Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Кыз­лар, ми­нем ке­бек ял­гыш­ма­гыз!

Ми­нем мә­хәб­бәт та­ри­хы бик күп­ләр­не­ке­нә ох­шаш­тыр, мө­га­ен. Ми­ңа Ра­яз бе­лән ике­без ара­сын­да­гы бул­ган мә­хәб­бәт бер­дән­бер, ка­бат­лан­мас, иң саф һәм сих­ри ке­бек то­ел­ды...

Мин чик­сез бә­хет­ле идем, шу­шы хис­ләр­дән күк­ләр­гә оча­сым кил­де, лә­кин оят һәм га­еп хи­се ми­не таш ке­бек ас­ка тар­тып тор­ды. Аның бе­лән иң бе­рен­че оч­ра­шу­ы­быз­да ук без ике­без дә га­и­лә­ле һәм үз тор­мы­шы­быз­дан га­ять ка­нә­гать ке­ше­ләр идек. Мин сту­дент ва­кыт­та ук ки­я­ү­гә чык­тым.
Ирем Ай­зат бе­лән аяк­ка бас­мый­ча ба­ла­лар алып кайт­мый­быз, дип ки­леш­тек. Ал­га та­ба да шу­шы бә­хет­ле тор­мы­шы­быз дә­вам итә иде әле. Бер­көн­не ирем яны­на эш­кә ке­реп чы­гып, ха­рап бул­дым.
Ни өчен кер­гә­нем­не бик үк анык хә­тер­лә­мим дә, лә­кин шул көн­нән баш­лап әй­лә­нә-ти­рә­дә ни бар­га­ны ми­не кы­зык­сын­дыр­мый баш­ла­ды. Мин ан­да Ра­яз­ны күр­дем. Дө­рес­рә­ге, без­нең ан­да күз ка­раш­ла­ры­быз ба­ры тик бер миз­гел­гә ге­нә оч­ра­шып ал­ды, өй­гә кайт­кач ул күз­ләр­нең ми­нем өчен бик якын бу­лу­ын аң­ла­дым һәм ул бер ге­нә ми­нут­ка да ба­шым­нан чык­ма­ды. Тиз­дән ул ми­не со­ци­аль чел­тәр­дә тап­ты. Өй­лән­гән иде, әм­ма бу ту­ры­да уй­лый­сым да кил­мә­де, аның ба­ры тик ми­не­ке ге­нә бу­лу­ын те­лә­дем. Без бер­тук­тау­сыз те­лә­сә кай­сы те­ма­га сөй­ләш­тек. Бик күп ох­шаш як­ла­ры­быз бар­лы­гы да ачык­лан­ды. Мин, саф һа­ва­га тил­мер­гән ке­ше ши­кел­ле, аның шал­ты­ра­ту­ын кө­тә идем. Озак­ла­мый без ка­фе­да оч­ра­ша баш­ла­дык, ан­на­ры ин­де... без­нең ара­ла­шу та­гын да якын­рак хис­ләр­гә күч­те. Мин ан­нан баш­ка яши ал­мам ке­бек то­ел­ды. Әй­тер­сең, ул ми­не си­хер­лә­де. Мә­хәб­бә­те­без ни­чек ке­нә көч­ле бул­ма­сын, без га­и­лә­лә­ре­без­не үз­гә­реш­сез кал­ды­рыр­га ки­леш­тек.
То­ра-ба­ра мин ирем­нең күз­лә­ре­нә ка­рар­га оя­ла баш­ла­дым. Ми­ңа ул ни­дер си­зе­нә­дер ке­бек то­ел­ды, лә­кин үзе сүз баш­ла­ма­ды. Ай­зат ми­не үлеп яра­та иде, шу­ңа да со­рар­га ку­рык­кан­дыр, дө­рес­лек­не бе­лә­се кил­мә­гән­дер, дип уй­лыйм. Ни­чек ке­нә бул­ма­сын, без­нең мө­нә­сә­бәт­ләр­дә нин­ди­дер кы­ен­сы­ну, чит­лә­шү бар­лык­ка ки­лә баш­ла­ды. Мин аны бик кыз­ган­сам да, тук­тый ал­ма­дым. Бө­тен бар­лы­гым бе­лән Ра­яз­га тар­тыл­дым. Аның ту­рын­да гы­на уй­ла­дым, бер­гә яшәү, аның бе­лән га­и­лә ко­ру ту­рын­да хы­ял­ла­на баш­ла­дым.
Бер­көн­не сө­ек­лем Ра­яз үзе сүз баш­ла­ды: «Лә­лә, мин баш­ка бо­лай йө­ри ал­мыйм. Әй­дә, бер­гә яши баш­лый­быз» – ди­де. Мин бу сүз­ләр­не ише­тү ту­рын­да хы­ял­ла­на идем, тик ирем бе­лән бу­ла­чак сөй­лә­шү әле­ге хис­не тиз сүн­дер­де. Ул ни ди­яр? Мин аның күз­лә­ре­нә ни­чек ка­рар­мын? Лә­кин мә­хәб­бә­те­мә үзем үк кир­тә бу­лыр­га те­лә­мә­дем. Һәм шул ва­кыт ми­нем ба­шы­ма бер фи­кер кил­де. Әни­ем ял­гы­зы гы­на Ка­зан­да яши иде. Мин аның яны­на кай­тып бе­раз то­рып ки­лер­гә те­лә­вем­не әйт­тем. Ай­зат кар­шы кил­мә­де, ә Ра­яз үзе баш­ка шә­һәр­гә кү­чәр­гә те­лә­гән иде. Шу­лай итеп, без икен­че яр­ла­ры­быз­ны кал­ды­рып, баш­ка шә­һәр­гә кү­чеп, бер­гә яши баш­ла­дык, мә­хәб­бә­те­без та­гын да ны­гыр һәм мәң­ге­лек бу­лыр, дип ышан­дык. Бер, ике ай узып кит­те. Ай­зат­ка мин әни­ем янын­да яшәп то­рам, ди­дем. Шу­лай итеп, ул шал­ты­рат­мый да баш­ла­ды. Мин ар­тык игъ­ти­бар ит­мәс­кә ты­рыш­тым.
Без бик бә­хет­ле яшә­дек. Ра­яз эш­кә ур­наш­ты. Мин ях­шы ха­тын бу­лыр­га ты­рыш­тым. Ирем кө­не буе эш­тә бул­ган­да, өй эш­лә­ре бе­лән мәш­гуль идем. Кич­лә­рен төр­ле җир­ләр­гә йөр­дек. Икен­че ирем урын алыш­ты­ру, яңа та­ны­шу­лар, шау-шу­лы ком­па­ни­я­ләр­не яра­та иде. Клуб-рес­то­ран­нар көн са­ен ди­яр­лек без­нең ял итү уры­ны­на әве­рел­де. Ра­яз­ның дус­ла­ры да арт­ты, ан­на­ры ат­на ахы­ры­на шә­һәр чи­те­нә чы­гып, ял итә баш­ла­дык.
Баш­та­рак ми­ңа бар да ошый ке­бек иде. Мин үзем­не дөнь­я­да­гы иң бә­хет­ле ке­ше итеп са­на­дым. Лә­кин озак көт­тер­ми без ка­я­дыр ашы­га­быз, аш­кы­на­быз ке­бек то­е­ла баш­ла­ды. Әй­тер­сең, без үз-үзе­без­дән ка­ча­быз. Бер­көн­не берь­ял­гы­зым өй­дә утыр­ган­да, Ай­зат­ка шал­ты­ра­та­сым кил­де.  Ни өчен икә­нен дә аң­ла­мыйм, бо­лай гы­на аның та­вы­шын ише­тер­гә те­лә­дем. Бик бор­чыл­сам да, үзем­дә көч та­бып, аның но­ме­рын җый­дым. Лә­кин труб­ка­ның те­ге ягын­да «або­нент вре­мен­но не­дос­ту­пен» ди­гән та­выш яң­гы­ра­ды. Шул­чак кү­ңе­лем сис­кә­неп куй­ды, бе­раз яман­су­лап кай­дым. Шу­шы миз­гел­дән баш­лап, мин үт­кән­нәр­не ис­кә тө­ше­рә баш­ла­дым. Үзем­не ку­яр урын тап­ма­дым. Ми­нем аның яны­на кай­та­сым ки­лә баш­ла­ды. Үз шә­һә­ре­мә ге­нә тү­гел, ә үз йор­ты­ма, үз га­и­лә­мә, үз тор­мы­шы­ма... Ир­тән ирем­нең ко­ча­гын­да уя­ну, аны эш­кә оза­ту, ул кай­ту­га ашар­га әзер­ләү, ан­на­ры бер­гә уты­рып ки­но ка­рау ту­рын­да хы­ял­ла­на баш­ла­дым. Бар нәр­сә дә га­ди ке­бек, ми­не нәкъ ме­нә шул га­ди, үзем ия­ләш­кән тор­мыш са­гын­дыр­ды. Ми­ңа үзем баш тарт­кан ирем җит­мә­гә­нен аң­ла­дым. Күб­рәк уй­лан­ган са­ен, ныг­рак кай­та­сым кил­де. Мин кы­рыс, кә­еф­сез ке­ше­гә әве­ре­лә бар­дым. Юк­ка да кы­зып ки­тә тор­ган­га әй­лән­дем. Ра­яз­га дө­ре­сен әй­тер­гә ку­рык­тым. Ни бул­га­нын үзем дә аң­ла­ма­дым. Бер­көн­не чи­рат­та­гы кү­ңел ачу­дан кайт­кач, Ра­яз­ның:
– Лә­лә, ник син ми­нем бе­лән сөй­ләш­ми­сең? – ди­гән со­ра­вы­на: «Бар да ях­шы. Ми­нем сөй­лә­шә­сем кил­ми» – ди­дем дә, икен­че бүл­мә­гә чы­гып кит­тем. Ул төн­не мин йок­ла­ма­дым. Ә ир­тән җы­ен­дым да кай­тып кит­тем. Мин икен­че мәр­тә­бә үзем­не га­фу итү­ен со­рап чи­рат­та­гы ир-егет­не таш­лап кит­тем. Бу хәл өчен бик оят иде.
Ав­то­бус бик ак­рын кай­та ке­бек то­ел­ды ми­ңа. Ми­нем тиз­рәк үз өе­мә кай­тып, ярат­кан ирем­не ко­чак­лап, үбә­сем кил­де. Мин аңа ба­ры­сын да аң­ла­тыр­мын һәм ул ми­не га­фу итәр, дип уй­ла­дым. Кыс­ка­сы, өй­гә йө­ге­реп тү­гел, ә очып кайт­тым. Дө­рес ка­рар ка­бул ит­кә­не­мә сө­е­неп туя ал­ма­дым. Ме­нә ул – ми­нем өем! Лифт­ның кил­гә­нен дә кө­теп тор­мый­ча, бас­кыч­тан йө­ге­реп ме­неп кит­тем. Ишек­не үз ач­кы­чым бе­лән ачып кер­дем. Шул­чак кү­ңел­дә өмет чат­кы­ла­ры уян­ды. Йо­зак­ны алыш­тыр­ма­ган, ди­мәк, га­фу итә­чәк. Фа­тир­да ми­не тын­лык кар­шы ал­ды. Өс­тәл­дә өй­лә­неш­кән­дә мәң­ге бер­гә бу­лыр­га, бер-бе­ре­без­не бер­кай­чан да таш­ла­мас­ка дип вәгъ­дә би­реп алыш­кан бал­дак һәм аның фа­тир ач­кыч­ла­ры ята иде.
Ме­нә шу­шы ва­кыт­та үзе­мә саф һа­ва­ның чын­лап та җит­мә­гә­нен аң­лап ал­дым. Тә­рә­зә яны­на ки­леп, бө­тен кө­чем бе­лән ачып җи­бәр­дем һәм бә­хе­темне мәң­ге­гә югалт­ка­ным­ны аң­ла­дым...


Зөл­фия ГА­ЛИМ әзер­лә­де

"Шәһри Чаллы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев