Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Әхәт САФИУЛЛИН: Кешечә яшисе килә!

Фейерверклар белән узган яңа елдан соң да дүрт ай вакыт үтте.

Ничек кенә оптимист булырга, киләчәккә булган өмет утын сүндермәскә тырышсак та, Яңа ел махмыры узганнан соң, гади халыкның кибетләрдәге  бәяләрнең һәм ТКХ тарифларының һаман үсүе белән очраштык. Хәзер аларның чираттагы үсешләреннән халык аптырап бетте инде. Болар бит халыкны шок хәлендә калдырган пенсия яшен күтәрү фонында!

Яңа елдан соң куллану базарын, гомумән, тормышыбыз дәрәҗәсен анализлаган  социологлар халыкның хөкүмәткә булган дәгъвасын белдерде. Алар – бәяләрнең үсүе, керемнәрнең кимүе, сумның көчсезләнүе, илдәге коррупция, инфляция (узган ел ул 16 процентка җитте). Шуларның нәтиҗәсе буларак, Левада-үзәк сораштырулары күрсәткәнчә, ил халкының 53 проценты хөкүмәтне отставкага җибәрү яклы.  Бу турыда “АиФ” газетасында күренекле журналист, заманында президент Ельцинның матбугат сәркатибе булган В.Костиков язып чыкты.

Коммерсантлар исә төрле хәйләгә кереште: совет заманыннан бирле 10 йомырка салына торган капларда 9 ны гына салып сата башлады. Бу уңайдан әле юмор хисен җуймаган халык: “Капшап караганда россиялеләрнең бер йомыркасы ким булып чыкты”, – дип шаяртып та алды. Журналистлар безнең сәүдәдәге  моңарчы да берничә ел кулланылып килгән башка алдауларны да искә төшерде: 200 граммлы май капларында ул 180 г, килограммлы ярма пакетында 900 г, шулай ук он каплары да ябыкты һ.б. 

Халыкта йомырка турындагы шаяртудан бик җитдиләре дә яши. Алары  икътисади хәлебезгә кагылышлы. Барыбызның да хәтерендә булган “Американы куып җитәргә һәм узып китәргә!” дигән шигарь урынына хәзер “Белоруссиядән калышмаска иде”,  дигән яңасы яңгырый. Урынсыз түгел: халыкара статистика буенча 2018 елда Россиянең ТЭП (ВВП) буенча дөньядагы өлеше тарихи минимумга төшкән –  Американыкыннан 15 тапкырга ким!

Илдәге икътисади хәлнең авыр­лыгы безгә акча эшләргә дип килүчеләрнең азаюларында да күренә, чөнки бездәге эш хакы, доллар белән исәпләгәндә, ике тапкырга кимеде. Икенчедән, ил халкының кесәсе бик юкарды. Элек яхшырак эш эзләүче россиялеләр, хәзер үзләре дә ишегалды себерүче, төзүче, авыру янында утыручы, шофер һәм курьерлар булып урнашырга мәҗбүр. Дөрес, хөкүмәт ничек булса да хәлне яхшы якка үзгәртергә тырыша. Кул режимы белән (”өстән” кушып) бензин бәяләрен төшерү шуның бер мисалы. Тик мондый юл  яхшыга алып бармый, чөнки бу – вакытлы чара гына.

Безнең хөкүмәтнең иң зур ялгышы – үз халкын сатып алучылар итеп санамау.  Халык өстенә нинди генә салымнар салып бетермәде инде ул! Халыкның кесәсе һаман саега һәм шуңа күрә җитештергән товарларыбызны сатып алучылар саны да кими. Димәк, дәүләт казнасына акча да аз керә. Ә  моны аңлаучы юк, ил җитәкчелеге казнаны бары тик халыктан салым җыеп кына тутырып була дип уйлый. Ә  Кытайда исә,  киресенчә, салымнарны һаман киметүгә йөз тоталар, былтыр да киметкәннәр иде, быел ул  1 апрельдән НДС, ә 1 майдан социаль иминиятләштерү ставкаларын төшерүе турында белдерде. Былтыр аның ТЭП үсеше нибары 6,6 процент тәшкил итеп, бу ил өчен1990 елдан бирле  иң түбән күрсәткеч иде (безгә мондый үсеш турында хыяллану да мөмкин түгел). Кытай АКШ белән сәүдә сугышы алып бара бит әле! Шуңа карамастан, бу ил салымнарны киметә. Нәтиҗәдә халыкның күбрәк товар сатып алачагын һәм казнага салымнардан җыелганга караганда күбрәк  акча керәчәген яхшы аңлый. Ә бездә бары тик билләрне кыса төшәргә кушалар.

Тормыш дәрәҗәсенең елдан-ел начарлана баруы халыкны айнуга этәрә. Ә аның начарлануы – күз алдыбызда. Россиянең 30 процент йорт хуҗалыгында канализация белән кайнар су юк! Рәтле юллар юк! Халык елдан-ел ярлылана бара! Шушы фонда  илнең бөек­леге, “киләчәккә омтылган” милли проектлар хакындагы бетмәс-төкәнмәс сүзләр халыкның ачуын китерә, аларга “тоташ цифр­лаштыру” проекты да аңлашылмый. Себер, Ерак Көнчыгыш кына түгел, кайчандыр халык тыгыз булып урнашкан Россия уртасындагы территорияләр дә кешесез кала барганда (тиздән Түбән Новгород шәһәре миллионлы шәһәр статусын югалтырга мөмкин), киләчәктә илдә демографик күтәрелеш булырына да  ышануы кыен. Әгәр миллионнарча кешенең фатирлары юк икән, нигә безгә Айда төзеләчәк торак пунктлары турында сөйләргә? Ә мәктәпләрдә, бакчаларда балаларны тукландыруның начарлана баруы турындагы шикаятьләр? Шушы фонда Сүрия, Венесуэла һәм Төньяк Кореяга гуманитар ярдәм күрсәтү (шул исәптән медикаментлар һәм азык-төлек белән) урынлымы икән? Халык мондый юмартлыкны да аңлый алмый. Әнә, телеканаллар президентның Кыргызстанга визиты вакытында бу илгә “безвозмездно” 30 млн доллар акча вәгъдә итүен җиткерде. Моны ишеткәч, ирексездән: “Аңа Кыргызстан президенты бүләк иткән көчек белән юртак шулай кыйммәт торамы икәнни?” – дип уйларга мәҗбүрсең. Һаман ярлылык чигенә таба  баручы россиялеләр мондый юмартлыкны аңларга теләрме?.. Чөнки казна акчасы кемнеңдер шәхси милке түгел, ә халык салымнарыннан җыелган сәмән! Җитмәсә, бу Кыргызстанга күрсәтелгән финанс ярдәменең беренчесе генә түгел: 2013 елда Россия аның безгә булган 188 млн доллар бурычын кичерде, ә 2017 елда 2025 елга хәтле тагын 300 млн бурычын кичерергә вәгъдә бирде. Һич тә аңлашылмый торган гамәлләр бу! 

Айный, уяна башлаган  халыкның күпчелеге Росстат мәгълүматларына гына түгел, телеканаллар ялганына да ышанмый. Әлбәттә, властька да алтын балык турындагы әкият рухында яшәү елдан-ел авырая бара. Җәмәгатьчелек фонды мәгълүматларына караганда, гади россиялеләр киләчәк турындагы аллы-гөлле планнарга ышанмый. Кайчандыр ышанучылар саны 80 процентка җитүе турында хәзер искә алуы да уңайсыз. Узган сайлаулар күрсәткәнчә, хәзер партия һәм сәясәтчеләр рейтингы түбән тәгәри (әйтик, “Бердәм Россия”неке  президент сайлауларыннан соңгы вакытта 20 процентка түбәнәйде), чөнки ул халык ышанычын акламый.

Власть авыр сәяси һәм мораль сайлау алдында тора: илдәге хәлнең торышы турында халыкка бар дөреслекне әйтергәме, әллә колакларына токмач элүне дәвам итәргәме? Әлбәттә, бу безнең илгә генә хас нәрсә түгел,  башка илләрдә дә халыкка бар дөрес­лекне әйтеп бетермиләр. Әнә Франциядә дә шулай иде: матбугат чаралары илдәге, Париждагы тормышны ал да гөл итеп бизәп күрсәтеп килгән иде. Ләкин болай күпме дәвам итәргә мөмкин? Халыкның түземе төкәнде, шеш тишелде, гавам, ярсып, урамнарга чыкты. Бу турыда безнең власть та уйланырга тиеш. 

Күптән түгел генә Дәүләт Думасы интернетта фейк (ялган) хәбәрләр тарату һәм властьны хөрмәт итмәүчелеккә каршы законнар кабул итте. Анда мондый затларга карата зур штрафлар каралган. Билгеле, бу ике закон да җәмәгатьчелектә төрле караш тудырды,  хәтта кайбер шәһәрләрдә халык урамнарга чыкты. Чөнки анда властька карата “хөрмәт итмәү”гә дә, “ялган хәбәрләр”гә дә ни-нәрсә керүе ачыклап язылмаган.  Ә бу исә, теләгәндә, алар маддәсенә кешеләрнең төрле гамәлләрен (хәтта законлыларын да!) кертергә һәм, шулай итеп, аны властька теш кайраучылардан котылу чарасы итеп тә кулланырга мөмкиннәр. Сер түгел, оппозициягә каршы нинди генә законнар кулланып эш итмиләр!    

Россия үзәгеннән ераграк киткән саен, ил халкының ярлылык күренеше күзгә ташлана: авыллар бетә, хуҗалыклар җимерелә, колхозларны таратканнан соң авыл халкына бернинди эш тә юк. Шул ук вакытта алар эшсез буларак теркәлми дә: әллә ничә чакрымдагы район үзәгенә кем кат-кат барып йөрсен?! Ә Росстатка ышансаң, илдә эшсезлек күрсәткече һич хафаланырлык түгел...

Илдәге күзгә бәрелеп торган тискәре хәлләр 2018 елда хәтта РФ  Конституция суды рәисе В.Зорькинны да ил конституциясенә “нокталы үзгәрешләр” кертү зарурлыгы турында белдерү белән чыгарга мәҗбүр иткән иде. Аның асылында “илдә башкарма власть файдасына артык авышу күзәтелү” ята. Бу исә илдә дәвамлы тотрыклылыкны тәэмин итәргә комачаулый. Моннан башка илдәге власть вертикаленең башка тискәре яклары да билгеләп үтелә: президент һәм хөкүмәт вәкаләтләре арасында төгәл аерма булмау, прокуратура вәкаләтләренең дә аныксызлыгы;  үзәкнең төбәкләрне талавы; Үзәк белән төбәкләр арасындагы вәкаләтләрнең дә дөрес булмавы; ярлылар белән байлар арасындагы зур аерма, массакүләм ярлылык, социаль гаделсезлек һ.б. Дөрес, аның зур резонанс кузгаткан бу чыгышыннан соң  Президент администрациясе аның әлеге белдерүен, бу - Зорькинның шәхси фикере, дип бәяләргә ашыкты.

Власть соң булса да барыбер уянырга мәҗбүр, әлбәттә. Сизгәнсездер, президентның, гадәттә декабрь аенда ук ясалырга тиешле юлламасы быел берничә айга соңга калып җиткерелде. Күрәсең, илдәге хәлне анализлап (бәлки, Франциядәге хәлләрне дә искә алып?), халыкны тынычландыра алырлык чаралар турында уйланыр­га өстәмә вакыт кирәк булгандыр. Алар  юлламада да чагылды. Анда  балалы гаиләләргә, пенсиясе яшәү минимумыннан ким булганнарга һ.б. кайбер төр затларга төрле субсидияләр, матди ярдәмнәр каралу турында әйтелде. Ләкин ул ярдәм һәм субсидияләрнең күбесе әнә шул яшәү минимумы кысаларында гына күрсәтеләчәк. Ә бездәге аның ачка үлмәслек кенә булуын һәркем белә. Шулай ук  юлламада “кирәк”, “тиеш” кебек инде халык ишетеп туйган, ә дистә еллар буе уңай нәтиҗәсе күренмәгән гомуми сүзләр дә күп. Алар россиялеләрне тәмам туйдырды: халыкның һаман киләчәкне көтеп түгел, бүген һәм кешечә яшисе килә!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев