Фоат УРАЗАЙ: Милли-мәдәни вә рухи мирас
Сабан туйлары һаман яши һәм халкыбызны, ул кайда гына яшәсә дә, тулы бер милләт итеп саклап килә. Мондый могҗизаның сере нәрсәдә соң?
Халкыбызның бик борынгыдан килә торган милли бәйрәме – Сабан туйлары вакыты җитте. Татарның җан (милли мәдәнияте), рух (югары милли аңы) һәм тән (татар халкы үзе) берлеген чагылдыра торган һәм борынгы бабаларыбыздан милли-мәдәни вә рухи мирас буларак күчеп килгән ошбу рухи хәзинә тамырлары белән бик тирәнгә – болгар бабаларыбыз чорына ук китә. Мең елларга сузылган яшәү дәверендә халкыбыз төрлесен кичергән: иген иккән, дәүләтләр корган, зур яуларда да катнашкан; бер дәүләте җимерелгәч, яңаларын корган... Ә соңгы биш гасырда инде тоталитар режим шартларында да яшәргә мәҗбүр ителгән. Дөресен әйткәндә, татарның дәүләтчелеге инде бүген дә, халыкара хокук нормаларын тупас бозып һәм референдум нәтиҗәләре белән санлашмыйча, юк дәрәҗәсенә төшерелгән. Ә Сабан туйлары һаман яши һәм халкыбызны, ул кайда гына яшәсә дә, тулы бер милләт итеп саклап килә. Мондый могҗизаның сере нәрсәдә соң? Ә ул сер бик гади ачыла: чөнки ошбу милли мирасыбызның фәлсәфи нигезе нык һәм анда татарның милли-мәдәни вә рухи коды салынган. Шуңа күрә бүген инде ул халкыбызның милли вә мәдәни тәңгәллеген күрсәтә торган аерым форма – гомуммилли статус та алып бара. XXI гасыр башыннан бу бәйрәм Россиянең күп кенә төбәкләрендә һәм милләттәшләребез тупланып яшәгән барлык татар җәмгыятьләрендә дә диярлек зурлап үткәрелә. Шундый ук бәйрәмнәр якындагы һәм ерактагы чит илләрдә яшәүче татар диаспоралары тарафыннан да оештырыла.
Тик бу уңайдан игътибарны бер сәер хәл – бериш милләттәшләребездә бу бәйрәмгә карата яши торган сансызлык вә җиңелчә караш та җәлеп итә. Сабан туйларының отыры киң колач алуы ни өчендер андыйларның эчен пошыра. Социаль челтәрләрдә алар бу бәйрәмне әһәмиятсез итеп күрсәтү өчен ниләр генә язмый. Ә тел төбе яхшы аңлашыла: янәсе, татар теле, милли мәгарифе бетерелгән бер мәлдә бетмәс-төкәнмәс җыр-биюләр белән халыкның башын катырасыз. Әлбәттә, моның психологик ягын аңларга була: аның нигезендә милли уңышсызлыклар фонында туган кимсенү кәсәфәте ята. Ә татарга аның файдасы бармы соң? Бүгеннән үк Сабан туйларын туктату телнең һәм милли мәгарифнең яңаруына китерерме? Берсе икенчесенә комачауламый бит. Әйе, тел һәм мәгариф тә бик мөһим. Шулай саныйсың икән, тотасың да, шул юнәлешләргә алынасың. Булдыра алмыйсың һәм милли бәйрәмнең тирән мәгънәсен дә аңламыйсың икән, ул чакта инде, һич югы, башкаларга комачаулама. Юкса, бүгенге кыен чорда Сабан туйларын да туктату милли-мәдәни вә рухи мирасыбызның тамырына үз кулыбыз белән балта чабуга тиң булыр иде. Ә бу мирас бүген татар тәңгәллеген саклап калу һәм яңарту механизмының алшартларын билгели, милләттәшләребездә үз халкы тарихына мөнәсәбәтле булу тойгысын көчәйтә, вакыт вә киңлек аша аларны берләштереп, татарларның милли үзгәлеген яңа шартларда булдыру һәм саклау юлларын билгели. Ахыр чиктә болар һәммәсе дә милли экологиябездә тигезлек саклануын тәэмин итә, шәхеснең үсүе өчен үз халкының мәдәнияте, тарихы һәм бүгенге тормышы белән кызыксынуын арттыра, милләт вәкиле буларак, үз функцияләрен үтәүдә аңа кулай психологик шартлар тудыра.
Әлбәттә, болар һәммәсе дә Сабан туе үзенең чын милли асылына туры китереп үткәрелгәндә генә мөмкин. Шуңа күрә алга куйган югары максатлар милли бәйрәмебезне үткәрү кагыйдәләренә югары таләпләр дә куя. Бу бигрәк тә бәйрәмнең милли рухын, фәлсәфи эчтәлеген һәм мәдәни асылын саклауга, шулай ук аңа йөкләнгән иҗтимагый-сәяси вазифаларның югары дәрәҗәдә үтәлүенә кагыла. Аңлашыла ки, Сабан туенда төп аралашу чарасы булып бары тик татар теле генә хезмәт итә ала. Чөнки, башка очракта, ул бәйрәм инде чын мәгънәсендә Сабан туе булудан туктый. Шуңа татар халкының милли бәйрәмен оештыручылар боларны исләрендә нык тотсын һәм гамәли кулланышка да кертсен иде.
Ә милли бәйрәмебез инде быел да үзенең сезонын ачты. Әйтик, 26-27 май көннәрендә Әстерхан өлкәсендә зур колач вә оешканлык белән XIII Бөтенроссия авыл Сабан туе узды. Кайбер мәгълүматлар буенча, анда 60 мең чамасы кеше катнашкан. Бәйрәм рухын тою өчен, анда катнашучыларның йөзләрен күрү (ә электрон чаралар андый мөмкинлек бирә) дә җитә. Бу атнада (ягъни 10-11 июнь көннәрендә) милли бәйрәмебез Татарстан районнарында һәм авылларында да узачак. Чыгышлары белән авылдан булганнар өчен ул хәзер, мөгаен, елның иң кадерле һәм көтеп алынган бәйрәмедер. Чөнки аларның күпчелеге бүген туган авылыннан читтә, калаларда яши. Ә милли бәйрәмебез аларның җанга иң кадерле җире – туган туфракта бергә җыелуы өчен куанычлы форсат та булып тора. Күпләр үзен хәтта яшьлегенә кабат кайтып килгәндәй дә хис итә. Милли бәйрәмебез – Сабан туйлары белән, кадерле туганнар!
Фоат УРАЗАЙ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев