Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Шәехҗан Фәния Хуҗахмәт: Ватанны сөю – иманнандыр

Бу сүзләр Пәйгамбәребез, Пәйгамбәрләр Солтаны Мөхәммәд Мостафа (салләллаһу галәйһи вәсәлләм)нең безгә әйтеп калдырган васыяте, мөбарәк бер хәдиседер.

Менә шушы ике кәлимә – Ватан һәм Иман бер йөрәккә сыярга һәм бер-берсеннән аерылмаска тиештер. Кеше дигән җан иясе, әгәр инде ул иманлы икән, Ватанын яратырга тиеш. Ватанны сөю – ул иманның күрсәткече. Ә чынлыкта нәрсә соң ул Ватан? Ватан – ул, иң беренче чиратта, безнең туган, яшәгән, ризык биргән җиребез. Аны зурлап, шагыйрьләр, кендек каны тамган, изге җир, диләр. Каядыр китеп яшәгән, торган җиребез дә – Ватан. Туган җир ул шундый урын инде, йөрәгеңә кереп урнаша, кем генә булсаң да, кая гына китсәң дә аның кайдалыгын онытмыйсың, гел истә тора. Аны инде үзең онытырга теләсәң дә булдыра алмыйсың. Кеше шулай инде, бигрәк тә татар халкына йөремсәклек хас, без дөнья буйлап таралганбыз. Уйлап карасаң, аның әле монысы да Пәйгамбәребездән калган матур бер сөннәттер. Кайсыбызның соң бәхетле буласы килми. Татар халкы куркып та, куылып та, нәселен саклап калу өчен дә таралган. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) дә күченгән. Туган-үскән, ризыкландырган, Ислам динен, Коръәнне кабул итә башлаган Мәккә җирләрен калдырып, Аллаһы әмере белән Мәдинәгә күчкән. Чөнки динебезне тарату өчен шулай кирәк булган. Коръән иңү Мәдинәдә дәвам иткән. Менә шуның өчен мөселман кешесенә Мәккә-Мәдинә җирләре дә газиз, кадерле.

Ә менә ата-бабаларыбыздан калган, Аллаһы Тәгалә тарафыннан туган җиребез итеп тәгаенләнгән, билгеләнгән җирләрне кадерләвебез, яратуыбыз җитеп бетми кебек. Туган җир белән горурлануыбыз җитми. Һәр йөрәктә туган җирне сөю булса, аны шул кадәр пычратмас идек. Вакыт-вакыт, бигрәк тә бәйрәмнәрдә, тау-тау пычрак, чүп-чарны күрәсең дә башлар әйләнеп китә. Чистарынып кына тәртип ясап булмый. Пычратмасак кына чиста. Телгә дә, күңелгә дә ят күренешләр, сүзләр, атамалар пәйда булды. Ваһһабчы диләр, хизбут-тахрир, диләр. Кемнәр соң болар, кайдан килеп чыктылар, ник килделәр? Кайда туганнар, кайда үскәннәр, иманнары ни дәрәҗәдә? Минем аларны күргәнем, сөйләшкәнем бар. Бер елны, кызыксынып, тәравих намазына бер өйгә баргаладым. Яңа кешеләр белән таныштым. Бер хатын белән сөйләшеп киттек. Чөнки намаз хәрәкәтләре безнеңчә түгел. Киң итеп аякларын ерып басулары да, сәҗдәгә киткәндә терсәкләрен тырпайтып куюлары да әллә ничек дорфа күренә, ыспай, тыйнак, оялчан түгел. Хатын-кызларга Аллаһ каршысына алай басу килешми. Дөрес, мин намаз укыганда аны күрергә, аңа карарга, игътибар итәргә тиеш түгел. Күз шулай бит инде. Таныштым, акрын-акрын сораштым. Барысын да белдем, әле беркөнне машиналарына да утырып кайттым. Ул ханым олыгаеп килүче ике улы белән намазга йөри. Ул үзе Чиләбе ягында, бер улы – Башкортстанда, икенчесе Үзбәкстанда туган. Ире, әтиләре, татар булса да, мөселман түгел, аны кайдадыр ташлап калдырганнар. Ә боларның туган җирләре юк, аларга минем туган җир турында сөйләшүем дә ошамады. Ханымның бик белемле булып күренәсе килде бугай, дәлилләре гел Коръәннән. Казанда да өйләре, фатирлары юк, кеше почмагында акча түләп торалар. Элек тә квартирант булып торулар бар иде. Аларны кешеләр өй иркенлектән түгел, мохтаҗлыктан кертә иде. Хәзер инде арендага бирәләр. Туган җире, торыр өе булмаган кешеләр урынлаша. Мин танышкан бу кешеләрнең даими эшләре дә юк. Иң кызыгы һәм кызганычы – нәкъ менә шундый кешеләр Ислам дәүләте, Ислам хәлифәте төзү турында хыяллана. Башта син үз дәүләтеңне төзе. Җирең, йортың булсын. Дәүләтеңдә президент бул, хатының булсын, балаларың тусын, үз туган телеңдә сөйләшсен, укысын. Ә инде дин мәсьәләсенә килгәндә, әлхәмдүлилләһи, исәпсез-сансыз шөкерләр булсын! Инде менә кырык елга якын дин тотам, мөселман булам дигән кешегә бер каршылык та юк. Мәчетләр бар, китаплар бар, мөгаллимнәр дә җитәрлек. Бу бит безнең бабайларның, әтиләрнең төшенә дә кермәгән алтын чор. Бик күп эшләр эшләнде. Чын мәгънәсендә шөкер итәрлегебез бар. Адашып, саташып, чит илдән ясалма рәвештә кертелгән идеологиягә алданып килеп чыккан әтрәк-әләмне исәпләмәгәндә, тынычлык хөкем сөрә. 

Әлеге дә баягы, йөргәндә Ватаны һәм иманы булмаган адәмнәр очрап тора бит. Мәчетләребездә атнага бер була торган, ике гаеттән өстен җомга намазында кеше аз була, димәс идем. Шыгрым тула. Бәйрәм вәгазе сөйләнә. 4 рәкәгать сөннәт укыла. Имамга оеп җәмәгать белән 2 рәкәгать җомга намазы укыла. Шуннан соң шыбыр-шыбыр коела башлыйлар, йөгерешеп чыгып китәләр. «Монафикълар өчен мәчет – тәмуг», дигән сүз бар-барын. Ләкин җомгага килгән, җомга укыган кеше монафикъ булмый торгандыр бит инде. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) заманында да мондый хәлләр күзәтелгән. Хәтта Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәсәлләм)нән: «Ник фәлән-фәлән кеше сөннәтне укымыйча китте?» –  дип сораганнар. Ул (салләллаһу галәйһи вәсәлләм): «Бер фарыздан икенче фарызга күчте. Балаларына ризык эзләп китте», – дигән. Әйе, балаларыңа ризык табу, ашату да фарыз. Әле тагын «Өйләрегезне сөннәт намазлары белән нурландырыгыз», дигән хәдис тә бар. Ә бит җомга намазыннан чыккан кешеләр йөгереп эшкә дә, балаларын ашатырга да кайтып китми. Мәчеттә калган мөселманнар тагын 4 рәкәгать намаз укып, җәмәгать белән тәсбих тартып, зикер әйтеп, Коръән укып, әрвахларыбызга, илгә-көнгә, үзебезгә дога кылганчы, мәчет янында басып торалар. Әллә ничек сортларга аерылу кебек. Бу хакта имамнан сораган идем, ул: «Ислам динендә көчләү юк», – диде. Көчләү түгел инде, аңлату гына кирәктер. Киләсе җомгага кадәр әллә яшибез, әллә юк бит әле, бер атнага аерылабыз бит, барыбер дә кочаклашып саубуллашу күңелле инде.

Күрәсең, һәр йөрәктә дә иман тигез түгелдер. Ислам динен аңлау да, асыл мәгънәсенә төшенү дә һәркемгә дә җитеп бетмидер. Чөнки еш кына мөселманга хас булмаган күренешләр очрап тора. Мәетләрне вафат булган җиреннән икенче җиргә күчереп җирләүләр дә күзәтелә. Бу җәһәттән  сораулар да туа. 

Ә сорауларга җавапларны динебездән, Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәсәлләм)нең сөннәтләреннән эзләргә кирәктер. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәсәлләм), кирәк булгач, сөекле хатыны, беренче мөслимә Хәдичәнең (Аллаһ аннан риза булсын) каберен Мәккәдә калдырып китә. Ә инде үзе Мәдинәдә авырый башлагач: «Мине Мәдинәдә җирләгез, мәетләрне күчереп йөртергә ярамый»,  – ди. Шуңа күрә йөрәгендә иманы булган мөселманга Мәккә, Мәдинә җирләре кадерле, газиз. Шулай булгач, безгә дә Татарстан җирләре дә, әби-бабаларыбыз каберләре калган, әти-әниләребез туган җирләр дә кадерле. Шуны истән чыгармасак иде. Ватанны сөю иманнандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев