Мишкә районында татар мәктәпләре ябыла
Башкортстанның Мишкә районында берьюлы берничә мәктәп эшчәнлеген туктата. Шуларның берсе – Рейхстагка Җиңү Байрагын кадаган халык каһарманы – Гази Заһитовның туган авылы Яңагоштагы мәктәп тә ябыла. Уку йорты Гази Заһитов исемен йөртә. Авыл халкы мәктәпне ябуга каршы, ә җитәкчелек башка чара күрми.
Мәктәпне ябу авылның юкка чыгуына китерәчәк
Татарбай һәм Яңагош авылы халкы: «Мәктәпләребезне ябалар, ярдәм итегез!» – дип мөрәҗәгать итте. Социаль челтәрләрдә дә алар, бик актив рәвештә, авыл мәктәпләрен саклап калу турында постлар урнаштырды. Постлар астында Мишкә районы хакимияте рәсми җавап кайтарса да, ул халыкның күңелен канәгатьләндермәгән. Чөнки авыл мәктәпләре башлангычка гына да калмый – барлык укучылары район мәктәбенә, милли мохит булмаган, татар сыйныфлары ябып куелган классларга йөрергә тиеш булачак.
Мишкә районында башлыча марилар яши (71,5 %), татарлар икенче урында – (16 %), өченче урында руслар – (7,1 %). Ябылган 6 мәктәпнең 4 есе мари авылында урнашкан (Иске Көлчебай, Иске Арзамат, Туктар, Раевка), 2 се татар авылында – Татарбай һәм Яңагошта.
Яңагош авылы мәктәбе Рейхстагка Җиңү Байрагын кадаган солдат Гази Заһитов исемен йөртә. Танылган шәхеснең туган җире булу сәбәпле, ул туристларны җәлеп итүче үзәк булып тора. Гази Заһитовның музеена килгән кешеләр аның исемендәге мәктәп, мәдәният йортын, зиратын да читләтеп узмый. Бөтен дөньяга танылган татар герое авылы бит ул! Бу – ниндидер ачыш түгел, мәктәпне ябып кую киләчәктә авылның юкка чыгуына китерәчәк. Ике ел элек кенә район үзәге Мишкәдә аның истәлегенә һәйкәл ачылды. Бөтен илгә танылган халык Герое гомер кичергән Яңагоштагы мәктәпне саклап калу мөмкин булмады микәнни?
Татарбай авылында да танылган шәхес туган – мәктәп дәүләт эшлеклесе Фәүзи Гарипов исемен йөртә. Яшь буын уңай шәхес үрнәгендә тәрбияләнергә тиеш, дибез. Бай тарих белән бәйле булган мәктәпләрне ябу ни дәрәҗәдә дөрес булыр? Менә шушы сорауларга җавап бирүне сорап, Мишкә районы хакимиятенә – район башлыгы Павел Трапезниковка мөрәҗәгать иттек. Әмма алар бары тик язмача гына җавап бирәчәкләрен әйтте. Мишкә районы башлыгына рәсми хат яздык. Әлегә редакциябезгә җавап килмәде.
Мәктәп ябылмый. Вакытлыча эшчәнлеге туктала
Район администрациясе «ВКонтакте» сәхифәсендә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, Россия Мәгариф министрлыгы битендәге постларда авыл халкы язган комментарийларга җавап биргән. Яңагош, Татарбай, Иске Көлчебай, Иске Арзамат, Туктар, Раевка авылларындагы мәктәпләрнең эшчәнлеген вакытлыча туктатып торырга, дип хәбәр ителә.
«Район мәгариф бүлеге җитәкчесе мәгълүматы буенча, балалар контингенты кимү сәбәпле, Татарбай авылының төп гомуми белем бирү мәктәбе эшчәнлеген туктатып тору турында карар кабул ителде. Татарбай авылы мәктәбе бинасы 192 укучыга исәпләнгән, әмма 2023-2024 уку елында мәктәптә 26 бала укыячак. Шуңа күрә шундый карар кабул ителде. Мәктәп ябыла, димибез, ә бары тик аның эшчәнлеге генә туктатыла, дип ассызыклыйбыз. Татарбай авылы укучыларының ата-аналары һәм законлы вәкилләре 2023-2024 уку елында укуларын дәвам итәчәк мәктәпне сайларга хокуклы. Бу районның теләсә нинди мәктәбе булырга мөмкин. Мәсәлән, 2 нче мәктәптә һәм 1 нче лицейда туган тел буларак татар телен өйрәнү мөмкинлеге бар. Ата-аналарга үзләре сайлаган мәктәпкә укырга керү өчен гариза язарга гына кирәк. Без балаларны уку урынына автобусларда алып баруны оештырабыз. Киләчәктә балалар контингенты арткан очракта, Татарбай мәктәбенең эшчәнлеге яңадан торгызылачак», – дип язганнар Мишкә районы администрациясеннән. Башка авыл мәктәбе буенча да нәкъ шундый ук җавап юллаганнар.
Ябылу белән «эшчәнлеге вакытлыча туктала»ның нинди аермасы бар? Кәгазьдә – әйе. Ә чынлыкта мәктәп инде балаларны кабул итмәячәк.
Районда татар мәктәпләре калмый
Флүзә Заһитова Яңагош авылының Төп гомуми белем бирү мәктәбендә 20 елга якын директор булып эшләгән. Ул эшләгән вакытта мәктәпне 5 тапкыр ябарга теләгәннәр. Авыл халкы тырышкан, көченнән килгәнчә мәктәпне яптырмаган, бик күп җирләргә мөрәҗәгать иткән. Хәзер исә авыл халкына чираттагы сынау килгән.
– 2023 елда Башкортстандагы Мишкә муниципаль районы хакимият башлыгының «Мишкә районы муниципаль берәмлек оешмалары челтәрен оптимальләштерү» планын раслау турында 2023 елның 5 июнендәге 165 нче карары чыкты. Бу карар Фәүзи Гарипов исемендәге Татарбай авылының төп гомуми белем бирү мәктәбе һәм Гази Заһитов исемендәге Яңагош авылының төп гомуми белем бирү мәктәбенә юлланды. Карарда мәктәпләрне ябу түгел, ә эшчәнлеген вакытлыча туктатып торырга, дип язылган.
Авылдашлар белән администрация, министрлыклар, президентларга мөрәҗәгать итеп, уртак тел таба идек. Бер яктан, районның мәгариф бүлеге башлыгы, район администрациясе һ.б. вәкилләрнең – беркемнең дә авылларда мәктәпләрне яптырасы килми. Район башлыгы да шул фикердә.
Яңагош, Татарбай – татар авыллары. Әгәр бу авылларда мәктәпләрне япсалар, районда татар мәктәпләре бөтенләй калмый, дигән сүз.
Яңагош мәктәбе гади уку йорты гына түгел. Гази Заһитов музеен карарга килүчеләр аның исемендәге мәктәпне дә, мәдәният йортын да карый. Безнең мәктәп авылда шәһәрне формалаштыручы объект булып тора. Укучылар да, укытучылар да актив эшчәнлек алып бара, бөтен чараларда катнаша. Балалар спорт ярышларында, олимпиадаларда призлы урыннар ала. Мәктәпне карап торырга финанслау җитми дип, бу хакта балаларга, ата-аналарга ничек аңлатабыз инде? Бик авыр хәл. Балаларны патриотик рухта тәрбияләү нәрсәгәдер нигезләнергә тиештер бит.
«Мәктәп бинасы ябык торса, ул бер елдан юкка чыгачак»
Мәктәп директоры Ф.Заһитова белән әңгәмә оештырдык.
– Сез эшләгән дәвердә мәктәпне ябу турында 5 тапкыр карар чыккан инде, мәктәпне бүгенге көнгәчә ничек саклап булды?
– Тамчы тама-тама ташны тишәр, ди халык мәкале. Әти-әниләр, укытучылар, гомумән, авыл халкы мөрәҗәгатьләр юллап, үз сүзен әйтә, юлын таба иде. Район башлыгы, министрлык, президентка яза идек. Үзебезнең мәктәпне тәмамлаучылар да битараф түгел. Бу эшне күмәкләшеп, бердәм булып башкарган идек. Өстәмә акчалар табып, мәктәпне япмыйча кала килделәр. Быел, карар чыкканнан соң, район администрациясе, авыл халкы белән очрашу булды. Район башлыгы, мәгариф бүлеге җитәкчесе килде. «Укытучыларның хезмәт хакын финанслый алмыйбыз, шуңа күрә мәктәпнең эшчәнлеген туктатып торабыз. Балалар саны артып китсә, ачып җибәрербез», – диләр. Авыл халкы исә үз фикерендә калды: мәктәпнең ябылуына каршы булуын әйтте.
– Мәктәпне ябып куйдылар, ди. Ул җылытылмаячак, төрле һава торышы шартларында шул килеш торачак. Бина нишләр соң?
– Эшләмәгән мәктәпне яңадан эшләтеп җибәрүе – бик кыен мәсьәлә. Бик күп җирдән рөхсәт алырга кирәк. Документ эше күп... Электр, газны сүндереп куйсаң, стена, түшәмнәр күгәреп, бер ел эчендә мәктәп бинасы юкка чыгачак. Аннары, балалар җыела калса, мәктәпне төзекләндерергә, аны элекке кыяфәтенә кайтару өчен зур чыгымнар сарыф итәргә туры киләчәк. Роспотребнадзор, янгын сүндерү хезмәткәрләре һ.б. оешмалардан рөхсәтләр алырга кирәк.
– Яңагош мәктәбендә күпме бала, укытучы бар иде?
– Киләсе елда Яңагош авылы мәктәбенә 25 бала укырга барырга тиеш. 1 нче сыйныфка укырга килүче юк. Урта сыйныфлардан – 8 нче сыйныфта укучы бала юк. 9 укытучы. Күбесенең «выслуга»сы – укытучыларга стаж өчен түләнә торган пенсиясе бар. Бер укытучыбыз, мәсәлән, 1,5 елдан соң «выслуга» алырга тиеш иде. Өлкән яшьтәге укытучылар да, яшьләре дә бар. Сорау туа: аларны ничек итеп эшкә урнаштырып була?
– Укучыларны автобус йөртер, укытучыларга да башка авыллардагы мәктәпләрдән яңа эш тәкъдим ителер, диләр. Моны тормышка ашырып булырмы?
– Мин – чынбарлыкка аек акыл белән карый торган кеше. Юк, әлбәттә, алай була алмый. Безнең авылдан автобус йөри, балаларны төп мәктәпкә алып бара. Чит авыллардан да балаларны мәктәпкә ташый. Үзебезнең юлларны, автобусның ничек йөргәнен беләм. Сүз уңаеннан, автобусның йөртүчесе – минем тормыш иптәшем. Автобусның нинди халәттә икәнен да беләм, ул җылы гаражда тормый. Бәлки, өстәмә автобус бирерләр. Балаларны утыртып йөртергә автобусын да, бензинын да табарлар. Укытучыларның бөтенесенә ничек итеп эш табып бетереп булыр икән? Шунысын аңламыйм. Районда укытучы вакансияләре бардыр. Әмма авылда төпләнеп калган кешеләр, 60 яшен тутырып яткан ир-атлар хәзер, эшкә дип, әллә кая чыгып китә алмый бит. Кызганыч хәл... Эшлисең, эшлисең дә, кинәт кенә мәктәпне ябып куйсыннар әле! Күңелгә авыр.
Мәктәп ябыла икән, авылда да кеше калмый, дигән сүз. Авылда яшьләр булмаганга күрә авыл бетә, диләр. Мәктәп булмаса, авылда яшьләр дә калмаячак. Яшь балалары булган гаиләләр авылдан башка җиргә – мәктәп якын булган урынга чыгып китәргә тырышачак. Югыйсә, авылыбызда газ, су кергән, ут, асфальт бар... Шәһәрдә кебек яшибез, әмма мәктәп кирәк. Мәктәп ул – белем учагы гына түгел, әлеге вакытта авыл учагы да булып тора. Укучыларыбыз бии, җырлый. Мәктәпнең җыр ансамбле дә бар. Актив тормышта яшибез.
– Могҗиза булыр да, мәктәпне япмаслар, дигән өмет бармы?
– Мин – оптимист кеше. Мәктәптә 35 ел эшләгән кеше буларак, финанслау һ.б. мәсьәләләрнең барысын да аңлыйм. Әмма дә ләкин икенче ягы бар бит. Могҗизаны һәрвакытта да көтәбез, – ди Флүзә Исламгул кызы.
Фәүзи Гарипов исемендәге Татарбай төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Салават Мостафин белән элемтәгә кердек. Ул мәктәпнең бары тик вакытлыча ябылып торуына, аның киредән эшли башлавына өметләнә.
– Әлегә мәктәп эшчәнлеге туктатылды. Балалар күпләп килсә, мәктәп ачылачак. Мәктәп эшчәнлеген дәвам итсен өчен, кимендә 60 бала булырга тиеш. Бу уку елында мәктәпкә 28 бала укырга керергә тиеш иде. Ул балалар үзләре теләгән башка авыл мәктәпләренә барып укырга тиеш була. Автобус йөри, башка мәктәпләргә барып укырга мөмкин. Укытучыларны эшеннән азат иттек. Персоналны башка мәктәпләргә эшкә урнаштыру җаен карыйбыз. Теләсә кайсы республикада, шәһәрдә, районда, авылда укытучылар җитешми бит. Кадрлар кытлыгы.
Мәктәп буш калса да, анда сигнализация бар, барысы да эшли. Балалар саны артуга, мәктәпне ачарбыз. Әллә нәрсә дә кирәкми: мич ягып мәктәпне җылытасы да, ашарга продуктлар алып киләсе һәм рәхәтләнеп укыйсы.
Кайчандыр, мәктәп ябылмасын өчен, аны филиал итеп рәсмиләштергәннәр иде. Яшьләрне җәлеп итегез, алар балалар алып кайтсын, яисә балалар йортындагы балаларны мәктәпкә алыгыз, дигән иделәр. Татарбай авылы халкына кушылган иде бу, ләкин барып чыкмады. Мәктәптә балалар ел саен кими барды һәм 28 гә калды. Мәсәлән, бездә 1нче, 2 нче сыйныфларда балалар юк, – диде мәктәп директоры.
Лилия Хизяева – Фәүзи Гарипов исемендәге Татарбай авылының төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы. Авыл мәктәбен ябулары турында карар чыгуны июнь башында белеп алган. Мәктәп гөрләп эшләп торган чакта, укучылар белән мәктәп бакчасына яшелчәләр, гөлләр утырткан булганнар…
– Мәктәпне ябалар, дип уйламадым да, без бит мәктәп бакчасында балалар белән яшелчәләр, гөлләр үстерәбез. Үзебезчә ремонт эшләрбез, дип уйлап тора идек. Мәктәп директоры да тәгаен генә белми иде, «шулай дип әйтәләр» диде. Башка мәктәпләрдән ишеттек: укучылары аз булган мәктәпләрнең эшчәнлеген туктатып тору турында районнан план төшерелгән булган. Ата-аналар җыелышты, безне дә чакырдылар. Хат язып, район башлыгы, мәгариф бүлеге җитәкчесе, авыл җирлеге рәисе, соңрак Башкортстан Башлыгы – Радий Хәбировка мөрәҗәгать хатын юлларга булдык. Р.Хәбиров җавап хатында бу сорауның район администрациясе карамагына җибәрелүе турында язган. Берничә көннән соң ата-аналар авыл клубында авыл халкы белән җыелышты, аңа район башлыгы, мәгариф бүлеге җитәкчесе, мәктәп директоры килде. Барлык авыл халкы мәктәп ябылышына каршы булуын әйтте... Ярый, мәктәп коллективыннан «выслуга»га чыкмаган 2 укытучы гына без, башка хезмәткәрләр дә бар бит әле. Аларның берсе дә пенсия яшендә түгел.
– Татарбай авылы мәктәбе кайчан төзелгән? Күп укытучы эшсез калдымы?
– Хәзерге Татарбай мәктәп бинасы 1985 елны эшли башлады. 2 катлы, кирпечтән төзелгән, гөрләп торган мәктәп иде. Яңа уку елында мәктәптә 28 бала калырга тиеш иде, 1 нче сыйныфка 2 бала килергә тиеш. Барлыгы 7 укытучы, 5 кеше – техник персонал. 2 укытучының гына «выслуга»сы юк.
Бу мәктәптә мин 1991 елдан эшли башладым. Гомер буе укыттым, дисәң була. Башка эш белмим. Баштан башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләдем. Беренче югары белемем дә шул юнәлеш буенча. Аннан соң башлангыч сыйныфларны кыскарттылар. Соңгы елларда 3 класс бергә укыды. Мине дә кыскарттылар. Шуннан соң, башкорт теле укытучысына урын бар, дигәч, Мәгарифне үстерү институтында «башкорт теле укытучысы» белгечлеген үзләштердем. Башкорт теле дә кимегәч, тарих укытучысы белгечлегенә укыдым. Шулай итеп, бүгенге көндә кулымда – өч диплом. Өч диплом белән бүген эшсез утырам.
– Татарбай мәктәбендә татар теле укытыла идеме?
– Туган тел буларак, әйе, укытыла иде. Яңагошта да татар теле укытылды. Шушы 2 мәктәпне япсалар, Мишкә районында татар мәктәпләре калмый. Районда 20 кешелек 1 татар мәктәбе бар. Ул безнең авылдан ерак. Аның бинасы – бик иске, авария хәлендә диярлек. Әле ярый анысын калдырырга уйлаганнар. Район мәктәбендә татар теле укытыла, анда да берничә бала укый. Ләкин район мәктәбе берничек тә авылдагы татар мәктәбе була алмый, анда татарча мохит юк.
– Балаларны райондагы башка мәктәпләргә автобус илтеп йөриячәк, диләр...
– Татарбай авылына Тирәкәй авылыннан 3 бала укырга йөри иде, алар көн саен 15 чакрым килергә тиеш. Баштан 7 чакрым асфальтсыз юлдан килеп йөрделәр. Хәзер автобус аларны төяп, асфальтсыз юлдан йөртергә тиеш була. Һава шартлары кискен бозылырга мөмкин. Шуннан күрше-тирә авыллардагы бөтен балаларны төяп, автобус кайчан барып җитәр икән? Карлы-яңгырлы чаклар була, балалар 2 сәгать басып, автобусны көтеп торырга тиеш булырмы? Ә бит автобусның кайчан килеп җитәсен белеп булмый. Кышын да төрле очрак булды, юллар юньле-рәтле чистартылмый. Хәтта икешәр-өчәр көн трасса чистартылмаган вакыт та булды. Балалар төрле шартларда укырга йөрде.
Безнең директор мәктәпнең киләчәге өчен бик кайгырды. Хәтерлим: 4 ел элек мәктәпне ябарга җыенулары турында сүз чыккан иде. Директорыбыз безнең яклы булды – мәктәпне яптыртмады. Салават Мөхәммәт улы безгә теләктәшлек белдерде.
– Вакытлыча ябылган мәктәп, кагыйдә буларак, мәңгелеккә ябыла...
– Уңайлыклар булмагач, авылда кеше калмаячак. Бүгенге көндә 9 нчы класска 8 укучы килә. Алар хәзер башка мәктәпкә күчеп, башка укытучыларда укып, ОГЭ бирергә тиеш. Бүтән мохиткә ияләнүе бик авыр булачак. Балалар укуларын үз мәктәпләрендә бетерәсе килә иде, класс җитәкчесе буларак, мин аларны аңлыйм. Классым бик актив. Балаларны кызганам.
– Радий Хәбировка да мөрәҗәгать итүнең файдасы булмаган...
– Әле ата-аналар Россия Президенты В.Путинга хат язды. Имзалар җыеп, шундый ук мөрәҗәгать җибәрделәр.
– Район администрациясе ни ди?
– Мәктәп ташкүмер ягып җылытыла. Аның өчен акча кирәк, чыгымнар күп, диләр. Укытучыларга да хезмәт хакы ярты елга гына җитә, ди.
– Башка мәктәпкә укытырга барырга җыенасызмы?
– Якын-тирәдәге мәктәп булса, барыр идем. Сорашып карадым. «Эш юк», – диләр. Район җирендә 30-40 чакрым ераклыктагы мәктәптә эш тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Әмма безнең балалар бара торган мәктәптә вакансия юк, диләр. Мишкәнең үзендә эш була, дисәләр, көн саен 15 чакрым эшкә йөрергә туры киләчәк... Кызганыч хәл бу. Мәктәптә идән җыештыручы булып эшләүче ханымның улы хәзерге вакытта Украинада махсус операциядә катнаша, кызы 9 нчы сыйныфка укырга бара. Улы өчен бик борчыла. «Янымда улым да юк. Эшсез дә калам, кызымны әллә кая еракка укырга җибәрергәме? Берүзем утырып каламмы?» – дип, елый-елый сөйли... Ә ике катлы мәктәп хәзер ташландыкка әйләнәчәк. Авыл да бетә, яшьләр калмый, – ди Лилия Хизяева.
Юлияна Мәгъзумова – Татарбай авылында иң актив әниләрнең берсе. Ул район администрациясенә, Башкортстан Башлыгы Р.Хәбировка хат юллаган булган. Социаль челтәрләрдә дә мәктәпнең ябылуы турында чаң суга ул.
«Безнең мәктәпне ябарга телиләр! Мәктәп булмаса, авыл да юк – моны һәркем белә... Без, Татарбай авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларының әти-әниләре, Мишкә районы Татарбай авылы кешеләре, сезгә – халыкка мөрәҗәгать итеп, мәктәпне саклап калырга ярдәм итүегезне сорыйбыз, чөнки башка беркемнең дә ярдәменә өметләнмибез. Бу мәктәп бик кирәк. Мәктәп авылда тормыш үзәге булып тора. Күп еллар дәвамында мәктәп коллективы тырышлыгы белән сакланып калган, төзекләндерелгән бинаның балаларны укыту һәм тәрбияләү өчен барлык шартлары бар. Безгә ярдәм итүе бик җиңел. Проблема турында мөмкин кадәр күбрәк кеше белсен өчен, бу язмага репост ясасагыз иде. Без мәктәпне ябуга каршы», – диелгән аның постында.
– Уфадан хат җибәрделәр. Анда: «Сезнең мөрәҗәгатьне карау контрольдә тотыла, сезнең адреска җавапны башкаручы (исполнитель) җибәрәчәк», – дип язылган. Уведомление 21 июньдә килде. Шуннан соң башка хат алганыбыз булмады. Инде Россия Президенты Путинга хат яздык, – дип сөйләде Юлияна ханым.
Татарбай авылында туып үскән, Татарбай авылы мәктәбендә белем алган «ТикТок» блогер Алия Хәйбуллина белән дә сөйләштек. Туган авылындагы мәктәпнең ябылуына ул битараф кала алмаган, социаль челтәрләрдә Россия Мәгариф министрылыгында мәктәпне япмауларын сорап, комментарийлар язган.
– Мәктәп ябыла икән, дигән сүзләрне ишеткәч, укытучыларым белән элемтәгә кердем. Авыл халкы кайгыра. Чөнки кышын авылда буран себерә, юлны кар тутыра, элемтә начарлана, кемнең интернеты бар – шулар гына элемтәгә чыга ала, юлны чистартучы кеше булмый. Ә бит балаларны укырга йөртергә кирәк булачак. Мәктәп ябылган очракта, район администрациясе балаларны безнең авылдан 15 чакрым ераклыкта урнашкан Мишкә мәктәбенә автобус белән илтергә тәкъдим итә. Кайбер авылларда юньле-рәтле юл юк. Юллар чистартылмагач, автобуслар да йөри алмаячак. Матур итеп сөйли-яза беләләр, әмма реаль чынбарлык башка.
Укытучылар эшсез кала инде. Россия Президенты В.Путин 2023 елны «Педагог һәм остазлар елы» дип игълан итте. Педагог һәм остазлар елында укытучыларны күтәрер урынга, аларны урамда эшсез калдырдылар. Күпме югары белеме булган укытучы, пенсиясен көтеп, эшсез утырачак!
Мишкә мәктәбендә татар теле укытабыз, диләр. Андагы мәктәптә бөтенләй икенче мохит, татар мохите юк. Анда – күбрәк мари мәдәнияте. Безнең авыл мәктәбендә татар мохите бар иде, укытучыларга да «апа», «абый» дип, «Лилия апа», «Роберт абый» дип дәшәбез. Балаларга укытучыларга башка мохиткә күнегүе авыр булачак.
Телгә дә һөҗүм ясаган кебек, телне бетерергә тырышалар, дигән хис кала. Без, мәсәлән, бөтен предметларны татарча укыдык. Математика, биология, география һ.б. – барысы да татарча иде. Милли мәктәп иде ул. Тора-бара, укыту рус теленә күчте, татар теле атнасына 2 тапкыр укытыла башлады. Хәзер инде авылны бөтенләй мәктәпсез калдыралар. Россиядә «вакытлыча» әйбер ябыла икән, димәк, мәңгелеккә ябылган, дигән сүз. Кире ачылыр, дигән өмет юк, – дип сөйләде Алия Хәйбуллина. Ул «татар җәмәгатьчелеге Мишкә татарларын ташламас, авылларны саклауда ярдәм күрсәтерләр» дигән өметтә булуын әйтте.
Зилә МӨБАРӘКШИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев