Фоат Уразай: Ставкалар күтәрелә
РФ Үзәк банкы 15 августта төп (идарә мөмкинлеген ача торган) ставкасын кинәт кенә 12 процентка кадәр (ягъни, берьюлы 3,5 процентка) күтәрде.
Моны ул бәя тотрыклылыгын какшату куркынычын чикләү нияте белән аңлатты. Ә узган атнада РИА «Новости» рубльнең дөньядагы иң очсыз валюталар өчлегенә эләгүе турында язган иде. Моның сәбәпләре анда экспортның кимүе һәм импортның артуы бер үк вакытка туры килүе белән аңлатыла. Узган айда нефть һәм газ сатудан керем бик нык кимегәнгә күрә, илдә валюта кытлыгы барлыкка килгән һәм 14 августта доллар – 100 рубльдән, ә евро инде 110 рубльдән дә артып киткән. Экспертлар исә ставканы күтәрү кредитларның кыйммәтләнүенә һәм куллану вә инвестиция ихтыяҗының кимүенә китерәчәген фаразлый һәм ел ахырына кадәр долларга карата рубль курсы 80-100 рубль тирәсендә калыр, дип гөман кыла. Әлбәттә, икътисади сәбәпләрне аңлап була. Әмма, зурдан алганда, аларны да бит сәяси сәбәпләр билгели.
Сәяси вәзгыять Нигерда да катлаулы булып кала. «Ставка»лар монда да күтәрелә. Гаммәви мәгълүмат чаралары Африка илләренең Нигерга 25 меңлек гаскәр кертү планын әзерләве турында да хәбәр итә. Нигерда урын алган фетнә лидерлары исә үзләренең тыныч сөйләшүләргә әзер булуларын белдергән. АКШ Дәүләт департаменты да вакыйгадан читтә калмаган. Анда Нигерга хәрби интервенция иң соңгы чара булырга тиешлеген искәрткәннәр.
Игътибарны исә АКШ һәм Иранның, тоткыннар белән алыш-биреш итү кысаларында, берсе икенчесенең 6 миллиард доллар күләмендәге активын иреккә чыгаруы да җәлеп итә. Шул ук вакытта АКШ Конгрессында мондый адым Иранның атом-төш амбицияләренә дә этәргеч бирмәгәе, дип шикләнәләр. Сәяси атнаның башка вакыйгаларын да санап үтик. Мәскәүдә үткән Иминлек буенча халыкара конференциядә РФ лидеры В.Путин, төрле илләрне бәйлелеккә кертү өчен дөньяда низаглар җәелдерелә, дип белдерде. АКШның элеккеге президенты Д.Трампка 2020 елда сайлау нәтиҗәләренә йогынты ясарга омтылуда да гаепләү белдерелгәч, ул үзенә җәмгысе 561 ел төрмә янавын санап чыгарган. Вашингтон Украинага хәрби ярдәмнең 200 миллион долларлык яңа пакетын бүлеп биргән. Пекин Кушма Штатларда Украинадагы кризисны туктатуга ихтыяҗ булмавы турында белдергән. The Wall Street Journal Көнбатышта Украина саклану көчләренең 2024 елда булачак һөҗүменә әзерлек башлануы турында язып чыккан. РФ ҮСК рәисе Э.Памфилова, Россиягә кушкан төбәкләрдә иминлеккә куркыныч янавы сәбәпле, кайбер районнарда сайлауларны уздырмау мөмкинлеге турында белдергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев