Фоат Уразай: Тынгысыз картлык
Генри Киссинджер кебек катлаулы персонажлар тынгысыз картлыкка геосәясәттә озак еллар дәвамында биләгән урыннары белән дә лаек.
Мәгълүм геосәясәтче Генри Киссинджер узган атнада Кытайда берничә көнлек эш сәфәрендә булып, бу ил җитәкчеләре белән җитди очрашулар да үткәреп кайткан. Нәрсә мәҗбүр иткән соң быел майда үзенең инде 100 яшьлек юбилеен бәйрәм иткән ошбу геосәясәт патриархын мондый катлаулы эшкә алынырга? Әлбәттә, ул алай, ирекле көннән ясалган адым гына булмагандыр. Мәгәр аның чын максатын да тәгаен генә әйтеп булмый. Моның өчен, һичьюгы, аның бу илдә кем белән һәм нинди очрашулар үткәрүен ачыкларга кирәк. Ә сөйләшү нәтиҗәләрен, бүгенге глобаль сәясәттә урнашып килә торган яңа вәзгыятькә нисбәттә гөман кылып, зур сәясәттә сакланган кайбер тотрыклы теорияләр белән дә бәйләп карау лязем. Хәлбуки, мондый адымга, бүген дөньяда киң колач җәйгән геосәяси кризис кына түгел, кешелек дөньясына адәми затның җинаятьчел ваемсызлыгы нәтиҗәсендә янаган глобаль һәлакәт тә этәрә. Ә Г.Киссинджер кебек катлаулы персонажлар тынгысыз картлыкка геосәясәттә озак еллар дәвамында биләгән урыннары белән дә лаек.
Г.Киссинджерның бу сәфәре шәхси визит булып санала. Әмма сәяси экспертлар аның нәтиҗәләре хакимият һәм бизнес өчен дә файдалы булачагын әйтә. Мәгълүматларга караганда, әлеге «шәхси визит» берничә ай дәвамында әзерләнгән. Ә вакыты ягыннан ул Европа эмиссарларының быел апрельдә Кытайга ясаган һәм уңышсыз төгәлләнгән рәсми визитыннан соң, шулай ук АКШ дәүләт секретаре Э.Блинкен да июньдә Пекинда ике көн катлаулы сөйләшүләр үткәреп кайткач (гәрчә соңгысы АКШ президенты тарафыннан югары бәяләнсә дә) кылынды. Нәрсәләр тынгысызлый һәм нинди чатаклыклар борчый икән соң бүген дөнья тотучыларны? Мантыйк чылбырын очыннан башлыйк. Киссинджер Кытайга килгәч, иң элек (18 июльдә) бу илнең саклану министры Ли Шанфу белән очрашып сөйләшкән (ә ул кораллану сәясәте яклы һәм Мәскәү тарафдары да санала). Соңгысы анда, Пекинның һәрчак Вашингтон белән тотрыклы вә конструктив мөнәсәбәтләр урнаштыру яклы булуы турында әйткән һәм, АКШның кайбер рәсми затлары Кытай белән якынаюга бармый, дип тә зарланган. Ә Киссинджер аңа, безгә үзара аңлашмауны бетерергә, конфронтациядән китәргә һәм тыныч яшәргә кирәк, тарих вә тормыш АКШ белән Кытайның үзара дошманлашып яши алмавын ачык күрсәтә, бүгенге мөнәсәбәтләр траекториясе хәрби низагка гына китерергә мөмкин, дип җаваплаган. Ул шулай ук, ике як та зирәк булырга, бергә эшләргә һәм үсеш кичерергә, ике илдә дә армиялар үзара мөнәсәбәтләрне ныгытырга, бөтен дөньяда тынычлык вә тотрыклылык булдыру өчен тырышырга тиеш, дип тә өстәгән.
Ике көннән соң Г.Киссинджерны КХР рәисе Си Цзиньпин дә кабул иткән. Ул аны «иске дустыбыз» дип атаган һәм аның Кытай-АКШ мөнәсәбәтләренә керткән тарихи өлешен онытмаска вәгъдә иткән. Си шулай ук төп өч принципны атаган: бер-береңне хөрмәт итү, үзара тыныч яшәү һәм ике як өчен дә отышлы хезмәттәшлекне җәелдерү. Шулардан чыгып, ул Кытайның, АКШ белән генә түгел, дөнья өчен дә алгарышка илтә торган дөрес юлны сайларга әзер булуы турында әйткән. Киссинджер исә ул әйткәннәрне, Вашингтон-Пекин мөнәсәбәтләре ике илнең генә түгел, бөтен дөньяның да үсеше өчен хәлиткеч әһәмияткә ия, дип хуплаган. Ә алдагы көндә АКШ эмиссары Кытайның тышкы сәясәт буенча кураторы Ван И белән дә очрашкан. Соңгысы аңа, әлеге очрашуга нәтиҗә ясап, АКШның бүгенге җитәкчелегенә Киссинджер өслүбендәге зирәклек һәм Никсонга хас сәяси кыюлык җитми, дип белдергән. Шуны да искәртеп үтик, Киссинджер Кытайга тәүге сәфәрен 1971 елда ясый (шуннан соң ул анда инде 100дән артык тапкыр булган) һәм аның роле ике арада дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруда да гаять зур (АКШ КХРны, «бербөтен легитим Кытай» буларак, 1979 елда гына, 1972 елда Шанхайда имзаланган коммюнике нигезендә таный).
Киссинджерның Кытайга кылган әлеге сәфәр нәтиҗәләрен бүгенге геосәясәт кризисы белән дә бәйләп карарга кирәктер. Чөнки, чыннан да, Кытай-Көнбатыш каршылыгын (ә бүген инде ул «Глобаль Көньяк-Көнбатыш» рәвешен дә ала) геосәяси ысуллар белән генә җайга салып булмый. Ә алга таба инде ул хәтта кайнар фазага күчәргә һәм кешелек цивилизациясенә нокта куя торган глобаль бәрелешкә дә китерергә мөмкин. Икенче яктан, яңа дөньяви тәртип урнаштыруда кулланылган Украина низагы да аның авторлары ниятләгәнчә генә бармый. Игътибарны шул ук Киссинджерның Украинаны Кырымнан баш тартуы хисабына НАТОга алу тәкъдиме дә җәлеп итә. Бәгъзеләр аны хәтта тарихка «Соломон планы» булып кереп калган һәм 3000 елга исәп тотып төзелгән геосәяси проектның бүгенге чагылышы итеп тә карый («Күкләр Иерусалимы» хакында Иске Гаһедтә дә әйтелгән). Кыскасы, мондый ук «тынгысыз картлык»лар юктан гына килмидер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев