НАХАККА АЕРГАН СҮЗ
Тормышта төрле хәлләр була.
Ачуланышасың да дуслашасың. Һәр кычкырышкан саен аерылыша башласаң, бу дөньяда, мөгаен, бер генә парлы кеше дә калмас иде. Шулай да, ике арадагы тавышка түзәргә, бер-береңне гафу итәргә була. Ә нахакка рәнҗетсәләр нишләргә?.. Алия дә каенанасының әйткән нахак сүзләрен күтәрә алмыйча, иреннән китеп, яшьлеген ялгызы үткәрә. Алия белән Алмаз (исемнәр үзгәртелде) югары уку йортында укыганда танышалар. Алия авыл кызы, ә Алмаз шәһәрнеке. Алия аңа бер күрүдә гашыйк була. Мәктәптә укыганда ук дуслашып, армиягә озатып калган егете булса да, Алмазны сайлый ул. Солдаттагы егетенә балалык хисләре белән генә гашыйк булганмын дип уйлый. Үзенең уйларын һәм башка егеткә гашыйк булуы хакында солдат егетенә барысын да әйтеп хат язып җибәрә Алия. Шул хаттан соң аралары өзелә. Алия Алмазга чын-чынлап гашыйк була. Алмаз да киләчәк тормышын аннан башка күз алдына да китерми. Югары уку йортын тәмамлап, кулларына диплом алган елны, матур итеп, зурлап туйлар ясап кавышалар алар. Ул чакларда алардан да бәхетле кемнәр булды икән?.. Әйе, бик тә матур, сокланырлык парлар иде Алия белән Алмаз. Араларына җил дә үтмәс кебек иде. Тик... Өйләнешеп ике ел яшәгәч, хезмәт хакы аз дип, вахта ысулы белән Алмаз эшкә Себергә китеп урнаша. Алия бер яшьлек сабые белән егетнең әнисе янында торып кала. Башта мактап туялмаган киленне каенанасы никтер күрәлмаска әйләнә. Аңа бер сәбәпсезгә бәйләнеп, гел тавыш чыгарырга гына тора. Пешергән ашлары да, эшләгән эшләре дә ошамый ирнең әнисенә. Алия каенанасының әлеге килешсез гадәтләренә түзеп яшәргә тырышса да, көннәрдән бер көнне:”Бу бала бер дә безгә охшамаган, ул Алмазныкы түгел, син аны башка кешедән тапкансың. Күрше-тирә дә шулай сөйли”, – дигән нахак сүзләрен берничек тә кичерә алмый. Бик озак уйланганнан соң, алга таба мондый нахак сүзләргә түзеп яши алмаслыгын аңлап, баласын алып, авылга әнисе янына кайтып китә. Алиянең авылга китүен чираттагы ялына кайткач кына белә Алмаз. Анда да бөтенләйгә китүенә ышанмый, бары тик кунакка гына киткән дип уйлый. Әнисе дә киленне нахакка рәнҗеткәнен улына әйтеп тормый. Берни аңламый калган Алмаз Алия янына кайтып аңлатуны сораса да, әнисе белән араларын бозмыйм дип, Алия иренә дөресен сөйләүдән баш тарта. Күпме генә яратса да, бар көчен җыеп:” Мин сине яратмыйм. Син читтә чакта шуны аңладым”,–дип кенә әйтә ала. Югыйсә, мәхәббәт, бала хакына булса да дөресен сөйләп, гаиләне саклап калырга кирәк иде дә бит, ә Алия никтер алай эшләми. Күрәсең, каенанасының ачы сүзләре күңелен бик тирән яралаган. Ире әллә ничә тапкыр килеп кире кайтуын үтенсә дә, Алия алар йортына кире әйләнеп кайтмый. Алия белән киләчәккә өмет юклыгына ышанган Алмаз, берничә елдан соң үзләре янында – Себердә эшләүче бер хатын белән танышып, шуның белән яши башлый. Туган ягына да бик озак кайтмый, бары тик әнисен җирләгәндә генә кайта Алмаз. Шул кайтуында, күп еллар күңелен борчыган сорауларына җавап табу теләге белән Алия янына авылга кайта Алмаз. Шунда гына Алия аңа үзенең нигә китүенең сәбәбен әйтә. Алмаз аның әйткәннәрен ишеткәч шакката. Аңа бит әнисе бу турыда авыз ачып бер сүз дә әйтмәгән була. Алиянең әйткән сүзләреннән соң Алмаз бөтен үткәнен күз алдыннан кичерә. Тормышларын җимергән әнисен берничек тә аңлый алмый. Башка хатын белән яшәсә дә, гомер буе Алияне, баласын сагынып гомер итә. Икенче хатыныннан баласы да булмый аларның. ...Узганнарны уйлап,үткән тормышына үкенеп, Алиядән күзен дә алмыйча бик озак утырды Алмаз. Аннан әкрен генә кузгалып, Алияне кочып алды. Әйтерсең, кире яшьлекләренә кайттылар. Бу минутларда икесе дә бик бәхетле иде алар. Шулчак Алмаз бар көчен җыеп: ”Алия! Кичерә алсаң, кичер мине. Сине гомер буе сагынып яшәдем. Яратканым бары тик син генә идең. Әйдә, уткәннәрне онытыйк та, калган гомерне бергә яшик. Риза булсаң, мин бөтенләйгә синең янга кайтам”, – диде. Алиягә нәрсә дияргә кала соң?.. Әлбәттә, яратуы хакына риза ул моңа...
Р. ИМАЕВА
Башкортстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев