Индус Таһиров: Романовлар һәм татарлар
Романовлар династиясенең Русия тәхетенә утыруларына да дүрт гасыр тулып узды.
Бу – татарларның бөеклектән коллык упкынына төшкән чорның соңгы, Тукайча әйткәндә, «мескен булып торган», тәкъдир тарафыннан изелгән гасырлары. Шушы дәвердә «күпме михнәт чиккән безнең халык, күпме күз яшьләре түгелгән!» Җиңүче халык бернәрсә белән хисаплашмый, җиңелүченең үзен аякка бастыруга керткән хезмәтләрен санга сукмый, күрми, хәтта таптап, сытып үтә. Рус дәүләтенең дә татарларга мөнәсәбәте шундый.
Татарлар – Мәскәү дәүләтен гәүдәләндерүче, аңа яшәү көче өрүче, дәүләт белән идарә итәргә өйрәтүчеләр. Ләкин рәхмәт урынына, ләгънәт алучылар. Романовлар – Явыз Иваннан башланган татарны дәүләтсез, илсез, җирсез калдыру, көчләп чукындыру сәясәтен дәвам итүчеләр.
Дөрес, татарның төрле катламы коллыкка күчү чорын төрлечә кичерә. Элек-электән сатылып, чукынып, милләтенә каршы корал күтәргән морзалар һәрвакыт тәхеткә турылыклы була, Романовларның дәүләт башына килүләренә дә зур өлеш кертә. Тик аларның да башларыннан гына сыйпап тормыйлар. Аларның җилкәләреннән дә патша чыбыркысы сызгырып киткәли, йөрәкләренә курку һәм шом сала.
Ләкин мондый газапның иң авырын гади халык кичергән. Аны яшәгән урыннарыннан куу, туктаусыз талаулар, төрле рәвештәге рәнҗетү, җәберләү һ.б. гаделсезлекләр, болар барысы да аның башына төшкән. Тарих битләрендә аның шушы гаделсезлекләренә каршы күтәрелешләре каннар белән язылган. Батырша восстаниесе, татар-башкортларның Пугачев яуларында катнашулары турында аз язылмады. Шулай булса да, аның әле язылмаганнары, күбебез өчен ачылмаган битләре дә аз түгел. Әмма, ничек кенә булмасын, түбән катлам татарлар һәм руслар «тел, лөгатъ, гадәт вә әхлак» алмашып яши.
Шушы уртак яшәеш дәверендә татарлар Россияне үз ватаннары итеп кабул итә, аның иминлеген, бөтенлеген саклау-яклау өчен күп көч куя. XVII гасыр башындагы, Россиянең мөстәкыйльлегенә куркыныч янаган елларда да алар бердәм рәвештә аны яклау хәрәкәтенә кушыла. Ул чагында поляк-швед интервентларына каршы Казан гаскәре составында татарлар да батырларча көрәште. Казанлылар түбән новгородлыларның рус тәхетенә чит ил дәгъвачыларын танымаска чакыруын яклады. Казанлыларның пермьлеләргә мөрәҗәгатендә болай диелә: «Казан дәүләтенең төрле кешеләре, кенәзләр-морзалар да, татарлар, чуашлар, чирмешләр, вотяклар да, Түбән Яңа шәһәр һәм Идел буеның барлык шәһәрләре, тау ягындагы һәм болынлыктагы татарлар һәм болынлыктагы чирмешләр килешеп, бер сүздә булып, Мәскәү һәм Казан дәүләтләренең берләшүе ягында торырга кирәк» (И.П.Ермолаев. ХVI-ХVII гасырларның икенче яртысында Урта Идел буе (Казан ягы белән идарә). – Казан универс. нәшр., 1982).
Шушы хәрәкәтне оештыручы һәм җитәкләүче – инде татар кешесе икәнлеге тулысы белән исбатланган Кузьма Минин була. Түбән Новгородта үзенең туган көнен үткәргән Петр I аның каберенә куелган кабер ташына килеп, башын аска иеп, «Здесь почиет освободитель России», дип әйткән. Бәлки, ул аның татар токымыннан икәнен белсә, бу сүзләрне әйтмәгән дә булыр иде. Ләкин, барыбер, бу дөрес сүзләр. Мәгълүм ки, ялган Дмитрий юк ителеп, полякларны Мәскәүдән куганнан соң Россиянең патшасы итеп Михаил Романов сайлана. Бу тантанада Мининнан башка тагын берничә татар катнаша. Ил алдындагы каһарманлыгын тану йөзеннән, яңа патша Мининга думный дворян чины һәм зур бүләкләр бирә. Ул Мининга «велел ему быти всегда в Москве при нем, государе, без отступно и заседать в палате».
Рус тарихчысы С.Платонов аңа мондый бәя биргән: «Кузьма Минин гениальный человек; с большим самостоятельным умом он соединил способность глубоко чувствовать, проникаться идеей до забвения себя и вместе с тем оставаться практическим человеком, умеющим начать дело, организовать его, воодушевить им толпу». Әгәр дә Пожарский янында, аңа караганда күпкә күркәм һәм акыллырак Минин булмаса, аның турында беркем дә белмичә калыр иде, дип язган шушы тарихчы. Мәскәүдәге Минин һәм Пожарскийга куелган һәйкәл бу татар кешесенең исемен мәңгеләштерә.
Шулай итеп, Россия белән 300 ел дәверендә идарә иткән Романовлар династиясенең тарих мәйданына чыгуында татар факторы зур роль уйнаган булып чыга. Шушы дәвер эчендә Россия белән 18 патша идарә иткән. Аларның соңгысы Николай II 1917 елда тәхетеннән төшерелә.
Кайбер шикле фактларга ышансаң, Романовларның да татарлардан чыккан дип уйларга була. Имештер, аларның нәсел башы чукынганнан соң Андрей Иванович Кобылага әверелгән, Романово шәһәренең башлыгы булган Хәйбулла бигә килеп тоташкан. Тик моның һичнинди әһәмияте юк. Аларның берсе дә беркайчан да татарларга мәрхәмәт күрсәтмәгән.
Казан алынганнан соң Мәскәү дәүләтендә морзалардан торган йомышчы татарлар катламы барлыкка килә. Аларның күпчелеге Посольский приказда, бер өлеше Казан приказында хезмәт итә. Аларны хәрби яки дипломатик хезмәттә файдаланганнар. Аякка басып, киңәеп бара торган Россия өчен бигрәк тә төрки-мөселман халыклары һәм дәүләтләре белән аралашу әһәмиятле була. Татар теле алар белән аралашу теле булып тора һәм шунлыктан укымышлы татарлар шушы вазыйфаны башкару эшенә тарталар. Болар да ике категориягә бүленгән. Аларның беренчесе – тәрҗемәчеләр, икенчесе толмачлар дип атала. Беренчеләре язма документлар төзи, дипломатик сөйләшүләрне язып бара, икенчеләре телдән сөйләшүләрдә арадашлык вазифасын башкара. Боларны 3-5 кешедән торган станица дигән төркемнәргә бүлеп, башлыкларын станичный голова, дип атый торган булганнар. Посольский приказда кырыкка якын йомышчы татар саналган. Аларның вазыйфалары туган-тумачалыкка корылган һәм атадан улына яки туганына күчеп барган. Бу тәртип властька Романовлар килгәч тә сакланган.
Россия бертуктаусыз диярлек Төркия, Кырым, Нугай Урдасы, Хива ханлыгы белән дипломатик мөнәсәбәтне саклый, монда инде татарлар кирәк була. Тик аларга мөстәкыйль дипломатик миссия тапшырылмый. Аларга рус дипломатларын озата барып, төрки илләр белән сөйләшүдә булышлык итү вазыйфасы гына йөкләнә. Шул ук вакытта алар Россия һәм төрки илләрнең үзара арадашлык ихтыяҗын, шул исәптән әсирләрне алмашу эшләрен дә башкара.
Шушы уңайдан бер кызыклы факт. 1667 елны Запорожье казаклары Кырымнан бер кызны урлап, Мәскәүдәге стольник А.И.Милославскийга сата. Кызның абыйсы Кормангали аның кайда икәнлеген белеп, бер рус әсирен сатып ала һәм Мәскәүгә килә. Әсирне сеңлесенә алыштыруны сорап прошение яза, һәм уңай җавап ала. Ләкин, ни кызганыч, үзе ниндидер сәбәптән вафат була.
Шулвакытта Посольский приказда хезмәт итүче морза Сөләйман Талкачеев кызны йомышчы татар Мөхәммәт Аппаковка кияүгә чыгарга димли. Күрәсең, яшьләр арасында гыйшык хисләре кабынгандыр. Аппаков патша Петр I исеменә Кинтейка Ирмухамметовага өйләнергә рөхсәт сорап прошение яза. Уңай җавап алгач, алар өйләнешә һәм Казанда яши башлый. Күрәсең, мондый очраклар бер генә булмагандыр. Ике яктан да әсирлеккә төшү фактлары гадәти хәл булган.
Романовлар беренчеләреннән башлап соңгыларына кадәр теге яки бу рәвештә татарларны чукындыру, руслаштыру сәясәтен алып бара. 1740 елның 11 сентябрендә императрица Анна Иоановна башка диндә торган халыкларны тулаем чукындыру турында указга кул куя һәм бу эшне Новокрещенский контора башындагы архимандрит Дмитрий Сеченовка тапшыра. Шушы указ нигезендә 1741-1742 елларда 9159 кеше чукындырыла. Татарларның күпчелеге бу көчләүләргә бирешми. Чукынучылар арасында бары тик 143 мөселман-татар гына була. Сеченов аны болай аңлата: «Традиционная религия и историческое прошлое давали татарам особенную силу для сопротивления христианству и русификации». Сеченов Синодка язган хатында мәчетләрнең татарларны чукындыруга каршы зур киртә икәнлеген күрсәтеп, аларны җимерергә рөхсәт сорый. Рөхсәт алынгач, ул Татар бистәсендәге, Казан һ.б. губерналардагы мәчетләрне бөтенләе белән җимертү эшен башлап җибәрә. 1742 елда Казан өязендә һәм Казанның татар бистәсендә – 418, Галич даругасында – 17, Алат юлында – 91, Җөри юлында – 96, Ногай һәм Арча даругаларында – 200, Себердә – 133, Әстерхан губернасында 29 мәчет җимертелә.
Рәсми документларда татарларның бернинди тыюларга да карамастан яңа мәчетләр төзүе күрсәтелгән. Аларны чиркәүлеләрне котыртмау максатыннан манарасыз сала торган булганнар. И.Г. Георги бу хакта болай ди: «Молебные храмы в деревнях походят на самые худые хижины, у которых вместо башни сделаны перилы и с сего места скликает пономарь мирян на молитву».
Әгәр дә Петр I гә кадәр татарның югары катламнарын явыз рәвештә көчләп чукындыру булмаса да, ул патша тәхетенә утыргач морзаларга да шактый авырлыклар кичерергә туры килә. Патша аларга йә чукынасыз, православие диненә күчәсез һәм шуның белән дәрәҗәгезне һәм байлыкларыгызны саклап каласыз, яисә үз динегездә каласыз һәм боларның барысыннан колак кагасыз, дигән ультиматив указ чыгара. Чабаталы морзалар шул вакытта барлыкка килә. Алар гади халык арасында, гадәти крестьян хезмәте белән гомер кичерә.
1718 елның 31 гыйнварында аның указы нигезендә диңгез һәм елга пароходлары төзү, ремонтлау максатыннан Казан Адмиралтействосы барлыкка килә. Моның өчен бихисап агач кирәк була. Урманнардан агач кисү, аны ташу эшләрен бернинди түләүсез Казан, Воронеж, Себер, Нижгар татар морзалары, чуваш, мукшы, марилар башкарырга тиеш була. Алар йорт-хуҗалыкларын ташлап 300-500, ә кайберләре хәтта 800-1000 чакрым ераклыктагы урманнарда эшли. Искиткеч авыр хезмәт өчен лашманнарның җәяүлеләренә тәүлегенә 10 тиен, атлыларына 16 тиен акча түләнә. Баштагы чорда лашманнарның саны 609 мең булса, 1817 елда 943 меңгә җитә. Аларның күпчелеге татарлар. Бу эшкә шушы губерналардагы русларны да тарталар. Ләкин аларга урман кисү, аны ташу, су буйлап агызу кебек авыр эшләр түгел, ә агач эшкәртү яки тимерчелек эшләре генә тапшырыла. /Татарларга тимерчелек белән шөгыльләнү тыелган була/. Петр I нең бу гамәлен дә рус булмаган халыкларга, бигрәк тә татарларга карата, «мәрхәмәте» дип карарга кирәк.
Екатерина II чорында көчләп чукындыру эшләре беразга тукталып тора. Моңа Батырша восстаниясе, Пугачев яуларында татар һәм башкортларның катнашуы кебек милли күтәрелешләр, Тукай сүзләре белән әйткәндә, патшаның фетнәләр күп булуын күрүе сәбәп була. Шул ук вакытта ул үзен мәрхәмәтле патша итеп күрсәтәсе килә.
Әби патшаның 1767 елда Уложенный комиссиягә юнәтелгән наказында дини түземсезлек ил һәм аның гражданнарының иминлеге өчен бик тә зарарлы, дип язылган. 1773 елның 17 июнендә ул илдә дини түземлек игълан итә, бернинди тоткарлыксыз рәвештә мәчетләр төзүгә рөхсәт бирә. Мөселманнар өчен мөфти җитәкчелегенде Диния Нәзарәте оештырыла. Тик бу «иреклек» чамалы гына була һәм чукындыру эшләре дәвам итә. Дөрес, өр-яңадан чукындырулар булмый-булуын. Ләкин «мәкруһ» яки «иске керәшеннәр» атамасы белән тарихка кергән татарларга ата-баба диненә кайту катгый рәвештә тыела. Аларның патша исеменә үз диннәренә кайтырга рөхсәт сорап язган дистәләгән прошенияләренә тискәре җавап бирелә. Казан, Сембер губерналарын биләп алган моңа каршылык күрсәтүләре явыз рәвештә бастырыла. Нигездә бу өр-яңадан чукындыру төсен ала.
Үз диннәренә кайтуны таләп итү хәрәкәте Казан губернасының Зөя, Спас, Чистай өязләрендә, Сембер губернасының Буа өязендә һ.б. урыннарда киң җәелә. Крестьяннар үзләрен беркайчан да христиан динен кабул кылмавын һәм һәрвакыт үзләрен мөселман итеп, Исламның барлык йолаларын үтәп яшәве турында, патшадан шушы хакыйкатьне танып, эзәрлекләүләрне туктатуын сорый. Чыннан да, бу татарлар рәсми рәвештә чукындырылган һәм аларга урыс исемнәре ябыштырылган булса да, Ислам диненнән баш тартмыйлар, үзара татар исемнәре белән эндәшеп яшиләр. XVII гасыр ахырында митрополит Гермоген патшага язган хатында Казан һәм Зөя өязендә яңа чукынган татарлар башка татарлар белән бергә яши, бергә ашый, өйләрендә тәре һәм иконолар тотмый, яңа туган балалар янына попларны чакырмый, аларны чукындырмый, өйләнешкәндә, чиркәүдән чыгу белән, үзләренчә никахлаша, гомумән христиан динен тотмый, бер нәрсәдән дә курыкмый, дип язган.
«Гасырлар авазы» журналында Дамир Шәрәфетдинов тарафыннан нәшер ителгән документлар шушы хәрәкәтнең ни рәвештә көчле булуы турында сөйли. Менә 1886 елның 23 гыйнварында Сембер губернаторы Коссаговскийның Эчке эшләр министры П.А.Валуевка язган хаты. Анда мондый сүзләр бар: «Некоторые из старокрещенных татар Буинского уезда, заявляя в волостных правлениях о поданном ими на высочайшее имя прошении относительно присоединения к магометанству, просили, чтобы священники не ходили к ним с требами до получения на это разрешения».
Шушының нигезендә губернаторга «о всех обстоятельствах и ходе дела об уклонении татар крещеных в губерниях Казанской и Симбирской губерниях» һәм башкарылган чаралар турында хәбәр итәргә боерылган. 29 майда губернатор күрелгән чаралар турында рапорт бирә. Аларның берсе «о дозволении возвратиться в магометанство не могут быть уважены» сүзләрен хәбәр итү булса, икенчесе «котыртучыларга» карата «чаралар» күрү була. Буа өязенең Пимурзино, Болтай Уразлы, Буинка, Сиуш, Бурган, Черепан, Чикылдым, Иске Тинчәләй, Сорока Сайдак, Ново Задорово, Дуваново, Иске Чекурс, Зур Аксы, Ишмурзино, Чуринская, Полевой Бикшик, Лащей, Чепкас Үтәй, Чепкас Илмәт, Сугут, Долгий Остров, Түбән Наратбаш, Бикмурас һәм Нача Үбей татарлары үзләренә губернаторның тискәре җавабы ирешкәч, «безнең беркайчан да чукынганыбыз булмады, шунлыктан үзебезне христиан итеп саный алмыйбыз һәм Исламны калдырып, янә христиан диненә кайтырга беркайчан да риза булмаячакбыз һәм чукындыру, күмү, башка эшләрне башкарырга җибәрелгән попларны яныбызга җибәрмәячәкбез, дип җавап биргән. Хәтта Чепкас Илмәт авылының чувашлары да без чуваш түгел, татарлар дигәннәр.
1886 елның 4 сентябрендә патша исеменә 138 кеше имзалаган прошение җибәрелә. «Всемилостивейший государь! В Ваше гуманное царствование веротерпимость в России доступна более чем когда-либо. Мы – не отпадшие от православия, а исконные мусульмане, вновь умоляем Вас, Милосердный повелитель, со всеми нашими дедами, отцами, женами и детьми о дозволении исполнять обряды веры в мухамеданском законе, как искони сие сохраняли, а вместе оградить нас от стеснений местных властей, которые таковыми привели нас в крайнее разорение». Патша министры моңа җавап итеп «котыртучыларны» табып, бернинди судсыз Себергә сөргенгә җибәрергә әмер бирә.
Тәфкил Вафин китабында бу турыда бик күп яңа мәгълүмат китерелгән. Без моңа кадәр сөрелгәннәрнең артыннан татар декабристлары рәвешендә хатыннарының да китүе турында белми идек. Китапта шушы хәрәкәттә хатын-кызларның актив катнашуы турындагы фактлар махсус урын алган.
1870 елда кабул ителгән «О мерах к образованию населяющих Россию инородцев» аталган документта «конечной целью образования всех инородцев, живущих в пределах нашего отечества, бесспорно, должно быть обрусение их и слияние с русским народом». Димәк, ахыр максат – татарларны руслаштыру булып чыга. Әлбәттә, чукындыру һәм христиан дини белем бирү нигезендә.
Романовларның соңгы патшасы Николай II тик 1905 елгы революция башлангач кына көчләтеп диярлек кул куйган 17 октябрь манифестында гына тулы дин иреклеген танырга мәҗбүр була. Ә бу революция тынгач, Исламга яңа һөҗүмнәр башлана.
Романовлар Россиясендә Исламнан уттан курыккандай куркалар. Жандарм архивларында «Панисламизм» мөһере белән билгеләнгән меңләгән документ саклана. Монда дин әһелләрен генә түгел, гомумән, татар зыялыларын да шушы тамга белән билгеләгәннәр. Бу чорны әнә шул Манифестның авторы С.Витте Россияне зур хәвефләргә илтә торган тар рус милләтчелегенең чәчәк аткан чоры һәм аның башында патша үзе һәм аның Столыпин кебек министрлары тора, дип бәяләгән. Аларның сәясәте «илне революциягә илтә һәм аның кинәт һәм көтмәгәндә килеп чыгуы да ихтимал» дип кисәткән. Һәм хаклы да булган. Чыннан да, патшаның ышанычлы колы Столыпин беренче рус революциясеннән соң массакүләм эзәрлекләү юлына баса. Ул рус булмаган халыкларны, шул исәптән татарларны да читләтеп үтми. Патша хөкүмәте татарларга каршы бер-бер артлы катгый чаралар күрә башлый. Бу чараларның нидән гыйбәрәт икәнлеге 1910 елда оештырылган Махсус Киңәшмә («Особое Совещание по выработке мер для противодействия татаро-мусульманскому влиянию в Приволжском крае в 1910 году и преобразовании Оренбургского духовного собрания») материалларында ачык чагылган. Бу «Киңәшмәнең» карары татарларның уянуыннан, аларның үз тирәсенә тугандаш халыкларны туплавыннан курку хисләре белән сугарылган.
1911 ел мөселман иҗтимагый тормышында аеруча катлаулы була. Күренекле җәмәгать эшлеклеләре күпләп кулга алына, китапханәләр, мәктәпләр ябыла. Шул чакта агалы-энеле Габдулла һәм Гобәйдулла Бубилар җитәкләгән атаклы Иж-Буби мәдрәсәсен дә ябалар. Бубиларны суд җавабына тарталар. Газет-журналларга һөҗүм башлана.
1913 елда жандарм идарәсе 28 күренекле «панисламистлар» исемлеге төзеп, анда күрсәтелгән шәхесләрне эзәрлекләү эшен җәелдерә. Тамга сугылган Галимҗан Баруди, Гаяз Исхаки кебек дистәләгән затлы шәхесләребез суык якларга сөрелә. Ләкин тернәкләнеп килгән татар корабы җил-давылларга бирешмәстәй көчкә әверелеп килә. Шуны батыру максатыннан 1914 елда янә бер «Особое Совещание по мусульманским делам» пәйда була. Анда мөселманнарга, бигрәк тә татарга каршы тагын да катырак чаралар билгеләнә.
Менә ул шушы документның кайбер юллары: «Одним из доказательств подъема национального чувства у казанских татар служит многочисленность появляющихся за последнее время трудов татарских авторов, посвященных разработке истории края – истории Казанского царства, татарской национальности и т.п.» Документтагы түбәндәге сүзләр дә игътибарга лаек. «Красной нитью проходит через все сочинения подобного рода мысль, что татары являются исконными насельниками края, почему им должно принадлежать право обладания таковым... Наряду с этим в татарских учебниках по русской истории невольно обращает на себя внимание тенденциозный подбор исторических данных, восхваление мужества татар, указания на превосходство татар над русскими, татарских ханов над русскими князьями, и паралелльно с этим умаление добрых качеств последних по сравнению с татарскими властителями» (Особое Совещание по мусульманским делам 1914 года. Журнал. Казань, 2011, с. 43).
Ләкин бу гамәлләр Романовларның татарларны бетерүгә юнәтелгән соңгы талпынуларының берсе була. Аларның үз тәхетләре дә чайкала башлый. 1911 елның 5 сентябрендә Киевкә бөтен гаиләсе белән Александр III кә һәйкәл ачу тантанасына Николай II килгән була. Анда Столыпин да катнаша. Кич белән опера театырында патша янында утырган Столыпинга Богров атлы яһүди төбәп ата. Алынган ярадан Столыпин шунда ук җан да бирә. Ул нигездә үзе тудырган эзәрлекләү системасының корбаны була.
1916 елның декабрендә чыгышы белән татар кенәз Феликс Йосыпов җитәкчелегендә патша тәхете тирәсенә оялаган, патшага һәм аның гаиләсенә күрсәтмәләр биреп торучы Григорий Распутин үтерелә.
Патшаның инде үз фаҗигасенә дә ерак калмый. 1917 ел революциясе нәтиҗәсендә тәхетеннән бәреп төшерелә. Ул үзе һәм гаиләсе 1918 елның 17 июлендә Екатеринбургта большевиклар тарафыннан атып үтерелә. Николай II нең фаҗигале рәвештә тарих мәйданыннан китүе шул ук вакытта «Татарлар һәм Романовлар» темасының соңгы бите була. Моннан 100 элек Романовлар тарих мәйданыннан китте, ә татарлар һаман исән һәм гөрләп яши бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев