Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Габделхак Мингарипов: Урамнарга – үз исемнәребез!

Вакыйгалар ташкынында Күгәрчен урамнарына да Совет, Татарстан, Дуслык, Җәлил, Такташ, Горький, Гагарин, Чкалов, Фрунзе, Жданов, Ворошилов исемнәре беркетелде. Әлбәттә, мондый исемнәр кушуны авылның бер кешесе дә сорап йөрмәде, барысы да өстән кушу буенча яисә җирле җитәкчеләр ихтыяры белән хәл ителде.

Безнең Күгәрчен авылы урамнарына исемнәрне узган гасыр­ның җитмешенче елларында гына бирделәр. Аңа хәтле авылны өлешләргә бүлеп, Югары оч, Түбән оч, Аръяк һ.б. дип кенә йөрттеләр. Сала кешесе бер-берсен нык таный, күпләрне нәселе белән атый, кемнеңдер йортын табышуда хәтта кушаматлар эшкә җигелә иде. Чөнки безнең Күгәрчен шикелле «мең җанлы» авылда (ә аңа нигез 1367 елда салынган дип йөртелә; 1907 елда биредә 2381 кеше көн итүе билгеле, 1989 елда бу күрсәткеч 1742 кеше тәшкил итте) кушаматсыз нәсел юк. Почтальоннар да һәр гаиләне биш бармаклары кебек белеп, хатларны, газета-журналларны бернинди ялгыш-хатасыз таратты. Шулай да, совет хөкүмәте шәһәр белән авыл арасындагы аерманы бетерүгә йөз тотып, авыл урамнарына исемнәр, өйләргә номерлар бирүне тормышка ашырды. Бу вакытта инде авыл кешесенә дә паспорт алу хокукы бирелде, колхозлар акчалата хезмәт хакына күчте, аз күләмдә булса да, әби-бабайларга пенсия бирелә башлаган иде. Шушы вакыйгалар ташкынында Күгәрчен урамнарына да Совет, Татарстан, Дуслык, Җәлил, Такташ, Горький, Гагарин, Чкалов, Фрунзе, Жданов, Ворошилов исемнәре беркетелде. Әлбәттә, мондый исемнәр кушуны авылның бер кешесе дә сорап йөрмәде, барысы да өстән кушу буенча яисә җирле җитәкчеләр ихтыяры белән хәл ителде. «Гадәти бер авыл урамына Горький, Чкалов, Фрунзе, Жданов, Ворошиловларның ни катнашы бар?» – дигән уй бер җитәкченең дә уена килеп карамады. Хәер, алай дисәң, Фрунзе, Жданов, Ворошилов исемнәре авыл колхозлары өчен күптән таныш иде. 1930 елда авылыбызга Мәскәүнең «Урак һәм чүкеч» заводыннан 25 меңче итеп күмәк алдынгы эшчеләрнең берсе – чыгышы белән Апас районыннан булган милләттәшебез Самат Абдуллин килгән булган һәм шул кеше беренче колхозга, райком кушуы буенча, Фрунзе исемен ябыштырып куйган. 1959 елга чаклы күмәк хуҗалык шул исем белән яшәде, аннары «Россия»гә үзгәртелде. Ә 1944 елда, авылны шартлы рәвештә өч өлешкә бүлеп (Югары оч, Түбән оч, Аръяк (Сушаның теге ягы), өч аерым колхоз ясыйлар да, нәкъ менә шуларга янә Фрунзе, Жданов, Ворошилов исемен беркетәләр. 1950 елда ул өч өлеш янәдән бер колхозга – «Фрунзе»га берләште. Мәгәр Жданов та бөтенләй югалмады, 1970 елда аның исемен авылның буеннан-буена сузылган, 92 йортлы урамга чәпәп куйдылар. 1980 еллар ахырында демократия дигән дулкын купкач, Ждановның да байтак мәдәният әһелләрен төрмә вә каторгаларга озатуда катнашкан булуы ачыклана. Ул җитәкчелек иткән елларда (1935-1944 еллар) Ленинград өлкә партия оешмасы 1935 елның 1 гыйнварыннан тарихи 1937 нче ел ахырына сан ягыннан 300 меңнән 120 меңгә кала. Мондый хәлдә инде һичничек тә Ждановны гаепсез җитәкче, дип санап булмый...

1980 елларда, Үзәк Комитет кушуы буенча, Чаллы каласына да Брежнев исемен дегет чиләге урынына тагып куйганнар иде, Аллаһның кодрәте белән каланың тәүге исеме тиз арада яңадан кайтарылды. Демократия, хәбәрдарлык елларында кичә Ворошилов исемен йөрткән Луганск, Жданов исеме тагылган Мариуполь калаларының асыл исемнәре дә кабат үз урынына кайтты. Казандагы Жданов урамының исемен «Эсперанто»га әверелдергәннәр иде, нинди хилаф хикмәт беләндер, әлеге урамга янә карак Назарбаев атын чәпәделәр, димәк, якын арада аңа да яңа ат, яңа исем эзлисе була инде. Никадәрле чыгым, җилгә очкан акча!..

Ә Күгәрчен авылында Жданов исеме бер урамда һаман да саклана, җитәкчеләр арасында акылга килүче юк. Гәрчә Күгәрчен урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективын һәм авыл активларын җыеп, без 2005 елда ук авыл урамыннан Жданов исемен алып ташлау турында район җитәкчелегенә мөрәҗәгать юллаган идек. 2009 елда педагоглар коллективы янә бер җыелыш уздырды һәм нәкъ Күгәрчен мәктәбендә узган Төбәкне өйрәнүчеләр конференциясе исеменнән югарыга үтенеч-тәкъдим юллады. Безнең мәктәптә 1949 елдан бирле, соңыннан һәммәбезнең остазына әвереләчәк мәртәбәле педагог Гомәр Әгъзәмов эшләде. Нәкъ шул Гомәр ага башлангычы белән 1980 елларда авылыбызның бер урамына тарихчы Зәетов, икенче урамга Әфганстан сугышында һәлак булган авылдашыбыз Равил Гыйниятуллин исемнәре бирелде. Шушы Гомәр ага мәктәптә Туган як музее булдырды. Авыл зиратын койма белән әйләндереп алу, Суша һәм Кечесу елгалары ярын чүп-чардан арындыру, чишмәләрен төзекләндерү мәшәкатьләрен дә шушы ук шәхес башлап йөрде. Гомәр ага мәктәп директоры булып эшләгән чорда уку йорты урта мәктәп статусын алды. Шушы шәхес авыл тарихын да язып бирде, хәтта ул әле – популяр җырлар авторы (көйләрен С.Са­дыйкова, Ф.Мортазин, В.Ми­роваев һ.б. тудырган) һәм җирле шагыйрь дә!

Без «туган телгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбиялик», дип туктау­сыз сөйләнәбез, «Бергә булыйк, бердәм булыйк!» дип шигарьләр кычкырырга да нык остардык. Ләкин туган җир, туган кавем урынына һаман Жданов, Ворошилов, Брежневлар алдында тез чүгәбез, ә үзебезнең газиз Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Һади Атласиларны читкә тибәрәбез икән, милләт арасында берчакта да бердәмлек вә аңлашу булмаячак. Күгәрчен авылы мисаллары да шуңа дәлил.

Төбәкчеләр конференциясе исеменнән без авылдагы Жданов урамын Гомәр ага Әгъзәмов исеменә алыштыруларын сорап мөрәҗәгать юлладык. Бар гомерен туган ягын данлауга, яшь буын тәрбияләүгә багышлаган Гомәр ага моңа лаек иде. Мәктәп коллективы исеменнән, үтенечне хуплап, директор М.Мингарипов, аның урынбасары С.Сәгыйрова, профком рәисе Р.Гыйлемханова кул куйды.

Үтенечнамәдә бәян ителгәннәргә шуны да өстәү урынлы: Гомәр ага белән хатыны Мәрьям апа районыбызга ике табиб үстереп бирде: Госманы – Котлы Бөкәш участок хастаханәсендә, Рәфгать – район үзәк хастаханәсендә терапевт, Татарстанның мактаулы исемнәренә һәм РФ билгеләренә лаек белгечләр. 

Әмма безнең үтенечне җирле үзидарәнең ул еллардагы җитәкчелеге дә, район комитетлары да җавапсыз калдырды. Шуның белән авылыбыз тарихына, мөхтәрәм авылдашыбыз, сугыш һәм хезмәт ветераны, мөгаллимнәр остазы Гомәр Әгъзәм улы Әгъзәмовка карата да ихтирамсызлык, илтифатсызлык күрсәтелде. Ләкин коллектив бәлки, быел игълан ителгән Педагог һәм остазлар елын күз уңында тотып, күтәрелгән мәсьәләгә бөтен җитдилеге белән карап хәл итүгә алыныр һәм чишелешен дә табар дигән өмет яши.

Балык Бистәсе районы.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев