Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Фоат Уразай: Кагыйдәсез уеннар

Рәсми яктан барлык илләр дә ошбу вакыйгаларны алдан уйлап кылынган җинаять буларак бәяли.

Цивилизацияле яшәештә кешеләргә ниндидер уртак кагыйдәләргә буйсынып иҗтиһат кылу хас. Зурдан алганда, адәми зат өчен мондый хәл эшчәнлекнең барлык өлкәләренә дә кагыла. Хәтта хәрби бәрелешләр чорында да кешеләр билгеле бер кагыйдәләрне бозарга базмаган (бала-чага, хатын-кызлар, карт-корыга каршы сугыш коралы кулланылмаган; яралыларга карата гуманлылык күрсәтелгән һ.б.). Үткәндәге сугышларда халыкара әһәмияткә ия трассаларга (электр линияләре, газ вә нефть үткәргечләре һ.б.) мөнәсәбәт тә сакчылрак булган. Әмма, бүгенге глобаль (сәяси яки икътисади яктан гына түгел, ә рухи, әхлакый һәм хокукый планда да) кризис һәм соңгы вакытларда күзәтелә торган кайбер хәтәр хәлләр боларның һәммәсе дә үткәндә калуы, әхлак нормаларының җимерелүе, адәми затның бу яктан отыры урта гасырлар кыргыйлыгына кайта баруы турында сөйли. «Төньяк агымы-1» һәм «Төньяк агымы-2» газ үткәргечләренең Дания һәм Швеция өлешендә 26 сентябрьдә (бер үк көндә!) өч торбаның сафтан чыгарылуы (ә 29 сентябрьдә Швеция үз зонасындагы торбаларда инде тагын бер тишелгән урын тапкан) һәм экологиягә дә җитди зыян салынуы моны янә бер кат раслый. Сейсмик үзәкләр бу зоналарда су астында көчле шартлатулар булуын да теркәгән. Шуңа күрә бу язмабызда инде, ошбу вакыйгага карата рәсми фикерләр төрлелеген чагылдыру белән бергә, игътибарны мәсьәләнең сәяси ягына да бераз юнәлтербез.

Әүвәл шунысын да искәртеп үтик, рәсми яктан барлык илләр дә ошбу вакыйгаларны алдан уйлап кылынган җинаять буларак бәяли. Аерма шунда гына – берәүләр (ЕС, НАТО, Алмания, Дания һ.б.) аларны диверсия дип санаса, икенчеләре (АКШ, Швеция һ.б.) инде аңа «саботаж» дигән мәгънә дә өсти. Кремльдә исә әлеге хәтәр хәлне «дәүләт дәрәҗәсендә үткәрелгән террор акты» буларак та бәялиләр. Моның белән дә килешергә кирәктер, чөнки Дания һәм Швеция андагы шартлату егәрен, тротил эквивалентына күчергәндә, 500 кг чамасы дип саный. Шартлатуларның 60 м тирәнлектә диңгез төбендә һәм яхшы ныгытылган торбаларны җимерерлек итеп башкарылуын да исәпкә алсак, чыннан да, аның дәүләт дәрәҗәсендә оештырылуында шик калмый. Тик, нинди дәүләт икән соң ул? Әлегә бу сер булып кала. Әмма техник яктан кайсы дәүләтләр андый мөмкинлеккә ия булуын ачыклау инде шиклеләр санын күпкә киметергә дә мөмкин. Әлегә исә Россия һәм Көнбатыш бер-берсен гаеп­ләүдән ары китә алмый. Моның өчен алар бер-беренә шик төшерә торган дәлилләр китерә һәм шартлатуларның кем өчен отышлы булуыннан чыгып та эш итә.

Мәскәү гаепне алдан ук АКШка аудара һәм Ак йорт хуҗасы Джо Байденның февраль башында әйткән, әгәр Россия Украинага басып керсә, «Төньяк агымы-2» булмаячак, дигән сүзләрен искә төшерә, андый адымның икътисади яктан АКШ өчен отышлы булуын да әйтә. Чөнки, ул аңа сыек газны Европага күпләп сату һәм зур керемнәр алу мөмкинлеге бирәчәк. Шартлатуларның АКШ разведкасы контролендәге зонада булуы да телгә алына. Сәяси яктан исә, Кремль әлеге шартлатуларны «халык­ара террорчылык акты» буларак та бәяли. Россия президенты В.Путин әйтүенчә, «англосакслар»га санкцияләр генә аз булып тоела, шуңа алар хәзер гомумевропа энергетика инфраструктурасына да кизәнә. Шул ук вакытта, Мәскәү бу җинаятьне Көнбатыш илләре кылуын раслый торган мәгълүматның булмавын да таный. Вашингтон исә, АКШ президенты үз сүзләрен «Төньяк агымы-2»не, Алмания ярдәме белән, эксплуатациягә кертмәүне күздә тотып әйтүе һәм моның нәкъ шулай эшләнүе турында әйтә. АКШ дәүләт секретаре Э.Блинкен Мәскәүнең Көнбатышны гаепләүләрен абсурд дип атый, әмма җинаятьнең сәбәпләрен ачыкларга һәм аларны җәмәгатьчелеккә дә җиткерергә  вәгъдә итә. Газ үткәргечләрдәге шартлату 30 сентябрьдә БМО КШ утырышында да тикшерелгән.

Әлбәттә, җинаятьне ачуда аның кем өчен отышлы булуын ачыклау зур роль уйный. Тик, сүз әлегә икътисади як турында барды. Ә бу очракта мәсьәләнең сәяси ягын да исәпкә алу лязем, чөнки бериш дәүләтләрдә бүген бар нәрсә дә сәясәткә буйсындырылган. Бу яктан,  әлеге «диверсия» Көнбатыш өчен берничек тә отышлы була алмый, чөнки кышка каршы ике агымның да сафтан чыгарылуы халыкта канәгатьсезлек һәм паника гына уятырга мөмкин. Искә төшерик, «Төньяк агымы-2» сафка кертелмәгәч, ясалма сәбәпләр белән «Төньяк агымы-1» дә туктатылды. Ул чакта Мәскәүдән, «газ кирәк булса, әнә, «Төньяк агымы-2» әзер», дигән тәкъдим дә ишетелде. Әмма Көнбатыш моңа колак салмады. Шуннан соң инде әлеге вакыйга килеп чыкты да. Аның асылын, әлбәттә, төпле тикшерү нәтиҗәләренә таянып, халыкара суд кына ачыклый ала.

Фоат УРАЗАЙ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев