Рүзәл Юсупов: Гуманитар һәлакәттән сакланыйк
Туган телебезне куллануда гафу ителмәслек битарафлык, җиңел караш хөкем сөрә. Татар теле соңгы елларда сан ягыннан да, сыйфаты мәсьәләсендә дә дәрәҗәсен югалта бара.
Без эшне, көчебезне мөмкин кадәр кимрәк сарыф итеп, тизрәк һәм җиңелрәк башкарып чыгарга күнегеп барган дәвердә яшибез. Бу күренеш тормышның төрле өлкәләрендә дә – җитештерүдә, акыл һәм сәнгать хезмәтләрендә дә чагылыш таба. Хуҗалыгыбызда ремонт яки төзү эшләрен «шабашниклар» бригадасының аннан-моннан гына, миннән киткәнче, иясенә җиткәнче, дип кенә эшләп куюларын күбебез белә. Мәктәптә һәм югары уку йортында белем һәм тәрбия бирүнең сыйфаты түбәнәю дә мәгълүм. Сәнгать, әдәбият өлкәләрендә дә проблемалар аз түгел. Халыкны борчыган мәсьәләләр укучыны дулкынландырырлык, тәэсирләндерерлек итеп язылган әсәрләрнең күзгә күренеп китүен сизми мөмкин түгел. Спектакльләрне фәкыйрь декорация белән яки бөтенләй декорациясез, ниндидер сәер шартлы сәхнә алымнары кулланып кую гадәтләрен дә, эстрада артистларының чын татар халык моңына нигезләнгән җырлардан йөз чөереп, җиңел башкарыла торган бик гади, моңсыз, такмак (компьютер) җырлары белән мавыгу хәлләрен дә күреп торабыз. Татарча радио, телевидение тапшыруларын әзерләп эфирга чыгаруда да сыйфатка зыян китереп, эшне җиңеләйтү күренешләре күп.
Бүгенге көндә күңелне нык борчый, кәефне кыра торган тагын бер нәрсә: туган телебезне куллануда гафу ителмәслек битарафлык, җиңел караш хөкем сөрә. Татар теле соңгы елларда сан ягыннан да, сыйфаты мәсьәләсендә дә дәрәҗәсен югалта бара. Сан ягыннан дип әйткәндә, аны кулланган, белгән һәм өйрәнгән кешеләрнең азаюы күздә тотыла. Рәсми мәгълүматлар буенча, татарларның яртысыннан күбрәге үз телендә аралашмый. Татарстан башкаласындагы урамнарда, җәмәгать урыннарында татарча сөйләшкән кешеләрне очратып буламы? Казанда үзләренчә сөйләшкән азәрбайҗаннар татарча сөйләшкән татарлардан күбрәктер. Укучы балаларның өчтән береме, әллә дүртән бере генәме күпмедер дәрәҗәдә татар телен өйрәнүгә җәлеп ителгән. Хәзер хәтта авыллардагы татар мәктәпләрендә укучылар да үзара күбрәк русча аралашырга омтыла.
Татарча газета-журналларны укучылар ничә процент кына икән?! Татар китаплары күпме сатыла?! Бик аз. Татарча газета-журналларның тиражлары 3-4әр, 5-6 шар мең белән исәпләнә. Газета киоскларына татарча газеталарны 2–3 әр, 4–5 данәләп кенә китерәләр. Күбрәк булса, сатылмый. Татарларның саны исә кимендә 5-6 миллион! Соңгы елларда татар мәктәпләренең аз дигәндә өчтән бере бетерелүен һәм рус мәктәпләрендә татар телен өйрәтүнең формаль рәвештә генә башкарылуын да белеп торырга кирәк.
Бу хәлләр телебезне куллануның сан ягыннан нык кимүен расласа, телебезнең ифрат дәрәҗәдә ялгыш, бозылып куллану күренешләренең көннән-көн артуы камил татар теленең сыйфаты түбәнәюен, табигый төзелеше бозыла баруын күрсәтә. Моны китап, газета-журнал укымый яки бик аз укый, татарча радио-телевидение ташыруларын тыңламый һәм карамый яки сирәк кенә тыңлый-карый торган кешеләр сизмиләрдер дә, бәлки. Әмма элегрәк вакытлардан бирле татар әдәбиятын һәм матбугатын укып барырга күнеккән зыялы затлар телебезнең хәзерге күңелсез хәлгә төшә баруы турындагы бу фикер белән килешми калмас.
Бүген милләттәшләрнең күбесенең татарча сөйләмендә дә, газета-журналлар, телевидение-радио тапшырулары телендә дә, хәтта үрнәк телдә язылырга тиешле матур әдәбият телендә дә тупас ялгышлар күп. Алар берән-сәрән, сирәк-мирәк кенә очрап калмый, хилафлы сүзләр һәм формалар һәркайда һәм һәрчак кулланылып, күп тапкырлар кабатланып килеп, законлы, норматив рәвешкә керә бара. Гаҗәп хәл: кайсыдыр бер каләм иясе ниндидер ялгыш сүз һәм грамматик форма кулланса, аны каләмдәшләре, дөресме-юкмы икәнлеген тикшереп тормыйча, тиз арада шатланып дигәндәй күтәреп алып, дәррәү кулланырга керешә. Бу мәсьәләдә русларның «Дурной пример заразителен» дигән гыйбарәсе туры килеп тора.
Телебезне бозып, ялгыш куллану күренешләре аның барлык тармакларына да – лексика-фразеология, грамматика, стилистика өлкәләренә дә, орфоэпия һәм орфография нормаларына да карый. Бу мәсьәләдә шунысы аяныч һәм гаҗәпләндерә: кайбер сүз әһелләренә соңгы вакытларда телебезнең күп йөз еллар кулланылып килгән, тотрыклы кагыйдәләрен тупас бозу чире йога: көннәрдән бер көнне кинәт «ике икең – дүрт» дигәндәге кебек элементар сөйләм нормаларын бозып кулланырга керешәләр һәм зур ялгышларны башкалар да кабатлый башлый.
Телебезне газета-журнал материалларында, радио-телевидение тапшыруларында һәм шулай ук кайбер китапларда бозып куллану очракларын анализлау шуны күрсәтә: күп санлы хаталар каләм ияләренең татар телен тиешенчә белми торган, язмабызның башында әйтеп үткәнчә, эшләренә тиешле җаваплылык белән карамыйча, төптән уйламыйча, өстән-өстән генә, җиңелчә генә эш итүләре аркасында барлыкка килә. Алар үзләренең ни язганын, аны укучының аңлавы-аңламавын уйлап та тормый, кайчакта үзләре язган боткага үзләре дә төшенмиләрдер. Югыйсә, үтә мәгънәсез нәрсәләр язып куймаслар иде бит инде!
Хәзерге вакытта татар әдәби телен чүпләүгә, пычратуга гына түгел, хәтта аның табигый төзелешен, нигезен какшатуга китерә торган җитди ялгышлар да бар. Шундыйларның иң күп таралганы һәм аеруча хәтәре – сөйләмдә (текстта) сүзләрнең үзара мәгънәле бәйләнешен бозу һәм бу бәйләнешне тәгъбир итү чараларын ялгыш куллану. Бу җитди тискәре күренешнең дә нигезендә, һәр телнең үзенә генә хас үзенчәлекләрен исәпкә алмыйча, рус телендәге сөйләм калыпларын, грамматик формаларын механик яки автоматик рәвештә татар теленә күчереп кую ята.
Рус теленең һәр сүзен татарчага ялгыш аның төп мәгънәсендәге тәңгәллеге белән тәрҗемә итү, калькалаштыру аркасында, рус сүзтезмәсе компонентларының мәгънә бәйләнеше өлгесен (семантик моделен) механик рәвештә татар теленә күчереп кую ысулы белән ясалган калька-әйтелмәләр соңгы елларда безнең телебезнең табигый төзелешенә зур зыян китерә: татар теле рус теленнән ялгыш калькалаштырып алынган чит-ят тәгъбирләр белән нык чүпләнә һәм бозыла. Мондый гайре табигый әйтелмәләр безнең телдә хәзер йөзләрчә һәм меңнәрчә исәпләнә. Татар телендәге матбугат һәм радио-телевидение тапшырулары телебезнең бай фигыль формаларын куллана белмәүләре аркасында да нык бозыла. Ялгышлар бигрәк тә үткән заман хикәя фигыльләреннән һәм сыйфат фигыльләрдән файдалану өлкәсендә бик күп. Алар турында бу язма авторының мәкаләләрендә һәм китапларында күп һәм тулы итеп язылган.
Радио-телевидение, ягъни эфир теле турында да берничә сүз әйтик. Матбугатта һәм китапларда күрсәтелгән тел ялгышларының күбесе эфир тапшыруларына да хас. Шуның белән бергә радио һәм телевидение тапшыруларының үзләрендә генә була торган тел хилафлыклары да бар.
Телевидениедә һәм радиода, татарча тапшыруларда катнашучылардан татар телендә дөрес, матур итеп, иркен сөйләүче һәм әңгәмә ясаучылар аз һәм, киресенчә, кирәксезгә рус сүзләре кушып, ык-мык килеп, тиешле фикерне тиз генә белдерерлек сүзләрне таба алмыйча һәм татар теленең үзенә генә хас авазларны дөрес әйтә алмыйча сөйләүчеләр күп. Авазларны әйтү димәктән, радио-телевидениедә генә түгел, гомумән, татарча сөйләүчеләрдә бер оялырлык күренеш бар: милләттәшләребезнең бик күбесе һ авазын дөрес кулланмый, аны х авазы белән алмаштырып, һәмне хәм яки хам дип, шәхәр (шәһәр), хәрбер (һәрбер), хәммә (һәммә), хава (һава) һ.б дип әйтә.
Мондый сөйләүчеләрне тыңлау ямьсез тәэсир калдыра һәм шундый сорау туа: ни өчен хәтта руслар немец теленең яки башка чит телләрнең рус телендә булмаган, мәсәлән, шул ук һ авазын дөрес итеп әйтергә өйрәнә алалар, ә безнең татарлар үз телләрендәге авазларны да җиренә җиткереп әйтә алмый? Хурланырлык хәл бит!
Бүген татар теленең кулланылышы өлкәсендә проблемалар бик күп. Мәсәлән, топонимика исемнәренең язылышында һәм әйтелешендә тәртипсезлек бар. Гомумән, сүзләрнең язылуында һәм тыныш билгеләрен куюда, ягъни орфографиясе һәм пунктуациясе мәсьәләсендә башбаштаклык күренешләре хөкем сөрә. Терминнар куллануда да хәл итәсе мәсьәләләр күп.
Йомгак ясап әйткәндә, татар телен белү, куллану, укыту-өйрәтү эше белән кызыксынып, аны тикшереп торырга, бу өлкәдәге проблемаларны хәл итү белән максатчан һәм җитди шөгыльләнергә тиешле дәүләт органнарының, җаваплы кешеләрнең булуы сизелми. Тагын да хәтәррәге: халыкның үзенең дә күбесендә туган телебездән мәхрүм калуыбыз ихтималы бар дип нык борчылу, үз телен сакларга омтылыш күренми.
Татар теле хәзер үги бала хәлендә. Аның дәүләт теле булырга тиешле роле көннән-көн кими, дәрәҗәсе түбәнәя бара. Моннан соң да шушы хәл дәвам итсә, мең еллык тарихлы, камил төзелешле татар әдәби теле, үзенең әһәмиятен, куәтен югалтып, кухняда, базарда аралашу чарасы гына булып калырга мөмкин. Бу исә татарларның югары культуралы, алдынгы милләт буларак яшәвен гуманитар һәлакәткә китерәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев