Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Индус Таһиров: Татар – дәүләти халык

Татарлар дәүләти халык булмаса, Татарстанның 1990 елның 30 августында кабул ителгән дәүләтчелек рухы белән сугарылган суверенлык декларациясе да барлыкка килмәс иде.

Татар халкы бер шагыйребез язганча, кайгыны да, үлемне дә җыр белән җиңгән халык. Башкаларга үрнәк булырдай халык кына теләсә нинди шартларда да, һичкем йогынтысына бирелмәстән, башкаларга йогынты ясап яши ала. Шуның белән бөек тә була. 

Татар – дәүләтләрен югалтканнан соң да, кайгы белән үлем арасында да бөек булып кала алган халык. Бер рус авторының 1912 елда, татарлар өч йөз ел буена руслар белән бергә яшәүләренә дә карамастан, руслашмый, киресенчә башкаларны татарлаштыра, дигән сүзләрендә дөреслек юк түгел. Чыннан да, алар, коллык шартларында да башкорт тарихчысы Б.Х.Юлдашбаев язганча, башкалар өчен өлге милләт була алды. Миссионер Ильминский юкка гына «татарлар үзләрен һәрвакыт патшачыл халык итеп хис итә», дип әйтмәгәндер. Икенче бер миссионер Ефимий Малов 1904 елның 30 сентябрь-14 октябрь чорындагы көндәлек язмалары арасында уфтанып язылган мондый юллар бар: «Без, руслар, ун гына түгел, йөзләгән еллар дәверендә татарлар өстеннән хаким сыйныф рәвешендә яшибез. Казан алынганнан соң да өч йөз елдан артык вакыт үтте, тик менә без аларны күпме дәрәҗә генә руслаш­тыра алдык? Тагын өч-дүрт йөз ел көтәрбезме икән?»

1870 елда Сембер шәһәрендә чыккан бер китапта «татарлар Россиядәге иң ныклы халык, дип язылган. Анда, «алар үзләренең азчылык булуларына да карамастан, рус йогынтысына бирелмәде, аларга рухи яктан түгел, тик сәяси рәвештә генә буйсынды», дигән юллар бар.

Болай язучылар аз түгел. Аларның кайберләре татарларга карата нәфрәт белән, кайберләре, киресенчә, соклану хисләре белән рухланган. Ләкин ничек кенә булмасын аларда чын хакыйкать тупланган. Татар һәрвакыт татар булып кала алган. Юкка гына халык дастаннарында «ватан китәр, сөт калыр», дип язылмаган. Чөнки татарлар, дәүләтсез калуларына да карамастан, дәүләти халык булып кала алды. Аларның тарихи хәтерләренә, каннарына һәм хәтта яшәү рәвешләренә дә дәүләтчелек сенгән. Һәм әле дә булса яши бирә. Нәкъ менә шул дәүләти куәт – татарның сөте, аңа көч,  дәрт-дәрман бирә торган каймагы.

Чыннан да, һун бабаларыбыздан ук башланган, Төрки каганатта тернәкләнгән, Алтын Урда һәм аннан соңгы татар дәүләтләрендә, бигрәк тә Казан ханлыгында дөрләп янган татар учагы беркайчан да сүнмәгән. XX гасырда төрле җирләрдә барлыкка килгән татар оешмаларының шактые юкка гына «учак», «учаклар» исемен йөртмәгәннәр. 1915 елда Петербург университетында  Галимҗан Шәрәф, Ильяс Алкин һ.б. «Татар учагы» исемле яшерен түгәрәк булдыра, анда дәүләтчелегебезне торгызу юлларын эзлиләр. Вятка губернасының Иж-Буби мәдрәсәсе шәкертләре, «кайчандыр безнең үз ханнарыбыз булган, моны онытырга ярамый», дип әйтә торган булган. Аларның Сөембикә манарасына багышлап язган җырларында, манара эчендә кайчандыр хан гаскәрләре яшәгәнлеге, Казанның төрек-татар йорты булуы турында язылган. «Һәрбер ташың безгә шул турыда сөйли, болар турында уйлаганда күздән кайнар яшьләр ага», дигән җөмләләр бар анда.  

Әйе, егерменче гасыр башында татарларның күзләре Казанга текәлгән була. Бер жандарм мәгълүматында Казан милли идея символы, татарларның рухи терәге булып тора, диелгән. Анда бу идеяның төп максаты барлык мөселманнарның бер дәүләт тирәсенә туплау һәм гомумтөрки республика булдыру, дигән сүзләр бар. 1911 елда төзелгән жандарм  справкасында «татар идарәсе булдыру максаты тирән тамыр җибәрде һәм барлык зыялыларның игътибарын җәлеп итте, диелгән. Анда Казанның кайчандыр,  куәтле Казан патшалыгының үзәге булуына, татарларның үзбилгеләнүгә омтылуларына басым ясалган. 

Моңа охшаш документлар күп. Аларга безнең әле тулы бәя бирәсебез бар. Тик бу очракта миңа шушы документларның татарларның дәүләти халык икәнлеген раслау өчен генә кирәк булды.

Әгәр татарлар дәүләти халык булмаса, Татарстанның 1990 елның 30 августында кабул ителгән дәүләтчелек рухы белән сугарылган суверенлык декларациясе да барлыкка килмәс иде. Бу Декларация Татарстанның Югары Советы кабул иткән документ кына түгел. Ул – татарның нәкъ шул сыйфатын туплаган, халык таләбе буенча кабул ителгән документ. 

Төрле җиргә сибелеп яшәгән татарлар һәрдаим дәүләтчелекләрен торгызу фикерен белдереп килмәгән булса, хакимияткә, шул исәптән Татарстанның Югары Советына, басым ясый тормаган булса, мондый мөстәкыйльлек рухындагы декларация тумас иде. Кайберәүләр бу эштә халыкның ролен танымаска, барлык эшләрне җитәкчеләргә яки Югары Советка гына  кайтарып калдыр­макчы була. Алар декларация кабул итү алдыннан Югары Совет исеменә 685 документ ирешкәнлеген, шуларның 612 се илнең 137 төбәгеннән килгән бәйсезлек игълан итүне таләп иткән хатлар, мөрәҗәгатьләр икәнлеген оныта булса кирәк. Халык йогынтысы булмаса, безнең декларациябез дә, башка республикаларда кабул ителгән, игезәктәй бер-беренә охшаш төссез документлардан бер яктан да аерылып тормас иде. Бу хакыйкатне инкярь итүчеләр, декларацияне кабул итү алдыннан Югары Советның Президиу­мы тарафыннан Татарстанның Россия составындагы суверен дәүләт итеп күрсәтелгән проекты басылып чыгуын да «оныта». Ул проект «Вечерняя Казань» газетасында басылган, Александр Штанин тарафыннан әзерләнгән проекттан һич тә аерылмый иде. Шуңа охшаш декларация­ләрне башкортлар, чувашлар, якутлар да кабул итте. Әгәр шул проект дек­ларация рәвешендә кабул ителсә, Татарстанда шушы игезәк төссезләр исемлегендә калачак иде.

Ә безнең халык декларациянең андый булуын теләмәде. Ул рес­публиканың тулы суверенлыкка ия икәнлеген раслаган документ кабул итүне таләп итте. 1990 елның августында Казанга Татарстанның, бөтен илдән дистәләгән мең татар җыелды. Ирек мәйданы гөрләп торды, митинглар дәвам итте. Мәйдан көне-төне умарта кортыдай шаулады. Югары Советка, аның депутатларына басым ясауның төрле ысуллары кулланылды. Берничә милләтпәрвәр, шул исәптән халык депутаты Фәүзия Бәйрәмова, ачлык игълан итте. Кайбер депутатлар моңа ризасызлык белдереп, хөкүмәттән халыкны мәйданнан чыгаруын таләп итте. Ни үкенеч, алар арасында татарлар да бар иде. Халык, имештер, аларның эшләренә комачаулык тудыра. Дөреслек исә шунда: халык аларны үз контролендә тотты, дөрес юнәлештән тайпылырга мөмкинлек бирмәде.  

Милиция кордоннары куелуга да карамастан, халык таралмады. Аның күпчелеге төннәрен дә шунда үткәрде. Казан татарлары аларга ризык ташыды. Җир шарының төрле почмакларындагы татарлар Казан белән аралашып, хәлләр белән кызыксынып, милләттәшләренә  дәрт-дәрман биреп торды. Бу көннәрдә бөтен татар дөньясы бер йодрыкка йомарланды.

Югары Совет рәисе М.Шәймиев Башкортстан Югары Советы рәисе М.Рәхимов белән аралашып торды. Ул бервакыт башкорт коллегасына Ирек мәйданы халык белән тулы икәнен, анда ачлык тотучылар да булуын хәбәр иткәч, Рәхимов: «Әһ, бездә дә шулай булса иде», дип уфтанган. Өстәп, Шәймиевкә «бу синең файдага» дигән. Әйе, бу көннәрне халык һәм хакимият бер фикердә иде. Шушы бердәмлек тиешле эчтәлектәге декларация кабул итүнең төп сәбәбе булды. Мондый егетлекне дәүләти халык кына булдыра.

Әгәр Уфа мәйданнарын да халык каплап алса, анда да тиешле эчтәлектәге декларация таләп итеп ачлык игълан итүчеләр булса, бәлки Башкортстанда да безнекенә охшаш декларация туар иде. Ә мөмкинлек бар иде. Казанга Башкорстанның Россия составында икәнлеге күрсәтелмәгән, тулы суверенлык декларациясенең проекты килеп ирешкәнлеген әйтеп китү урынлы булыр. Аның эчтәлеге хәтта безнең проекттан да тулырак иде. 

Үзебезнең декларациябез кабул ителгәч, М.Шәймиев ул вакыттагы Өлкә комитетның идеология буенча секретаре Р.Идиатуллин белән мине Уфага җибәрде. «Татарстанга көрәштәшләр кирәк», диде ул. Без Уфага барып, анда Министрлар Советы рәисенең урынбасары Мансур Әюпов, Башкортстан Өлкә комитетының идеология буенча секретаре Роберт Янбарисов белән очраштык. Башкортларның шундый декларациягә хаклы икәнлеге турында фикер алыштык. Бу эш барып чыкса, ул тик гаделлекне торгызу гына булган булыр иде. 

Билгеле ки, Башкорт респуб­ликасы 1917 елның декабрендә үк игълан ителә. Аның хөкүмәте 1919 елның мартында Ленин хөкүмәте белән килешү төзи. Башкорстанның үз гаскәре, башка илләр белән аралашу ведомствосы булуы, аның яшәешенең бик күп өлкәләрендәге мөстәкыйльлеге таныла.

Бу килешү Совет хөкүмәтенә граҗданнар сугышы вакытында, Колчак ягындагы шактый оешкан һәм көчле башкорт гаскәрен үз ягына күчерү өчен кирәк иде. Чыннан да, башкорт гаскәре ватандашлар сугышындагы җиңүгә зур өлеш кертте. Тик күп тә үтмәстән, Совет хөкүмәте шушы документны берьяклы рәвештә юкка чыгарды. Менә ни өчен башкортлар өчен тулы канлы декларация кабул итү тик гаделлекне торгызу гына булыр иде. Ни кызганыч, бу эш барып чыкмады. Башкортстан Татарстанныкы кебек декларация кабул итә алмады. Чөнки бу эштә халык катнашмады. Мәйданнар кайнамады, Югары Совет исеменә бәйсезлекне таләп иткән мөраҗәгатьләр Һәм хатлар яумады. Ачлык тотучылар да булмады.  

Ә без ялгыз калдык. Бервакыт М.Шәймиев уфтанып: «союзникларсыз калдык бит», диде. Мин аңа: «Башкортлар моның белән берни дә югалтмады», дидем. Ул: «Ничек югалтмасыннар», ди. Мин Башкортстанның һәм башка республикаларның Россия составына ирекле рәвештә керүләренең 400 еллыгын тантаналы рәвештә үтүен искә төшердем. Алар шул көннәрне орден-медальләр, тагын әллә нинди өстенлекләр алды, дидем. 

– Ә без? – диде ул.

– Татарлар беркайчан да Россиягә ирекле рәвештә керүләрен танымады. «Әгәр без Татарстанны Россия составында икәнлеген күрсәткән декларация кабул иткән булсак, бу беренче шундый документ булачак иде», дип өстәдем. Сез имзалаган документ, чын-чынлап, халык теләгән документ.

М.Шәймиев сискәнеп китте. «Татарстанның Россиягә керүе турында бер генә документ та юкмыни? Бәлки, 1922 елны берәр документ булгандыр», дип сорады. Ләкин андый документ юк. 1922 елдан башлап Татарстан берничә мәртәбә үзен СССРга суверен дәүләт буларак кабул итүне сорап карый. Ләкин ул СССР төзү договорын мөстәкыйль рәвештә имзалау хокукыннан мәхрүм ителде. Бу очракта Мирсәет Солтангалиевне искә төшерми булмый. Бу кеше РСФСРның Милләтләр эшләре буенча Халык Комиссариаты коллегиясе әгъзасы, Федераль җир комитеты рәисе, Совет хөкүмәтенең җаваплы хезмәткәре була. Төньяк Кавказ республикаларын төзү комиссияләренең да башында ул тора. Солтангалиев Совет җитәкчелеге алдында СССРда барлык республикалар да бертигез хокукта булырга тиешлеген исбатларга тырыша. Ләкин моңа җитәкчеләр тарафыннан уңай караш тапмый. Бу вакытта инде Ленин хәлсезләнгән, үлем түшәгендә ята, ә Сталин исә, киресенчә, дилбегәне эләктереп, үз кулына иксез-чиксез власть туплый.  Аның өчен беркем дә авторитет түгел. Ул хәтта Ленинның үзен дә, аның «К вопросу о национальностях или об автономизации» исемле хатындагы Солтангалиев фикерләренә аваздаш булган тәкъдимнәрен РКП(б) ның XII съезды делегатлары алдында мыскыллап тән­кыйтьли. Әлбәттә, Солтангалиевнең тәкъдимен катгый рәвештә кире кага. Сталинның җене котыра. Ул шушы гаделлек сакчысы вазыйфаларын башкаручы шәхесне эзәрлекләү юлына баса. Аны үзенең иң беренче сәяси корбаны итә.

Ә 1936 елның декабрендә СССРның яңа Конституциясе проекты буенча ясаган док­ладында Сталин Татарстан һәм Башкортстан союздашлык статусын үз колакларын күрә алмагандай ук күрә алмас, дип көлә. Шул рәвештә, моңарчы ике халык, ике республика арасына чөй кагып килгән Сталин аларны бер җепкә төзеп, икесен дә союздаш республика статусыннан мәхрүм итә. 

Ә бит Татарстан бу статуска тулысы белән өлгергән, дәүләт булу өчен җитлеккән республика иде. Шушы уңайдан РСФСР Халык Комиссарлары Советының рәис урынбасары булган казах Тырар Рыскуловның 1926 елгы бер киңәшмәдә Россия составында ике төрле респуб­ликалар бар, дип белдерә. Ул аларның беренче төренә тик Татарстанны гына кертә. Чөнки Татарстан, аның әйтүенчә, тулысы белән үз мөмкинлекләренә таянып яши. Аның алга киткән язма культурасы, дәүләт дәрәҗәсендәге теле, көчле кадрлары бар. Аның өчен татар телен гаммәлләштерү җиңел хәл ителә торган проблема. Ә икенче төр республикалар тик Совет хөкүмәтенең мәрхәмәте аркасында гына яши. Бу чыгышында Тырар Рыскулов, татарларны бик үк өнәми торган кеше булуына да карамастан, аларның дәүләти халык икәнлегенә басым ясый.


Тик 1936 ел Конституциясе нигезендә «өлгергән» Татарстан элеккеге статусында калды, ә союздашлыкка «өлгермәгән» рес­публикалар СССРга кабул ителде. Алай гына да түгел, Татарстан автономиясенең  исеме генә калды, җисеме исә бөтенләе белән диярлек юкка чыгарылды. Ул өлкә һәм крайлар белән тигезләштерелде. Дөрес, союздаш республикаларның хокук­лары да көннән-көн кими торды. Алар да өлкәләр белән тигезләштерүдән ерак түгел иде. СССРның таркалу сәбәпләренең иң мөһимнәреннән берсе шул иде...

Үзгәртеп кору Татарстан һәм Башкортстан өчен суверен республикага әверелү мөмкинлеген тудырды. Ләкин шул ук вакытта бу мөмкинлектән ялгыз рәвештә файдаланып булмаячагы да көн кебек ачык иде. Россиядәй җир шарының алтыдан бер өлешен биләп торган империяне унитар рельслардан төшереп, демократик федератив рельсларга бас­тыру – Татарстан үзе өчен генә күтәрә алмастай йөк. Максатка ирешүнең шарты – республикаларның бердәмлеге. Әмма шушы бердәмлекнең нигезе Татарстан булса, аның иң якын аркадашы Башкорт­стан булырга тиеш. Бу ике республика тарихларының иң җаваплы көннәрендә кулга-кул тотынышып эш алып барырга тиеш иде.

Менә ни өчен Шәймиев ил буенча көрәштәшләр эзләде. Иң беренчесе буларак, тугандаш башкорт халкын, аның рес­публикасын күздә тотты. Эзләде.  Таптымы соң?  Бу сорауга җавап бер төрле генә була алмый. Декларацияләр кабул иткән көннәрдә бу эшне тулысы белән башкарып булмады. Ләкин әле бу җиңелү түгел, әле туплану мөмкинлекләре калган иде. Декларация кабул ителгәч, яңа Союз договоры төзү алдыннан, Татарстан үзенең махсус позициясен белдерде. Бу позиция кабул ителгән декларациягә нигезләнгән һәм шушы договорга РСФСР делегация­се составында түгел, ә аңа мөстәкыйль рәвештә кул куюдан гыйбарәт иде. 

Бу позиция Россия җитәкчелеген бик нык борчыды. Шунлыктан Россия һәм Татарстан арасында ике яклы сөйләшүләр ихтыяҗы туды. Сөйләшүләрнең беренче өлеше 1991 елның 12 августы көнне Россиянең Ак йортында башланды. Ул  15 август көнне уртак протокол имзалау белән тәмамланды. Бу документның иң әһәмиятле өлеше – безнең суверенлык декларациясенә ихтирам белдерүдән һәм Россия белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләр ике яклы договор нигезендә алып барылырга тиешлеген танудан гыйбарәт иде. 

Мәгълүм ки, шул елның 19-21 авгус­тында булып үткән ГКЧП фетнәсе Россия һәм Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрне кискенләштерде. Россия җитәкчелеге Татарстанны өр-яңадан үз урынына утыр­тырга тырышты. М.Шәймиевкә, КПСС рескомының беренче секретаре Р.Идиатуллинга карата җинаять эшләре кузгатылды. Татарстанның үзендә яшәүче кайберәүләр, шул исәптән прокуратура работниклары, Югары һәм Казан Советы депутатлары бу гамәлне кул чабып каршы алды. Алар  Шәймиевне урыныннан алуны таләп итте. Ләкин шушы авыр шартларда да халык үз Президентына кул тидертмәде, аның иминлегенә гарант булды. Татарстан үзе сайлаган юлыннан тайпылмады, җитәкчелек артка чигенмәде.   

Моңа дәлил – Татарстанның статусы буенча үткәрелгән референдум. Баштарак Россия җитәкчелеге аны үткәртү ягында иде. Инде телгә алынган 1991 елның августындагы сөйләшүләр вакытында, Россия делегациясенең җитәкчесе Бурбулис, безнең декларация белән танышкач: «Ул законлы, дөрес төзелгән. Ләкин, сез аның урынына референдум үткәреп, шуның нәтиҗәләре белән килсәгез, бигрәк тә яхшы булыр иде», – диде. Бу Татарстанның тик 48  процентын гына татарлар тәшкил итүеннән, аларның да шактые Татарстанның суверен статусына каршы булу ихтималлыгыннан, шунлыктан референдум тискәре нәтиҗә бирәчәгенә инанудан туган сүзләр иде.

Ә инде Татарстан җитәкчелеге бу эшкә җиң сызганып тотынгач, мәскәүлеләрне шом басты. Алар референдумны үткәрттермәү чараларын күрә башлады. Бигрәк тә РСФСР Югары Советы рәисе Руслан Хасбулатов котырды. Гомумән, бу кеше һәрвакыт Татарстанга каршы басым ясап торды. Ул бертуктаусыз радио-телевидениедә, газета-җурналларда  Татарстанның суверен статусына каршы чыга килде. Референдум алдыннан Россия Югары Советының машиналары Татарстан районнарына референдумга каршы өндәмәләр, төрле рәвештәге коткы-куркыту таратты.

Мәскәүнең Ак йортында, Кремлендә Татарстан суверенлыгына каршы көчләргә ярдәм күрсәтелде. Татарстан прокурорларына барлык сайлау участокларын ябарга, дигән әмер бирелде. Кайбер район прокурорлары бу әмерне кирәгеннән артык итеп үтәргә тырышты. Мәсәлән, Лениногорскида хәтта Татарстан Президенты, Югары Советы исеменә юнәтелгән хатларны да тоткарлый килгәннәр. ДПР (демократическая партия России) партиясенең җирле оешмасын җитәкләгән прокурор Гринь шул хатларның авторларын чакыртып аңлатмалар яздырган. Ләкин мондыйлар сирәк була. Күпчелек прокурорлар республикага турылыклы булып калды. Татарстанда бер генә сайлау участогы да ябылмады.

Референдумга каршы эшкә Россия президенты Б.Ельцин турыдан-туры үзе катнаша. Ул телевидение аша сайлаучыларга мөрәҗәгатъ белән чыга. Рус сайлаучыларын ул, әгәр сез референдум соравына «әйе» дип җавап бирәсез икән, иртәгәсен икенче сортлы граҗданнар булып уяначаксыз, дип куркыта. 

Ельциннан соң Татарстан халкына Шәймиев мөрәҗәгатъ итте. Ул халыкка Татарстан позициясенең асылын, референдумның максатын аңлатты. Аларны референдумда актив катнашырга, андагы сорауларга уңай җавап бирергә чакырды. Бу аның тарафыннан ясалган батыр адым, чөнки картага Президентның үз язмышы куелган иде. Референдум алдыннан Мари республикасының Татарстанга терәлеп торган Волжск шәһәренә Хасбулатов килә. Референдум тискәре нәтиҗә бирсә, ул Шәймиевне Мәскәүгә тимер читлеккә утыртып алып кайтырга тиеш була. 

Татарлар курыкмады. Алар Татарстан җитәкчеләренә көч-куәт, дәрт-дәрман биреп торды. «Тимер бул, Минтимер», дип мәйданнарга чыкты. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев