Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Индус Таһиров: Татар факторы

Совет фәнендә татарлар ярымкыргый, ә дәүләтләре артта калган, мәдәниятләре, мәгарифләре юк дәрәҗәсендә тасвирлана килде.

Казан ханлыгы турында бер аморф ил рәвешендәге күзаллау хөкем сөрде. Әмма, күренекле тарихчы М.Худяков бу ялганны фаш итеп, болай дип язган: «Ил далалар белән түгел, урманнар белән капланган. Борын-борыннан утрак  халык олысларда һәм авылларда яшәгән. Бу турыда сөйләгәндә бу илдә күчеп йөри торган урыннар, киез юрталар  турында сүз дә булуы мөмкин түгел. Барлык халык, татарлар да, читтән килгәннәре дә биредә игенчелек, шәһәрләрдә сәүдә һәм һөнәрчелек белән шөгыльләнгән».

Татарларны рус дошманы булган, дигән сүзләр дә тик уйдырма гына. Болгар чорыннан башлап, алар руслар белән ныклы, ике як өчен дә  файдалы мөнәсәбәтләр урнаштырып яшәгән. Болгарлар рус кенәзлекләрен икмәк белән тәэмин  итеп торган.

Казан ханлыгы чорында да шушы рәвештәге мөнәсәбәтләр сакланган. Худяковның түбәндәге сүзләре игътибарга лаек: «Татарлар рус дәүләтенә дә, аларның сәяси автономиясенә дә, рус кенәзләре хакимиятенә дә, аларның хәрби оешмаларына да, диннәренә һәм телләренә дә беркайчан да каршы килмәгән. Казан хөкүмәте беркайчан да рус дәүләтен яулап алырга омтылмаган; ул бары тик Мәскәү һәм Казан арасында үзара мөнәсәбәтләрне ныгытырга гына тырышкан». Гомумән, татар дәүләтләрендә вөҗдан иреклеге хөкем сөргән. Православие өчен махсус ташламалар ясалган, аңа тел тидерү катгый рәвештә тыелган.

Без татарлар тарихына дан җырлау фактларын бөтенләй белмибез диярлек. Казан егылганнан соң татарлар Россиядә һәрвакыт үзләре турында каһәрләү сүзләрен ишетеп яшәде. Чөнки хәтта Россиянең артта калу сәбәбен дә «татар золымы» белән аңлата килделәр. Уку дәреслекләре татарга яла ягулардан тора иде. Мәҗит Гафури язганча, татарлар һәрвакыт Роcсиянең каһәрләнгән үги балалары булды. Чыннан да, татарлар мактау-макталуга күнекмәгән халык.

Кайбер язмаларда, гәрчә хакыйкать киресенчә булса да, 1410 елгы Грюнвальд сугышында татарлар хурлыклы рәвештә куркып качты, дигән бәя дәвам итте. Ә поляклар исә шушы сугыштагы җиңүгә татарлар керткән өлешне югары бәяли. Бу сугышта Туктамыш ханның улы Җәләлетдин җитәкчелегендәге гаскәрнең хәлиткеч ролен тану хөрмәтенә Данциг шәһәрендә татар сугышчысына һәйкәл ачылды. Анда ил президенты Станислав Комаровский татарга дан җырлады. Аның һәрбер сүзе чын йөрәктән чыккан хисләр белән сугарылган. Президент Польша татарларының 600 ел дәверендә илгә турылыклы хезмәт итүләрен, аның бәйсезлеге өчен үз-үзләрен аямыйча сугышуын ассызыклады. Аларны курку белмәс, дошманнарның котын алучан батырлар, дип бәяләде. Моңа кадәр Польшада яшәгән милләттәшләребезгә карата мондый югары бәяне ишеткәнебез юк иде. Татарлар бу нотыкта чын мәгънәсендәге әкияти батыр, дусны кайнар хис белән ярата торган, аңа турылыклы, ә ил дошманнарына карата ачы нәфрәтле халык рәвешендә тасвирланды.

Поляклар татарларны ярата. Бервакыт Варшава урамында бер поляк ханым белән сөйләшергә туры килде. Татар икәнемне белгәч, ул кочаклап алды һәм 1939 елның сентябрендә Польшага немецлар бәреп кергәч, Варшаваның татар полкы солдатлары башкаланың соңгы сакчылары булганлыгы, аларның батырларча һәлак булуы хакында елый-елый сөйләде.

Шушы уңайдан үзебез белән булган бер вакыйганы да искә төшереп китәм. 1987 елның октяб­рендә мин, Миркасыйм Усманов һәм хатыным Люция, поездга утырып, Варшавадан Люблин шәһәренә фәнни конференциягә барабыз. Каршыбызда безгә ничектер усалрак караган полякларның, татарлар икәнебезне белгәч, йөзләре ачылып китте. «Башта без сезне грузиннар дип белдек», дип яныбызга күчеп утырдылар һәм юл буе татарларны мактап бардылар. Люблинга килеп җиткәч, «Не дадим татарам сгинуть на польской земле», диеп безне университетка кадәр озаттылар. Икенче көнне конференциягә килеп, безгә бүләкләр тапшырдылар. Университет галимнәре безгә сүзлекләр күрсәтеп, үз телләренә кергән йөзләгән татар сүзе бар икәнен әйтте. Ул сүзләр рус сүзлекләрендә дә бар, ләкин аларның килеп чыгышы хакында тиешле аңлатма юк.

Мәгълүм ки, Белоруссия татарлары да – шул ук токымнан. Алар – Речь Посполитая дәүләтен саклап, Грюнвальд сугышындагы батырларның дәвамчылары. Анда да татарларга карата җылы хисләр саклана. Беларусь президенты А.Лукашенко татарларның тарихтагы рольләренә 1993 елгы очрашуыбыз вакытында югары бәя бирде. Ул татарларның Бөек Ватан сугышы вакытындагы партизан хәрәкәтендә катнашуларын да ассызыклады. Алар сугыш батырлары гына түгел, хезмәт үрнәген дә тудыра белүчеләр, яз көне иң беренчеләрдән булып базарга яшелчә китерүчеләр дә татарлар, диде.

Очрашу вакытында ул, шаярып кына, янда басып торган Урал Латыйповка ишарәләп, мине тәнкыйтьләргә җыенасыз икән,  башта әнә үзегезнең милләттәшегезне тәнкыйтьләгез, мин аның киңәшләренә таянып эшлим, диде. Чыннан да, ул вакыт Урал Латыйпов аның киңәшчесе иде. 

Бүген Урал Латыйпов та аның  киңәшчесе түгел. Үзе дә мин язган көннәрдәге Лукашенко түгел. Ләкин тарих – ул үткәнге чынбарлык. Без аны бүгенге көнгә яраклаштырып түгел, ә ничек булган шулай кабул итәргә тиеш. 

Чын-чынлап бөек, һәммә татар кешесендә горурлык уятырдай тарихыбыз бар. Бөеклек чорыбыз да, коллык упкынына төшкән гасырлар да, барысы да безнеке. Ул тарихтан качып булмый. Аны ныклап өйрәнеп, тиешле сабаклар ала белергә кирәк. Бөеклегебезгә кайтуыбызның мөмкинлеге тик шул гына.

Шушы мөмкинлек киләчәгебезгә юл ача күрсен иде. Ләкин, ни кызганыч, киләчәгебез бүген төтен белән тутырылган пакетны хәтерләтә. Украинадагы яуда көн саен меңләгән кешеләрнең гомерләре өзелә. Ул кыска вакытлы операция дип башланса да, инде икенче ел дәвам итә. Алай гына да түгел, экспертлар аны 2025 елга кадәр, бәлки аннан озаграк булыр, дип фаразлый. 

Чыннан да, бу дөреслеккә якын күзаллау. Чөнки ике якның берсе дә, АКШ җитәкчелегендәге Көнбатыш та, Россия дә һич кенә чигенергә җыенмый, хәрби операцияне дәвам итү өчен миллиардлаган акча түгәләр, яу техникасын Украина кырларына эшелонлап ташый торалар. 

Көнбатышның Россиягә карата кертелә бара торган шартларның берсе – ул аңа карата төрле рәвештәге санкцияләр. Шулар нәтиҗәсендә Россия халыкара изоляциядә калды. Аның янәшәсенә басарга теләгәннәрнең саны кимегәннән-кими. Грузия, Әрмәнстан кебек элек союздаш булган илләр дә дошман ягына күчте. Казахстан, Кыргызстан кебек республикалар да Россиядән читләшә, Көнбатышка якыная, Россиягә ышанычлары кими бара. Шушы шартларда Татарстан Россияне халыкара изоляциядән чыгару гамәлләрен арттыра. Мөселман илләрендә, гомумән Көнчыгышта, безгә ышаныч зур. Татарстанның алар белән төрле рәвештәге килешүләре күбәя. 

Татарстанның икътисады Россиягә зур уңышлары белән үрнәк булып тора. Ул үзендә чыгарыла торган нефтьнең 80 проценттан артыгын үзе эшкәртеп, аның продукциясе белән сәүдә итә. Республика күп илләр белән төрле рәвештәге мөнәсәбәтләр урнаш­тырып яши. Аның элемтәләре бигрәк тә Ислам илләре белән зур тыгызлыкта. 


Республиканың «Вакуммаш», компрессор заводы, «Данафлекс», Татхимфарм-препараты», «Палп-индекс» предприятиеләре яңадан-яңа уңышларга ирешә тора. Машиналар, техник җиһазлар, дарулар, кәгазь, резина, пластмасса эшләнмәләре арта. Авиация заводында ТУ-214 самолетларын җыю бара, вертолет заводы «Ансат» өчен кирәк детальләрне үзе булдыра башлады. Һәм шунысы да әһәмиятле: респуб­ликада азык-төлек җитештерү сизелерлек арта. Бу уңышларның сәбәбе – республикадагы халыкларның эш нәтиҗәләре. Республикада 173 милләтнең дуслыгы тантана итә. Аларның үзләрен, телләрен, гореф-гадәтләрен саклау дәвам итә. Динара мөнәсәбәтләр, биг­рәк тә Ислам һәм Православие аралашулары үзара аңлашу рәвешендә алып барыла. Халыклар дуслыгы ныгый барган шартларда безнең өчен иң беренче урында татар-башкорт мөнәсәбәтләре тора. Шушы нисбәттән 2004 елны «Кызыл таң» газетасында басылып чыккан вакыйганы искә төшерәсем килә. Ул «Бәйрәмебез дә уртак» дип аталган. Менә аның тексты: 

«Башкортостанның мөс­тә­кыйльлек бәйрәме – Республика көне тантаналарында катнашу өчен төрле төбәкләрдән кунаклар килә. Кичә Татарстаннан КДУ кафедрасы мөдире, танылган дәүләт эшлеклесе Индус Таһиров житәкчелегендәге делегация Уфага килде. Аның составында ТР Дәүләт Советы депутаты, күренекле шагыйрь Роберт Миң­нуллин, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Нурмөхәммәт Хисамов, ТР Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин, Казан педагогика университеты ректоры Жәмил Нигъмәтов һәм Бөтен­дөнья татар конгрессы рәисенең беренче урынбасары Илсур Һадиуллин бар.

Билгеле булганча, Башкортстан белән Татарстан арасында хезмәттәшлекне үстерү һәм ныгыту буенча икеяклы комиссия оештырылган иде. Тантаналар барышында шушы комиссиянең чираттагы утырышы булуы да көтелә». 

Ул утырыш уңышлы рәвештә үтте, аннан соң Башкортостан республикасы көненә багышланган төрле рәвештәге кызыклы чаралар үткәрелде.

Бүген дә республикаларыбыз, халыкларыбыз уртак  рухи дөньяда яши. Татарстанда милләтара мөнәсәбәтләргә махсус урын бирелә. Республика Рәисе янында Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге комиссия моның белән махсус шөгыльләнә, шушы юнәлештәге чараларны арттыра тора.  

Камил хәзрәт Самигуллин җитәкчелегендәге Диния нәзәрәте шушы изге эшкә үз өлешен кертә  тора. Мөфтие­без мәчетләребездәге вәгазьлар тик татар телендә генә алып барылырга тиеш, дигән карар кабул итте. Республиканың төрле районнарындагы 100 дән артык мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары эшли. Аларны күренекле укытучыларыбыз җитәкли. Болар барысы да безнең күз алдыбызда һәм хәтеребезгә сеңә тора.

Хәтер – ул онытылмастай кичерешләр саклагычы. Аларның төрлесе була. Шәхси хәтер адәм баласының һәммәсендә  дә бар һәм киләчәктә дә булачак. Алар арасында онытылганнары да, бик озак саклана торганнары да була. Тик алар ниндидер рәвештә кеше хәтерендә теркәлеп калмаса, аның үзе белән юкка чыга. Ләкин халык хәтере – мәңгелек. Аңа моң-зар да, кайгы-хәсрәтләр дә уелып бара. Сугышлар, революцияләр шундыйлардан.

Аларның берсе, татарлар өчен иң кайгылысы – 1552 ел, Казанның егылуы, татарларның коллык упкынына төшүе. Бу көн руслар өчен дә онытылмастай хәтерләрендә. Ләкин ул аларда, татарныкыннан аермалы буларак, бәйрәм булып саклана. Әмма бүген татарлар һәм руслар арасында аңлашу – бер-берсенә ышанычлы рәвештә.  

Ышаныч – иң зур тойгыларның берсе. Ул тантана итсә, тынычлык урнаша. Ул исә гаиләдән башлана. Адәм баласының юл башы гаиләдә. Анда аның Ходай Тагәлә биргән теле ачыла, аңа изге хисләр, җыр-моң, халкыбызның гореф гадәтләре, яшәү көче иңдерелә. Гаилә кешене үз-үзенә ышанып яшәүгә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә. Монысы бигрәк тә әһәмияткә ия. Чөнки аны алда киң җәмәгатьчелек белән аралашып яшәү һәм үзенең гаилә тормышын кору көтә. 

Ә гаиләдә иң беренче урында ата-ана. Алар балаларында халкыбызга, туганнарына, күрше-күләннәренә, гореф-гадәтләребезгә турылыклы булып яшәү хисләрен тәрбияли. Юкка гына оясында ни күрсә, очканында шул була, дип әйтелми. Чөнки бала уртак оясыннан очканда үзе белән киләчәккә шул хисләр белән оча  һәм, шуңа охшаш гаилә корып, яши башлый.

Кешенең иң якын юлдашлары – бер бишектә тибрәнгән имчәктәш туганнары. Алар – аның гомерлек юлдашлары, авырлыкларны җиңеп чыгардай көч-куәт биреп торучылар. Бу ышаныч шулай ук гаиләдә иңдерелә. Аларның мөнәсәбәтләрнең төрле вакытлары, ачуланышкан үпкәләшкән чаклары да була. Ләкин, халкыбыз әйт­мешли, ачы булса да – туган, төче булса да – туган. Туганлык хисләре кешедә актык көненә кадәр саклана.

Шушы сыйфатлар буыннан-буынга күчеп, киләчәккә илтә. Бәхетле гаилә кешегә эшендә уңышларга ирешеп яшәрдәй мөмкинлекләр тудыра, аны алга этәрә. Аңарда үз-үзенә ышаныч тудыра һәм аны ныгыта. Ә үзенә ышанмаган кеше күпвакыт башкаларга да ышанмый. Ләкин, ничек кенә булмасын, адәм баласының үз яшәве аның үзәгендә була. Аның үзәге ныклы булса, ышаныч аның үзенә һәм башкаларга карата да кимеми. Араларындагы дуслык хисләре арта. Монысы дошмани көчләрнең ныклап хәрәкәткә килгән көннәрдә  бигрәк тә әһәмиятле.  

Дус-дошманнар. Халкыбыз бу ике сүзне юкка гына бердәм итеп кулланмый. Чөнки шактый очракларда кичәге дус дошманга әверелә, ә кайчак кичәге дошман дус булып китә. 

Дошмани хиснең төп чыганагы – көнчелек. Кайберәүләр көнчелекнең агы да карасы да була, ди. Чынлыкта, ул баштан ук аклы-каралы була. Агы тантана иткәндә адәм баласы уңышларга ирешеп яши, башкалардан көнләшми. Ә инде үз эшләре аксый башласа, ул күршеләреннән көнләшә. Шагыйрь Ләбиб Лерон дөрес язган: «Кеме генә юк татарның, Мәкерлесе, явызы: Сине йотам, диеп тора Кайберсенең авызы». Ни кызганыч, бүген дә шулай. Арада кичә дуслашып йөргән дустын йотарга торган мәкерлеләре дә юк түгел.

Әйе, заманалар үзгәрә.  Әмма замананың башка вакытлары да булган.  Андый вакытлар авыр, бигрәк тә сугыш елларына туры килә.  Безнең заман – тормышның иң авыр  вакытлары, 1941-1945 еллардагы Ватан сугышы. Бу халыкның тормыш хәлләре авырайган еллар. Ашау-эчүгә генә түгел, хәтта шырпыга да кытлык. Күршеләр соскыларын кулларына тотып, бер-берсенә күмер алырга керә. Ут күрше дигән әйтем нәкъ шул шартларда барлыкка килде. Бу – кешеләрнең  бер-берсенә ярдәм, терәк хисләре тантана иткән заман.

Еллар яхшы якка үзгәрә башлагач, аларның берәүләре ярлы-ябагай булып, аеруча аталары сугыштан әйләнеп кайтмаганнарының тормышы бөлә, ә исән кайтканнарының тормышлары көрәя. Нәкъ шул шартларда көнчелек хисләре юлга чыга.  

Моның бүгенге иң зур сәбәп­ләренең берсе – Россия һәм Украина арасында купкан канлы бәрелеш. Ике якның берсе дә чигенергә теләмәве, аларны котыртып торучы Көнбатыш илләренең үзара аңлашуга юл бикләве киләчәккә ышанычны киметә. Иртәгә ниләр булачагын берәү дә әйтә алмый. Моның өстәвенә Хамас белән Израиль арасында башланган канлы сугыш та йогынты ясый.

Безне халкыбызның шушы шартлардагы язмышы борчый. Татарлар бүген ике ут арасында. Аларның шактые Донбасс-Украинада, бер өлеше Израильдә, күпчелеге Россиядә яши. Шунлыктан алар бүгенге шартларда арадашлар булып, якларны бер-берсенә аңлашуга өлешләрен кертә алучылар булып тора. Җиңел түгел бу эш. Ләкин татар татарлыгын итә, шушы изге эшне дәвам итә. Аның үзәгендә Татарстан. Ул Россиягә каршы кертелгән санкцияләренә дә карамастан, уңышлар яулый тора. Ул башкалар өчен яшәү үрнәкләре тудыра.

Киләчәгебезне кайгырту беренче урынга чыга. Моның бер якты күренеше – балаларны, хәтта 5-6 яшьләреннән намазга өйрәтә башлау. Моңа үрнәкне Чуашстанның Тукай авылында күреп була. Монда милли хисләр, балаларны гаиләдән башлап мөстәкыйль тормышка чыгару яшәү  рәвешенә әверелгән. Мәктәп укытучылары үзләре дә милли һәм дини хисләр белән сугарылган. Алар балаларга белем бирү белән бергә, догалар да өйрәтә. Мәктәп һәм мәдрәсә ышанычлы дуслыкта яши. Мәдрәсәнең интернет һ.б. җиһазлар тупланган классында бала үзен көчле хис итә. Гомумән, бу авылда тормыш кайный. Шәһәрдән күчеп килүчеләрнең саны арта. Шушы республиканың Шыгырдан кебек башка авылларда да мул тормышта яшәү тантана итә.

Мондый үрнәкләр күп. Пенза өлкәсенең 11 мәчетле Урта Әләзән, Татарстанның Шәле, Кирлегәч, Керкәле кебек авылларында да тормыш кешеләрнең бер-берсенә ышаныч белән сугарылып кайный. Балаларга милли һәм дини тәрбия бирү, аларга телебезне ныклап сеңдерү Себер һәм Уралда да яшәү рәвешенә әверелеп бара. Татарларның бер-берсенә таянып, ярдәмләшеп яшәве гадәти хәлгә әверелеп бара.  

Соңгы көннәрдәге тагын бер мисал. Сүз 2022 елның нояб­рендә Чебаксадагы «Шәриф» мәчетен төзегән профессор Марс Алиев, мәчетнең имамы Рөстәм хәзрәт үткәргән чара турында. Алар 5-12  яшьтәге балалар өчен Ильяс хәзрәт Җиһаншин мәчетендәге мәдрәсә шәкертләреннән торган жюри  җитәкчелегендә конкурс оештырды. Чара ир балалар өчен аерым, кызлар өчен аерым үткәрелде. 50 дән артык бала катнашты. Җиңүчеләр билгеләнде. Балаларның барысына да бүләкләр тапшырылды. Шунысы да әһәмияткә ия: балаларның күбесе янында ата-аналары да бар иде. Шик юк, бу башлангыч дәвамлы булачак. Ә бу исә динебезнең ныгуы, аның яшәү терәге булуына якты юл. Ислам дине халкыбызны иң авыр чорларында да юкка чыгудан саклап калган. Бүген дә динебез шушы вазыйфаны үти.

Татар факторы, аның шушы һәм башка рәвештәге күренешләре Россиягә иминлек көче бирә, киләчәккә ышану хисләрен уята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев