Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА: КЫСЫР КАЙГЫ

Татарстанда яшәүче урысларның чын милли рух белән сугарылган бертөркем милләтпәрвәрне берләштергән Урыс мәдәнияте җәмгыяте (Общество русской культуры) яшәп килгәнен беләбез. Исеменнән аңлашылганча, бу оешма урыс мәдәниятенең хәл-халәте, урыс теленең язмышы, киләчәге, аның саф килеш саклануы турында кайгырта. Оешманың рәисе, техник фәннәр докторы Александр Салагаев та заманында республика Дәүләт Советы утырышларында...

Татарстанда яшәүче урысларның чын милли рух белән сугарылган бертөркем милләтпәрвәрне берләштергән Урыс мәдәнияте җәмгыяте (Общество русской культуры) яшәп килгәнен беләбез. Исеменнән аңлашылганча, бу оешма урыс мәдәниятенең хәл-халәте, урыс теленең язмышы, киләчәге, аның саф килеш саклануы турында кайгырта. Оешманың рәисе, техник фәннәр докторы Александр Салагаев та заманында республика Дәүләт Советы утырышларында кызу бәхәсләр уяткан кыю фикерле кеше булып истә калган.

Соңгы 2-3 елда әлеге оешма аеруча активлашып китте, алар хәтта төрле ризасызлык акцияләре, митинглар да уздыра башлады. Утсыз төтен чыкмый, дигәндәй, бу активлыкның объектив һәм субъектив сәбәпләре бар, билгеле. Урыс мәдәнияте өчен җан атучыларны бигрәк тә республика мәктәпләрендә урыс балаларына үз туган телләрен өйрәтү мәсьәләсе борчый. Моннан берничә ел элек оешма вәкилләре мәктәпләрдә татар теле дәресләренең урыс теленә караганда күбрәк укытылуы, шул сәбәпле, урыс теленә зыян килүе хакында шаулаша башлады. Безнең мәктәпләрдә әлегә элеккеге стандартлар буенча 5 нче сыйныфтан башлап атнага 4 дәрес урыс теле, 2 дәрес урыс әдәбияте, 4 дәрес татар теле, 2 дәрес татар әдәбияте укытыла. Гөнаһ шомлыгына күрә, кайбер иренчәк малайлар "татарская литература" дигәнне көндәлекләренә "татарский" дип кенә язып куя торган булган. Әти-әниләр моны ялгыш аңлау сәбәпле, атнага 6 дәрес татар теле керә икән, дип хафага калган. Бу мәсьәләне матбугат очрашуы вакытында җәмгыять вәкилләренә ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов аңлатып бирде. "Урыс теле өлешенең бер генә минутына да кагылганыбыз юк", - диде ул.

Мәгълүм хакыйкать булса да, искә төшереп үтик, безнең республикада ике дәүләт теле закон нигезендә ныгытылган. Аларны мәктәпләрдә яшь буынга өйрәтү дә закон буенча каралган. Мәктәптә укыту программасының 75 проценты базис өлештән, 15 проценты милли-төбәк компонентыннан торса, 10 проценты мәгариф учреждениесе үзе сайлаган план буенча тормышка ашырыла. Татар теле, әдәбияте, Татарстан тарихы кебек фәннәр нәкъ менә шул милли-төбәк компонентына нигезләнеп укытыла. Мәгариф һәм фән министры ачыклап үткәнчә, мәктәп компоненты дип йөртелгән 10 процентны урыс мәктәпләре урыс теле файдасына хәл итә икән. Монысы хуплана гына.

Безнең республикада ике дәүләт теленең бертигез күләмдә укытылуының гаделме-түгелме икәнлеген Русия Конституция судына шикаять язып та тикшерделәр. 2004 елның 16 ноябрендә Сергей Хапугин шикаяте уңаеннан мәхкәмәдә карар чыгарылды: Татарстанда дәүләт телләрен тигез күләмдә укыту Конституцияне бозмый!

Урыс мәдәнияте җәмгыяте әгъзаларын бик нык борчыган тагын бер мәсьәлә бар. Баксаң, соңгы 20 елда Татарстан мәктәпләрендә укучы урыс балаларының үз туган телләрен белүе гаять дәрәҗәдә түбәнәйгән, хәтта алар наданлык баскычына төшкән икән. Моңа мисал итеп шул ук җәмгыять әгъзасы Екатерина Беляева шундый вакыйга турында сөйләде. Янәсе, Чаллыда яшәүче бер гаилә Мәскәүгә күченеп яши башлаган икән дә, аларның башкала мәктәбенә укырга килгән малайларына: "Әллә син авылдан килдеңме?" - дип сорау биргәннәр. "Грамоталык бит ул белемнең нигезе. Үз туган телен камил белмәгән кеше фәннәрне дә тиешенчә үзләштерә алмый", - дип сөйләде Катя. Әйтерең бармы, безнең бу сүзләрне тәкрарлап телләр арыды инде. Ләкин урыс телен яклаучылар фикеренчә, монда бөтен бәла татар теле дәресләренең артык күп булуында. Алар урыс телен тиешенчә өйрәнергә комачаулый. "Татарстанда туып-үскән урыс баласы Питер, Түбән Новгород, Архангельскида үскән урыс баласыннан кай җире белән ким? Безнең балаларның да туган телебезне тиешенчә өйрәнергә хакы бар", - дип ризасызлык белдерә әти-әниләр.

Хикмәт шунда, урыс өлкәләрендә мәктәптә урыс теле атнага 6 сәгать укытыла, ә бездә 4 кенә. Күрше Мари Илендә дә хәл башкачарак - урыс теленә 5 сәгать бирелә икән. Министр Альберт Гыйльметдинов бер телнең икенче телне өйрәнүгә комачаулык тудыруына бик тә шикләнеп каравын белдерде. Киресенчә, ике телне чагыштырып өйрәнү мөмкинлеге булу - ул тирән социаль тәҗрибә, кешедә толерантлык, башкаларга карата түземлелек тәрбияли. Бер телле урыс балаларына караганда Татарстанныкылар татар мәдәниятен, тарихын, аның җирле ономастикасын, топонимикасын белеп үсә. "Бөек психолог, әдәбият белгече Л.Выгодский ассызыклавынча , бер-берсеннән аерылып торган телләрне өйрәтү баланың психик үсешенә уңай йогынты ясый, ә телләр аерымлыгы үз туган телеңне яхшырак аңларга булыша. Шулай ук чуаш халкының бөек педагогы И.Яковлев та: "Бер тел - бер акыл, ике тел - ике акыл", - дип әйткән", - дип аңлатма бирде министр журналистларга да. Ул, галим буларак, фәнгә дә мөрәҗәгать итте, гыйбрәтле дәлилләр китерде. Чыннан да, галимнәрнең, күп телле, ягъни полилингваль кешенең баш мие акрынрак картая, хезмәткә сәләтен югалтмый, дигәне белән бәхәсләшеп буламы?

Урыс мәдәнияте җәмгыяте вәкилләре, урыс телен дәүләт теле итеп түгел, ә туган тел итеп укытырга кирәк, дип чаң кага. Ә бүген мәктәпләрдә урыс теле дәресләре кайсы методика буенча укытыла соң? Бу хакта КФУның урыс телен укыту кафедрасы профессоры Резеда Мөхәммәтшинага сорау биргәнем бар. "Хәзерге мәктәпләрдә урыс теле урыс балаларына да, татар балаларына да туган тел кебек укытыла", - диде ул.

Әйтик, мәсәлән, шул ук Урыс мәдәнияте җәмгыятеннән Михаил Щегловның үз балалары да мәктәптә татар теле дәресләрен укыган булып исәпләнә. "11 ел әлеге дәресләргә йөрсәләр дә, татарча бер сүз дә белмиләр һәм аңа карап бер проблема да килеп чыкканы юк. Мин үзем дә беркайчан да аларга, татар телен өйрәнегез, дип әйтмәдем, - дип сөйли ата кеше. - Урыс кешесе татарны аңласын өчен аңа атнага ике татар теле дәресе керү җитә, анда да әле телнең грамматикасын өйрәтү бөтенләй кирәк түгел. Минемчә, ике дәүләт теленең берсен сайлап алып өйрәнәсе булса, татарлар үзләре дә урыс телен сайлар иде. Чөнки БДИ бирәселәре бар. Урысларга татар телен өйрәнү ирекле итеп куелырга тиеш. Көчләп тел өйрәтеп булмый, булмаганын 20 ел күреп торасыз".

Шулай ук Екатерина Беляева да башлангыч сыйныфта укучы улының урыс телен бик начар үзләштерүеннән зарлана. "Өйгә биреп җибәрелгән эш дәфтәренең бер битен 5 сәгать эшлибез", - ди ул.

Баксаң, барысына да урыс теле дәресләренең аз керүе, күп вакытның татар теле белән чиләнеп үтүе гаепле икән. Журналистлар катнашында үткән "түгәрәк өстәл"гә ул улының дәфтәрен дә алып килгән иде. Дәфтәргә карагач, без шаккаттык, малайның укытучысы да үз укучыларыннан һич тә ерак китмәгән, хатаны төзәткән җирдә үзе дә 2 грамматик хата җибәргән. Җитмәсә, балага "2"ле куйган булган. Хәсрәт. Катяның сөйләвенә караганда, хәзер педагогик вуз тәмамлап чыккан яшь укытучыларның урыс теленнән грамотасы түбән, дөрес һәм сәнгатьле итеп дәрес бирә алмыйлар. Кыскасы, урыс телен белмиләр. Монда сәбәп тагын әлеге дә баягы татар теленең "мешать" итүендә булып чыкты.

Урыс теле укытучыларын, филологлар әзерләү мәсьәләләре хакында профессор Резеда Мөхәммәтшина да ачынып сөйләде. "Хәзер хәтта, филолог булам, дип килгән яшьләр дә урыс әдәбиятен белми, кайбер язучылар турында бөтенләй мәгълүматсыз. Чөнки китап укымыйлар. Укырга яратмау, теләмәү ул психологик чир дәрәҗәсенә җитте. Балаларны экраннан аерып алу юлларын эзләргә кирәк. Якын елларда мәктәптә мәҗбүри уку стандартыннан урыс әдәбиятен алып ташларга телиләр, янәсе, әдәбият - ул музыка, рәсем кебек сәнгать төре, аны теләге булган кешеләр генә өйрәнсен. Әдәбият та бетерелсә, телне ничек өйрәтәсе булыр", - диде ул.

Ә Екатерина Беляеваны бик нык борчыган тагын бер нәрсә - урыс теленең туган тел буларак түгел, дәүләт теле буларак укытылуы. Бу мәсьәләдә тел белгечләренең дә, укытучыларның да фикере уртак. Урыс теле укытучылары, "Без башка регионнардагы кебек үк дәреслекләр белән укытабыз. Бездә 70 ел буена урыс телен укыту буенча проблемалар булганы юк. Урыслар да, татарлар да шул бер үк программа буенча укыды һәм укый, имтихан тапшыра. Хәзер гамәлдә булган программа - ул туган телне өйрәнү программасы белән тәңгәл. Монда урыслар түгел, татарлар зарланса, килешәрәк төшәр иде. Аларга да гомер буе урыс теле туган тел кебек өйрәтелде", ди.

Мәктәп укучыларының урыс теленнән грамотасын тикшерү максатыннан быел яз көне укучыларга тоталь диктант яздырганнар иде. Михаил Щеглов нәтиҗәләрне төгәл әйтмәсә дә, хәлләрнең бик аяныч булуын сурәтләп бирде. "Урыс грамматикасын белмиләр, белем җитми", - дип нәтиҗә ясады ул. Элек тә җитмәгән ул белем. Александр Салагаев белән Михаил Щегловлар кул куйган, мәгариф һәм фән министрына язылган хатта министр 17 (!) хата тапкан. Хат бит урыс телендә язылган. Михаил Юрьевич үзе, татарча бер юл да укымадым, бер сүз дә белмим, ди һәм шуның белән горурлана. Алай татарча өйрәнеп интекмәгәч тә, каян килде икән ул хаталар?

Мәктәптә 11 ел буе һәр атна саен 2шәр сәгать дәрестә утырып та, аннан күңел өчен бер мәгълүмат та алып чыкмаган баласын шушы гамәле өчен хуплаган әти кешене аңлап булмый. Мәктәп укучыларының, яшь укытучыларның урыс теленнән наданлык күрсәтүендә татар теленең бер гаебе дә юклыгын мәнди анасы да белә. Бер телнең икенче телгә комачаулыйсын белсә, бөек урыс классиклары тәрбияләнгән XVIII гасыр дворян гаиләләре француз нянялары яллар идеме икән?

Әгәр Арина Родионовна булмаса, без Пушкин атлы бөек затны белер идекме? 1 нче томы француз телендә язылган "Война и мир"ны укып, бөек урыс халкы язмышы турында уйланыр идекме? Бу наданлыклар, бу артталыкларның сәбәбе татар телендә түгеллеге көн кебек ачык. Моның бүтән сәбәпләре булырга охшый: үшәнлек, башкаларны хөрмәт итмәү, гыйлемгә омтылмау... Михаил Щеглов ясаган нәтиҗә һәр татарның йөрәгенә ук булып кадала. "Конечно, татарның телдән бүтән тотыныр нәрсәсе калмады бит инде. Дәүләт юк, суверенитет юк, поэтому телгә басым ясыйлар. Басым ясау гына түгел, безгә тел өйрәтеп, Иван Грозный өчен үч алалар", янәсе. Кызык, адәм баласына ярты дөньяны биләгән төрки кавемгә ачкыч булган телне җайлап, ипләп өйрәтергә омтылу хәзер үч алу дип атала микәнни? Гыйлемгә аяк терәп каршы тору кешенең үзен яхшыга илтерме? Милләте турында кайгыртучылар үзләре шул турыда уйланмый микәнни?

Казанда яшәүче грузин хатыны Майя Хухунашвили (ул Татарстан халыклары ассамблеясен җитәкләгән иде, хәзер дә "Халыклар дуслыгы йортын"да эшли) үз кызы һәм улының Казанга килеп яши башлагач та 5 тел өйрәнүе хакында горурланып сөйләгән иде. "Алар грузин, урыс, татар, төрек, инглиз телләрен өйрәнде, һәммәсен дә, ким дигәндә, урамда аралашырлык дәрәҗәдә булса да беләләр. Мәктәптә 11 ел буе тел дәресләренә йөргән бала җөмлә төзерлек кенә шул телне өйрәнергә тиеш инде ул. Минем моңа бик тә эчем пошар иде", - диде ул да, аптырагач.

Үз ана телебезнең хәле күпкә мөшкелрәк булса да, мин үзем урыс балаларының туган телләрен начар белә башлавына чын күңелдән борчылам. Мәсьәлә зур, тирән, аны кечерәйтеп күрсәтергә ярамый. Мәгариф белгечләренә, укытучыларга һәм ата-аналарга бергәләп балаларны укудан биздерә торган чараларга каршы (TV, Интернет) көрәшергә, ничек тә яңа стандартларда әдәбият дәресләрен тиешле күләмдә саклап калырга тырышырга кирәк. Ә урысча грамота түбәнәюнең сәбәбе һич тә татар теленә бәйле түгел. Юк белән башны катырмыйк инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев