Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Әгъзам Фәйзрахманов: Авыл язмышы

Авылга кайткан саен кәеф кырыла. Урамнар бушап калган.

Кешеләр очрамый, бала-чага тавышлары да ишетелми. Күп кенә йортларның ишек-тәрәзәләренә такта кадакланган, аларда кеше яшәми. Бары кайбер йортларда гына өлкән яшьтәге карт-карчык­лар көн күрә. 


Югыйсә, әле кайчан гына Әзәк - Арча районындагы иң нык һәм зур авылларыннан берсе иде. Дөресрәге, ике Әзәк авылы бер-берсенә терәлеп үк торды. Берсе – Югары Әзәк, икенчесе – Түбән Әзәк. Ике авылны бары тик текә ярлы коры елга һәм зират аера иде.

Хәзер Түбән Әзәкне юк дияргә дә була. Анда ярым җимерек бер-ике йорт кына калды. Рәсми документларда да ике авыл турында сүз бармый инде. Югары һәм Түбән дигән сүзләр кулланылмый. Авылны икегә аермыйча Әзәк дип кенә йөртәләр. Элек ике Әзәк арасында зур базар эшләгән. Ял көннәрендә бирегә бөтен тирә-яктан килеп сату иткәннәр. Әзәкләр тегүгә, чигү-бәйләүгә дә бик оста булган. Ирләр кар төшүгә тегү машинкаларын чаналарына салып, төрле төбәкләргә кәсепкә чыгып китә торган булган. Хатын-кызлар буш вакыт чыгуга шәл бәйләгән, чигү чиккән. Авылда җидееллык мәктәп, фельдшер-акушерлык пункты, Мәдәният сарае эшләп торган. Кызганыч, хәзер боларның берсе дә юк инде.

Статистика мәгълүматларына караганда, узган ел гына да Татарстанда авыл кешеләренең саны 2,4 процентка кимегән. Хәзер республикада авылда яшәүчеләр барлык халыкның 23,3 процентын тәшкил итә, калган 76,7 проценты шәһәрләрдә гомер кичерә.

Авылларның юкка чыгуын гадәттә капитализмга күчү чорында колхоз-совхозларның таратылуы белән аңлаталар. Чыннан да, алар бетерелгәч, бик күпләргә авылда эш калмады. Эшләмәгәч, аңа акча түләүче дә юк, билгеле. Ә яшәргә, гаиләне туендырырга кирәк.

Хуҗалыклар таркалгач, аларның милекләре дә юкка чыкты. Авыл, район түрәләре аларны ничек тели, шулай таратып бетерде. Техниканың, терлекләрнең, фермаларның, амбарларның кая китеп юкка чыгуын бүген берәү дә әйтергә теләми. Хуҗалык итәргә бик сәләтле затлар аларны өлешчә булса да бераз тәртипкә китереп,  фермер булып китте. Таныш-белешләре дә аларга ярдәмгә килде. Җир авылда азмы-күпме яшәүчеләргә таратылды. Күпчелек анда хәзер печән үстерә, чөнки күпьеллык печәннәр талымсыз. Шул кишәрлеккә чәчкән печәнне берничә ел дәвамында чабып алып,  терлекләргә ашатасың. Инде шактый таркалып, җимерелеп өлгергән фермаларны тәртипкә китереп, кайбер фермерлар алардан да файдалана башлады. 

Әмма авылда яшәсә дә, һәркем фермер булып китә алмый шул. Моның өчен оештыру сәләте дә, һөнәри белем дә кирәк. Колхозчыларның күпчелеге кушканны гына эшләргә күнеккән кешеләр иде бит. Авылларның таркалуын бары тик колхоз-совхозларның бетерелүенә генә кайтарып калдыру да дөрес булмас. Авыл халкының кимүе колхоз-совхозлар тарала башлаганчы да күзәтелә иде. Хезмәтнең авырлыгы, эш хакының түбән булуы, салымнарның чамадан тыш күплеге моңа сәбәп булгандыр.

Шунысы да бар: бүгенге җитәкчеләр совет чорындагы тәртипне сүгәргә ярата, совет чорында оештырылган структураларны туздырып ташлый. Колхоз-совхозларны юк итү - шуның бер ачык мисалы. Җимерделәр, әмма алардан яхшырак система тәкъдим итә алмадылар. Нәтиҗәдә кайбер төбәкләрдә коточкыч хәл туды. Азык-төлек продуктлары җитештерү бермә-бер кимеде. Басуларга игеннәр чәчелми башлады, кырларны чүп басты.

Фәлән вакытка колхоз-совхозны бетерергә дигән күрсәтмә Мәскәүдән килмәде, югыйсә. Татарстан Президенты да андый әмер бирмәде. Урындагы түрәләр инициатива күрсәтте. Дөрес, кайбер районнарда җитәкчеләр халык белән киңәште, заманга яраклашырга теләп, көйгә салынган системаны туздырып ташламады. Әтнә районында, мәсәлән, бер генә колхозны да таратмадылар. Моның өчен район җитәкчесе Габтеләхәт Хәкимовны берәү дә гаепләмәде, эшеннән дә алмадылар. Бүген Г.Хәкимов рес­публикада район белән иң озак җитәкчелек иткән кеше. Әтнә күпчелек күрсәткечләр буенча республикада башкаларга үрнәк булып тора. Һәр хуҗалыкта белгечләр дә җитәрлек. Җирле кадрлар колхоз исәбенә урта һәм югары уку йортларында һөнәр үзләштереп кайта, аннары туган якларында төпләнеп кала. Балтач районы турында да шундый ук сүзләрне әйтергә була. Элеккечә үк уңышлы эшләп килгән аерым колхозлар башка районнарда да бар. 

Яңалык эзләү әле ул – нигезне юкка чыгару, тарихны сызып ташлау дигән сүз түгел. Һәр нәрсәнең яхшы ягын кулланырга тырышырга кирәк. Бер үк система бер урында бик яхшы эшләп китәргә, ә икенче җирдә көтелгән нәтиҗәне бирмәскә мөмкин. Иң мөһиме, ул халык өчен файдалы булсын. Ләкин һәрвакыт алай килеп чыкмый. Совет хакимияте чорында хатын-кызны җитештерү тармагына тарту сәясәте үткәрелде. Мондый  сәясәт хатын-кыз азатлыгы идеясенә нигезләнеп тормышка ашырылды. Янәсе, ул һәрнәрсәдә ирләр белән тигез хокуклы булсын. Хатын-кыз җитештерү тармагына башы-аягы белән чумды, шуның белән бергә ул актив җәмәгать эшлеклесенә дә әйләнде. Нәтиҗәдә аның балаларына тиешле  тәрбия бирергә вакыты да, көче дә калмады. Җәмгыять моның нинди аяныч хәлләргә китерүен бик тиз тойды. Әмма инде шактый соңарылган иде.

Теге яки бу системаны гамәлгә керткәндә, халыкның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен күтәрү турында да җитди уйланасы иде. Росстат мәгълүматлары буенча, агымдагы елның беренче кварталында Россиядә халыкның 14,3 проценты, яки 20,9 миллион кеше яшәү минимумыннан түбәнрәк керем алган (әле кайчан гына 18 миллион иде). Бу вакытта илдә яшәү минимумы 10753 сум тәшкил итте, ягъни бер кешегә көн дә кирәкле ризыклар,  товарлар алып, бер ай гомер кичерү өчен шуның кадәр акча кирәк дигән сүз. Фәкыйрьләр саны шулай кискен артуның сәбәбен Росстат белгечләре яшәү минимумының күләме артуында күрә. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, әлеге минимум 715 сумга, икенче төрле әйткәндә, 7,2 процентка арткан икән. Бәяләрнең котырынып артуы, халыкның хәерчеләнүенә китерә.

Гади халык күпчелек яңалыкны бик авырдан кичерә. Бигрәк тә үзенең тормыш хәле авырая төшкәндә. Авыл хуҗалыгын күмәкләштерү дә  совет чорында иң фаҗигале сәхифәләрнең берсе була. Дөрес, моңарчы совет тарих фәнендә, идеологик күрсәтмәләргә яраштырып, колхозлар төзү дөньяда беренче социалис­тик дәүләтнең крестьяннарга җәмгыятьне үзгәртеп коруда катнашырга мөмкинлек биргән иң мөһим казанышларның берсе дип бәяләнде.

Әмма крестьян совет тәртип­ләренә, аерым алганда колхозлаштыруга, бик авырлык белән генә яраклашты. “Табигый, гайре икътисади алымнар белән хезмәткә мәҗбүрият бөтен респуб­лика крестьяннарында законлы ачу, сугышчан  халәт тудырган. Бу – еш кына ачыктан-ачык ризасызлык гамәлләрендә чагылган. Рәсми хәбәрләрдә бу чыгышлар кулаклар коткысы нәтиҗәсендә сыйнфый көрәшнең көчәюе, дип аңлатылган. Ләкин ул хәбәрләрдә дә советка каршы чыгышларның киң күләмдә җәелгәнлеген яшерә алмаганнар”, - дип яза тарихчы галим Әлфия Галләмова.

ВКП(б) Үзәк Комитетының массакүләм күмәкләштерү программасын кабул иткән 1930 елның гыйнвар  пленумыннан соң хәл тагын да җитдирәк төс ала. Пленум Татарстан партия оешмасына кискен эш-хәрәкәтләргә күчү өчен турыдан-туры күрсәтмә була. Гыйнвар аенда ук республикада 500 дән артык яңа колхоз төзелә. Шулай да, авылда җитештерүнең гадәти формаларын тоташ һәм җәһәт үзгәртүне күздә тоткан яңа кампаниянең масштабларын крестьяннарның күпчелеге кабул итми.

 1930 елның 16 февралендә ТАССР Үзәк башкарма комитетының һәм Халык комиссарлары советының “Татарстан Респуб­ликасы чикләрендә кулакларны сыйныф буларак бетерү турында”гы карары гамәлгә керә. Әлеге карар буенча кулак саналырга тиешле халык өч төркемгә бүленә. Совет хакимиятенең килешмәүчән дошманнары булган иң нык хуҗаларны илнең төньяк һәм көнчыгыш районнарына җибәрергә ниятлиләр. Икенче төркем – республика эчендә, өченчесе исә район һәм кантон эчендә күчерелергә тиеш була. Әлбәттә, соңгы ике төркемнең хәле ярыйсырак күренә. Әмма аларга да хуҗалыкларын нульдән башларга туры килә, чөнки аларның мал-мөлкәте, беренче төркемнеке кебек үк конфискацияләнә. Бары тик географик шартлар һәм күпчелек очракта этник мохит кына үзгәрми. Күпләр, мөстәкыйль төстә хуҗалык итәргә мая булмау сәбәпле, колхозга керергә мәҗбүр була. Хуҗалык кампанияләре нормаль кеше акылы сыйдырмас  коточкыч формаларда тормышка ашырыла.

Архивта Әлмәт районы җитәкчеләренең исерек килеш крестьяннарны мәсхәрәләүләре, кыйнау­лары турында материаллар бар. Нәтиҗәдә өч кеше вафат булган, ике кеше гарипләнгән, берәү акылдан язган һәм илледән артык кеше җиңел яра алган. Аннан соңгы чорның документлары урлау, билгеләнгән хезмәт көннәрен үтәп җиткермәү, җәмәгать хуҗалыгында җитештерү кагыйдәләрен намус белән үтәмәү турындагы бик күп мәгълүматларны үз эченә ала.

Ничек кенә булмасын, Совет хакимияте елларында крестьяннарда колхозчы аңы формалашты. Бу аңның үзгәрмәс табигый сыйфаты – яраклашуы аркасында күпчелек колхоз һәм совхозларны үзгәртеп корганда формализм рәвешендә чагыла. Шуңа күрә крестьяннарга карата боерык бирү тонын аның белән ачыктан-ачык сөйләшүләргә алыштырырга, аңа киләчәктә кем булып калу: авылда хуҗа булумы, яллы хезмәтчеме, әллә ниндидер башка хәл сайлау мәсьәләсен үзенә калдырырга кирәк.

Авыл – халыкны туйдыручы. Авылларның таралуына, юкка чыгуына юл куярга ярамый. Барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләр дә авыл халкы белән даими киңәшеп яшәргә, авылларны ныгыту ысулларын табарга тиеш. Республикабыз авылларының тарихын өйрәнгәндә, төрле чорларда ирешелгән уңышларны бүгенге шартларга яраштырып кулланганда да начар булмас иде. ТАССР төзелүгә 100 еллык программада да авылны үстерүгә зур игътибар бирелсен иде.

Президент Р.Миңнехановның Дәүләт Советына Юлламасында республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының муниципаль район башлыклары белән килешеп эшләү зарурлыгы белдерелә. “Авылда теләгән һәр кешегә үз эшен ачу мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен шартлар булдыру мөһим. Безгә нәтиҗәле эшләүче хуҗалыклар һәм көчле җитәкчеләр тәҗрибәсен кулланырга кирәк. Алар һәр районыбызда бар”, - диде Президент. 

Авыл язмышы үзебездән тора.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев