халыкларын «агартырга» җибәрә. Менә шул вакытта мәчетләр, конфессиональ мәктәпләр төзү, мөселман дине әдәбиятын чыгару, Казан татарлары арасыннан муллалар һәм мөгаллимнәр әзерләү, сәүдә итү өчен беркадәр мөмкинлекләр тудырыла.
1867 елда Урта Азияне руслар басып алганнан соң да, бу төбәкләргә татарларның күчеп килүе дәвам итә. Чөнки патша хөкүмәте аларны бу төбәктә яшәүче халыкларның динен, телен, гореф-гадәтләрен яхшы белгәнгә күрә хезмәткә алырга мәҗбүр була.
Мәгълүм ки, татар кайда гына яшәсә дә, мәчет-мәдрәсәләр булдырып, балаларына гыйлем бирергә тырышкан. Төркстанда оештырылган мондый уку йортларына тугандаш халыкларның балалары да укырга йөргән. Күчеп килүче татарларның җирле халыкларга йогынтысына бәя биреп, Төркстанның генерал губернаторы фон Кауфман 1871 елда Россиянең хәрби министрына түбәндәгеләрне яза: «...татарлар, рус һөнәрләрен белгән кешеләр буларак, биредәге халыкка яхшы белем бирә...».
XIX гасыр урталарына кадәр татар яшьләре Урта Азиянең атаклы Бохара, Хива, Сәмәрканд мәдрәсәләрендә укыган булса, гасыр азагына таба хәл үзгәрә. Россиядә мөселман динен тоткан халыклар, шул исәптән татарлар арасында да дини уку йортларында үзгәртеп коруны таләп иткән һәм «җәдитчелек» дип аталган яңа хәрәкәт барлыкка килә. Бу хәрәкәтнең таралуы капиталистик мөнәсәбәтләр үсүе белән нык бәйләнгән була.
Ысул җәдит мәктәпләренең бу төбәктә таралуы татар бае Гани Хөсәенов (Оренбург) һәм мәгърифәтче-галим Исмәгыйль Гаспралы исемнәре белән дә бәйле. Аваз-иҗек ысулы белән укытуны пропагандалаучы Гаспралы, 1893 елда Сәмәркандка килгәч, Гани бай белән очраша һәм яңача укытуга өйрәтүче мәктәп ачу өчен матди ярдәм ала. Төркстанда яңача укытуны яклаучы хәрәкәт башлана. Монда яшәүче татарлар үз балалары өчен беренче җәдит мәктәбен 1873 елда ук ачкан булса, 1910 елга инде аларның саны 89 га җитә (кадим мәктәпләрне дә кушып исәпләгәндә, татар мәктәпләренең гомуми саны 137 булган). Җәдит мәктәпләр йогынтысында башка җирле яки милли мәктәп-мәдрәсәләр дә берничә елдан яңача укыта башлый. «Милли һәм дини нигезен югалтмыйча, мөселман мәктәбен хәзерге заман рухында үзгәртү фикерен Төркстанга Идел буе татарлары алып килде һәм ул бик уңайлы җирлек тапты»,– дип күрсәтә академик В.В.Бартольд.
Урта Азиядә кызлар өчен җәдит мәктәпләре ачучылар да – татар зыялылары. Мисал өчен Җидесу вилаяте (Семиречье өлкәсе) Верный шәһәрендә кыз балалар өчен 1883 елда ачылган мәктәп 1904 елда «6 еллык ысул җәдит кызлар мәктәбе» итеп үзгәртелә. Мәктәпнең попечителе Вятка губернасыннан килгән Зәйнетдин Таҗетдинов, мөгаллимәләр итеп Уфа мәдрәсәләрен тәмамлап килгән татар кызлары Мәрьям Якупова һәм Мөхтәрәмә Сәгъдиевалар билгеләнә. Алар белән бергә мулла Гариф Дәүликамовның хатыны (исеме билгесез) да укыта. Мәрьям – дин белеме, уку, физика, гарәп теле һәм пәйгамбәрләр тарихы дәресләрен алып бара. Мөхтәрәмә исә Коръән уку, татар теле, арифметика фәннәрен укыта (мәктәп чыгымнарының күп өлешен татар бае Хәмзә Габделвәлиев һәм аның уллары түли). 1913 елда мәктәптә укучы кызларның саны 90 дип исәпләнә. Патша хакимиятенең тыюына карамастан, татар кызларыннан тыш, биредә 9 кыргыз, 9 үзбәк кызы да белем ала.
Шул ук Җидесу вилаятенең Копал шәһәрендә татар мәктәпләре ир балалар өчен – 1870, кыз балалар өчен 1908 елда ачыла. Биредә татар теле, дин белеме, арифметика, татар тарихы, җәгърәфия фәннәрен «Галия» мәдрәсәсен тәмамлаган Казан татары Бәширов Зариф Шәрәфетдин улы укыта. Аның хатыны Вафия Миргали кызы кул эшләренә өйрәтә. Ир балаларга уку вакыты – 4, кыз балалар өчен 3 ел билгеләнә. Мондый мәктәпләр шәһәрләрдә генә түгел, кышлакларда да ачылып, тормыш өчен кирәкле фәннәр укытылганлыктан, халык арасында зур уңыш казана.
Казанның алдынгы мәдрәсәләрен тәмамлаган мөгаллимәләргә Төркстанда ихтыяҗ аеруча зур була. Озак еллар Семипалат шәһәрендә балалар укыткан Мәймүнә Зөлфәкарова-Латыйпова үз истәлекләрендә болай ди: «Мин 1912 елда Казанда Ләбибә Хөсәенова мәктәбен тәмамладым. Мәктәпне тәмамлауга кияүгә чыктым. Ирем Мәүлетгали, Казанда «Касыймия» мәдрәсәсен һәм Учительская семинария тәмамлап, Казакъстанга китеп укыта. Җәйге каникулга Казанга кайтырга җыенгач, аңа шундагы ата-аналар: «Безгә Казанның иң алдынгы Ләбибә мәктәбен тәмамлаган мөгаллимә алып кайт», – дип үтенә. Шулай Ләбибә мәктәбенең даны ил чикләренә җиткән икән. Мин шул көзне ук Семипалатта кызлар укыта башладым. Ләбибә мәктәбен тәмамлаган Хөршидә Нигъмәтуллина да бу вакытта Нәмәнган шәһәрендә татар һәм үзбәк балаларын укытуы хакында яза».
Октябрьгә кадәрге татар матбугатында Төркстан хатын-кызларының аяныч хәлләре хакында әледән-әле басылып торган мәкаләләрне укысак, хатын-кызлар арасында мәгарифнең ни дәрәҗәдә түбән куелуын күзаллау кыен түгел. Царизмның хакимлек итү чорында Төркстанда бер генә югары уку йорты да ачылмады. Хатын-кызларга белем бирү турында әйткән дә юк, – дип яза Д.Б.Кулдашева. – Киресенчә, царизм Төркстан халыкларының мәдәни кыйммәтләрен юкка чыгарган һәм милли горурлыгын киметкән... 1915 елда, мәсәлән, мәгърифәткә төбәк бюджетының 2,3% ы, ә полиция һәм хәрби ведомствога 86,1% ы тотылган.
Октябрьгә кадәрге чорда Төркстандагы татар мәктәп-мәдрәсәләре татар балалары өчен генә түгел, бу төбәкнең төп халкы булган казакъ, үзбәк, кыргыз һ.б. халыклар өчен дә чын-чынлап белем учаклары булган. Чөнки рус монархиясе үзе буйсындырган халыкларның мәгарифе хакында кайгыртуны кирәк санамаган.
Татарларның Төркстан халыклары арасында мәгърифәтчелек хәрәкәте патша хөкүмәтенә ошамый, әлбәттә. Моңа чик кую максатыннан 1911 елда «Укучылар һәм укытучылар бер үк милләттә булырга тиеш» дигән карар кабул ителә. Димәк, татар мөгаллимнәренә тугандаш халык балаларын гыйлемгә өйрәтү хокукы нык чикләнә. Җирле халыкның балалары «русско-туземная школа» дип йөртелгән мәктәпләрдә укырга тиеш була. Мәгариф чиновниклары мондый мәктәпләр алдына бары бер генә бурыч куя: «Җирле кешеләргә алар телендә артык күп мәгълүмат кына бирелмәсен һәм руслаштыруга зыянга җирле әдәбиятны һәм җирле мәдәни үзенчәлекләрне ныгытуга гына булышлык итмәсен».
Җирле халык үз балаларын, руслаштыру сәясәтен алып барган мәктәпләргә бирмичә, татар мәктәпләренә бирергә тырыша. Әмма бу мәктәпләрдә дә эшләр җиңел генә бармый. Чөнки уку-укыту процессына рус хакимиятенең коткысына бирелгән җирле түрәләр дә, консерватив рухтагы дин әһелләре дә, иске тормыш тарафдарлары булган һәм һәр яңалыкны күрә алмаган наданнар да каршы хәрәкәт иткән. Шунлыктан татар мәктәпләрен ачу да елдан-ел кыенлаша барган. Оренбургтагы атаклы Багбостан мәктәбен тәмамлап, Бохарага мөгаллимә булып килгән күренекле татар шагыйрәсе Зәйнәп Сәгыйдә үз истәлекләрендә мәктәп ачу өчен рөхсәт алуның 5-6 елга кадәр сузылуын күрсәтә. «Иске Бохарада яшәүче татар һәм нугай кардәшләремез, – дип яза ул, – үз телләрендә, үз мәктәпләрендә укытырга теләгәннәре күптән мәгълүм иде... Менә шулай 5-6 елдан бирле армый-талмый, төрле кысынкылыкларга бакмыйча, дәвам ителеп килгән бу көрәштә мәктәпкә рөхсәт бирелеп, ир вә кыз балалар катыш булган хәлдә... мөгаллим Камал Нугаев вә мөгаллимә Фатима Нугаевалар тарафыннан укулар башланды».
1917 елның феврале Россия тарихында яңа дәвер ача. 300 ел хакимлек иткән Романовлар тәхете җимерелеп, Вакытлы хөкүмәт төзелә. Күп санлы оешмалар, милли берләшмәләр оеша. Ниһаять, изелеп яшәгән милләтләр рухи уяну кичерә, үз язмышына, үз киләчәгенә якты өметләр баглый башлый.
Шушы җирлектә хатын-кызлар хәрәкәте дә кискен күтәрелеш ясый. Казанда Бөтенроссия мөселман хатын-кызларының I корылтае булачагы игълан ителгәч, аңа хәзерлек уңаеннан мөселман хатын-кызлары җыелышлары уздырыла, Казанга җибәрергә вәкилләр сайлана. Шунысын да әйтик: бу эшләрнең барысын да татар хатын-кызлары оештыра.
1917 елның 4 апрелендә Сәмәркандта уздырылган татар хатын-кызлары җыелышында барлыгы 50 кеше катнаша. Аңа, татарлардан тыш, казакъ һ.б. «төркстанлы хатын-кызлар» чакырыла. Мәҗлес бик күркәм, күтәренке рухта үтә.
Башта Г.Тукай, С.Рәмиев шигырьләренә язылган җырлар хор белән җырлана. Соңрак мөгаллимәләрдән Рокыя Тимкина, Суфия Фәйзуллина һәм Мөнәвәрә Баишевалар чыгышлар ясап, Россиядә барган үзгәрешләрне аңлата, мәгарифнең үсеше хакында сөйли. Фикер алышкач, «Мөслимәләр җәмгыяте» төзергә карар кылына. Анда Төркстанда мәгариф мәсьәләләрен чишүгә басым ясала.
Җыелышлар Төркстанның башка шәһәрләрендә дә уздырыла. 1917 елның 25 апрелендә Ташкентның «Колизей» театрында үткәрелгән мәҗлес бәйрәм төсен ала. Ул Г.Тукайның якты истәлегенә багышлап ачыла. Татар хатын-кызларыннан Фатима Сутушева, Мансура Яушева, Шаһидә Байбурова илдәге вакыйгаларга бәйләнешле чыгышлар ясый һәм хатын-кызларны белем алырга чакыра.
1917 елның май аенда Мәскәүдә мөселманнарның Бөтенроссия корылтае уза. Корылтайда Россиядәге барлык мөселман халыкларыннан 900 гә якын делегат катнаша һәм анда да Көнчыгыш халыклары арасында мәгариф мәсьәләләренә киң урын бирелә. Корылтайда Төркстаннан килгән вәкил Гибадулла Хуҗиев үзенең чыгышында татарлардан мәгариф өлкәсендә ярдәм көткәнлекләре турында болай ди: «Без сезнең ярдәмеңезгә мохтаҗмыз. Зинһар безгә, ягъни мәгърифәт дөньясында яңа гына баш күтәргән кече туганнарыгызга ярдәм кулы сузыгыз. Ләкин Куропаткин иткәнчә түгел... Сез безгә үз арагыздан мөгаллимләр, мөгаллимәләр, башка төрле зыялыларыгызны йибәреңез. Элек сезгә анда эшләргә ирек юк иде. Хәзер сезне төркстанлылар колач җәеп каршы алачак».
Шунысын да әйтергә кирәк: 1917 елда Россия мөселманнары тарафыннан үткәрелгән корылтайларда Төркстан вәкилләре үз чыгышларында мәгариф өлкәсендәге коточкыч артталыкны тасвирлап, бу эштә татар халкыннан ярдәм сорый. Октябрь революциясеннән соң исә, мәктәпләр челтәре күбәя барган саен, укытучы хатын-кызларга ихтыяҗ арта. Төркстандагы сәяси оешмалар ярдәм сорап Татарстанга мөрәҗәгать итә. Архивларда үтенеп язылган мондый хатларның күбесе әле дә саклана.
Татарстан, әлбәттә, мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышкан. Шул нәүбәттә Мостафина Рокыя Галләм кызы рабфак тәмамлаган бер төркем дус кызлары белән Төркстанга партия оешмалары юлламасын алып китүләре хакында яза. Гөбәева, Җәләлетдинова, Тябиналар да (документта исемнәре язылмаган) Казан партия-совет мәктәбен тәмамлагач шунда җибәрелгән. Кызганыч, Татарстаннан юллама белән Төркстанга килгән кызларның саны архивларда сакланмаган. Әмма беренче үзбәк укытучыларының истәлекләре уңаеннан совет властеның беренче елларында Төркстанда эшләгән һәр 10 укытучының 9ы татар булуын искә алсак, алар арасында мөгаллимә кызларыбыз да аз булмаган дип уйларга хакыбыз бар.
Татар мөгаллимәләре Октябрьдән соң ачылган яңа мәктәпләрдә Татарстан мәктәпләренең укыту программалары нигезендә укыта. Шуңа күрә уку-укыту эше байтак алга китә. Татар кызларының эшкә намус белән караулары биредә дә ачык чагылган. Басмачылар һөҗүм итеп торуга да карамастан, укытучы кызларның еш кына иң ерак кышлакларга да барып эшләгәне мәгълүм.
Әндиҗан шәһәрендә озак еллар балалар укыткан Әминә Фазыл кызы Вәлиеваның истәлекләренә караганда, Урта Азиядә укытучы булып эшләгән кызларга яшәү һәм хезмәт шартлары җиңел булмаган, әлбәттә. Ул үзе дә, пәрәнҗә бөркәнеп, ата-аналарны кызларын мәктәпкә җибәрергә өндәп йөргән вакытта, бер атаның эттән талатуы хакында тетрәнеп яза. Бер Әминәнең генә түгел, бик күпләрнең мактаулы да, фаҗигале дә язмышы хакында күренекле татар мөхәррире Шәриф Байчура язмасын гына искә алыйк: «Бу юлда һәлак булган татар хатыннары вә аларның фаҗигаларын санарга керешсәм, аерым тарих язарга туры киләчәк», – ди ул.
Чистай педагогика техникумын тәмамлагач, Үзбәкстанның Ләгьмән авылына эшкә җибәрелгән, бары 15 яше генә тулган Җәмилә Юмаеваның язмышы бик аяныч. Балаларның аның сабагына атлыгып йөрүен күреп, 1932 елның таңын каршы алырга җыенган 16 яшьлек кызны мулла-монтагайлар 31 декабрь көнне ерткычларча үтерә.
Төркстанда укытучы булып эшләгән татар кызлары арасыннан соңрак атаклы фән белгечләре, танылган һөнәр осталары үсеп чыга. Шулардай атаклы селекция белгече, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Хәдичә Байчурованы, озак еллар укытучы булып эшләп Ленин ордены белән бүләкләнгән Мәрьям Алимбекованы, мәгариф ветераны, рус теле һәм урта гасыр татар әдәбияты буенча фәнни хезмәтләр авторы Зәйнәп Максудованы, Үзбәкстанның атказанган укытучысы, үзбәк мәктәпләре өчен дәреслекләр һәм методик кулланмалар авторы Мөнәвәрә Еналиева-Шәрипованы искә алу урынлы. Бу исемлекне тагын да дәвам итәргә мөмкин әле.
Урта Азия халыкларына ярдәм иткән татар хатын-кызларының хезмәте бүген дә аларның татар халкы белән гыйльми бәйләнешен көчәйтер дигән өмет тудыра. Бу теләк Кыргызстанда яшәп иҗат итүче галим һәм мөхәррир Вилор Акчурин язмасында да ачыклана төшә: «Татар хатын-кызларының үзенчәлекле батырлыклары хакында да белми яшь милләттәшем, – ди ул. – Гасыр башында ук инде күп кенә татар гаиләләрендә ислам хорафатлары тәэсире кими башлап, татар хатын-кызлары үзләренең фикер хөрлеге, яңа тормышка омтылышлары белән башкаларга үрнәк булды... Шуңа да бит 30–40–50 нче елларда җитәкче урыннардагы югары катлам үзбәк, казакъ, кыргыз ирләре хатынлыкка татар кызларын алуны кулайрак күрде... Һәм дөньяга Чыңгыз Айтматов, Булат Минжилкиев, Айсылу Токомбаева, Баялиновларның данлыклы исемнәре яңгырады».
Урта Азия халыкларына мәгърифәт таратучы милләттәшләребезне барлаганда фидакарь җанлы ир-егетләребезне искә алу да урынлы. Бохарада Низаметдин Сабитов, Ферганәдә Шакир Мохтаров, Нәманганда Абдулла Токмуллин, Хивада Абдулла Биги Мостакаев, Ташкентта Булат Салиевлар җәдит мәктәпләре ачып, тугандаш халыкларның балаларына гыйлем биргән асыл зат мөгаллимнәребезнең кайберләре генә әле.
1906 елның июнендә Ташкент шәһәрендә чыга башлаган һәм һәрбер санында халыкны аң-белемгә өндәгән «Тәрәккый» газетасы мөхәррире дә – милләттәшебез Исмәгыйль Габитов. Аның белән бергә эшләгән татар журналистлары Шакир Мохтаров, Исмәгыйль Алиевларның да хезмәтләре макталуга лаек. Төрле елларда үзбәк һәм татар телендә чыккан матбугатта эшләүче татар мөхәррирләре Габдрәүф Мозаффаров, Нәүширван Яушев, Абдулла Биги, Абдулла Баттал, Борһан Хәбиб, Шакир Рәхимов, Мәхмүт Бөдәйлиләрнең исемнәре дә укучыларга яхшы таныш була.
Ташкентта беренче тапкыр театр куелу шулай ук татарлар белән бәйле. 1905 елның 4 апрелендә шәһәрнең театр сөючеләре төрекчәдән татарчага тәрҗемә ителгән «Мәхәббәт корбаны» дигән әсәрне сәхнәгә куя. Спектакльгә үзбәк, казакъ, кыргыз яшьләре чакырыла. Театрның режиссеры вазыйфасын татар хәрбие, полковник Әбүбәкер Диваев башкара.
Татарларның Төркестан халыклары арасында гыйлем-мәгърифәт таратуда күрсәткән хезмәтләре хакында әле зур күләмле махсус хезмәтләр дә язылыр әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев