Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Фоат Уразай: Җилкендерә торган көн

Татарстан һәм татар халкының иң яңа тарихында тирән эз калдырган дата – 30 август якынлаша. Моннан 33 ел элек бу көнне ТАССР Югары Советы Татарстанның дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул итте.

Тарихи үзгәрешләр ягыннан бу вакыт аралыгы гасырларга тиң вакыйгаларны колачлады, инсаният яңа гасыр һәм яңа меңъеллыкка да аяк атлады. Зурдан алганда, кешелек дөньясы үз тарихында моңарчы билгеле булмаган, төрле тетрәнүләр вә глобаль янаулар белән тулы яңа эпохага кереп бара дисәк тә, әлләни арттыру булмастыр. Кардиналь үзгәрешләр халыкара мөнәсәбәтләрдә, хокук нормаларында яисә инсаниятнең иҗтимагый-сәяси яшәү рәвешендә генә түгел, ә кешеләрнең әдәп вә әхлагында, рухи кыйммәтләрендә һәм дөньяга карашында да бара. Геосәяси терминнарга күчерсәк, дөнья тотучыларның «яңа дөньяви тәртип урнаштыру» дигәннәре шул буладыр инде. Глобаль үзгәрешләр чорында, әлбәттә, бер Татарстан гына тотрыклылык утравы булып кала алмый (аңа андый мөмкинлекне бирмәсләр дә иде). Нәтиҗәдә, Россиядәге башка милли республикалар белән бергә, Татарстан да, «суверенлык» сүзенең «С» хәрефе дә калмаслык итеп «чистартылды». Шуңа да карамастан, бу истәлекле дата милли үзаңы югары, иманы нык, аек фикерле татар кешесендә бүген, ул шанлы көннәрне хәтердә яңарту һәм сәяси романтизм чорындагыдай җилкенеп алу белән бергә, мөгаен, шактый ук каршылыклы вә үкенүле фикерләр дә уятадыр.

Әлбәттә, үткәнне инде кире кайтарып булмый, аннан бары тик гыйбрәт вә сабак кына алып була. Әмма Татарстанның милли вә рухи күтәрелеш елларында халыкара нормаларга таянып ясаган хокукый адымнары, бүген генә түгел, киләчәктә дә җитди үзгәрешләр өчен хокукый нигез булып калачак. Милли яшәешебездә әле бүген дә дәвам итә торган чигенүләр һәм киләчәк темасына тукталыйк. Дөресе шул: бүген хокукый, сәяси, икътисади һәм хәтта милли-мәдәни планда да чигенергә җирлек калмады да сыман. Дәүләти яктан да республиканың хәзер «исеме бар, җисеме юк» килеп чыга. Чөнки дәүләт атрибутлары бар, ә хокукый яктан милли республика өлкәләрдән берни белән дә аерылмый. Бурычларда гына аерма шактый һәм ул салым күләме ягыннан да, хәтта МХО зонасы өчен батальоннар әзерләгәндә дә сизелә (аларга атама да ни өчендер татарча бирелә). Хәлбуки, Татарстанга «ышаныч» халыкара дәрәҗәдә төрле чаралар үткәргәндә дә күрсәтелә. Сүз монда мәдәни яки спорт чаралары турында гына түгел, фәнни һәм хәтта сәяси чаралар хакында да бара. Соңгылары рәтенә, әйтик, Казанда 28-30 август көннәрендә узачак Глобаль яшьләр саммитын, яки 2024 елда республикабыз башкаласында җыелачак БРИКС саммитын да кертергә була (җөмләдән, БРИКС белән бәйле хәл мондый ышанычның сәбәпләренә дә ачыклык кертә. График буенча 2024 елда ул Бразилиядә узарга тиеш була. Ә бу ил, «Зур егермелек»тә дә рәислек итү сәбәпле, чиратны алышырга Россиягә тәкъдим итә. В.Путин исә БРИКС саммитын үткәрү урыны итеп Казанны билгели. Әйе, БРИКС хисабына үткәрелгән чараның отышлы яклары да бар, ә мәшәкатьләре күбрәк).

Чигенүләргә килгәндә, бүген милләтнең киләчәгенә зур куркыныч тудыра торган юнәлешләр булып милли һәм рухи тәрбиянең зәгыйфьләнүе, шулай ук туган телебезнең хәзерге бик тә аяныч хәле кала. Күрүебезчә, алар барысы да милли мәгариф өлкәсенә карый. Ә ул соңгы елларда дәүләт үткәрә торган милли сәясәт концепциясе нигезендә җимерелде.  Нәтиҗәдә, совет чорыннан аермалы буларак, туган телдә белем вә тәрбия алу мөмкинлеге, калаларда гына түгел, хәтта татар авылларында да бетерелде һәм балалар анда инде үзара да күбрәк урысча аралаша. Чигенүләр әле дә бара. Хәлнең өметсезлеген узган атнада Казанда үткән август киңәшмәсе дә күрсәтте. Белем бирүнең яңа феде-раль стандартларына күчү, «Разговоры о важном» дәресе, флаг күтәрү, гимн тыңлау, тарих дәреслекләренә Украинада үткәрелә торган МХО турында материал өстәү һ.б. – болар һәммәсе дә милли сәясәт концепциясен гамәлгә ашыру галәмәте инде. Бу исә мәгарифнең милләткә түгел, ә сәясәткә хезмәт итүен күрсәтә. «Мәскәү электрон мәктәбе»нә бушка кереп, анда татар телен укыту җае булдырылуына куану, Мәскәү белән Казан өчен цифрлы бердәм мәгариф экосис­темасы булдыру кебек чаралар да шул җөмләдән. «Бесплатный сыр бывает только в мышеловке», – ди урыслар андый чакта. Ә Татарстанның кайбер район үзәкләрендә бер генә татар мәктәбе дә калмавы кебек хурлыклы фактлар ул киңәшмәдә күтәрелмәгән дә. Татар теленең бүгенге мөшкел хәле өчен дә җавап тотучы юк. Әйе, хәл ителәсе мәсьәләләр бихисап. Әмма хаклык вә хакыйкать безнең якта. Шуңа күрә Җәнабе Хак татарга бүген киләчәкне җайга салуның метасәяси ачкычын тапшыра да. Әмма ул аны дөрес итеп куллана алырмы – бусы инде аның ихтыяр көченнән, рухи әзерлегеннән һәм иман ныклыгыннан тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев