Садри Максуди: Тарихи мирас
(Дәүләт Думасында сөйләнгән нотык. – 13 март, 1912 ел)
Мөхтәрәм халык вәкилләре!
Гәрчә минем унынчы буларак язылганлыгым бик яхшы хәтеремдә булса да, чыгыш ясаучыларны язу тәртибендә очраклы бер тәртипсезлек сәбәпле, чыгыш ясаучылар исемлегендә беренче булганмын. Шуның өчен сез иң әүвәл сөйләүчедән хөкүмәтнең Эчке эшләр министрлыгы тоткан сәясәтен гомуми рәвештә тәнкыйть итүне таләп итәргә хаклысыз. Ләкин мин сезнең өметегезне бушка җибәрергә мәҗбүрмен. Мин Эчке эшләр министрлыгының мөселман халкына бәйле эшләре хакында гына сөйләячәкмен. (Бу вакытта кайбер депутатлар арасында тавыш вә сөйләшүләр башланганлыктан, рәис аларга кисәтү ясый.)
Әфәнделәр! Без, мөселман фракциясенең вәкилләре, бу трибунадан мөселман халкы турысында сөйли башлагач, сезнең күбегез чынлыкта хөкүмәтнең, миллият вә дин аермасына карамый, һәммә-һәммә халыкка мөгамәләсе бертигез, ни өчен мөселманнар хакында булган сәясәтне генә аерым сөйләргә кирәк, дисез. Әфәнделәр, бу фикер бөтенләй үк дөрес түгел. Без гомуми Русия халкы күрә торган кысынкылыклардан башка, фәкать мөселманнарга гына махсус кысынкылыклар күрәбез. Әфәнделәр, һәр халыкның үзе өчен кыйммәтле вә мөкатдәс нәрсәләре була. Гадәттә, хөкүмәт кирәк кадәр реакция тарафдары булса да, халыкның бу мөкатдәс эшләренә катышмый, аларга тими. Бер халыкның ана теле, әдәбияты, мәктәбе вә башка нәрсәләре – ул халыкның мөкатдәс нәрсәләредер. Менә соңгы вакытларда чиновниклар безнең шушы мөкатдәс нәрсәләребезгә тыкшыналар. Безнең мәктәпләребезне, әдәбиятыбызны һәм безнең иң әүвәл дөнья вә галәм белән таныткан вә без кечкенә вакыттан ук анабыз сөйләшкән телне кыса башладылар.
Безнең фракция әгъзалары бу трибунага бик сирәк чыгалар. Фәкать эчтә әллә никадәр ризасызлык, кайгы җыелгач кына чыгалар. Шуның өчен без салкын кан белән генә сөйли алмыйбыз.
Әфәнделәр, хөкүмәтнең безнең хакта тоткан сәясәтенең сәбәпләрен һәм аның нәтиҗәләрен сөйләүдән элек мин фәкать бер ел эчендә генә чиновниклар безгә никадәр закон тәртипләренә каршы кысынкылыклар ясаганын санап чыгуны үземә бурыч дип беләм. Мин һәммәсен санамыйм. Фәкать зурракларын гына әйтеп үтәм. Югыйсә минем нәтиҗәләремне бушка хисапларлар...
Фәкать бер ел эчендә ошбу кешеләрдә тентү һәм арестлап ясалды. Москва институтында төрки телле мөгаллим Хәсән Сабрый Айвазовка әүвәл тентү ясап, соңыннан сөрделәр. Соңра Казан муллаларыннан Габдулла Апанаев һәм Галимҗан Галиевтә тентү ясалып, әллә никадәр язу вә китаплар конфисковать ителде. Вятка губернасы, Сарапул өязе, Бубый авылында мөдәррисләрдән Габдулла һәм Гобәйдулла Нигъмәтуллиннар һәм тугыз мөгаллим кулга алындылар. Алар шушы кешеләр:
Нәҗиб Думави, Мирзамозаффар Галиев, Габдулла Фәхри, Габделхак Ильясов, Шәриф Габсаттаров, Фатих Фәйзуллин, Фәхрелислам Рәшидов, Әхмәтфәиз Даутов. (Шәриф Габдесаттаров – рус теле мөгаллиме.)
Бу кешеләрдән 500 ләп китап конфискация ителгән.
Рәис:
– Кыскарак сөйләсәгез иде?
– Яхшы. Миңа рәис һәммә фактларны санап чыгарга рөхсәт итми. Андый фактлар миндә бер дәфтәр. Кыскасы, бер ел эчендә мәгълүмрәк мулла вә мөгаллимнәрдән бары 150 дән артыграк җирдә тентү ясалды, әллә ничә мәктәп, берникадәр мәтбага (типография) нәшере, мәгариф җәмгыятьләре ябылды. Арестлар хакында сөйләмим дә. Фәкать нәшере мәгариф оешмаларын гына күрсәтәм. Кукандта җирле инспекторның әмере беләң 20 ләп мәктәп ябылып, мөгаллимнәре куылды. Бөгелмә өязе Арсай авылындагы мәктәп ябылды, мөгаллиме сөрелде. Уфа губернасы Минзәлә шәһәрендә «Сәгадәт» көтепханәсе ябылды. Казанда «Үрнәк» мәтбагасы ябылды. Варшауда бер мәктәп ябылды. Верхневодинск шәһәрендә мөгаллим чыгарылды. Петропавел мәдрәсәсе ябылып, имам Хәсән Понамарев кулга алынды. Ош шәһәрендә мөдәррис Мөхәммәтәмин укытудан тыелды. Бакчасарайда Гали Тарпиның китап кибете ябылды. Әлбәттә, иске мәктәп урынына яңа бина салырга рөхсәт ителмәде. Царицын шәһәрендә Ихсанов белән Янгалычев балалар укытудан тыелдылар. Казанда мәдрәсәи «Мөхәммәдия» мөдәррисләреннән өч кеше: Мостафин, Шәрәф һәм Зәбировлар мөдәррислектән тыелдылар. Хатыннар мәктәбендә мөгаллимә Нәфисә Казакова укытудан тыелды. Ташкентта Мөнәвәр карыйга мәдрәсә янында русский класс ачарга рөхсәт итмәделәр. Наманганда Хәсән Макаевны укытудан туктаттылар. Астрахань, Казан, Сембер вә башка шәһәрләрдәге җәмгыятьне ябарга сенат карар бирде. Казанда 17 нче мәчет янындагы мәктәп ябылды. Казан губернасында, бу да сәбәпсез администрация тәртибенчә, 20 мулла хезмәтләреннән чыгарылдылар. Рәис әфәнде кыскарак сөйләргә үтенгәнгә күрә мин артык санап тормыйм. Газеталар хакында ошбу сүзләрне әйтә алам: Баку шәһәрендә нәшер ителә торган көндәлек «Күнәш» газетасы туктатылды. Шул ук шәһәрдә «Һилал» һәм «Мәгълүмат» журналлары ябылдылар. Бер ел эчендә «Вакыт» газетасына 800 (сигез йөз) сумнан артыграк штраф салынды. Бакуда «Сада» һәм «Мәгълүмат»ка, казакъ газетасы «Айкап»ка штрафлар салынды.
Мин һәммә фактларны санап бетермим. Бары зурракларын гына әйтеп үтәм. Кыскасы, бер ел эчендә 150 ләп мөселманда тентү ясалган, 70 тән артык зур мәктәпләр ябылган. Иң зур газета вә журналлар туктатылган. Фәкать шушы бер ел эчендә шулкадәр муллаларны борчыганны, шулкадәр мәктәпләрне япканны күргәч, ихтыярсыз түбәндәге ике фикергә киләсең: яисә рус хөкүмәте безнең мәдәниятләшүебез һәм алга баруыбызны теләми, ничек булса да шуңа каршы тормакчы була, яисә мөселманнар арасында Русия дәүләтенә каршы бер хәрәкәт, бер фикер бар һәм гадәттән тыш чаралар белән шуңа каршы торырга кирәк дип ялгышыла. Минемчә, бу фикернең һәр икесе дөрес. Гомумән, хөкүмәт күптән бирле безнең мәдәниятләшүебезне басарга тырыша. Хөкүмәт Русия мөселманнарының тәрәккый итүен, алга баруын теләми. Ләкин безнең мәдәни хәрәкәтләребез хәзер бигрәк гакыл белән эшләнә. Чөнки безнең бу хәрәкәтләребезгә каршы тору өчен кылынган чаралар панисламизм бар дип уйлаганнардыр.
Хәзер уңнар һәм хөкүмәт мөселманнар арасында панисламизм дип атала торган куркынычлы бер хәрәкәт булганга күрә, без хәзер мөселманнарны кысу хакында каты чаралар күрәбез, диләр. «Мөселманнар арасында шундый куркынычлы бер хәрәкәт, хөкүмәткә каршы берләшкән бер фирка бармы?» дигән сөальгә каршы алар: «Бар», без: «Юк», – дибез.
Әфәнделәр, соңгы вакытларда уң газеталар һәм аның язучылары панисламизмга каршы тору өчен төрле чаралар күрсәтәләр. Шул газеталардан һәм хөкүмәт чыганакларыннан моны ишетеп, без таныш муллаларыбызга, мөгаллимнәргә, хәтта кайбер байларга мөрәҗәгать итеп: «Панисламизм нәрсә һәм халык арасында шундый бер хәрәкәт бармы?» – дип сорадык. Алар бу сөальгә каршы аптырап калудан башка бернәрсә әйтә алмадылар. Шуннан соң панисламизмның барлыгы һәм халык арасында таралганлыгы исбат кылынган хөкүмәт чыганакларына мөрәҗәгать итәргә туры килде. Мин хөкүмәт документларының берсендә панисламизмның аңлатмасын шушылай таптым: «Бу – һәммә мөселманнарны мәдәният һәм сәнгать җәһәтеннән берләштерергә тырыша торган бер хәрәкәт». Ул документларда панисламизм дип атала торган бу хәрәкәтнең бигрәк тә Волга-Кама әтрафларында таралганлыгы бәян ителгән. Димәк, бездә панисламизм бар, дип гаепләү – Волга-Кама татарларын мөселманнарны мәдәни вә сәнгать җәһәтеннән берләштерергә тырышалар, дип гаепләү буладыр.
Әфәнделәр, мин белмим, мәдәни җәһәттән артта, администрация ягыннан кысылган, икътисади җәһәттән ярлы булган 4-5 миллионлы Волга-Кама буендагы татарларның бөтен Җир йөзендәге мөселман халкын берләштерергә тырышулары мөмкинме? Бөтен мөселман халкын берләштерү ни дигән сүз? Бу – Филиппин мөселманнарын, Һиндстан мөселманнарын һәм Азия, Африка һәм башка җирдәге мөселманнарны берләштерү, дигән сүз. Мәдәният җәһәтеннән артта, икътисади җәһәттән ярлы булган 4-5 миллионлы Волга-Кама буендагы мөселманнарның Азия белән Африканы берләштерү шикелле шундый бер зур мәсьәлә белән шөгыльләнүләре мөмкинме соң? Бу эш Александр Македонский һәм Наполеон Бонапарт шикелле даһиларга да мөмкин булмаган мондый буш сүзгә ничек ышанырга кирәк? Аннан соң безне истикъляль (сепаратизм) ясарга тырыша торган халык дип тә гаеплиләр. Истикъляль ясау, минемчә, нәрсәдән булса аерылырга тырышу, дигән сүз.
Димәк, безне Русиядән аерырга тырышалар, димәкче булалар. Берничә минут кына башка фикерләрдән аерылып торып, зыялы адәмнәп булып уйлап карыйк. (Бу арада уңнардан: «Нәрсә дисез?» һәм аларга каршы рәиснең кисәтүләре ишетелә. Пуришкевич: «Сез әле үк мәдәниятле түгел дигән идегез ич», – дип кычкыра.
Миңа дәвам итәргә рөхсәт итсәгез иде. Идел буендагы икътисад вә мәдәният җәһәтеннән артта калган 4 миллион мөселманның 100 миллионлы рус эченә кысылган һәм 16 гасырда Русия кул астына калып, шул 4 гасыр эчендә тыныч һәм иттифак белән яшәгән мөселманнарның кинәттән Азия илә Африканы сәяси һәм мәдәният җәһәтеннән берләштерергә тырышулары мөмкинме соң? Әфәнделәр, мондый сүзләрне уйнап кына сөйләргә мөмкин, әмма чынлап әйтергә ярамый. Бигрәк тә шул уен сүз аркасында тыныч кына тора торган бер халыкны кыса башласалар? Мондый эш ул вакытта зарарлы бер ялгышу булгандыр.
Әфәнделәр, әгәр дә панисламизмның барлыгы хакындагы ялгыш фикерләр шул кысуларга сәбәп булмаса, мин тормышта һичбер булмаган хыялый панисламизм хакында сөйләп тә тормас идем. Соңгы елларда булган бу кысуларның һәммәсенең баш сәбәбе – панисламизм бар дип гаепләүдәдер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев