Шәриф Хөсәенов: Уйлый белсәң, уйланырлык
(Үткәннән хат)
Соңгы елларда газета-журналларыбыз авыз ачтырырга чакырылган әбиләр телендә чыга башлады. Мин үзем авылда туып үскән, татар мәктәбен тәмамлаган чикылдап торган татар, ләкин кайчак мин дә матбугатта басылып чыккан кайбер нәрсәләрне тиз генә аңлый алмыйм. Төшеп калган, кирәге булмаганга күрә онытылып барган сүзләрне куллануга кайтару эпидемия төсен алды.
«Зур» һәм «олы» дигән бик матур сүзләребез бар. Беренчесе көндәлек сөйләм өчен яраса, икенчесе югары стиль өчен бик кулай. Тик бүген инде күпчелек журналистларыбыз, концертлар алып барган артистларыбыз «зур» да димиләр, «олы» да димиләр, «олуг» диләр. «Барысы», «барлыгы», «нибары», «ни булганы», «һәммәсе» дигән сүзләребез бар, әмма кайбер иптәшләр, чүплектән казып чыгарып, «җәмгысы» дип сөйлиләр, һәркемгә аңлаешлы «һәм» дигән бәйлек сүзебез бар, ләкин соңгы елларда газета-журналларда да, радио-телевидение аша да «һәм» дип түгел, «вә» дип яза һәм сөйли башладылар. Әйтегез, моның нәрсәгә кирәге булды? Үзләре «һ» авазын әйтә белмәгәнгә, сөйләгәндә «хам» килеп чыкканга, дияр идем, «вә»не дә бит бик күпләре дөрес әйтмиләр, Вәли дигәндәге «уау» авазы урынына Ворошилов дигәндәге «в» белән сөйлиләр. «Хөрмәтле» дигән бик матур сүзебез бар, әмма бүген инде үзен хөрмәт иткән бер генә конфераньсе да, радио һәм телевидение аша чыгыш ясаучы бер генә кеше дә ул сүзне кулланмый, «мөхтәрәм» ди. «Бу» дигән сүзебез бар, ләкин күп кенә иптәшләр хәзер «ошбу» дип яза һәм сөйли башладылар. Әйтегез, зинһар, шушы рәвештә генә телне баетып буламы?
Мин, күренекле язучыбыз моннан кырык еллар элек язып чыкканча, «белгеч буенча тел», ягъни тел белгече түгел, тик минем аңлавымча, телнең бай булуы бер үк нәрсәне аңлату өчен берничә сүз булуда түгел, ә бер үк нәрсәнең төрле төсмерләрен төрле сүзләр белән аңлатып булуда. Мәсәлән, иген, ашлык, икмәк, ипи, чәчүлек.
Фән һәм техника заманында бөтен дөнья халыклары белән аралашып яшәгән берничә миллион татар, редакцияләрдә эшләгән иптәшләр күпме генә тырышсалар да, Октябрь революциясенә хәтле булган телгә кире әйләнеп кайтмаячак. Әгәр аңа ул телне кирәгеннән артык бәйләнеп тага башласалар, күпчелек иң беренче булып интеллигенция, мондый телне ташлап, рус теленә күчәчәк. Ә рус телле татарның киләчәге юк инде аның, балалары, балалары булмаса, оныклары, чын рус булып китәчәк. Моңа мисаллар эзләп тарихка кереп чуму кирәк түгел, бу процесс күз алдында бара.
Минем егерменче еллар азагында Мәскәүгә китеп, гомерләрен шунда уздырган өч апам, Санкт-Петербург шәһәрендә яшәп яткан тагы бер врач апам бар. Тел өстендә соңгы елларда алып барыла торган экскрементлар (нихәл итим, бу күренешне эксперимент дип атарга телем әйләнми) башланып киткәнче, мин Мәскәүдәге апаларымның кызларына (бу кызлар миннән берничә яшькә генә кече, сугыш вакытында авылга кайтып, башлангычта татарча укып киттеләр, татарча хәйран матур сөйләшәләр, татарлыкларына ябышып яталар, кияүгә дә татар егетләренә чыктылар, үсеп килгән балаларын да татар рухында тәрбияләргә тырышалар), Петербургтагы врач апама (монысы да татар мәктәбен тәмамлап чыккан татар җанлы кеше) Яңа ел бүләге итеп ел саен «Азат хатын»-«Сөембикә» журналына, соңрак «Шәһри Казан» газетасына язылып бүләк итә торган идем. Мең рәхмәтләр әйтеп, ел буе шуларны караштыргалап-укыштырып яшиләр, туган елне онытмаска ярдәм итә, кайбер нәрсәләрне балаларга да укыйбыз, зинһар, киләсе елга да язылырга онытма, акчаң булмаса, үзебез җибәрербез, дип яза торганнар иде. Инде хәзер бу басмаларның теле шундыйга әйләнде, туганнарым бер-бер артлы аларга бойкот объявит иттеләр. «Аңлап булмый башлады, укымыйбыз, акча әрәм итеп язылып ятма!» – дип яздылар. Уйлый белсәң, уйланырлык факт бу.
Менә тагын бер шаккатризм. Кайсы газета икәнлеге хәтердә калмаган, моннан берничә ел элек бер татар газетасы «Ауропада иң тотрыклы икътисадлы булган Алманиянең Франкфурт на Майне шәһәрендә» дип язып чыкты. Әти-әниләр генә түгел, әби-бабайлар да белгән Германияне ни өчен бүген Алманиягә әйләндерәләр, миңа кем шушы сорауга төпле җавап бирер? (Герман сугышы, Ярман сугышы дип сөйли халкым, халык чыгарган үзәк өзгеч «Герман көе» бар!) Немецлар үзләре дә илләрен болай дип йөртмиләр, «Дойчланд», диләр. Дөрес, французлар Германияне Аллеманд дип йөртәләр, Шәрыкнең кайсыдыр илендә Алмания дип тә әйтәләрдер, бәлкем. Әйтсәләр. Бу илнең исеме безгә французлардан да, Шәрыктән дә кермәгән, ул татар теленә рус теле аша кергән һәм Германия-Ярмания рәвешендә яшәп килә. Дөрес, М.Җәлил үзенең бер шигырендә «Алман иле» дип яза, ләкин бу факт кына телебездә күп еллардан бирле яшәп килгән атаманы үзгәртү өчен нигез була алмый. Бүген татарның күпчелеге Ауропаның да нәрсә икәнлеген белми, чөнки аны мәктәпләрдә Европа дип укыттылар. Моннан сиксән ел элек кулланышта булган, ләкин инде онытылып барган атаманы кире кайтарып без нәрсә отабыз соң?
Телебезгә берничә гасырдан бирле яшәп килгән, исәпсез-хисапсыз халык җырларына кергән Уфаны без Өфө дип сөйләргә тиеш түгел. Башкортлар Өфө дип әйтәләр икән, әйтсеннәр, әмма татар телендә бу шәһәрнең исеме – Уфа. Бу фикер белән килешмәүчеләр булса, әйдәгез инде алайса, яңадан Рәсәйне – Россия дип, Мәскәүне Москва дип әйтүгә күчик.
Татар газетасы Өфө дип язганны күргәч, башка тагын бер уй килде. Безнең телнең грамматика кагыйдәләре буенча «ө» һәм «о» хәрефләре сүзнең бары тик беренче иҗегендә генә языла. (Бу кагыйдә дөрес кагыйдәме-түгелме – монысы икенче эш. Минем үземнең уйлавымча, дөрес кагыйдә түгел. Толып, орчык, өлге, сөлге кебек сүзләрнең ике иҗегендә дә мин бер үк авазларны, «о» һәм «ө»не ишетәм, ләкин бу минем фикерем генә.) Башкортлардан үрнәк алып, сүзне ишеткәнчә толоп дип яисә сөлгө дип язасың килә икән, башта кагыйдә үзгәрт.
Бәйсезлек, мөстәкыйльлек, суверенитет дип, кайбер иптәшләр артык примитив эш итә башладылар. Моннан 5-6 ел элек (1991-1992 нче еллар, димәк. – Ред.) абруйлы «Казани утлары» журналының бер авторы Галимҗан Ибраһим дип язып чыкты. Атаклы әдибебез Ибраһимов дигән фамилия белән дөньяга килгән, яшәгән һәм иҗат иткән, Ибраһимов дигән фамилия астында эшафотка барып, бер гөнаһсыздан атып үтерелгән. Һәм менә, ярты гасырдан артык вакыт үткәч, бер акыллы бәндә аның фамилиясен үзгәртеп маташа. Моннан да оятсыз әдәпсезлекне күз алдына китерү дә читен.
Заманында дин белән Шәрыктән кергән, ләкин төрле сәбәпләр аркасында кулланылмый башлаган, онытылган сүзләрне телгә кире кайтару белән артыграк мавыга башладык, минемчә. Дөрес, андый сүзләрне кире кайтарганда бер нәрсәне онытырга ярамый: бу сүзнең перспективасы бармы?
13 сентябрь, 1997 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев