Индус Таһиров: Азатлык өчен көрәш көндәлеге
Референдум көннәрендә республиканың Югары Советы исеменә бик күп хатлар, телеграммалар ява. Аларның күпчелеге референдумны яклап, халкыбызга теләктәшлек белдерү эчтәлегендә.
Хатлар, мөрәҗәгатьләр республикага Мәскәү тарафыннан ясалган басымга протест хәрәкәтенең көннән-көн ныграк җәелгәнлеген дәлилли. Алар аркылы җәмәгатьчелек Татарстан җитәкчелеген чигенмәскә өндәде. Бер хатта, «без Президент М.Шәймиевка аның суверенлыкны тормышка ашырудагы тәвәккәллеге өчен рәхмәт белдерәбез», диелә. Сайлаучы К.Нуретдинов Ф.Мөхәммәтшин исеменә язылган хатында «Татарстан җитәкчеләре, Мәскәүдән куркып, Федератив договорга кул куйса, халык аларны беркайчан да гафу итмәс, аларны беренче номерлы мөртәт итеп санар», – дигән. Бу хатның ахырында мондый сүзләр бар: «Әгәр сез бер җебек яки империал рухтагы кеше икәнсез, отставкага китегез, татар халкын хурлыкка төшермәгез!»
Әгерҗедән килгән бер хатта мондый юллар бар: «Хәзер артка таба юл юк. Безне хәзер бөтен дөнья белә. Шуңа күрә дә референдум бик уңышлы үтәргә тиеш. Артка юл юк, бары тик алга».
БДБ илләрендә һәм Россиядә көн күрүче татарлар да ул көннәрдә Татарстан белән теләктәш булды. Безнең кулыбызда Үзбәкстан, Таҗикстан, Мәскәү, Астрахань, Екатеринбург, Чиләбе, Красноярск шәһәрләрендә яшәүчеләрнең күп санлы хатлары. Авторлар үзләрен Татарстанның суверенлыгын яклаучыларның исемлегенә кертүне сорый. Кайвакыт Казанга референдумга «әйе» җавабы белән имзаланган һәм рәсми рәвештә расланган исемлекләр дә җибәрелде.
Чиләбе төзүчесе инженер В.Вәлиев «мин үземне һәрвакыт тарихи ватанымның граҗданы итеп санадым һәм референдумда куелган сорауга «әйе» дип җавап бирәм», дип яза. Екатеринбургтан килгән бер хатта «суверенлык өчен көрәшне бер генә минутка да туктатмаска, халыкны көне-төне азатлыкка чакырырга кирәк», диелгән. Мәскәүле Н.Мәгъдәнуров Татарстан Югары Советы исеменә җибәргән открыткасында болай дип язган: «Референдум үткәрүдәге тәвәккәллегез белән тулысынча килешәм. Мин сезгә бигрәк тә ачык куелган соравыгыз өчен рәхмәтлемен. Анда «мин Татарстан граҗданы булсам, Татарстанның мөстәкыйльлегенә, аның бәйсезлегенә «әйе», дип җавап бирер идем», диелгән. Мәскәү татарларының Татарстанның бәйсезлегенә карата мөнәсәбәтләре Рифкать Галимов һәм Нур Гарипов җитәкләгән «Туган тел» җәмгыятенең хатында тулысы белән чагылган: «Татарстан суверен дәүләт булсын!»
Кайберәүләрнең, референдумда Татарстанның татар булмаган граҗданнары суверенлыкка тискәре җавап бирер, дигән өметләре чәлпәрәмә килде. 14 март көнне М.Шәймиев исеменә юллаган хатында чуваш А.П.Степанов болай дип яза: «Шушы авыр көннәрдә Татарстанның суверен программасын тулысы белән яклыйм, чуваш булсам да, Татарстанда туып үстем һәм аның өчен көрәшкә әзермен».
12 март белән имзалаган, Шәймиевкә, Мөхәммәтшинга һәм Сабировка юллаган хатында ике солдат анасы Т.Володина референдумны тулысы белән яклавы хакында хәбәр итә. Ул «Алла хакына моннан ары Грозныйлар да, Годуновлар, Берия, Сталин, Жириновскийлар да булмасын. Радио, телевидение, матбугат чаралары аркылы Хасбулатов, Травкин, Грачев, Хафизов һ.б. безгә янамасын. Күп милләтле Татарстан халкы үз юлын билгеләде. Безнең җитәкчеләргә тимәгез, аларны пычратмагыз», – дип язган.
Мин Оренбургта яшәүче бер рус хатынының хатын тәрҗемәсез килеш бирәм:
«Здравствуйте милые татары! Слушаю каждый день гавканье ТВ и радио России /менә сиңа «настоящее радио». – И.Т./ по поводу референдума в Татарстане. Да, плюньте вы на них и на их продажные суды и обязательно отделитесь от России. Правительство России ведет политику геноцида против народа. Если Вы отделитесь от России, может быть, и выживете. А нам русским не привыкать подыхать под игом наших царьков. Я считаю, что всем нужно отделиться от России, и мордве, и чувашам, и всем народам, а нам так и надо, чтобы впредь немного думали, кого в цари выбирали.
Мне даже смешно как депутаты России пыжатся, осуждая Вас. Да какое им дело до Татарстана, если все они колышатся под одной дирижерской палочкой как болванчики. Только одно надо помнить. Если для Татарстана все народы, живущие на этой территории, будут родными детьми, Вы достигнете огромных высот, если же нет, то Вы будете не лучше русских царьков.
С уважением Дубровская Ольга Андреевна».
Пятигорск шәһәреннән В.Н.Щелоков исемле кеше РСФСРның вице-президенты Руцкойга, Генераль прокуроры Степанковка һәм Татарстан Югары Советына җибәргән хатында мондый сорау куя: «Генераль прокурорның, Югары Советның, Ельцинның Татарстанның Россиядән аерылып чыгу ниятенә каршы чыгу өчен ни хакы бар? Татарлар, ничек теләсәгез, шулай хәл итегез, тик русларны гына рәнҗетмәгез, аларны инде Ельцин да җитәрлек рәнҗетте».
Самарада яшәүче В.Е.Фирсов Татарстан Президенты Һәм Югары Советы Председателе исеменә мондый сүзләр юллаган: «Самара өлкәсе халкы Сезнең горур республикагыз белән, дип санагыз. Шушы елның 21 мартында сезнең халкыгыз Мәскәү экспансиясеннән азат яшәү фикерен ачык белдерәчәк. Без, Идел буенда яшәүче татарлар, чувашлар, руслар һ.б. халыклар үзебезгә ничек яшәргә кирәк икәнлеген кемнән дә булса яхшырак беләбез. Миңа, рус кешесенә, татар халкының кайгылары, иртәгесе көн турында уйланулары яхшы аңлашыла. Сезнең белән безнең авырлыкларыбыз уртак, ул да булса иртәгеге ризыгыбыз, балаларыбыз турында кайгырту. Мин безнең барыбызны да Россиянең хәлиткеч көче икәнлеген тануларын телим».
1992 елның 18 мартында Татарстан Югары Советына Украинадагы «За Вильну Украину» оешмасыннан килеп төшкән, «Татарстанның бәйсезлеген» тулысы белән яклаган бер хатта «бүген Россия элеккеге СССР халыкларына карата империалистик сәясәт алып бара, ләкин ул ахыр чиктә үзе үк аның корбаны булачак», диелә. Ә шул ук Украинадан Татарстандагы хәлләрне күзәтеп баручы коммунист В.Захарченко Ельцинны һәм аның тирәсендә буталучы Шахрайны, Федоровны һ.б.ны СССРны җимерүчеләр, дип атый, аларның татар депутатларын боргычларга тырышуын «административ-тоталитар ысул демонстрациясе», дип бәяли. Ул хатын болай дип тәмамлый: «Татарстан, Кырым, Украина һ.б. кебек үк, үз суверенлыгына үзе тавыш бирергә хаклы. Беркемнең дә моңа комачаулык итәргә хакы юк. Иң югары суверен – халык үзе».
«Без, Балтик култыгында яшәүчеләр, – диелә Я.Я. Колниншның Ригадан язылган хатында, – сезнең дәүләт бәйсезлеге, Татарстанның яңа күтәрелеше өчен алып барган авыр көрәшегезне игътибар белән күзәтәбез. Мәскәү Кремле сезгә берьяклы рәвештә үзенең империалистик позициясен диктовать итә. Без исә, әгәр сез үз акылыгыз белән яшәмәсәгез, Татарстан юкка чыгачак, дип уйлыйбыз. Балтыйк култыгында яшәүче халыкларның намуслы күпчелеге Татарстан халыкларына бәхет, азатлык һәм дәүләт бәйсезлеге тели».
Псков өлкәсендә гомер кичерүче Л.Баженовның хаты бик кызыклы. «Мине, 1928 елда туган вотяк (удмурт) Баженов Леонид Федоровичны, бәйсез Татарстан дәүләте хакындагы референдумыгызда катнашучы итеп санагыз. Татарстан дәүләте рус булмаган халыкларның сәяси нигезе булыр. Татарстанга Астрахань, Оренбург, Урал, Новосибирск һәм монгол чикләренә кадәр җирләр керәчәк. Бу җирлеккә Чечня, Кабарда, Дагестан, Осетия белән союздаш рәвештә вотяклар, коми, мордва, мари, чувашлар һ.б. керәчәк».
Мин һич кенә дә шушы хатларга нинди дә булса аңлатмалар бирергә дә, андагы кайбер фантастик фикерләрне дә тәнкыйтьләргә җыенмыйм. Минем максат – читтә яшәүче милләттәшләребезнең, башка милләт вәкилләренең Татарстандагы референдумга булган мөнәсәбәтләрен ачыклаудан гыйбарәт. Ләкин алар нигезендә шик-шөбһәсез бер нәтиҗә ясарга мөмкин: референдум көннәрендә Татарстан ялгыз калмый, аның бик күп теләктәшләре була.
Әлбәттә, референдумга, Татарстанның суверен статусына карата тискәре фикер белдерелгән хатлар да юк түгел. Мәсәлән, Самара өлкәсеннән Юдин дигән берәү доброволецлар җыеп, Татарстанга хәрби һөҗүм ясарга чакырган. Дөрес, аны Абдулов, Галимов, Надиров шикелле татар активистлары бик тиз авызлыклаган. Мондый лыгырдаучыларның тарафдарлары да табылмаган. Ләкин русчалап әйткәндә «на каҗдый роток не накинешь платок». Мондыйлар азчылык булса да, бар.
Референдумның нәтиҗәләре һәркемгә мәгълүм: сайлаучыларның 64,4 проценты Татарстанның суверенлыгын яклап чыкты. Бу тарихи җиңү иде. Чөнки Россия Конституцион судының рәисе В.Зорькин референдум алдыннан Югары Совет утырышында: Әгәр дә референдум соравына «әйе» дигән җавап алынса, бу бәйсезлек игълан итү өчен юридик нигез булачак. Моны һәрбер юрист шулай дип санар, һәм хаклы да булыр, дигән иде. Бәлки, соңрак ул бу сүзләрне әйтүенә үкенгәндер дә.
Тик бит менә халык әйтмешли: «әйткән сүз – аткан ук». Аны кире алып булмый. Референдум татар халкының дәүләти халык икәнлеген тагын бер кат раслады. Декларациябез аның фикере белән ныгытылды.
Россия җитәкчелеге Федератив договор исемле документ әзерләп, аны тантаналы рәвештә имзалау көнен билгеләде. Әлбәттә, Татарстан аңа кул куюдан баш тартты. Чөнки аның өчен Россия белән ике яклы тигез хокуклы договор төзеп, махсус статуска ия булу мөмкинлеге ачылган иде. Ләкин Татарстан бу очракта да үзенә көрәштәшләр эзләде. Һәм тапты да сыман. Башкортстан һәм Саха-Якутия шулай ук федератив договорга тискәре мөнәсәбәт белдерде. Тик бу юлы да эш башкачарак булды. Мин Россия Һәм Татарстан арасындагы сөйләшү вакытында Татарстан делегациясе җитәкчесенең урынбасары буларак, күз алдымда үткән эпизодларга тукталыйм.
Федератив договорны имзалау көне итеп 1992 елның 31 март билгеләнгән иде. Безнең сөйләшүләребезнең чираттагы утырышы да шушы көнгә туры китерелгән. Ул Россия хөкүмәте урнашкан бинада ачылырга тиеш иде. Без җыелышып Россия делегациясенең җитәкчесе РСФСР Дәүләт секретаре Г.Бурбулисны көтәбез. Ун минут үтте, ул һаман юк. Без делегациябез җитәкчесе, Татарстанның вице-президенты В.Н.Лихачев белән икәү коридорга чыктык һәм Бурбулис кабинеты ягына юнәлдек. Аның ишеге төбендә кемнәрдер утырып тора. Лихачев аларны белә: болар Башкортстан җитәкчеләре булып чыкты. Ни көтеп торуларын бераз соңрак белдек.
Бурбулис боларны Федератив договорга кул куюга күндерү өчен чакырган булган икән. Максатына ирешкән: Башкортстан Федератив договорга кул куйды. Кичен безгә Федератив договорга Башкортстан өчен генә эшләнгән ике як та имзалаган кушымта иреште. Шушы документ нигезендә җир асты байлыклары – Башкортстанныкы, хокук саклау органнары да – тик аның карамагында. Башкортстан шушы ташламалар бәрабәренә Федератив договорны имзалаган булып чыга.
Сөйләшүләр вакытындагы Бурбулисның урынбасары, Милләтләр эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе В.Тишков безгә: «Сез дә имзалагыз Федератив договорны! Сезгә дә шундый ук ташламалар бирербез», – дип безнең кылны тартып карады. Ләкин ул турыда сүз булу мөмкин түгел иде. Татарстан үз позициясендә нык торды. Тишков безнең ныклыкны чакма ташы белән чагыштырды.
Ишеткәнебезчә, Саха-Якутияне дә аның җир байлыкларын үзенеке итеп тану шарты белән шушы документны имзаларга мәҗбүр иткәннәр. Ләкин, аерылганны аю ашый, бүленгәнне бүре ашый, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Россия җитәкчелеге борынгы Римның «бүлгәләп хаким ит!» традициясен уңышлы кулланды, Башкортстан һәм Саха-Якутияне Татарстаннан читләштерә алды. Ә вакыты җиткәч, бу республикалар өчен ясалган ташлама вәгъдәләрен юкка чыгарды. Якутиягә дә, Башкортстанга да җир асты байлыклары тәтемәде, аларга аның хуҗасына әверелү насыйп булмады. Бүген регионнар, һәм иң беренче хисапта Башкортстан, Саха, табышларының 70 процентын Мәскәүгә җибәреп тора.
Ә Татарстан, Бурбулис әйтмешли, башкалар өчен әхлакый мисал була алды. Ул 1994 елның 15 февралендә ике яклы договор төзүгә ирешеп, Россияне федератив рельсларга бастырган иде. Аның артыннан башкалар иярде. Россиянең кырыктан артык регионы Федератив үзәк белән ике яклы договорлар төзеде, вәкаләтләр бүлеште. Ә инде Үзәк регионнар белән вәкаләтләр бүлешеп яшәү юлына баскан икән, бу дәүләт федератив дәүләт дип аталырга хаклы.
Татарстан тәҗрибәсе дөнья тарафыннан да танылды. Ул Үзәк белән милли республика арасындагы конфликтны тыныч юл белән хәл итү мисалын булдырды. Рамбуе шәһәрендә Косово проблемасын тикшергән вакытта, өстәлгә Татарстан белән Россия арасында төзелгән договор куелды.
Бүген исә Татарстанга ирешелгән позицияләренең кайберләреннән баш тартырга туры килә. Чөнки Россиядә империалистик көчләрнең позициясе шактый нык. Алар Россиянең кайбер регионнарын моңа кадәр төзелгән договорларыннан баш тартырга мәҗбүр итте. Һәм әле дә булса «бүлгәләп хаким ит!» принцибын дәвам итә. Татарстанны ялгызлыкта калдырырга тырышалар. Дөрес, хаталар да җибәрмәдек түгел, алары да булды. Ләкин төп плацдармнарыбызны саклап калдык. Чигенүләр тукталыр. Чөнки Россиянең, Татарстан тәкъдим иткән демократик федерация төзү юлын дәвам итмәсә, бербөтен дәүләт буларак яшәвен туктатуы ихтимал. Ә Татарстан өчен, аның киләчәген тәэмин итүнең төп базасы булып, халкыбызның дәүләтилеген раслаган 1990 елның 30 августында кабул ителгән декларация һәм 1992 елның 21 мартында үткәрелгән референдум калачак. Аллага шөкер, сөтебез куе. Без – дәүләти халык. Вакыты җиткәч, ватаныбыз кайтыр. Моңа шик булу мөмкин түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев