Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Фоат Уразай: Моңсуландыра һәм рухландыра торган мизгелләр

Үзенә йөкләнгән җаваплылыкны тою һәм тану әле татар зыялыларына җитми.

Яшәештә шактый каршылыклы һәм гади мантыйкка гына түгел, хәтта мәгыйшәт кануннарына да буйсынмый торган күренеш­ләр ишәя башлады. Андый тайпылышлар, дөнья тотучыларның нәфес азгынлыгына вә комсызлыгына бәйле рәвештә, Җирдә үткәрелә торган җинаятьчел глобаль сәясәт һәм аны гамәлгә ашыру ниятендә оештырылган һәртөрле провокацияләр ята. Ни аяныч, болар һәммәсе дә көндәлек чынбарлыкка әйләнде. Димәк, Җирдә бүген әхлак нормаларын һәм моңа кадәр гамәлдә булган рухи принципларны җимерү, җәмгыятьне традицион кыйммәтләрдән арындыру, шул рәвешле, дөнья тотучылар ихтыяҗына җавап бирә торган «яңа дөньяви тәртип» урнаштыру өчен җирлек әзерләү бара.

Ә вакыйгалар сөреше глобаль процесслар өчен акыл ышанмаслык темплар алды, дисәк тә арттыру булмастыр. Мондый вакыйгалар өчен кыска вакыт аралыгында: «Глобаль Көнбатыш»ка (нигездә, «Зур җиделек» һәм НАТО) альтернатива буларак, «Глобаль Көньяк» (БРИКС һәм ШОС илләре тирәсендә туплану) формалаштырылды; Якын Көнчыгышта күптәннән пыскып килгән шомлы низаг, ХАМАС хәрәкәтен кулланып оештырылган провокация ярдәмендә, яңа көч белән кабызып җибәрелде; узган атнада Кытайда, колачлы итеп, «Бер пояс – бер юл» дигән халыкара форум үткәрелде, анда КХР рәисе Си Цзиньпин һәм РФ президенты В.Путин өч сәгатьтән артык күзгә-күз карап сөйләшкән; РФ Дәүләт Думасы «Атом-төш сынаулары үткәрүне гомуми тыю турында» (ДВЗЯИ) БМО тарафыннан 1996 елда кабул ителгән килешүне (Россиядә ул 23 ел элек ратификацияләнгән иде) ратификацияләүне кире чакыртып алу турындагы закон проектын бертавыштан кабул итте; АКШ президенты Джо Байден Америка халкына бу вазифада юллаган икенче мөрәҗәгатендә «михнәт чигүче яһүд халкы» турында сөйләгән, асылда, «диктатор Путин»ны «ХАМАС террорчылары» белән бер рәткә куйган, Израильне һәм Украинаны финанслау буенча АКШ конгрессына «ашыгыч бюджет запросы» юллаячагы турында да белдергән. Күрүебезчә, глобаль әһәмияткә ия вакыйгаларның санап үтелгәннәре генә дә күп нәрсә турында сөйли. Ә Израиль һәм Украинаның бер рәткә куелуы инде дөнья тотучыларның якындагы ниятләренә дә күпмедер дәрәҗәдә ачыклык кертә.

Шуның белән бергә, соңгы вакытларда күзәтелә торган атом-төш йөгәнсезлеге һәм БМО кризисы чорында купкан гайре табигый күренешләр инде дөнья тотучы кавем меңъеллыклар дәвамында илаһият кануннарыннан читләшеп корган идарә системасында да геосәяси кризис башлануы турында сөйли. Ә аңа бер генә альтернатива бар: Җирдә яшәешне җайга салуда өстенлекне метасәясәткә (илаһи кануннар буенча яшәүгә күчү сәясәтенә) бирү. Мәгълүм булганча, илаһият кануннары бөтен тереклек дөньясы вә мәгыйшәт өчен (димәк, барлык халыклар вә диннәр өчен дә) уртак. Ә андый кануннар буенча яшәүгә инде бары тик илаһи Ислам дине тирәсендә берләшеп кенә ирешеп була. Бу атнада АКШ президенты Джо Байден, Икенче бөтендөнья сугышыннан соң урнаштырылган дөньяви тәртипнең искерүе, инде Җирдә «яңа дөньяви тәртип» урнаштыру вакыты җитүе, ә аны бары тик АКШ тирәсендә тупланып кына урнаштырып булуы турында да белдерде. Ни гаҗәп, Кремльнең матбугат хезмәте башлыгы Д.Песков аның беренче ике өлеше белән шундук килеште. Ул яңа тәртипне Америка тирәсендә урнаштыру мөмкинлеген генә кире какты, монда аның белән дә килешергә кирәктер. Чөнки, илаһият кануннарына нигезләнгән һәм бөтен кешелек дөньясы вә мәхлукат ихтыяҗларына да җавап бирә торган дөньяви тәртипне илаһи Ислам тирәсендә берләшеп кенә урнаштырып була, дидек. Ә Ислам яңарышы бары тик Урталык җирләреннән (Изге Болгар җиреннән) генә башланып китә ала.

Ләкин, танырга кирәктер, гомуми вәзгыять бүген Россиянең үзендә дә гаять катлаулы һәм моның эчке вә тышкы сәбәпләре бар. Сан ягыннан анда икенче урында торган милләт буларак, татар халкының да бүгенге хәле мактанырлык түгел. Өстәвенә, аңа карата «тырнак астыннан кер эзләү»ләр бүген дә дәвам итә. Бәгъзеләр хәтта Россиядә әзерләнгән яңа 1000 сумлык купюраларга төшерелгән Сөембикә манарасындагы ярымай өчен дә татар халкын гаепләү җаен тапты. Ни кызганыч, үзенә йөкләнгән җаваплылыкны тою һәм тану әле татар зыялыларына да җитми. Асылда, бүген ул үзенең күренекле шәхесләрен соңгы юлга озатканда гына үзара очрашып аралаша ала. Җөмләдән, бу урында татарның мәшһүр улы, соңгы ярты гасырдан артык чорда шигърияттә ат уйнаткан олуг шагыйрь, татар милләте һәм Татарстан тормышында тирән эз калдырган җәмәгать вә дәүләт эшлеклесе, узган җомгада инде бакыйлыкка күчкән милләттәшебез Разил абый Вәлиевнең якты рухы алдында баш иеп, «Мәдәни җомга»ның даими укучылары исеменнән аның туганнары вә якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Күпкырлы бу талант иясе турында киләчәктә әле күп сөйләнер һәм язылыр да. Әмма аны соңгы юлга озату мәрәсимендә алган кичерешләр шәхсән үземне кулга каләм алырга мәҗбүр итте. Ә инде татар милләтенә килгәндә, Җәнабе Хак бүген аңа Урталык җирләрендә тотрыклылык һәм Ислам яңарышы факторы булу бурычын йөкли. Илаһи миссияле милләт буларак, мондый форсатны кулдан ычкындырырга аның хакы юк. Ә бу инде милләттәшләребездән, аның кайда яшәвенә һәм нинди вазифада булуына карамастан, зур җаваплылык вә фидакарьлек таләп итә.

Фоат УРАЗАЙ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев