Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Иршад Гафаров: Патриотлык…

Үзенең бер чыгышында В.В.Путин «кече ватан»га мәхәббәт, аның тарихын белү кирәклегенә басым ясады. Безнең өчен ул – Идел Болгарстаны, Казан ханлыгы, Татарстан Республикасы.

Үткән елның август аенда Алабуга шәһәрендә Россиянең күп төбәкләреннән укытучылар мәктәп балаларында патриотик хисләр тәрбияләү мәсьәләләре турында киңәшмәгә җыелды. Безнең карашка, аның төп нәтиҗәсе – беренче сентябрьдән һәр атна башында мәктәпләрдә дәүләт байрагын күтәрү һәм гимнын җырлау булды.

Ләкин болар белән генә патрио­тик хис тәрбияләп булу шик тудыра. Әүвәл «патриот» сүзенең нәрсә аңлатуына тукталыйк. Ул грекча «якташ» сүзе, татар телендә аны хәзер «ватанпәрвәр» дип тә кулланалар. Димәк ул ватанын, халкын яратучы, алар өчен бөтенесен эшләргә әзер торучы, дигән сүз. Бу урында «Калкан һәм кылыч» дигән фильмнан җыр искә төшә: «Ватан нәрсәдән башлана? Шәт, ул безгә әни җырыннан башлана торгандыр...» Ә әни туган телдә җырлады, шуңа да ул безнең заманда икенче төрле – «ана теле» дип тә атала иде. Әгәр җыр онытылса, тел дә онытылырга мөмкин, аның артыннан ватан да... Янә К.Ушинскийның «Тел бетсә, халык үзе дә бетә», – дигән сүзен искә алырга булдык. Моның иң ачык мисалы: Россиядә күп төрле мактаулы исемнәргә, дәрәҗәләргә лаек булган һәм инде телен, динен, ватанын алмаштырган Чулпан Хамматова.

Берничә ел элек Казанда «Бөек Җиңү: мирас һәм варислары» исемле Халыкара Раштуа укулары үткән иде. Анда дин әһелләре, укытучылар, эзтабарлар һәм төрле яшьтәге дингә ышанучылар дин, тәрбия, патриотлык мәсьәләләре турында сөйләшү алып барды. Моның өчен тарихи уен-реконструкцияләр (Питрәч районында Брест крепосте герое П.Гаврилов ватанында), һәлак булган сугышчыларның мәетләрен эзләүдә катнашуның (Казанның 101 санындагы мәктәбе «Коткаручылар» төркеме) әһәмиятен билгеләп үттеләр. Бу – яхшы күренеш, ләкин монда аз санда гына катнашучы булырга мөмкин. Шуңа да тарихка беренче адымны укучылар мәктәптә укытучы ярдәмендә ясый.

Бу урында «олы ватан» – Россия һәм «кече ватан» төшенчәләре турында да искәртергә кирәк. Үзенең бер чыгышында В.В.Путин «кече ватан»га мәхәббәт, аның тарихын белү кирәклегенә басым ясады. Безнең өчен ул – Идел Болгарстаны, Казан ханлыгы, Татарстан Республикасы. Уку программаларыннан милли һәм төбәк компонентлары алып ташлангач, укучылар алар турында мәгълүмат алудан мәхрүм ителде. Дөрес, «Эфир» каналында Дәүләт Думасы депутаты Т.Ларио­нова: «бу эшне һәр атна булачак сәясәт сәгатьләрендә өйрәнергә мөмкин», – дип сөйләгән иде. Үзе мәктәптә озак еллар укытучы булып эшләвен искә алса да, мең елдан артык дәүләт тарихын шул вакыт кысаларында гына өйрәнеп булмаганын оныткан, ахрысы. Шуның өстенә ул инде Мәскәү тарафыннан ике айга сәясәт сәгатьләрендә нәрсә өйрәнергә кирәклеге турында исемлек җибәрелүен билгеләп үтте. Ә аңардан бер адым да читкә китәргә ярамый бит!

Программаларда Смоленск, Чернигов, Новгород һ.б. кенәз­лекләр тарихын өйрәнүгә шактый вакыт бирелсә дә, Россиядә гомер кичерүче бүтән халыклар турында искә дә алынмый. Хәер, «тынычсыз күршеләр: болгарлар....», дигән санап үтү бар, димәк, алар еш кына рус җирләренә һөҗүм ясап торган булып чыга. Әмма бу чынбарлыкка бөтенләй туры килми. Бөтен чыганакларда болгарлар тыныч, сәүдә белән шөгыльләнүче халык итеп искә алына. Әле Н.М.Карамзин да заманында алар турында: «хәрби рухлары булмыйча, сәүдә һәм җир эшкәртүне яратучылар», – дип язган иде. Никтер урысныкы булып саналган Юрий Долгорукий, Андрей Боголюбскийларның 1120, 1164, 1172 елларда Болгар өстенә зур яу белән килүе һәм безнең бабайларны талап китүе турында гына телгә алмаганнар.

Үзеннән-үзе сорау туа: «Тарихын белми торып, ватанга мәхәббәт тәрбияләп буламы икән? Без бит «туганлыкны оныткан иваннар түгел!» Мәсәлән, һинд халкы гыйбадәт кылган «ступа», һинд диненең нигезләреннән берсе булган Сансара турында инша язып кына алтынчы сыйныф укучысына Ватанга – «олысына» яки «кечесенә» мәхәббәт хисе тәрбияләп буламы?

Яки җиденче класста атнага икешәр сәгать «Урта гасырларда Европада крестьяннар һәм шәһәр халкының көндәлек тормышы, Иезуитлар берләшмәсе, XIII гасырда Англиядәге аграр революция, бәйсезлек өчен сугыш чорындагы атаклы америкалылар, колонияләр белән идарә итү, Николай Коперник, Джордано Бруно» һ.б. турындагы сораулар белән балалар күңелендә ватанга мәхәббәт хисен уятып булуына һич ышанмыйм!

Ә менә әле 1394 елда ук, ягъни Коперникка кадәр 150, Брунога кадәр 200 ел элек яшәгән Болгар шагыйре Сәйф Сараиның Җир шары галәм үзәге түгел, ул Кояш тирәсендә әйләнә, дигән кыю фикере укучыларда зур кызыксыну тудырыр иде.

Болгарстанда урта һәм югары уку йортлары – мәдрәсәләр булуын билгеләп үтик. Аларда, соңрак танылган галимнәр, шагыйрьләр, тарихчылар, табиб­ләр булачак тырыш яшьләр укыган. Белем алу өчен бирегә чит илләрдән дә килгәннәр. Шундыйлардан, Биләр шәһәре мәдрәсәсенә укырга улын алып килүче гарәп галиме Әбу Хәмид әл Гарнатины, мәдрәсәне тәмамлап Анатолия һәм Сириядә эшләгән Ирак кешесе Ибн Хазарны атап була. Югары мәдрәсәне тәмамлаучылар арасында атаклы галим һәм табиб Әбул-Гали Хәмид ибн Идрис әл-Болгари, XII гасырның күренекле шагыйре Сөләйман бине Дауд Саксини (Сувари), тарихчы Якуб ибн Ногман әл-Болгари һ.б.

Биредә янә бер параллель үткәрик: Болгарстанда әле Х гасыр­да ук акча сукканнар, ә Русьта беренче тәңкәләр күпкә соңрак күренә башлый. Беренче рус тәңкәләрен сугуның чын вакыты булып XIV гасыр санала. Иң элек, шул исәптән Явыз Иван чорында да, алар ике телдә – рус һәм татарча сугылган. Ә безнең карашка, акча сугу – ул дәүләтнең көчен, аның икътисады һәм мәдәниятенең үскән булуын раслаучы дәлил.

Гарәп сәяхәтчеләренең язуларыннан күренгәнчә, Болгарда астрономия үскән булган, тарихи хезмәтләр язылган, җинаять кодексы булган. Китапханәләр булу турында да мәгълүматлар сакланган.

1133-1134 һәм 1135-1136 елларда Болгарда булган сәяхәтче Әбу Хәмид әл-Гарнати болгар кадие тарафыннан күчереп язылган «Болгар тарихы»н укуы турында язган. Чыганакта аның авторы Якуб ибн Ногман булуы искәртелә.

XI гасырда биредә атаклы галим, табиб, дин белгече Әхмәт Болгари яшәгән һәм иҗат иткән. Соңрак ул Газнада укыган һәм шунда ук зур хөрмәт белән җир куенына иңдерелгән. Ул җирләнгән урында чишмә бар. Аны «Хуҗа Болгари» чишмәсе дип атыйлар. 1971 елда әфганнар Хуҗа Болгари каберенә ак мәрмәр плитәләрдән мавзолей төзи.

Бертуган табибләр Таҗетдин һәм Хәсән ибн Юныс әл-Болгари 1221 елда «Агулануга каршы иң яхшы дарулар» исемендә фармакология буенча трактат яза. Әлеге хезмәт бүген Иран башкаласы Тегеран китапханәсендә саклана.

Идел Болгарстанында шагыйрь Кол Гали (XII гасыр ахыры – XIIIнең башы) яшәп иҗат иткән. 1983 елда Мәскәүдә ЮНЕСКО халыкара оешмасы аның тууына 800 ел тулуны билгеләп үтте. Берничә елдан соң шул ук оешма Мәскәүдә әлегә кадәр авторы билгеле булмаган «Слово о полку Игореве»ның да 800 еллыгын билгеләп үткән булды. Казан дәүләтендә берничә поэма авторы Мөхәммәдьяр яшәгән. Аның юбилее тантаналы төстә Казанда үтте.    

Шуннан соң урынлы сорау тумыйча да калмый: «Ә Русьта бу чорларда шундый галимнәр, шагыйрьләр, табибләр булдымы икән?» Википедиядән күренгәнчә, беренче иң күренекле һәм иң билгеле язучы булып XVII гасыр­да яшәгән протопоп Аввакум санала. Икенче чыганак беренче рус әдәбиятчысы итеп А.П. Сумароковны (1717-1777) атый.

Табылган мәгълүматларга караганда, беренче табиб «немчин Антон» Мәскәүдә – 1485, ә икенчесе – «жидовин Леон» 1490 елда була. Ләкин алар икесе дә кыска гомерле була: елъязмачы раславынча, беренчесен кенәз Коракучины (?) начар дәвалаган өчен Иван III кушуы буенча җәзалыйлар, аннан нәкъ «сарык кебек» суялар. Икенчесен, улының авыруы начар тәмамлану нәтиҗәсендә, бөтен халык алдында җәзалыйлар. Василий Иванович III заманында, Мәскәүдә инде берничә табиб була, алар: Константинопольдан Марк, Феофил (немец), Николай Луев (чит илнеке)

7 сыйныф тарих китабыннан бер өзек китерик: «Василийның Соломония Сабуровадан баласы булмый. Шуңа да ул митрополит Даниил рөхсәте белән аны аера һәм 1525 елда бөек кенәз, үзеннән 30 яшькә кече булган Литва кенәзе кызы Елена Глинскаяга өйләнә. Василий III нең аңа язган хатыннан күренгәнчә, ул «аның кәефе, балалары – 1530 елда туган Иванның, энесе Юрийның сәламәтлеге турында кызыксына». Әлеге хат укучыларда ватанны ярату хисе уятуына шикләнәбез!

Тагын бер В.Мединский җитәкчелегендә эшләнеп Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган, татарлар тарихына чиләкләп шакшы һәм ялган атылган китаптан өзек китерик: «Казан ханлыгын яулап алу халык хәтерендә бөек милли-дини вакыйга булып саклана. Менә бу тарихи дөрес­лекне рус-татар мөгамәләсендәге ниндидер тыныч, гаугасыз чор итеп күрсәтергә телиләр!... Әйтелгәнгә тагын бер нәрсә өстәргә мөмкин: халык хәтерендә татардан да куркыныч һәм начар беркем дә сакланмаган». 

Китап җитлегеп өлгермәгән төрле милләт балаларына юлланган. Шундый «кот чыгарлык» хәбәрләрне укыганнан соң алар ничек бер-берсенең күзенә карый ала соң? Шуннан нигә безнең яшьләрдә ватанпәрвәрлек һәм толерантлык юклыгына шикләнергә мөмкин?

Бу китапны шәрехләүне рус милләтеннән булган блогерга юллыйбыз: «Мәдәният минис­тры­ның «татарлар Россия өчен фашистлардан да начаррак» – дип санавы акылга сыймаслык хәл. Мин, гомумән, мондый кешенең министр, бигрәк тә мәдәниятнеке булуына исем китә. Миллионлаган россиялеләрнең бабаларын нацистлардан да куркынычрак дип санау, шул ук вакытта шәһәрләрне талау, яндыру, ә соңыннан көчләп чукындыруны, кяферләр өстеннән җиңү, яхшылыкның усаллык белән көрәше дип күрсәтергә тырышу, кешелексезлек кенә түгел, башка сыймаслык күренеш». Дөрес, китапка үзгәрешләр кертелгән, диләр. Тик рустагы: «Каләм белән язганны балта белән дә юынып булмый!»– дигән мәкаль барлыгын оныт­маска кирәк.

Республика турында күп яздылар, күрсәттеләр. Казанга «Хезмәт батырлыгы каласы» дигән мактаулы исем дә бирелде. Чөнки Бөек Ватан сугышы елларында республика армияне кирәк-ярак белән тәэмин итү үзәгенә әйләнде. Фронт өчен барлыгы 600 ләп төр продукт җитештерелде. Кызыл Армия сафларына 700 меңнән артык якташыбыз чакырылды, шулардан 350 меңе сугыш кырында мәңгелеккә ятып калды. Болар турында укучыларга сөйләргә кирәктер бит! Ә нинди сәгатьләрдә?

Тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам, күп яшьләр герой-якташларыбыз, хәтта иң каһарманнары турында да хәбәрдар түгел. Мәсәлән, үзенең илгә, кешеләргә карата булган мәхәббәте белән миллионнар йөрәгенә юл тапкан Муса Җәлил исемен хәтерләү дә кемнәр өчендер авырлык тудыра. Ә бит аның турында атаклы азәрбайҗан шагыйре Самед Вур­гун искиткеч сүзләр әйткән иде: «Дөнья һәм дөньяви әдәбият үзләренең исемнәрен бетмәс данга каплаган күп шагыйрьләрне белә, ләкин Муса Җәлил кебек үзенең исемен үлемсез шигырьләре һәм батыр үлеме белән мәңгеләштергәннәр күп түгел. Менә алар: бөек Байрон, Венгриянең данлыклы шагыйре Петефи, герой Юлиус Фучик һәм, ниһаять, Муса Җәлил». Ул – СССРда Советлар Сою­зы Герое дәрәҗәсенә һәм Ленин премиясе Лауреаты исеменә лаек бердәнбер кеше.

Кызганыч, безнең сөйләмнән бүгенге мәгънәсендә «милләт» дигән сүзнең дә юкка чыгу куркынычы бар. Бу турыда үзенең рус булмаган милләтләргә тискәре карашы белән билгеле В.Тишковның тәкъдиме буенча Россия Конституциясенә «күп милләтле Россия халкы» урынына «күп халыклы Россия милләте» атамасын кертергә теләве раслый. Дөрес, В.Путин үзенең соңгы юлламасында «күп милләтле Россия халкы» дип ассызыклап әйтте. Бер ил, бер дин, бер халык тарафдарлары «күпмилләтлелек Россиянең дә СССР кебек таркалуына китерәчәк», дип расларга тырыша. Бу чын ялган.

Илне таркатырга тырышу­чылар арасында үзләрен ватанпәрвәргә санаучы «бер халык» тәгълиматын күтәреп чыгучылар да аз түгел. Әлеге «ватанпәрвәр»ләр берсен-берсе уздырып гади халык алдында Кызыл Армиянең югалтулары күп булды дип расларга тырыша. Бу очракта алар А.Солженицын, В.Астафьевка сылтыйлар (имеш, алар икесе дә сугышта катнашкан, димәк, алар ялгышмый. Искәртик, Астафьев гади элемтәче булып хезмәт иткән, окоптан ярты чакрым җирне генә күргән булуга карамастан, бөек стратег кебек фикер йөртә!). Аларның беренчесе 1939-1953 елларда СССР да 110 млн кеше һәлак булды дип ышандырырга, ә икенчесе бер немецны үтерү өчен, Кызыл Армиянең 7-10 кешесен югалтуын расларга тырышты. Димәк, бу саннар укучыларда безнең әти-бабаларыбыз сан белән җиңгән икән, ә батырлык белән түгел, дигән шикләнү тудыра. Ни өчен болай эшләнә? Димәк, үзләрен шулкадәр кырдыргач, руслар (совет кешеләре дип укырга кирәк) бик начар сугышчы, алардан куркыр­га кирәкми. Бу махсус, совет кешеләрен кимсетү өчен эшләнә. Хәлбуки, Ватан сугышы алдыннан көчләр ике якта да тигез диярлек була. Шуның өстәвенә «ватанпәрвәрләр» Германиянең аркадашларын һәм бөтен Ауропа илләренең немецларга эшләвен исәпкә алмый.

Соңгы тапкыр махсус дәүләт тикшерү комиссиясе раславынча, сугыш елларында барлыгы 28млн кеше һәлак булган, аларның 8 млн чамасы – хәрбиләр. Шуны да искәртик: югалтулар исәбенә соңыннан тиешле җәзаларын алган власовчылар, бандеровчылар, полицайлар, җәзачылар, сатлыкҗаннар, хыянәтчеләрдән төзелгән бүтән төркемнәр, алар тарафыннан юк ителгән совет кешеләре, үз теләкләре яки мәҗбүри рәвештә басып алучылар ягында булучылар һ.б. кертелгән. Моңардан башка бу санга социалистик милекне урлаган, талауларда катнашкан, дезертирлык, үз-үзләренә кул салган өчен атып үтерелгәннәр, авырудан, ачлык­тан үлүчеләр һ.б. кертелүен онытмаска кирәк.

Ватанпәрвәрләр илнең кануннарын белергә һәм аны төгәл үтәргә тиеш. Ә «өстәге» абзыйлар үзләре үк канунны бозгач, балаларга моны ничек аңлатып була? Мәсәлән, Республика канунында акка кызыл белән гает көннәре «ял көннәре» дип язылган. Берничә ел элек 1 сентябрь әлеге көнгә туры килде. Шуңа да карамастан укучылар да, укытучылар да мәктәпкә барырга мәҗбүр ителде. Ярар, барсыннар ди. Шунда бит балаларга ислам дине турында бер күпме мәгълүмат бирергә, аның Россия җирлегендә рәсми рәвештә кабул ителгән беренче дәүләтчел дин икәнен, берничә елдан аның 1100 еллык юбилее булачагы турында сөйләргә була иде. Шулай ук әле монгол бас­кынчыларының бәреп керүенә кадәр өч йөз ел бар бит әле. Димәк, безнең ерак бабаларыбызның алар белән бернинди бәйләнеше юк. Бу мәгълүматлар бүтән милләт балаларында да кызыксыну тудырган булыр иде.

Бу хәтта гади кануннарга гына түгел, Конституциягә дә кагыла. Аның 43 маддәсенең икенче өлешендә: «Граждане России имеют право на получение основного общего образования на родном языке, а также на выбор языка обучения в рамках возможнос­тей, предоставляемых системой образования в соответствии со ст. 6 Закона «Об образовании», – дип язылган.

Шулай икән, мәгариф түрәләре өчен законны үтәү мәҗбүри түгел булып чыга. Ләкин алар бит «Зәңгәл шәл» пьесасындагы: «Чум, чум, чум – закон безгә ни пачум!» – дип җырлаучы «качкыннар» түгел!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев