Камәрия ХӘМИДУЛЛИНА: ОЧАР ӨЧЕН ИКЕ КАНАТ КИРӘК
Бала тәрбияләү хатын-кыз әхлагына турыдан-туры бәйле. XX гасырның ахыры хатын-кыз образына гаять зур тәэсир ясады. Бер яктан, хатын-кызны рульгә утыртты, кулына тәмәке тоттырды, чалбар кидерде. Чикләр ачылды. Чит илләргә йөри башладык. Үз традицияләрең югалып, онытылып торганда яшәешкә чит традицияләр кереп оялый. Бу бездә дә тулысынча диярлек чагылыш тапты. Туташ һәм...
Бала тәрбияләү хатын-кыз әхлагына турыдан-туры бәйле. XX гасырның ахыры хатын-кыз образына гаять зур тәэсир ясады. Бер яктан, хатын-кызны рульгә утыртты, кулына тәмәке тоттырды, чалбар кидерде. Чикләр ачылды. Чит илләргә йөри башладык. Үз традицияләрең югалып, онытылып торганда яшәешкә чит традицияләр кереп оялый. Бу бездә дә тулысынча диярлек чагылыш тапты. Туташ һәм ханымнарыбызның гарәп һәм төрек киемнәренә, хиҗапларына төренүе дә - шушы хәлләрнең нәтиҗәседер, мөгаен.
Ни өчен бүген мәктәп балаларына яулык бөркәндерү мәсьәләсенә шулкадәр зур игътибар бирелә, ул мәхкәмәләргә куела, матбугат битләре шул хакта төрле язмалар белән тула?
Мин бу күренешләрнең асылын яшәешебездә гармония югалу белән бәйлим. Дини гыйлемнәр белән дөньяви гыйлемнәрнең камил пропорцияләре җимерелүдә күрәм.
Бөек мәгърифәтчебез Фатих Кәрими, өстеңдә Аурупа костюмы, калебеңдә Ислам булсын, дигән. Шушындый кыска формада, безгә, киләчәк буыннарга әйтә ул: Аурупа костюмы - образ, дөньяви белемең булсын, мәдәниятең булсын, ә әхлагың Исламча булсын, ди. Башка сүзләр белән әйткәндә, тормышта ике канатыгыз да нык килеш (белемең тирән, әхлагың чиста) очышта булыгыз, ди мәгърифәтче. Дөньяви белемгә төрле кеше төрлечә килә: хезмәтем, яшәешем буенча аралашкан ханым-туташларның берише дөньяви белемгә өстенлек бирә, дөньяви белемне тормыштагы төп кыйммәтләр рәтенә кертә. Чын, тирән, белем алган туташ-ханымнар, Ислам тәгълиматына да аңлы рәвештә, җиңелрәк, тизрәк килә. Бүгенге көндә тормышта андый ханымнар 50-60 процент тәшкил итә. Аларның эш урыннары бар, күбесе тормышта үз урыннарын тапкан, балаларын тыңлаулы итеп үстерәләр, киңкырлы белем бирәләр. Гомумән, белемле, зыялы һәм дини белемнәргә йөз белән борылган ханымнар бүгенге көндә җәмгыятьтә төп көчне тәшкил итә. Алар киенү, хиҗап мәсьәләләрендә дә мөгез чыгармый, конфликтка керми, җәмгыятьтә аларга, аларның хезмәтенә ихтыяҗ зур. Фатих Кәрими васыятенә тугрылыкны мин шулай аңлыйм. Аурупа һәм Азия тоташкан җирлекнең хатын-кыз йөзе, ким дигәндә, без яши торган гасырда шундый булыр кебек.
Әйдәгез, башка образга күз салыйк: хиҗап һәм кием безнеңчә түгел, гарәпчә яки төрекчә. Бу төркем туташ-ханымнар да шактый күп. Әмма кием - тышкы образ. Мондый образны яшәү рәвешенә әйләндергән ханым-туташлар еш кына, безне эшкә алмыйлар, безгә социумда үзебезне табу авыр, безнең хокукларыбызны чиклиләр, дип зарлана. Юк, хиҗаплы ханымнар арасында да уңышлы көн күрүчеләр бар. Әмма монда инде алар 50-60 процент түгел, 5-6 процент тәшкил итә. Хикмәт нидә? Дөньяви белемнәргә тиешле дәрәҗәдә игътибар җитмәүдә. Шуның нәтиҗәсендә дини гыйлемнәрнең дә аксавы, тышкы форманың өстенлек итүе, мондый очракта кешегә тәкәбберлек чире, үпкәләү, кеше өйрәтергә азаплану гадәте "йога". Гомумән, тышкы кыяфәт - ул әле эчке әхлагың төзек, дигән сүз түгел. Хиҗапка төренү еш кына, киресенчә, эчке проблемаларның күп булуыннан, аларны чишү юлларын таба алмаудан килеп чыкмыймы икән?
Ничек кенә булмасын, берьяклылык бу. Ә тормыш үзе күп яклы.
Мөселманга рәсем төшерергә, музыка белән шөгыльләнергә ярамый, дип сөйләнүчеләргә Ш.Мәрҗани, Г.Исхакый кебек акыл ияләребез боларның берсе дә хәрәм булмавын аңлатып калдырган. Милли сынлы сәнгатебезгә нигез салучы рәссам, Коръән -хафиз Б.Урманче бөек шәхесләребезнең образларын сыннарда җанландырып калдырган. Бүген балаларын мәктәпкә тубыкка җиткән көрән күлмәкләрдән, гарәпчә бәйләнгән яулыклардан йөртүче, физкультура дәресләрен, театр сәнгатен һ.б. бик күп мәдәни байлыкларны, дөньяви гыйлемнәрне инкяр итүче гаиләләрне аңлау авыр, әлбәттә. Ә инде балаларын мәктәпкә бөтенләй җибәрмичә, гаилә мәктәбе корып азаплану ("азаплану", чөнки гаилә мәктәпләре дә бүген каршылыклар белән, киләчәге ачыкланмаган сораулар белән җан асрый) шулай ук аңлашылмый.
Шушы урында Фатих Кәриминең әтисенең улына язган хатын китерәсем килә. (Гыйльман хәзрәт - хаҗи, имам, Ризаэтдин Фәхретдиннең җизнәсе. Фатих Кәриминең әнисе - Мәгъсүмә абыстай. Р.Фәхретдиннең олы апасы була. Риза казый хәзрәтләре үзенең галим булып формалашуына нык тәэсир ясаган Остаз итеп нәкъ менә җизнәсе Гыйльман хәзрәтне саный).
"Әссәламегаләйкем, углым Фатих!
Бабаң, анаң һәм барча туганнарың сәлам, диләр. Хатларыңны алып торабыз. Укуларың яхшы баруын беләсебез килә. Шулай язышып тору тиеш.
Углым! Мин сине, гыйлем алып кеше булыр өчен, ерак җирләргә җибәрдем. Киләчәктә милләтеңә файдалы кеше булуыңны телим. Сине җибәрүем байлыгым артканлыктан түгел. Синнән башка янымда биш балам һәм карт атам бар. Шуларның өлешеннән аерып, сиңа кирәклек җибәреп торам. Дөньяда яшәргә гыйлем, төзек әхлак, тырышлык кирәк. Бер сәгать гомереңне дә бушка үткәрмә. Анда да ишаннар, суфилар, яраксыз бушка гомер кичерүчеләр булыр. Кеше сүзенә алданып, алар тирәсенә сырышма. Андыйлардан файда күрә алмассың. Сүзләремне хәтереңнән чыгарма! Укырга, күп белергә ялкауланма! Ялкау кеше тере кешеләр арасында йөрүче мәет, үлек кебек. Тик кабергә генә күмелми. Уку яшендә әхлагыңны бозсаң, белемнән читтә калсаң, синең өчен һәртөрле бәланең башыңа килүен исеңдә тот! Җанымны фида итәрлек дәрәҗәдә тырышып алган намусымны каралтырлык булма! Ялкау һәм бозык иптәшләр белән аралашуыңны ишетеп белсәм, миннән бер төрле дә ярдәм, мәрхәмәт көтмә. Ата-анаңның синең өчен бөтен көнкүрешләрен кызганмыйча игелек иткән фидакярлекләренә каршы эштә булсаң, көфране нигъмәт булыр. Безне шатландырырлык, киләчәктә халкыңа үз эшең, гыйлемең белән файда китереп, илгә йолдыз төсле якты биреп торырлык угыл булып кайтуыңны телибез. Тагын шуны да хәтереңә төшерик дип уйлыйм: Истанбулның гали уку йортын яхшы тәмам кылып, яхшы имтихан белән бетерә алсаң, бәлки, Аурупаның берәр мәмләкәтенә барып, гыйлем алырга теләрсең. Германияме, Францияме - үзең сайлап язарсың. Әгәр һөнәр, техника белән кызыксынсаң, минемчә, Германиягә бару мәслихәт. Әгәр матур тормыш, матур көнкүрешләр һәм әдәбият китаплары белән танышуны теләсәң, Парижга баруны сайларсың. Кайсына барып укырга теләсәң, безгә мәгълүм кылырсың. Чит телне, мөмкин кадәр, яхшы белеп кайту кирәк дип беләм. Сиңа вәгъдә биргәнемчә, расходлык акча барып торыр.
Күп хәер-дога белән, әткәң Гыйльман Ибраһим улы. Бөгелмә өязе, Миңлебай авылы, 1892 ел, шәүвәл аеның 12се."
Әйе, бездән эшчәнлегебезне дөрес оештыру сорала. Аның өчен тирән анализ кирәк. Җомга вәгазьләрен дә, чыгышларны да күпьяклы итеп алып барырга кирәк. Гаиләләргә дөрес юнәлеш бирү җитми, гомумән, юнәлеш бирү зәгыйфь дәрәҗәдә бездә. Без үзебезнең Татарстаныбызның галәмдәге уникаль урынын - Аурупа һәм Азия очрашкан (кисешкән түгел!) урын икәнен аңлап, халкыбызны үзебезнең халкыбыз юлыннан алып бару максаты куярга тиешбездер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев