Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
Җан авазы

Равил Сабыр: Авторны үтерү яхшырак!

Уңайсыз тереләр белән эшләргә. Миңа бер режиссер чырайга бәреп шулай диде дә: «Мин үлгән драматургларны гына яратам!»

Камал театрының яңа бинасы турында соңгы вакытларда чыккан күпсанлы мәкаләләрнең берсендә чираттагы мәртәбә татар драматургларына «тибеп» уздылар. Имеш, юк алар, булганнары заманча яза белми. Хәтта Илгиз Зәйниевкә дә эләккән: формасы буенча пьесалары Хәй Вахитныкын хәтерләтә, янәсе, ә эчтәлеге юк – бушлык.

В.Белинский да, билгеле булганча, А.Пушкин белән Н.Гоголь язып яткан заманнарда: «У нас нет литературы!» – дигән, анысы. Ә режиссерларның, гомумән, яраткан шөгыле инде ул пьесалар кытлыгыннан зарлану. Хәзер генә түгел, гомер бакый шулай булган. 1910 елда  К.Станиславский: «Театр тупикка килеп терәлде, куяр нәрсә табып булмый, пьесалар юк!», – дигән.  

Гадел булу өчен шунысын да искәртик инде: 1-2 пьеса язып, әсәрен куйдыра алмаган язучылар, гадәттә, театрларны гаепли. Аларның даһи пьесаларын аңлар дәрәҗәдәге режиссер тумаган әле, янәсе. Бу сүзләргә елмаерга да мөмкин булыр иде, тик... Хәер, бу темага алдарак кагылырбыз, ә хәзер минем шушы турыда әйтелгән Марсель Сәлимҗанов сүзләрен китерәсем килә. Бер телеинтервьюсында ул болай дигән иде: «Без театрда көн саен, берәр драматург даһи пьеса алып килер, дигән өмет белән яшибез». Хәзер дә шулайдыр дип беләм. Хуш. Тик ул драматург каян килеп (үсеп) чыгарга тиеш икән соң? Драматургия үги бала ролендә йөргәндә мөмкин әйберме бу?

Бервакыт Туфан абый Миңнуллин сөйләгән иде: «Камал театрына кереп бара идем, каршыма Шамил (Закиров, 1985-2012 елларда театр директоры. – Р.С.) очрады. «Нишләп йөрисең монда?» – ди миңа. «Ә син монда нишләп йөрисең?» – дидем. Оялды Шамил, аңлады хатасын...»

Үзенең соңгы язмаларының берсендә Туфан абый бу теманы дәвам итеп, ачынып: «Театр көне – ул безнең, драматургларның да бәйрәме», – дип язарга мәҗбүр булган иде.

М.Сәлимҗановның сүзләренә тагын бер игътибар итсәк: «Пьеса алып килер, дигән өмет», – ди бит ул, ягъни драматург каяндыр читтән килергә тиеш. Менә карагыз, театрдагы кайсы гына һөнәрне алсак та – режиссер, актер, рәссам һ.б. – аларның барысын да бу эшкә укыталар, өйрәтәләр. Һәрберсенең штат расписаниесенә кертелгән хезмәт урыны, вазифасы, хезмәт хакы һ.б. бар. Ә драматургныкы – юк. Ягъни, аннан кала барысы да үз эшләре белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә, бары тик пьеса язу гына һәвәскәрлек дәрәҗәсендә дигән сүз. Менә кемнең пьеса язу – төп эше? Илгиз Зәйниевнекедер, бәлки? Юк, ул үзе: «Мин – режиссер булып эшләүче драматург», – дип интервью бирде. Күптән инде, 2019 елда ук. Хәзер, ике театрда берьюлы җитәкче вазифасын башкаргач, аның пьеса язарга вакыты калуы, гомумән, бик шикле.

Әгәр драма әсәрләренең авторлары өчен бу эш төп һөнәр түгел, ә бары тик ниндидер бер хобби, энтузиазм чагылышы гына икән, аларга артык югары таләпләр кую дөресме соң? Ни өчен без популяр фильмда Е.Евстигнеев уйнаган халык театры режиссеры: «Кроме того, актер должен где-то работать! Неправильно, если он целый день, понимаете, болтается в театре. Ведь насколько Ермолова играла бы лучше вечером, если бы она днем, понимаете, работала, у шлифовального станка», – дигәндә көләбез, ә драматург шул ук хәлдә булганда, ягъни көндез эштә булган көчләрен сарыф итеп, төнлә тагын пьеса язып утырганга көлмибез?  

Хуш, ә хәзер үзебезнең язучылар мохитен, каләмдәшләребезнең драматургларга мөнәсәбәтенә карыйк. Шундый ярым шаяртып әйтелә торган сүз бар, имеш, драматургиянең әдәбиятка ни катнашы бар? Янәсе, башка жанрда иҗат итә алмаган кешеләр генә пьеса яза. Ә миңа калса, бу – иң катлаулы жанр. Сәхнә әсәрен иҗат итәр өчен бик нык әзерлекле булу кирәк. Шунысын да онытмыйк, драматурглар проза яза ала, тик прозаикларның барысы да пьеса яза алмый...   

Күптән түгел бер яңалык ишетеп шаккаттым. ТР Мәдәният министрлыгы театрларда 2020 елда чыккан (5 ел элек!) спектакль авторларына гонорар түли башлаган икән. Бурычларын каплап бетергәч, башка бу максатларга акча бүлеп бирмәячәк, ди.  Театрлар үз бюджетларыннан түләргә тиеш булачак. Ягъни драматург каяндыр килеп чыгып, көндез хөкүмәткә эшләп, төнлә даһи пьеса язып, аны театрга алып килеп бирергә тиеш, тик аңа хезмәте өчен еллар буе түләмәсәң дә була, дигән сүзме инде бу?

Менә, мәсәлән, 2024 елның 24 маенда Минзәлә татар дәүләт драма театрында минем пьеса буенча «Син генә җитмәгән идең!» комедиясенең премьерасы булып узды (режиссеры – Булат Бәдриев). Миңа әсәрем өчен гонорар алырга кайчан чират җитәр икән? Кем түләр икән аны?  

Шул ук вакытта, юристлар аңлатканча, закон нигезендә, премь­ера чыгарга 2 ай алдан, ягъни 24 мартка кадәр, минем белән килешү төзелгән булырга тиеш иде. Ул гына да түгел, бу вакытка хәтта килешүдә күрсәтелгән гонорар суммасы да түләнгән булырга тиеш. Юристларга нәрсә аларга? Судка бир, диләр. Ләкин мин, Минзәлә малае, ни оятым белән туган ягым театры белән судлашып йөрим инде? 

Хәзер иң катлаулы сорауга – режиссер белән драматург мөнәсәбәтләренә тукталасы килә. Режиссерның уйлары, аны борчыган мәсьәләләр бер төрле, драматургныкы – башкача, үзенеке. Чөнки алар бит икесе – ике кеше, уйлары һичничек бертөрле була алмый.  

Алар бит Мәскәүләрдә укыганда, дөнья драматургиясенең вакыт иләге аша узган иң яхшы, иң көчле әсәрләре белән эшләргә өйрәнгән. Бер тәнкыйтьченең шаярып әйтүенчә, бүгенге режиссерлар өчен алар куярдай бер генә драматург бар – Шекспир! Ну, аның күләгәсендә Чехов йөри инде... 

Аннан соң бит әле аның тагын шундый уңайсыз ягы да бар: Шекспирның әсәрен үзгәртсәң, ул сиңа теге дөньядан дәгъвасын әйтә алмый, ә хәзер яшәп иҗат итүче автор сәхнәдә үзе язган түгел, бөтенләй башка әйбер күрсә, ызгыш, җәнҗал чыгарырга мөмкин, ким дигәндә афишадан исемен алуны таләп итәчәк. Уңайсыз тереләр белән эшләргә. Миңа бер режиссер чырайга бәреп шулай диде дә: «Мин үлгән драматургларны гына яратам!»  

Ни генә дисәк тә, спектакльне режиссер куя, көч аңарда. Ә кем көчле – шул хаклы. Шуннан китә инде: «Куяр нәрсә юк, хәзерге драматурглар заманча яза белми», – дигән сүзләр.

Ә нәрсә ул заманча? Критерийлары нинди? Кем уйлап тапкан аларны? Гомумән, бармы алар? Классикларны да үз вакытында «заманча пьесалар яза белмисез» дип тәнкыйтьләгәннәр.

Шул ук Т.Миңнуллин ишетмәгән дип беләсезме бу сүзләрне? Мәсәлән, Минзәләдә С.Өметбаев аның «Безнең авыл кешеләре» пьесасын куйган. Артистлар каршы булган, юк бит инде монда куярлык та, уйнарлык та әйбер, дигәннәр. Өметбаев әйткән: «Ул – яшь драматург, бөтен сер-кагыйдәләрне аңлап бетерми әле, өйрәнәселәре алда. Без аның бу әйберсен ни өчен болай язарга ярамаганын күрсәтер өчен, ул драматург буларак үсә алсын өчен куярга тиеш», – дигән. Кем белә, бәлки, ул чакта «Безнең авыл кешеләре» сәхнәгә менмәсә, ахыр чиктә «Диләфрүзгә дүрт кияү», «Моңлы бер җыр», «Әниләр һәм бәбиләр», «Әлдермештән Әлмәндәр» һ.б. пьесалар язылмый калган булыр иде...

Бу фикерне дә беренче генә әйтүем түгел инде. Мин аны хәтта бер форумда мөнбәрдән чыгыш ясаганда да яңгыраткан идем. Хәтерем ялгышмаса, 2008 елда бугай, «Юность» ял базасында Әлмәт театры тырышлыгы һәм «Татнефть» белән, Язучылар берлеге катнашында, драматурглар өчен семинар узган иде. Менә шунда, алдан кисәтеп тормыйча, бер дә көтмәгәндә, миңа сүз биреп куйдылар. Чыктым да башыма килгән беренче уемны әйттем: «Драматург театрда үз кеше булмаса, аны бик камил булмаган пьесасын кат-кат яздырып үстермәсәң, өйрәтмәсәң, беркем дә Туфан Миңнуллин дәрәҗәсенә менә алмый. Туфан абый миңа үзе дә шулай диде, театрда күбрәк болганырга тырыш, артистлар, режиссерлар белән күбрәк аралаш, репетицияләргә кереп утыр, шунсыз драматург буларак үсеп булмый, диде»... 

Нинди заман килә соң? «Көч – миндә, димәк, мин хаклы!» дип санаган режиссерлар заманы.  

Бер зур җитәкче белән эшләгәндә, аның еш кабатлый торган сүзләре башка кереп калды. «Нинди дә булса проблеманы хәл итәр өчен, иң беренче чиратта 2 нәрсә кирәк: кадрлар һәм финанслар», – дип әйтә иде ул.  

Финанслар белән хәлләр ничек тора соң? Нишләп шулай бишәр ел түләнми соң авторларга?  

Әгәр дә базарда нинди дә булса белгечләр кытлыгы сизелә башлый икән, ни була? Дөрес, аларның хезмәт хаклары күтәрелә. Әйдәгез, драматургларга 2007 елдагы югарылыкта (дәрәҗәдә) гонорар түләүне торгызыйк. Пьеса өчен түләү бәясе артса, күбрәк кеше сәхнә әсәрләре яза башлар, ә билгеле булганча, сан, ахыр чиктә, барыбер сыйфатка әйләнә.  

Мин иҗатта ниндидер чикләүләр, кемнедер нәрсәгәдер мәҗбүр итү ягында түгел. Без бит – аңлы кешеләр, телебез бар. Җыелышыйк, киңәшик, сөйләшик, хәл итик. Нидер хәл итәргә кирәк. Режиссерлар гел драматургларны хурлап торса, язучылар атлаган саен театрны сүксә, ерак китәрбезме без?  

Тәмамлап, бер кечкенә генә үтенеч. Мәкалә-интервьюлар да чыгып тора, проблемалар да күтәрелә, очрашулар, киңәшмәләр, «түгәрәк өстәл»ләр дә уздырыла, тик күп вакытта язылган яки әйтелгән сүз – бары тик сүз булып кына кала, эшкә кадәр барып җитә алмыйбыз. Минем бу мәкаләм дә, А.Чеховның «Ванька» хикәясендәге кебек, «авылга бабайга» китеп бармасын иде. 

(Язманы тулаем Р.Сабырның «Вконтакте»дагы аккаунтыннан  укый аласыз.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев