Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Рүзәл Юсупов: Туган тел абруе

Берничә тел иясен икенче милләт кешеләре дә хөрмәт итә, башка халыклар телен белү аңа алар белән тиз аңлашырга, уртак фикергә килергә ярдәм итә.

Күренекле татар шагыйре Һади Такташның «Ана – бөек исем» дигән матур сүзләре бар. Бу гыйбарәне ул ананың исеме генә түгел, җисеме дә күркәм шәхес булуын күздә тотып әйт­кән. Чыннан да, ана кешенең җәмгыятьтә, гаиләдә мөһим урында торган, бик кирәкле һәм кадерле зат икәне бәхәссез. Яшәешнең нигезендә ата-ана булу һәркемгә мәгълүм. Шушы хакыйкатькә өстәп, «Ана – тормышның алтын тоткасы», дип әйтергә дә мөмкин. 

Ата кеше гаиләнең матди нигезен төзүдә хәлиткеч көч булса да, тормышның иминлеген, ямен саклап тотуда иң игелекле вазыйфаны – балалар тәрбияләп үстерүдәге мөһим бурычны барыннан да бигрәк ана башкара. Безгә, татарларга, үзебезнең аналарыбызга күңелләребездә аеруча зур хөрмәт хисләре саклау фарыз. Чөнки татар халкының тормышында аналар күп гасырлар дәвамында, үзләрен аямыйча, фидакарьлек белән, балаларын игелекле, тырыш, итагатьле һәм башка асыл сыйфатларга ия кешеләр итеп тәрбияләп үстерүгә ирешкән. Татарлар эшлекле, инсафлы, югары әхлаклы халык икән, бу беренче чиратта аналарның казанышы: бала тәрбияләп үстерүдә иң зур хезмәт, иң зур җаваплылык ана өстендә.

Хәзер татар ата-аналарына яшь буынны лаеклы тәрбияләүдә аеруча катлаулы бурыч йөкләнә. Бу бурыч бүгенге яшьләрне, башка күркәм сыйфатлары белән бергә, милли җанлы итеп тәрбия­ләү ихтыяҗы белән бәйләнгән. Хикмәт шунда: хәзерге глобализация шартларында кешеләрнең миллилек сыйфатларын саклау кыенлаша – безнең илдә аз санлы халыкларның милли мәдәниятен күп санлы халык мәдәнияте ассимиляцияли, гади итеп әйткәндә, йота бара. Чын цивилизацияле, югары культуралы җәмгыятьтә глобализация күренеше аз санлы халыкларның мәдәнияләрен, телләрен һәм үзләрен  юкка чыгару исәбенә түгел, төрле милләтләрне үстереп, аларның бер-берсен баетуы аша җәелә. Әмма безнең илдә глобализация аз санлы халыкларның милли телләрен һәм мәдәниятләрен кысрыклау юлы белән бара.

Соңгы елларда татар мәктәп­ләренең күбесе ябылды, калганнарында русча укытуга күчә баралар. Янәсе, чыгарылыш имтиханнарын (ЕГЭ) рус телендә бирәсе булгач, хакимият вәкилләре, кайбер укытучылар һәм ата-аналар фикеренчә, татарча укыган егет-кызларга югары уку йортына керү кыен булачак. Дөрес, милли  мәктәп­ләрдә укыган балаларга  чыгарылыш имтиханнарын русча бирдертү тәртибе кертү начар булды. Моны милли мәгарифнең тамырына балта чабу дип кенә бәяләргә мөмкин. Республикалар хакимиятләренә милли мәктәпләрдә дәүләт имтиханнарын элеккечә, укучыларның туган телләрендә тапшыру тәртибен кире кайтаруны таләп итмичә ярамый. Хәзерге кырыс заманда бу омтылыш барып чыкмаса да, милли мәгарифне, һәртөрле чаралар күреп, бөтен көчне биреп сакларга кирәк. Хакыйкать шул: балалар үз телләрендә укымаса, алар дөрес әдәби телләреннән мәхрүм булып калачак һәм, димәк, халыкның сөйләм теле югалуга дучар булачак. Бу – бүген телебезнең саклануы, якын киләчәктә татар халкының алдынгы милләт буларак яшәеше өчен иң зур куркыныч.

Әмма хәл бөтенләй үк котылгысыз түгел. Әгәр дә республика хакимияте, мәгариф органнары һәм мәктәпләр татар телен саклау максатында акыл белән эш итсә, шулай ук укучыларның ата-аналары, туган телләреннән мәхрүм булып, үз милләтен югалтырга теләмәсә, хәзерге кыен шартларда да балаларны, яшьләрне, туган телләрен камил белеп, шул телдә иркен аралаша алырлык итеп тәрбияләргә мөмкин.

Татар телен яшәтүнең төп чарасы буларак, балаларга һәм яшьләргә туган телләрен укыту-өйрәтү эшенең тиешле нәтиҗәсе барыннан да бигрәк ата-аналарның бу мәсьәләгә уңай мөнәсәбәттә торуына, ягъни аларның балаларына туган телләрен яхшы итеп өйрәтүнең зарурлыгына инанган булуына бәйле. Бүгенге көндә балаларның туган  телләрен белүе һәм бу телдә аралашуы мәсьәләсендәге иң зур бәла – ата-аналар арасыннан күбесенең бу мәсьәләгә битараф һәм хәтта тискәре карашта торулары. Аларны, бу хәтәр мөнәсәбәтләреннән арындырып, туган телне белүнең һәм ул телдә аралашуның бик кирәкле икәнлегенә төшендерүгә ирешмәсәк, бу турыдан-туры татар халкының гуманитар һәлакатенә юл тоту булачак.

Ни өчен бу изге эшнең уңай яки тискәре нәтиҗәсе беренче чиратта ата-аналарга бәйле? Чөнки хәзер Россия законы буенча укучыларның кайсы телне өйрәнүләре ата-ананың ихтыяры белән хәл ителә. Ул бездә баласының нинди тел дәресләренә йөрүен язма рәвештә белдерергә тиеш. Бик аяныч, хәзерге татар ата-аналарының шактые балаларын туган тел дәресләре урынына рус теле дәресләренә йөртә. Төп сәбәбе һаман да шул – югары уку йортына кереп уку өчен рус телен яхшырак белсеннәр дигән теләктә булу.

Хәзерге уку планнары һәм прог­раммалары буенча, белем алучы яшьләргә югары уку йортында уку өчен борчылырга кирәкми: мәктәпләрдә, шул исәптән татар мәктәпләрендә дә, рус теленә күп сәгатьләр бирелә һәм бу предмет яхшы итеп өйрәтелә һәм тырышып укыган татар егет-кызлары, теләсә кайсы вузга кереп, уңышлы укый ала.

 Татар телен өйрәнү һәрьяктан файдалы. Иң әүвәл, туган телне белү – һәркемнең изге бурычы. Туган тел ул – халкың тарафыннан меңнәрчә еллар буена барлык­ка китерелеп, камилләштерелеп, ата-аналарың, әби-бабаларың аша ирештерелгән мөкатдәс байлык. Шунлыктан аңа, ата-анаңа, якыннарыңа булган кебек, зур ихтирамлы караш хөкем сөрергә һәм ул кадерләп  сакланырга тиеш. Хакыйкать шул: тел югалса, милләт тә бетә. Татар телен белгән кешеләргә, уңышлы яшәү һәм эшләү өчен, мәйдан киң була: бу телне белгән кеше дистәләрчә халыклар белән турыдан-туры аралаша һәм хезмәттәшлек итә ала. Өстәвенә, берничә тел өйрәнү баш миенең тулы куәткә эшләвенә ярдәм итә (бу күренеш физиолог галимнәр тарафыннан расланган). Берничә тел иясен икенче милләт кешеләре дә хөрмәт итә, башка халыклар телен белү аңа алар белән тиз аңлашырга, уртак фикергә килергә ярдәм итә. Алдынгы илләрнең күбесендә яшьләрнең берничә тел белүе – гадәти күренеш.

Шунысы да бар: туган телне яклау һәм саклау, шул максаттан милли мәгарифне алга җибәрү дәүләт җитәкчелегендә һәм аның ярдәме белән башкарылырга тиеш. Бу мәсьәләдә эшне активлаштырып, зуррак нәтиҗәләргә ирешү ихтыяҗы бәхәссез. Милли мәктәпләр эшенә, бигрәк тә татар телен һәм әдәбиятын укытуның күләмен һәм сыйфатын күтәрү бурычы тора. Татар мәктәпләре иң  яхшылардан, татар телен һәм әдәбиятын укыту иң нәтиҗәлеләрдән булырга тиеш.

Мәгариф министрлыгыннан, татар телен һәм әдәбиятын укытуны оештыру белән нәтиҗәлерәк шөгыльләнеп, укучыларның бу фәннәрдән белемнәренең төплерәк булуына ирешү таләп ителә. Рус мәктәпләрендә балаларга һәм яшьләргә татар телен укыту белән, нигездә, формаль рәвештә шөгыльләнүләрен истә тотып, бу бик әһәмиятле эшне дә җайга салу зарур. Әлеге предметны бигрәк тә татар балаларына яхшы итеп укыту мөһим, чөнки ул аларның  туган теле, ана телен исә һәркем белергә тиеш. Мәктәп директорлары һәм укытучылары ата-аналарга һәм укучыларга туган телләрен  белүнең әһәмиятен аңлатуга юнәлдерелгән идеология эше белән нәтиҗәле шөгыльләнсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев