Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Индус Таһиров: Татар учагы

Татар учагы – ул милләтебезнең үз-үзен хис итүе, дөнья мәйданындагы урыны, аның теле, гореф-гадәтләре, эчке кичерешләре.

Ул – милләтнең үзе белән бергә барлыкка килгән тарихи мирас. Татар учагы милләтебезнең хәтта иң авыр чорларында да аңа саекмастай көч бирә. Тарих исә аның сүнмәс утын бер туктаусыз яңартып, аның мәңгелегенә юл ача. 

Татарлар – бай тарихлы халык. Ул тарихның сагында аны һәрвакыт барлап торучылары, халкыбызның хәтеренә сеңдерә килүчеләре булган. Аларның иң беренчеләре Мәүлә Колый, Мелла Мамай, Каюм Насыйри, Шиһаб Мәрҗәни һәм аларның лаеклы дәвамчысы Габдулла Тукай.

Тукай – милләтебезгә, гомумән мөселман дөньясына, тарих тарафыннан ирештерелгән кыйммәтле ядкәр. Шагыйребез үзен белә башлаган вакыттан бирле гомеренең соңгы көннәренә кадәр кадәр халыкның авыр язмышын үз язмышыдай кичерә килгән. «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!» Шушы ялкынлы сүзләр ахыр көненә кадәр аның юлдашы булган.

Тукайның һәрбер әсәре милли хис һәм рух белән сугарылган. Җанына һәм тәненә, милләтебез тарихы сеңгән. Аның әсәрләрен укыганда үзеңне тарихыбыз эченә чумгандай хис итәсең, аның белән бергә милләтебез язмышын тасвирлыйсың.

Тукай – татар күңеленең ниләр сизгәнен, аның үткәнен һәм бүгенгесен барлап, киләчәгенә зур өмет баглап яшәгән бөек шәхес. Аның «Татарның бөеклеге, даны сигез кат күкләргә китсен, Мәңге, һәрвакыт бу милләтне Ходаем бәхетле итсен!» дигән шигъри юлларына милләтенең киләчәгенә зур ышаныч сеңдерелгән.

Шагыйрь 1905 ел революциясенә зур өметләр баглаган: «Без Бишенче елны бер көнне уяндык таң белән». Ул бу революциягә аны демократиягә таба юл рәвешендә күзаллап, зур өмет баглаган. Өмете нигезсез булмый. Чөнки бу елларда илдә бер-бер артлы сәяси партияләр, төрле рәвештәге оешмалар туа тора, Дәүләт Думасы барлыкка килә. Ләкин Думаны патша Николай II, ризасызлыгын яшермәстән, «кыргыйлар җәмгыяте», дип атаган. Һәм аны куып тараткан. Шуннан соң илдә массакүләм репрессияләр, бетмәс-төкәнмәс эзәрлекләүләр башланып, демократиягә юл бикләнгән. Күренекле җәмәгать эшлеклеләре, шул исәптән берничә татар активистлары, да сөргенгә җибәрелгән.

Башланып киткән демократик процессларга, бигрәк тә Думага зур өмет баглаган Тукай аның куып таратылуына ризасызлыгын мондый шигъри юллар белән белдергән: «Ник тиз беттең син, Дума, Ник җир, ирек алмадың. Ник бик яшьләй картайдың соң, Ник мәңгегә калмадың? Ник безне кызганмадың соң, Ник коллыкта калдырдың, Ник куылдың син үзең соң, Ник үзләрен кумадың?»

Революция җиңелә, ләкин ул бернинди репрессияләргә дә карамастан халык күңеленә сеңеп, демократиягә юл ярып баручы маяк булып кала. Шушы шомлы елларда да татар учагы сүнми, халкыбызга көч-куәт, дәрт һәм дәрман өсти тора. Газеталар юкка гына «татарлар бу революциядән иң зур отыш алган халык», дип язмаган. Революция һәм аннан соңгы елларда татарлар, күренекле башкорт галиме Билал Юлдашбаев язганча, мисали ислам милләтенә әверелә. Аларның берсеннән-берсе затлы язучылары, журналистлары үсеп чыга. Утыздан артык газет-журналлары барлыкка килә. Меңләгән тираж белән төрле проблемаларга багыш­ланган китаплары дөнья күрә. Бу гамәлләрне материаль һәм финанс белән тәэмин итүчеләр милләтнең инде ныклап аякка баскан, аларны яшәтүче Хөсәеновлар, Апанаев, Акчурин, Рәмиевләр кебек милләтпәрвәр байлары булган. 

1909 ел официаль мәгълүмәтләренә караганда, Казанда мөселман телләрендә басылган хезмәтләр 8062000 бит тәшкил иткән 449 исемдәге 3.115 данә китап дөнья күргән. 1912 елны барлыгы 361 татар китабы чыгып, аның 69 проценты Казанга туры килә.

1913 елны Россиядә татар телендә 340 китап бастырыла. Шул ук вакытта әрмән телендә – 257, грузинча – 232, украин телендә – 228, чувашча – 56, казахча – 40, үзбәкчә – 37, белорус телендә нибары 2 китап чыккан булган (Страна Советов за 50 лет. Сборник материалов. М., 1957, с. 291.) Шушы рәвештәге нәшрият эшчәнлегенең сәбәпчесе белемгә, мәгърифәткә омтылучы халык үзе була. Татарлар Россиянең иң укымышлы халкына әверелә. 

1908 елны Идел буеның рус булмаган мәктәпләр инспекторы Я.Д. Коблов болай дип язган: «Россиянең көнчыгыш өлешендә яшәгән халыклар арасында мөселман-татарлар беренче урында тора. Аларның укымышлылык проценты, хәтта руслар белән чагыштырганда да бик зур. Татар, чыгышы белән кайсы класстан булуына да карамастан, диненең башлангычын белә, үз телендә укый-яза белә. Укымышлылыкның киң таралганлыгы сәбәбе аларның һәрбер, хәтта кечкенә авылларында да мәктәпләре булуында. Аларда белем бирү белән, юккына бәягә, хәтта бөтенләй бушлай ук муллалар шөгыльләнә».

Шушы сүзләрне хуплап, Михаил Рыбушкин китабыннан бер өзек китерик: «Всякий магометанин, не умеющий читать и писать, у них не пользуется уважением. По этой-то причине, каждый отец старается, сколько возможно ранее, отдавать своих детей в училище, где бы они, по крайней мере, научились чтению и письму и узнали основание своей религии. Для успеха в этом отношении, при каждой мечети учреждается училище и мулла учитель». Автор пишет, что в Казани 8 мечетей и 4 училища при них. «Учитель и учит и больных лечит. «Учитель и учит детей и вместе шьет сапоги». Поступают в училище на 7 и 8 году и учение продолжается, по крайней мере, 5 лет... Девицы получают также некоторую степень образования. Между татарками не много таких, которые бы не умели читать и писать. Они учатся грамоте у жен мулл или своих матерей и родственниц; их учат также шитью, вышиванию ичиг и тюбетеек, со всеми, по азиатскому вкусу узорами» (М.Рыбушкин. Краткая история города Казани. Казань, Литотипография Л.Шевиц.1848).

Халык китапка тартыла. Күп җирдә китапханәләр барлыкка килә һәм аларда укучыларның саны артканнан-арта. Менә боларны раслый торган берничә факт. 1911 елны Чиләбе шәһәренең мөселман китапханәсенең 13.767 укучысы булган. Аларның кулларына 4.435 китап бирелгән. Шуларның 2.386-сы татар, ә 2.982-се рус телләрендә булган. Китапханә 905 данә газет-журнал алдырган (В мире мусульманства. № 1, 20 апрель 1912 ел).

Троицк шәһәрендәге «Наҗәт» китапханәсенең шул ук 1911 елда 19.432 укучысы булган. Казан, Уфа, Мәскәү, Петербург кебек зур шәһәрләрдәге китапханәләрдә дә укучыларның саны артканнан-арта барган.

Хатын-кызлар, балалар өчен махсус мөмкинлекләр булдырылган. 1911 елның 9 (22) декабрендә Казанның Шәрык клубында мөселман хатын-кызлары өчен махсус бүлек ачылып, анда алар өчен газет-журналлар, китаплар уку мөмкинлеге булдырыла. Казанда «Балалар күңеле» исемле журнал чыгару планлаштырыла. Кыскасы, шушы еллардагы жандарм документларында күрсәтелгәнчә, татарлар мөселман дөньясының прогрессив элементына әверелеп, үзләренең культура йогынтыларын аңлы рәвештә арттырырга тырыша. Алар Төркестан халыклары арасында эш алып барганда Идел буе белән элемтәләрен өзми, андагы үзгәрешләрне җентекләп күзәтеп тора. Яңа методлы мәктәпләрен андагыча итеп оештыралар.

1911 елның 11 ноябрендәге жандарм справкасында Россиянең Европа районнарыннан Себергә һәм күбрәк Төркестанга өзлексез рәвештә мөселман берлеген яклау­чы шәкертләр, имамнар агыла, диелгән. Алар җирле мөселманнар белән төрле җәмгыятьләр, мәктәпләр ача, Ислам бердәмлеге идеяларын тарата. Татар дошманнарының берсе булган миссионер Н.И.Ильминский татар мәгърифәтенең казахлар арасында киң таралуын ассызыклап, «кыргыз укымышлылары татар мәгарифенә кадерле мирас итеп карый», дип язган (Б.Х.Юлдашбаев. История формирования башкирской нации. (Дооктябрьский период). Уфа, Башк. Книж. Изд-во, 1972, сс.238-239.)

Болар, әлбәттә, тиешле органнарның игътибарыннан читтә калмый. 1914 елның 17 сентябре көнне Казан хәрби-цензура комитеты үзенең бер җитди белешмәсендә татарларның ни уйлавын, кәефләренең нинди икәнен белү өчен аларның соңгы утыз елда иҗтимагый фикерләренең нинди шартларда үсүен һәм татар интеллигенцияснең дөньяга яңа карашларының барлыкка килүенә ниләр сәбәп булганын, аларга нәрсәләр йогынты ясаганнарына күз ташлау кирәк, диелгән. Документ авторының сүзләренә караганда, татарлар суд, дин, мәктәп автономиясе һәм татар телен кайбер хөкүмәт органнарына кертү турында хыялланган. Шушы хыялларны тормышка ашыру өмете татарда бервакыт та сүнми. Татар учагы сүнмәстән, 1917 революция­сенә юл ачылуына да үз өлешен кертә. 

Дөрес, аның нәтиҗәсендә властька большевикларның килүе, аларның татар учагын, гомумән, илдәге миллилекне сүндерергә тырышулары нәтиҗәсез калмый. Әмма большевиклар миллилекне инкяр итсә дә, тарих аларны миллилекне танырга, илне федерация дип игълан итүгә мәҗбүр итә. Алар 1918 елның 15 январендә «Изелгән һәм эксплуатацияләнгән халык» исемендәге Декларация кабул итә. Бу документта социалистик республика халыкларның иреклелеген тану нигезендә халыклар федерациясе рәвешендә төзелә диелгән. Анда керү респуб­ликалар оешу белән үк аларның башкарма комитетлары тарафыннан хәл ителергә тиеш, диелгән

Тик бу документ бик тиз онытыла. Әгәр дә СССРның нигезенә шушы декларация салынган булса, ул шактый озын гомерле булыр иде. Бу – ил өчен ычкындырылган мөмкинлекләренең беренчесе. Икенчесе һәм шул ук вакытта соңгысы – Горбачев башлап җибәргән үзгәртеп кору сәясәтенә бәйле. Әгәр шушы сәясәт дәвамлы булып, Горбачев үз шәүләсеннән үзе куркып артка чигенмәсә, ил таркалмастай демократик федератив дәүләткә әверелгән булыр иде. Ләкин буласы булган, СССР юкка чыкты. Аны тәшкил иткән республикалар бәйсез дәүләтләргә әверелеп, үз юллары белән китте.

Шушы елларда Россиягә дә таркалу куркынычы яный башлый. Аның милләтләре дә иреклек, азатлык дәгъвалый. Төньяк Кавказда Чечен рес­публикасы башлыгы генерал Дудаев җитәкчелегендә Россиягә каршы сугыш башлана. Нәкъ менә шушы вакытта татар факторы Россиянең бөтенлеген саклап кала. 

1990 елның 30 августында Татарстанның суверенлык Дек­ларациясе кабул итүе, аны ныгытуга багышланган референдум, шулар нигезендә 1994 елның 15 февралендә Россия белән договор төзү, респуб­ликабызга Россиянең 40 тан артык регионы шуңа охшаш договорлар төзүе Россияне ныклап федератив рельсларга бастыра, аны таркалудан коткара. Россия президенты Борис Ельцин Татарстан белән төзелгән икеяклы вәкаләтләр бүлү договорын Россияне таркалудан коткарган ашыгыч ярдәм машинасы рәвешендә бәяләде. Премьер-министр Виктор Черномырдин да, соңрак Путин да моны танырга мәҗбүр булды. Ельцинның Казанга килгәч «берите суверенитета столько, сколько сможете взять» дигән сүзләре юкка гына әйтелмәгән. Бу аның илдәге татар факторына киләчәк өчен зур өмет баглавы иде. Бу өмет һич тә нигезсез булмый. Нәкъ шул елларда Татарстан иктисадый мөстәкыйльлеккә ирешеп, тиз адымнар белән алга китә, башкалар өчен үрнәк респуб­ликага әверелә. Шуның белән татар учагы өр-яңадан дөрләп яна башлый. Татарның бердәм милләт булып яшәвенә юл ачыла. Татарлар, кайда гына яшәсә дә, Татарстанны үз ватаннары итеп, Казанны башкалалары итеп саный башлый. Респуб­ликабыз куәтенә нигезләнгән, аның белән кулга-кул тотышып яши торган «Рухи Татарстан» барлыкка килә.

Әгәр сүземне татарлар яшәгән башка урыннарда да милли яшәеш ныклап урнашканнарына игътибар бирмәсәм, бу зур хата булыр иде. Пенза өлкәсенең 11 мәчетле Урта Әләзән, Татарстанның Шәле, Кирлегәч, Керкәле кебек авылларында да шушы рәвештәге кешеләрнең бер-берсенә ышаныч белән сугарылган тормыш­лары, киләчәк буыннарны тәрбияләп үстерү гамәлләре туктаусыз арта тора. Чувашстандагы Тукай авылында мәктәп белән мәчет кулга-кул тотынып эшли. Анда балаларны беренче класска керү алдыннан мәдрәсә аркылы үткәреп, уку-язуга, дин кагый­дәләренә өйрәтәләр. Хәтта, укуның бер өлеше мәдрәсәнең компьютерлар белән җиһазланган классларда үтә.

Ульяновск өлкәсендә дә телебезне өйрәнүгә шактый зур игътибар бирелә. Өлкәнең 36 мәктәбендә татар теле фән буларак укытыла, ә 152 мәктәбендә факультативлар, түгәрәкләр, махсус курслар эшләп килә. Өлкә үзәгенең «Ак мәчет»ендә шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 5-10 яшьтәге балалар өчен дин һәм татар теле, олы яшьтәгеләр өчен татар теле дәресләре укытыла. Саратов шәһәренең үзәгендә урнашкан татар гимназиясе дә шушы рәвештә эшләп, мисали уку йортына әверелә.

Балаларга милли һәм дини тәрбия бирү, аларга телебезне, гореф-гадәтләребезне ныклап сеңдерү Себер һәм Уралда да ныгыганнан-ныгый бара, Казанга тартылышлары арта. Татарларда, кайда яшәүләренә дә карамастан, бердәм халык булып гомер кичерү хисләре ныгый. Милликүләм уртак чаралар арта. Әйтик, татарча диктантны Татарстанда, Россиядә генә түгел, Европада да, Америкада, гомумән, барлык континентларда да уңышлы язалар. Ә бу телебезне ныгыту, аның мәңгелегенә юл ачу. Татар учагы сүнмәстәй рәвештә дөрләп яна.

Россия белән Украина арасында, Палестина белән Израиль арасындагы канлы сугышлар, Краснокамскийдагы «Крокус сити» залында йөзләгән кешене харап иткән террор акты илне кайгы-хәсрәт юлына кертә. АКШ җитәкчелегендәге Көнбатыш Россиягә карата туктаусыз санкцияләр кертеп, аны халыкара чолгалышта калдыра. Татарстан Россияне шушы чолганыштан чыгару гамәлләрен арттыра, аңа Көнчыгышка таба юл яра. Рес­публикабызга Көнчыгышта, бигрәк тә мөселман илләрендә ышаныч зур һәм ныклы. Аның алар белән төрле рәвештәге килешүләр күбәя. 

Татарстанның иктисади үсеше дә туктамый. Бүген Татарстанда 36,5 млн.тонна нефть табыла. Аның 23 млн. тоннасы эшкәртелү дәрәҗәсенә әверелеп бара. Шуның нәтиҗәсендә Татарстан нефть энәсеннән төшеп, чимал сатудан котыла бару һәм аның урынына нефть продуктлары җитештерү мисалын тудыра. 2021 елның 31 август – 1 сентябрь көннәрендә булып үткән газ, нефть эшкәртү җитәкчеләренең саммитының Казанда булып үтүе Татарстанның шушы өлкәләрдәге авангардлыгын раслый торган факт.

Казанның авиазаводы ТУ-124 самолетын чыгаруны арттыра. Завод бер 2013 елда гына 10 самолетка заказ алган. Рес­публика электр энергиясен куллану, цифрлы технологияне гамәлләштерү өлкәсендә дә зур уңышларга иреште. Татарстанның икътисады калган Россиягә үрнәк булып тора. Республика күп илләр белән төрле рәвештәге мөнәсәбәтләр урнаштырып яши. Бүген аның элемтәләре, бигрәк тә Ислам илләре белән зур тыгызлыкта. Республиканың 10 нан артык ил, хәтта Кытай белән дә, иктисади килешүләре уңышлы рәвештә тормышка ашырыла тора.

Республикабыз халыкара субъект буларак, ныклы адымнар белән дөнья мәйданындагы изге эшләрен дәвам итә. Татар учагы аңа бертуктаусыз җылы нурларын чәчә. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев