Фоат Уразай: Янусың бер читтә торсын
Тәнкыйть уты Көнбатышны гына өтә, әмма бөтен гаепне Көнбатышка гына аударып калдыру да дөреслеккә туры килмәс иде.
Бәндә хатадан хали түгел, ди мәкаль. Әйе, чыннан да, хаталану адәми затка хас нәрсә һәм әхлакый яктан ул әллә ни кимчелек саналмый да. Тик кешеләр арасында, аңлы рәвештә явызлык кылып, яманны яхшы итеп күрсәтергә тырыша торган монафикъ затлар да шакый. Тыштан яхшы булып күренеп, асылда әшәкелек кылучы андыйларны, борынгы Рим алласы (сүз ике йөзле – бер як йөзе яшь, капма-каршы йөзе карт итеп сурәтләнгән Рим алласы Янус турында бара) исеме белән символлаштырып, «икейөзле Янус» дип тә «зурлыйлар». Әмма, күренеш буларак, үзенең җаһил табигате белән әлеге каза отыры азынырга, колачын бик киң итеп тә җәяргә мөмкин. Чыннан да, соңгы елларда Көнбатыш илләрендә (АКШ, Англия һ.б.) икейөзлелек инде хәтта дәүләт сәясәте дәрәҗәсенә дә күтәрелде. Якын Көнчыгыш һәм Азия илләре дә алардан калышмый. Россия исә бу исемлектә аерым урын алып тора. «Валдай» дигән халыкара бәхәс клубының узган атнада (24-27 октябрь көннәрендә) Мәскәүдә үткән XIX утырышының пленар сессиясе барышында бу инде бигрәк тә ачык чагылыш тапты.
Искәртеп үтик, «Валдай» клубы глобаль процессларда Россиянең урынын тәгаенләү ниятендә экспертлар белән киңәш-табыш итү мәйданчыгы буларак, 2004 елда оештырыла. Быелгы утырышның темасы «Гегемониядән соңгы дөнья: гаделлек вә иминлек һәркем өчен» дип атала. Россия тирәсендәге катлаулы хәлләргә бәйле рәвештә, экспертлар бу юлы анда күбрәк Якын Көнчыгыш, Азия, Латин Америкасы, Африка һәм БДБ илләреннән (җәмгысы – 41 илдән 111 эксперт вә түрә) катнашкан. Ә алар игътибарына быел «Мир без сверхдержав» дигән доклад тәкъдим ителгән. Аның нигезенә «сверхдержава» төшенчәсенең үткәндә калуы турындагы гипотеза салынган. Оештыручылары исә анда Россия-Украина мөнәсәбәтләрендә килеп чыккан вакыйгаларның сәбәпләре вә нәтиҗәләре турындагы сорауга да җавап табарга тырышкан. Быелгы утырышның башка еллардагыдан үзгә максаты да шәйләнә: ул – Россия тирәсендә туган системалы кризис шартларында аны изоляциядә калмаган итеп күрсәтү. Сәяси аналитиклар фикеренчә, сессиядә быел алдынгы илләрдән җитди белгеч вә экспертлар катнашмау сәбәпле, ул таррак аудиториядә һәм креатив идеяләрсез диярлек үткән. Шуңа да карамастан, илнең гаммәви пропаганда чаралары ошбу гадәти вә гади вакыйганы Россиянең бернинди дә изоляциядә калмавын дәлилли торган факт итеп күрсәтергә тырышты.
Әлбәттә, форумның кульминациясе булып Россия Президенты В.Путин чыгыш ясаган һәм анда катнашучыларның сорауларына җавап та биргән пленар сессия торырга тиеш иде. Әмма чыгыш (бигрәк тә аның беренче өлеше), асылда, Көнбатышны сүгүгә кайтып калды. Менә алар: дөньяның энергетика һәм азык-төлек базарын тотрыксызландыру; гомумевропа газ үткәргечләрен юкка чыгару; аерым илләрнең һәм халыкларның суверенлыгын кире кагу, аларның үзенчәлек вә уникальлеген танымау һ.б. Нотыкта кемдер хәтта авторитар диктат куллануда да гаепләнде... Тәнкыйть уты Көнбатышны гына өтә. Президент әйтүенчә, Көнбатышның ошбу хәтәр дә, канлы вә пычрак та уенда үзәккә куйган төп максаты – дөнья өстеннән хакимлек итү. Шуңа ул барлык илләрне дә үзе урнаштырган кагыйдәләр кысасына куып кертмәкче икән. Бүген күп кенә өлкәләрдә глобаль колач алган системалы кризисны президент шуның нәтиҗәсе дип саный һәм монда ул, мөгаен, хаклыдыр да. Әмма бөтен гаепне Көнбатышка гына аударып калдыру да дөреслеккә туры килмәс иде.
Форумда Путин Көнбатышның бары тик үз кыйммәтләре белән яшәве, аларны башка халыкларга да көчләп тагуы, ә инде «берполярлы» дөнья шәйләнгәч, аларның мәдәниятен, сәнгатен һәм мәгарифен бөтенләй кире кагуы һәм моның расачыл характер вә неоколониаль формалар да алуы турында ачынып сөйләде, мондый хәл хәтта идеологик каршы торуның «салкын сугыш» чорында да мөмкин булмавын искәртте. Әле шунда ук ул, Россиядә диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрдә үзара аңлашып яшәүнең хәтта уникаль культурасы урнашты дип тә белдерде. Әмма илдәге төп халыкларның милли мәгарифләре дәүләт тарафыннан җимерелүе, туган телләре мәктәпләрдән куылуы, аларның хәтта үз хокукларын парламентта яклау мөмкинлегеннән дә мәхрүм ителүе турында ләм-мим. Илдә диннәрнең сәясәт коралы итеп кулланылуы, өстенлек нәсара диненә бирелүе хакында да президент бер сүз дә әйтмәде. Шуңа да карамастан, аның матбугат хезмәте, ошбу «фәлсәфи» чыгыш әле алга таба да кат-кат өйрәнелер, дип юрый. Булыр! Тик, сәхифәдә урын калмавы безне әлегә тукталып торырга мәҗбүр итә. Насыйп булса, мәсьәләнең фәлсәфи ягына инде киләсе язмабызда тукталырбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев