Ленар Шәех: Матбугат йортының әдәби тарихы
«Әдәби Казан – Литературная Казань» антологиясе совет чорының уникаль корылмасы, шәһәрнең әһәмиятле һәм таныла торган символына – Матбугат йортының 90 еллыгына багышлана.
Мең елдан артык тарихы булган борынгы Казан шәһәре дистә гасыр дәвамында рухи мәдәният, әдәбият, сәнгатьнең серле бер үзәге булып кала бирә. Биредә Гавриил Державин, Алексей Аксаков, Лев Толстой, Максим Горький яшәгән һәм белем алган, Александр Пушкин, Николай Некрасов, Александр Дюма, Владимир Маяковский булып киткән, Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Муса Җәлил, Гомәр Бәширов һ.б. күп кенә язучылар һәм шагыйрьләр гомер кичергән, иҗат белән шөгыльләнгән.
Урта гасыр татар шагыйре Мөхәммәдьяр (1497-1549) «Төхфәи-мәрдан» («Егетләр бүләге») поэмасында кайчандыр ханлык башкаласы булган Казан турында: «Бу шәһәрнең гаҗәп тулы эче дә: Шагыйрь булган барча олы-кече дә», – дип яза. Ә рус шагыйре Гавриил Державинның (1743-1816) «Арфа» шигырендә: «Казанда алтын вакыт ничек ага!..» – дигән юллар бар.
«Дамбадан күренгән Казан искиткеч зур күл тирәнлегеннән күтәрелгән шикелле. Иске Кремле белән дикъкатьне җәлеп итеп, ул иң хыялый күренеш булып күз алдына килеп баса. Казанга якынлашканда, без Болак дип аталган зур ермак аша үттек. Мин Болак аръягында тезелгән агач йортларның озын чылбырыннан да ямьлерәк бернәрсә дә белмим, һәм һәр кич саен, йөзләгән тәрәзәдә ут кабынып, алар бәйрәм иллюминациясенә охшап кала». – Монысы Россия буйлап сәяхәт иткән һәм 1858 елда Казанга килгән француз язучысы Александр Дюма (1802–1870) язмаларыннан.
Исеме үк «казан» сүзе белән бәйле шәһәр һәрвакыт үзенең бай һәм нәтиҗәле тормышы белән кайнап торган, төрле мәдәниятләрне берләштергән үзәк булган, аның нигезендә Көнчыгыш һәм Көнбатыш культурасы яткан.
Шуңа да карамастан, XX гасырның 30 нчы елларына кадәр шәһәрдә бердәм милли әдәби-мәдәни үзәк булмый. Шул максатны күздә тотып, Автономияле Татар Социалистик Совет Республикасы хөкүмәте тарафыннан республиканың төп газета-журнал редакцияләре, заманча нәшрият һәм типография, шулай ук башка оешмалар һәм ведомстволар урнаша алырдай масштаблы комплексны – Матбугат йортын сафка бастыру турында карар кабул ителә.
Бина 1933-1935 елларда архитектор Семён Самойлович Пэнның (1897-1970) конкурс проекты буенча конструктивизм стилендә төзелә. Бинаның Бауман урамында урнашкан редакция корпусы символикасы – тасмасыман тәрәз-юллары һәм түгәрәкләнгән пилон-төпсәсе булган ачык китап. Татар әдәбияты аксакаллары сүзләренчә, безнең язучылар да төзелешкә үз өлешләрен керткән, шуның белән эш барышын тизләткән.
1935 елның язында республиканың әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чаралары һәм зур Татгосиздатның (хәзерге Татарстан китап нәшрияты) барлык бүлекләре Матбугат йорты бусагасын атлап керә. Шулай ук яңа дәүләт типографиясе файдалануга тапшырыла, аңа татар революционеры Камил Якуб (1894-1919) исеме бирелә. Биредә китап эше белән бәйле ведомство һәм оешмалар да урнаша, мәсәлән, ТАССРның нәшрият, полиграфия һәм китап сәүдәсе Дәүләт комитеты (соңрак – Татарстан Республикасы Матбугат, телерадиотапшырулар һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы), шәһәрнең иң зур китап кибете, шулай ук Татарстан Язучылар берлеге идарәсе һәм аның атаклы Габдулла Тукай исемендәге клубы.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышының авыр чорында Казанга эвакуацияләнгән үзәк матбугат органнары һәм егерме дүрт нәшрият берләшмәсе, шулай ук СССР Язучылар берлеге Матбугат йортында сыену таба.
Хәзерге вакытта региональ әһәмияттәге мәдәни мирас объекты булган, төзекләндерелгән бу тарихи бинада «Ногай» кунакханә комплексы урнашкан. Биредә данлы елларның рухы һәм мәдәни мирасы кадерләп саклана. «Тукай» конференцияләр залы эшли, аның эче тарихи фотосурәтләр буенча Габдулла Тукай исемендәге клубка охшатып яңартылган. Татарстан китап нәшрияты, полиграфия-нәшрият комбинаты, Татарстан Язучылар берлеге, Г.Тукай, М.Җәлилгә багышланган экспозицияләр бу бинаның чын тарихын чагылдыра. Биредә «Китап CLUB» рестораны да эшли…
Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Әдәби Казан – Литературная Казань» антологиясе совет чорының уникаль корылмасы, шәһәрнең әһәмиятле һәм таныла торган символына – Матбугат йортының 90 еллыгына багышлана.
Китапка XX гасырның иң популяр татар, рус һәм белорус язучыларының әсәрләре кертелде. Аларның язмышлары Казан белән бәйле. Болар – беренче чиратта бөек татар шагыйре, яңа заман татар әдәбиятына нигез салучы, башкаланың мәдәни тормышы үзәгендә кайнаган Г.Тукай (1886-1913), шулай ук танылган шагыйрь, Советлар Союзы Герое, бөтен дөньяга танылган «Моабит дәфтәрләре» шигъри циклы авторы М.Җәлил (1906-1944). Аларның әсәрләре антологиядә ике телдә тәкъдим ителә. 1939-1941 елларда М.Җәлил Матбугат йорты бинасында урнашкан Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркатибе вазыйфасын башкара. Тарихи бинада аның эш өстәле саклана.
«Әдәби Казан» антологиясенә татар әдәбияты классиклары Галимҗан Ибраһимов (1887-1938), Гомәр Бәширов (1901-1999) һәм Әмирхан Еникинең (1909-2000) чәчмә әсәрләре, шулай ук танылган татар шагыйрьләре Хәсән Туфан (1900-1981), Һади Такташ (1901-1931) һәм Фатих Кәрим (1909-1945) шигъриятеннән үрнәкләр кертелде. Х.Туфан белән Ә.Еники Матбугат йортында урнашкан «Совет әдәбияты» («Казан утлары») журналы редакциясендә, Фатих Кәрим Татгосиздатта эшли. Гомәр Бәширов, югарыда санап үтелгән оешмаларда хезмәт куйганнан соң, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе вазыйфасын башкара.
Чыннан да, Матбугат йорты милли әдәбият, журналистика һәм китап бастыру үзәге була. Дистә еллар дәвамында иҗади интеллигенция, бу тарихи урынның мәдәни мохитеннән илһам алып, нәтиҗәле эшчәнлек белән шөгыльләнә.
Антологиядә рус әдәбияты классиклары Максим Горький (1868-1936) һәм Алексей Толстой (1883-1945) прозасы белән танышырга мөмкин. Нәкъ менә М.Горький совет Язучылары берлеген оештыруда мөһим рольне уйный. 1934 елда ул I Бөтенсоюз совет язучылары съезды рәисе була, анда төп доклад белән чыгыш ясый. Татарстан Язучылар берлеге дә үз тарихын шул вакытта башлый.
М.Горький Казанга 1884 елда ук килә, дүрт ел дәвамында монда яши һәм эшли. Казан чоры – булачак язучының катгый рәвештә үзлегеннән белем алу һәм аның шәхесе формалашу вакыты. Антологиягә каләм иясенең әлеге дәвере белән бәйле әсәрләре кертелде.
Китапта Мәскәүдә узган I Бөтенсоюз совет язучылары съездында Максим Горький һәм Алексей Толстойның татар язучылары белән төшкән тарихи фотосы тәкъдим ителә, бу – каләм әһелләренең бердәмлеген генә түгел, шул ук вакытта әдәбиятларның ныклы дуслыгын да гәүдәләндерә.
А.Толстойның китапка кергән повесте язучының революция һәм гражданнар сугышы чорындагы Казан тәэсирләренә багышлана. Ул 1941 елда Матбугат йортының Г.Тукай исемендәге клубында чыгыш ясый.
Антологиядә шигырьләре тәкъдим ителгән Белоруссия Республикасының халык шагыйре Янка Купала (1882-1942) гомеренең соңгы айлары Казаннан ерак түгел урнашкан Печищи бистәсендә уза.
XX гасырның беренче яртысы рус поэзиясе совет шагыйре Демьян Бедный (1883-1945) һәм рус әдәбияты корифейлары Марина Цветаева (1892-1941) һәм Владимир Маяковский (1893-1930) иҗаты белән тәкъдим ителә, алар да кайчандыр Казанга килә. Үз вакытында Я.Купала, Д.Бедный һәм М.Цветаева Матбугат йортында булалар.
«Әдәби Казан» антологиясе китап укучыларда Татарстан Республикасы башкаласына гына түгел, ә иксез-чиксез илебез әдәбиятына да зур кызыксыну уятыр дигән өметтә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев