Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Габделхак Мингарипов: Суша – «Коры елга»мы?

«Суша» сүзе ни сәбәп­ле «Коры елга» дип тәрҗемә ителәдер, мондый гамәл өчен нинди «галим»нәргә акча түләнгән – аңлавы бик читен.

Балык Бистәсе – Котлы Бөкәш юлының Суша елгасы аша салынган тимер-бетон күпер янәшәсенә күрсәткеч такта урнаштырылган. Аңа: «р.Суша – Коры елга», дип язылган. «Суша» сүзе ни сәбәп­ле «Коры елга» дип тәрҗемә ителәдер, мондый гамәл өчен нинди «галим»нәргә акча түләнгән – аңлавы бик читен. Һәрхәлдә, «суша» сүзенең татарчага «коры җир» дип тәрҗемә ителүен Мәннән анасы да чамалый югыйсә. Нишләп районыбызны иңләп, йөзләгән чишмәләрдән алган суларны Чулманга тапшырган Шомбыт, Әшнәк, Бәтке, Урай инеш-елгалары белән кардәш, 32 чакрым озынлыктагы Сушаны шулай Коры елга дип мыскыл иткәннәр соң? Безнең узган гомерләргә шаһит, бертугандай якын инешебез бит ул! Каз көтү сылтавы белән көннәр буе коенган булып, суыннан чыкмыйча яткан бала чакларыбызны ничек онытасың! Су тегермәне өчен буылган буа суы кышка җибәрелмичә калып, җәелеп туңган бозында «шара таяк» уйнаулар яки апрельдә боз киткән мизгелләрне хозур кылулар ничек онытылсын, ди! Шушындый елга-инешне «Коры елга» дип атауны мыскыл итү дип бәяләмичә мөмкин түгел! 

Күки авылыннан көнбатышка 4 чакрым ераклыкта, урман эчендәге мул сулы гаҗәеп табигатьле чишмәдән башлангыч алып, Чулманга койганчы үз юлында сулары эчәргә яраклы булган берничә дистә чишмәдән туенып, төбәгебез халкын тормыш-көнкүрешкә зарур суы белән кинәндергән әлеге инешебезнең су алу (җыйнау) мәйданы гына да 313 кв.км ны тәшкил итә. Суша буена урнашкан Күкинең дә тирә-юньгә моң таратып аккан дистәләгән чишмәсе бар. Балтачның Күгәрченгә таба чыккандагы чишмәсе үзе генә дә ни тора! Ә алар белән безнең ике арадагы Алатай, Мүләкәй чишмәләрен әйткән дә юк – кыйбла вә шәрык­кә карап аккан шарлавыклы, мул сулы чишмә алар. Авылыбыз уртасында Сушага сул яктан 7чиш­мәнең суы белән туенучы Кече су (Чәй суы) килеп кушыла. Күгәрчен кешесе бүген авылдан төньякта 4 чакрым ераклыкта урнашкан шушы чишмәләрнең торба аша килгән суын куллана. Олы юлдагы күпергә терәлеп диярлек, Сушага уңъяк кушылдык буларак, Тегермәнлекләрдән килүче Сула елгасы (аны борынгыдан Артсу дип йөрткәннәр) кушыла. Монысының да Сула дигән атамасына янә бер сәер, аңлашылмас муенчак – Сола дигән тәрҗемә уйлап тапканнар һәм Күгәрченгә кергәндәге күпер янәшәсенә ике телдә «р.Сула – Сола елгасы» дигән такта урнаштырганнар. Кем әйтмешли, гаҗәп. Русларга аңлашылмаса да, сула сүзен татарча ике мәгънәдә аңлап була. Ә менә «сола» – сүзлекләрдә дә андый сүз тапмадым. Сула һәм сола сүзләренең тәңгәллегенә килгәндә, гәп куертып та утырасы түгел. Вакытлы матбугатта, ра­дио­-телевидение тапшыруларында оешма, предприятие, учреждениеләрнең элмә такталарын, урам исемнәрен, төрле атамаларны Татарстандагы ике дәүләт телендә язмау (яки хата белән язу) турындагы өч дистә елга якын тәнкыйть­ләүләргә җавап итеп эшләнгән эшме бу? Ничек кенә булмасын, мөгез чыгаруга охшаш гамәлләр бу. Тарихка күз салмый гына, топонимика фәнен санга сукмыйча яисә җирле халык фикерен белмичә, өйрәнмичә кылынган адым.

Ә тарихка күз салсак, анда хәлләр болайрак. Иң башлап, халкыбыз телендәге риваятькә нигезләнгән фикергә игътибар юнәлтик. Ул фикерне 1913 елда авылыбызның гыйлем иясе, тарихтан нык хәбәрдар булган аксакалыбыз Усман Шәмсетдине әйткән: «Бу тирәләргә килеп чык­кан ерак бабаларыбыз шушы су буендагы чишмә өстенә (Күгәрчен кешесе Кер чайкый торган чишмә дип атап йөрткән чишмә – Г.М.) килеп утыруны муафыйк дип таба. Ул заман әле агымсуның исеме булмаган. Суны Шушы су дип атап йөрткәннәр... Гасыр­лар үтү белән, халык телендә бу инешнең исеме Шушы дан «Шошы»га, аннары «Чошы»га үзгәрә, ахыр чиктә «Суша»га әйләнә». Риваятьтәгеләрне раслау ниятеннән документларга күз төшерик. Мәскәүдәге Россия Дәүләт Борынгы Актлар архивында (РГАДА) Күгәрчен авылы турында беренче телгә алыну 1561/1566 елларга туры килә (ә без Күгәрченгә нигез салыну елын галим-археолог Равил Фәхретдинов фатихасы белән ике гасырга элегрәк булган 1367 ел дип йөртәбез). Архивтагы «Книги Казанского уезда поместных земель детей боярских, Казанских старых жильцов, письма и меры Дмитрия Андреева сына Кикина с товарищи лета 7070 (1561/1566)» дигән кулъязма китапта Суша елгасы Шуша дип телгә алына (бу якташыбыз, язучы һәм тарихчы Нурулла Гариф мәгълүматлары). Ә менә «XVIII гасыр ахырында Казан губернасы Лаеш өязендә җирләрне үлчәү, чикләрне билгеләү турындагы икътисади искәрмәләр»дә Күгәрчен авылы турында «1795 ел. Авылда 70 йорт. 228 ир-ат һәм 256 хатын-кыз яши. Күгәрчен авылында өч тегермән. Авыл үзе Сушаның сул ягында...» дигән мәгълүмат бар. И.А Износковның 1895 елда Казанда басылган «Список населенных мест Казанской губернии с кратким их описанием. Вып.2. Лаишевский уезд» исемле китабында да елга Суша исеме белән телгә алына. Ә «бөек тәрҗемәчеләр» тәкрарлавына таянсаң, Коры елгада өч су тегермәне була аламыни?! Бездә хәтта җил тегермәннәре дә гомумән булмаган бит. Авылга дәүләт челтәреннән электр тоташтырылганнан соң гына (1967 ел), соңгы су тегермәненең дә кирәге калмый, ә буа буып су күтәртүне әле 1975 елга чаклы дәвам иттеләр. Гәрчә атамалар тәрҗемә ителергә тиеш түгел. Суша да, Сула да татарга да, русларга да әйтү өчен бернинди кыенлык тудырмый. Шулай булгач, нигә дип мөгез чыгарырга да, ник дип кычытмаган җирне кашып маташырга?! Болардан башка да безнең район биләмәсендәге исем-атамаларда гаҗәпләнерлекләре байтак. Мисалга, Уракчы авылы исеме. Балык Бистәсе – Котлы Бөкәш трассасы буенча барганда күрсәткеч: Уракча. Ике телдә түгел. Югыйсә, авылның русча исеме – Урахча, татарчасы – Уракчы дип күрсәтелергә тиеш. Таянырлык, нигезләнерлек норматив-хокукый актлар бар. Әйтик, 2013 елның 18 октябрендә Президент Р.Миңнеханов имзалаган 81-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы һәм Татарстан Юстиция министрлыгының 2018 елның 23 гыйнварындагы 8-од номерлы Боерыгы. Әлеге документларда: Котлы Бөкәш сүзендә сызыкча (дефис) юк, Бөкәш дигәндә ө урынына ү түгел. Балыклы Чүкәйдә дә сызыкча юк. Аларда Зәңгәркүл дигән язылыш бирелгән, ә юлдагы күрсәткечтә Зәңгәр Күл тора, авыл җирлеге документларында да шулай. Мәшләк тә Олы түгел, ә Зур Мәшләк. Троицкий Урайда сызыкча юк, Трой-Урай да түгел. Шетнево-Тулуш авылы – татарча Югары Ырга. Тик бу закон көчендәге документларда да гаҗәп­ләнерлек пунктлар  шактый. Без гомер буе атап йөрткән Шомбыт авылы Шомбыт түгел икән, ә бәлки Шумбут. Шомырбаш урынына районның авылы Законда һәм Боерыкта Шомарбаш дип атала. Шул Шомарбашны гына алыйк. Тарихчыбыз Н.Гариф билгеләп үткәнчә («Тарихи сәхифәләр ачылганда» китабы, Казан, 2008 ел, 32 бит), авыл, Шомыртлы елгасы башында урнашкан. Шуңа күрә ул һичьюгында Шомыртбаш дип аталырга хаклы. Ә монда: Шомарбаш. Мәзәккә әйләндерсәк: ул баш нилектән шомарган да, кем шомарткан? Кемнәр уйлап тапкан? Дөньяга чыкмыйча гына, төбәк тарихларына, гореф-гадәтләренә күз йомып, дүрт яклы диварда утырып тәрҗемә итүчеләрнең эшедер инде. Гаҗәп. Исемнәрнең ярты өлеше татарча, яртысы русча. Алай була алмый! Кара инде: Околоток – Яңасала. Нәрсә бу? Сүзлектә: околоток – тирә-як, тирә-юнь диелгән. Ул ямьсез яңгырашлы околоток ник өстәлгән Яңа Салага? Авылның исеме болай да менә дигән яңгырашлы. Законда Олы Кульга дип бирелгән Большая Кульга. Н.Гариф билгеләп үткәнчә, билгесез исемдәге күл буена урнашканлык­тан, Олы Күл исеме җисеменә турырак килмиме? Ә менә күгәрченлеләр үзләренең ызандаш күршеләрен борын-борыннан Олы көл, Кече көл дип йөрткәннәр. Мин кайсының дөреслеккә туры килүен белмим: күлме яисә көлме? Яки Мельничный Починокны ничек биргәннәрен кара инде: Мельничный Пүчинкәсе. Татарча андый исем буламы? Починокны Пүчинкә дию аңлашыла: башка чыккан, аерылып чыккан авылны аңлатадыр, Мельничныйны Тегермәнле яки Тегермән Пүчинкәсе дип атасаң, мантыйкка туры килер төсле. Зәңгәркүл, Яңасала нишләп, нинди орфографик кагыйдә буенча кушылып язылырга тиеш икән? Алай булгач, ни өчен Иске Арыш, Олы Әшнәк, Кече Кадрәк, Түбән Тегермәнлекләрне дә кушып язмыйбыз? Шетнев-Чирмешәнне ничек аңларга? Бәлки (Н.Гариф искәрмәсендәгечә) Шетнәү дип атау урынлыдыр. Мондый исемнәр саф татарча түгел бит, ярымтатарча, ярымурысча. Яңгырашлары да сәер. Татарстаныбызның бер гасырлык юбилен билгеләп тә, әлеге атамаларны тәртипкә китерү юнәлешендә берни кылмыйча, ләм-мим, карусыз гына туган төбәгебездәге исем-атамаларны шулай ярты-порты бозып кулланып гомер кичерүебезне кайчанга кадәр дәвам итәрбез икән? Гәрчә без атамаларны, торак пунктларның, табигый урыннарның исемнәрен нәкъ шул Закондагыча, Боерыктагыча әйтүгә, язуга һәм куллануга күчәргә тиешбез бит. Шулай булмаса, районыбыз белән Законны бозучылар исемлегенә керүебез мөмкин. Районыбызның хакимият органнары, һәрбер авыл җирлеге дә, оешма һәм учреждениеләр дә үз документларында (бланкларында да!), шул исәптән районыбыз газетасы «Авыл офык­лары» да, ике теллелекне саклап, исем-атамаларны шул норматив хокукый актлардагыча язарга тиеш. Ошыймы алар безгә, юкмы – башка юл юк.

 Күгәрчен авылы, Балык Бистәсе районы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев