Илгизәр Зәкиев: Казыйга хөкем юк
Соңгы елларда илебезнең әле бер, әле икенче төбәгеннән алынган хәбәрләр судьяларның кешелексезлеккә йөз тотуын күрсәтә. Шөрепләрне тыгызрак боруны, Мәскәү кулын ныгытуны, илдәге милли төрлелекне кулдан килгәнчә юкка чыгаруны максат иткән хакимияткә нәкъ шундый казыйлар кирәк тә.
XIX гасыр башында иҗат иткән күренекле рус шагыйре Александр Грибоедовның «Акыллылык бәласе» комедиясендә төп герой Александр Чацкийның «Ә хөкемдарлар кем соң? Борын-борын заманнардан аларның хөр тормышка дошманлыгы...» дип башланган атаклы монологы белән мәктәп дәреслекләрендә үк таныштык. Әсәрнең классиклыгы андагы фикерләрнең, теманың үлемсезлеге, һәркайчан актуальлеге белән дә билгеләнә. Рус телендә фразеологизмга әверелгән «Ә хөкемдарлар кем соң?» гыйбарәсе исә теге яки бу бу хөкем чыгаручы, ләкин үзләре асылда хөкем ителүче затлардан һичбер ягы белән әллә ни аерылып тормаган «абруйлы» бәндәләргә карата кулланыла. Хөкемдарлар дигәндә, әлбәттә, төрле дәрәҗәдәге судлар гына түгел, уңга-сулга боерык чыгарып утыручы прокуратура вәкилләре, җәза-штрафлар язу белән мәшгуль эреле-ваклы комиссия, комитет җитәкчеләрен дә күз уңында тотарга мөмкин. Ләкин шулай да пирамиданың иң түбәсендә судьялар утыра.
Үзенең бер чыгышында ил башлыгы, Россиядә суд системасы, кайбер илләрнекеннән аермалы буларак, «җансыз машина» түгел дип басым ясап әйтте. Аның сүзләренчә, теләсә кайсы дәүләттә суд системасы «бик зур механизм» булып тора. «Ләкин Россиядә ул җансыз машина түгел, һәм менә Югары Суд рәисе белдергәнчә, хәзерге вакытта Югары Суд җитәкчелеге, урыннардагы судьялар, аларның советлары һәрдаим эшне алга таба ничек камилләштерү турында уйлый», – диде Россия Президенты. Ләкин асылда бу камилләштерү асыл гаеплене табу, гөнаһлыларга лаеклы җәза бирү түгел, хакимият кушканнарны тагын да тырышыбрак башкаруга кайтып кала.
Мисал эзләп ерак китәсе юк. Коронавируска бәйле тыюлар чорында (авыру котырган чорда түгел, ул зәхмәт бетмәде һәм бетмәячәк тә), Чаллы шәһәр судының хөкемдары чып-чын рекорд куйды. 2 ай эчендә ул 1800 гә якын карар чыгарган, мае аеның бер көнендә 252 эшне хәл иткән. Шуларның 100 дән артыгын ярты сәгать эчендә «әтмәлләп» куйган. Бер карар чыгару өчен җәмгысы 16 секунд сарыф ителгән! Менә ни икән ул эшне камилләштерү! Югыйсә, һәр очракны аерым өйрәнү, хокук бозуның нинди шартларда булганын тәфсилләп сорашу таләп ителә. Ләкин алай гамәл кылганда, Татарстанны маскасыз йөргән өчен штраф чәпәүдә алдынгы төбәк рәтенә кертеп булмый иде бит. Ә бернинди файдасы булмаган масканы борынга күтәреп куймаганга гына да өч-биш мең сум штраф түләтү очраклары билгеле. Димәк, Чаллы судьясы бер көндә генә дә казнаны якынча 750 меңгә баеткан. 16 секунд саен бер эшне хәл иткән хөкемдар, әлбәттә, җансыз машина түгел, киресенчә, тере машина!
Хөкемдарлык эше гаеплене эзләү белән мәшгуль прокуратура, тикшерү комитеты һ.б. ларның ихтыярын үти торган органга әйләнеп бетте дияргә мөмкин. Моның объектив сәбәпләре дә бар. Җинаять эшләрен карый торган судларда элек әнә шул органнарда эшләгән затлар утыра. Аларның бөтен дуслары, хезмәттәшләре дә шунда калган. Теге яки бу судка судья билгеләү турында карарда төп сүзне президент администрациясе комиссиясе әйтә, ә бу комиссиядә нигездә – шул ук көч структуралар вәкилләре. Алар исә күңелләренә хуш килмәгән кандидатны судья кәнәфиенә уздырмый. Нәтиҗәдә, казый прокуратура, тикшерү комитеты һ.б. башкарган эшкә мөһер сугып баручыга әйләнә. Мондый вәзгыять дөньядагы күп илләрдә күзәтелә. Чөнки капиталистик дәүләт белән еш кына зур акчага ия затлар идарә итә, хөкем чыгаручыларны да алар куйдырта. Бу яктан караганда, СССРда сайлап куюга нигезләнгән суд системасы күпкә гаделрәк эш йөрткән. Сәяси мәсьәләләрдәге, сайлап алудагы җитешсезлекләргә карамастан, совет чорында суд эскәмиясенә эләккән кешенең аклану мөмкинлеге хәзергегә караганда шактый зуррак булган.
РФ Югары Суды мәгълүматлары буенча, 2022 елның беренче яртысында Россиядә 607 аклау карары чыгарылган. 229170 кешенең җинаять эшләре гомуми тәртиптә каралган, шуларның 20080 гә якыны (хөкем карарын гамәлдән чыгаруга шикаять саны буенча фикер йөрткәндә), үз гаебен тулысынча кире каккан. Башка сүзләр белән әйткәндә, үзен бер гаепсез дип санаган 20 меңнән артык кешенең нибары 3 % ы гына аклануга өмет итә алган. Бу исә – Россия суд системасы тарихында иң түбән санның берсе. 2010 елда аклану форсаты гаебен кире кагучыларның 5,6 % ында, ә 2021 елда – 3,5 % ында булган.
Шул ук вакытта 2022 елның беренче яртысында присяжныйлар суды хөкем ителүчеләрнең 28 % ын, яки 591 кешенең 166 сын аклаган. 2021 елда алар суд каршына басканнарның 31% ын гаепсез дип тапкан. Гаебен кире кагучыларның 30 % ын аклауны норма дип санасаң, былтыр беренче яртыеллыкта присяжный тарафыннан аклана алган кимендә 5254 кеше хөкем ителгән. Шуларның 1500 дән артыгы төрмәгә эләккән.
Россиядә якынча 2000 елда башланган, 2008-2012 елларда аеруча көчәйгән хакимият вертикален ныгыту сәясәте судьяларны, көч органнарын бу эшнең бер башкаручысына әйләндерде. Халык теләге белән яки актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә урыннарда хакимияткә килгән үзсүзле түрәләрнең (алар арасында министрлар, төбәк башлыклары, мэрлар һ.б. бар) бик тиз гөнаһлары табылды һәм алар рәшәткә артына озатылды. Ә шул ук вакытта миллиардлаган сум акча урлавы бер шик тә уятмаган Оборона министры исә иректә калу гына түгел, шәп кенә вазыйфага билгеләп тә куелды. Андый төр җинаятьләр өчен канунда «шартлы хөкем» каралмаса да, бу эштә анысын да рөхсәт иттеләр. Министрның мәгъшукасы исә берничә айдан иреккә чыгарылды. Ил казнасына миллионлаган гына түгел, миллиардлаган зыян салган затларның төрмәгә ябылмавы халыкны шаккатырды һәм суд системасына ышанычны тәмам какшатты. Ил башлыгы исә бу гауганы тикшергәндә, Россиядә хөкем системасының гуманлылыкка баруы турында сүз кузгатты. Шулай да булсын, ди. Тик соңгы елларда илебезнең әле бер, әле икенче төбәгеннән алынган хәбәрләр судьяларның кешелексезлеккә йөз тотуын күрсәтә. Шөрепләрне тыгызрак боруны, Мәскәү кулын ныгытуны, илдәге милли төрлелекне кулдан килгәнчә юкка чыгаруны максат иткән хакимияткә нәкъ шундый казыйлар кирәк тә.
Һәм алар үзләренә йөкләнгән вазыйфаны берсүзсез үти дә. Милләтпәрвәрләрне кысрыклау, аларны һәр сүз өчен җәзага тарту, штрафлар белән күмеп ташлау татар халкының милли хәрәкәтен судьялар кулы белән таркатуның бер ысулы булды. Ул гына да түгел, 90 нчы елларда, милли хәрәкәт көчәйгән чакта әйткән сүзләрне, басылган китапларны да казып чыгарып, кырыс хөкемгә тарттылар. Ислам диненә кагылышлы бик күп басмаларның тыелуы да – шул шаукым бәласе. Судьялар хәтта Коръәнне дә экстремистик әдәбият исемлегенә кертергә маташты, ләкин бу барып чыкмагач, андагы мәгълүм аятьләр (алар нәсара һәм яһүд динендәгеләргә мөнәсәбәт турында) кергән бөтен китапларны, ниндидер карагруһ белгечләрнең копия рәвешендә эшләнгән экспертизаларын нигез итеп алып, экстремистлыкта гаепли һәм тыелган әдәбият исемлегенә кертә башлады. Фәлән секунд саен карар чыгарып торган судьялар ул китапларның асылын, әһәмиятен тикшереп тә азапланмый. Тагын да аянычрагы шул: өйләрендә ниндидер китап табылган өчен генә дә, тыелган дини оешмалар белән бәйләнештә гаепләнеп, күпме мөселман нахакка иректән мәхрүм ителде, төрмәләргә ябылды.
Судларның шөрепләрне боруда ак-караны күрми башлавына, тикшерү органнары биргән мәгълүматларга сукырларча ышанып кына эш итүенә өр-яңа мисал. Кызганыч та, бераз көлке дә хәл.
Красноярск краендагы хәрби суд Канск шәһәрендә өч укучыга карата хөкем карары чыгарды, аларны Федераль куркынычсызлык хезмәте һәм полиция биналарын шартлатырга әзерләнүдә гаеплиләр. Бу яшүсмерләр билгеле бер компьютер уенында (!) виртуаль бинаны шартлату турында хат алышкан икән. Суд карары буенча, 16 яшьлек Н.У. биш елга хөкем ителгән – аны суд залында кулга алганнар. Яшүсмергә шулай ук 30 мең сум штраф салынган. Тикшерүдә ярдәмнәрен исәпкә алып, калган ике яшүсмер терактлар әзерләүдә гаепләү буенча җинаять җаваплылыгыннан азат ителгән, әмма шартлаткыч матдәләр белән эш йөрткән өчен дип, алар өч һәм дүрт елга шартлы рәвештә иректән мәхрүм ителгән. Хөкүмәткә каршы гамәл уйда да, уенда да булырга тиеш түгел икән!
Ә түбәндәге хәлләр – бөтенләй башка тараф. Махачкалада элекке хатынын кыйнап һәм буып үтергән полиция хезмәткәрен исә хәтта зинданга да япмыйлар, судья аның иреген билгеле бер дәрәҗәдә чикләргә генә карар чыгара. Янәсе, ир котырып китеп, үзенең ни кылганын белмәс хәлдә булган икән. Санкт-Петербургта башка бер погонлы зат үзенең эш бүлмәсендә тезләнеп торган кешене атып үтерә. Моны ул ялгышлык белән эшләнгән гамәл дип аңлата, янәсе, пистолетны бер кобурадан икенчесенә күчергәндә, үзе дә сизмәстән тәтегә баскан.
Полиция хезмәткәре 1 ел да 9 айга колониягә озатыла, тикшерү изоляторында утырган вакытын исәпкә алып, 3 айдан өенә кайта. Кеше гомерен өзгән бу бәндәләр бөтенләй җәза күрми диярлек.
Ә хәзер милләттәшебез, өметле математик Азат Мифтаховны искә алыйк. Хөр фикерле Азатны «Бердәм Россия» партиясе офисына һөҗүмдә гаеплиләр. Күп шаһитләр аның бу эшкә катнашы юклыгын әйтеп торса да, суд гаепләү тарафын гына тыңлый һәм алар таләп иткән хөкемне чыгарып, галим егетне 6 елга гомуми режимдагы колониягә озата.
Менә шушы мисаллар гына да илебездә судьяларның никадәр җансыз машина булуын, хакимияткә «ләббәйкә» дип торган система шөребенә әверелүен күрсәтә. Ләкин дәүләт хөкемдарларны искиткеч яклый һәм аларның кагылсызлыгын закон белән саклый. Судья башкалардан берни белән дә аерылмаган зат булса да, юлда кагыйдә бозган өчен, хәтта аны туктатырга да ярамый. Хәтта күрәләтә җинаять гамәл кылса да, судьяны кулга алу тыела. Моның өчен әүвәл аның хөкем чыгару вәкаләтләрен туктату таләп ителә. Илдә андый очраклар булыштыра, әйтик, 2015-2019 ел мәгълүматларыннан күренгәнчә, бу 5 елда 125 судьяның вәкаләтләре вакытыннан алда бетерелгән. Бик мөмкин ки, әлеге 125 хөкемдарның күбесе чынлыкта гадел, ләкин хакимият күңеленә хуш килмәгән хөкем чыгарган булгандыр.
Судьяларны канун башка яктан да яклый. Судьяга гаделсез, дөрес булмаган карар кабул иткән өчен җәза бирергә ярамый, ягъни законга каршы килгән карар чыгарган булса да, судьяны барыбер җәзага тартмаячаклар.
Әгәр судья законсыз хөкем карарын кабул итүен белә торып эшли икән, РФ Җинаять кодексының 305 нче маддәсе нигезендә җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр анысы. Моның өчен 300 мең сумга кадәр (хөкемдарларның хезмәт хакын исәпкә алганда, бу чәйлек кенә акча) штраф каралган. Анысында да штраф зыян күрүчегә түгел, ә дәүләткә түләнә. Судьяга җинаять эше кузгату – гаҗәеп сирәк очрак, бу хакта карарны Тикшерү комитеты рәисе һәм махсус орган – судьяларның квалификация коллегиясе кабул итә. Мондый җәза инде тәмам чикләрне тибәргән хөкемдарларга карата гына кулланыла. Әйтик, 2018 елда Волгоград өлкәсендә судья, суд утырышын үткәрмичә генә, хөкем карары чыгарып куя. Гаепләнүчене, аның адвокатын, прокурорны судка чакырып тормый, ялган беркетмә төзеп, анда утырыш үткәнлеген һәм барлык тиешле затларның катнашуын теркәп куя. Судьяга 200 мең сум (!) штраф салына. Дөрес, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә амнистия сылтавы белән, ул бу җәзадан да азат ителә. Судларның кемгә карата кешелеклерәк булуы шуннан аңлашыла булыр.
Мәсьәләнең башка ягын да уйлап карыйк. Судьяларга хөрмәт күрсәтелә дә, ник башкаларны төрлечә кимсетүгә юл куела? Әйтик, укытучылар халыкка, илгә казыйларга караганда мең тапкыр күбрәк файда китерә – киләчәк буынны тәрбияли. Ләкин алар хәзер җәмгыятьнең иң яклаучысыз вәкилләренең берсенә әйләнеп бара. Балаларга тавыш күтәрергә ярамый, коену киеменнән фотога төшәргә ярамый – мондый хәлләр турында хәтта ил дәрәҗәсендә гауга куптаралар, ә мөгаллимнең үзен исә тибеп узсаң да була – балалар да, аларның ата-аналары да җәзасыз кала. Асылда кагылсызлык дигән нәрсә судьяга түгел, халык белән эшли торган башка һөнәр ияләренә – укытучыларга, табибларга кирәк, алар моңа күпкә лаек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев