Фоат Галимуллин: Батулла бабай дәресләре
Без җәмгыятьтә яшәү өчен үтә дә кирәкле булган ана телебез турында туктаусыз уйланабыз.
Ул шулкадәр бай, аның ярдәмендә теләсә кайсы өлкә турында сөйләшергә, мәгълүмат алырга һәм җиткерергә мөмкин. Шул ук вакытта ул матур, ягымлы яңгырашлы, аһәңле. Шушы гаҗәеп хәзинәне кемнәр барлыкка китергән? Шуның өчен без кемнәргә, җәннәтле булуларын сорап, дога кылырга тиеш? Җавап гади – борын-борыннан аны иҗат итеп, яшәтеп, баетып, камилләштереп килгән кавемдәшләребезгә.
Дөньяда меңнәрчә телләр бар. Ни өчен шулкадәр күп? Җитмәгәнме, әйтик, изге дини китапларны төзергә ярдәм иткән берничә тел? Юк, җитмәгән. Телләрнең кайсын гына алып карасаң да, мөстәкыйль рәвештә оеша башлаган, ихтыяҗ булганга барлыкка килгән.
Нәрсәне дә булса күргәч, кешенең башында сорау туа: – «Бу нәрсә?» Шуны белергә теләвен ул иң әүвәл ниндидер хәрәкәтләр, ымлыклар белән белдерә. Тора-бара инде шул авазлар ярдәмендә генә дә бер-береңә ниләрнедер аңлату мөмкинлеге ачыклана башлый. Шуңа күрә иң элек кем, нәрсә сорауларына җавап булып килүче исем сүзләр барлыкка килә: су, балчык, таш, кояш, ай... Тора-бара бу нәрсәләрне әлеге рәвештә белдерү һәммәсенә уртак булып китә. Көнитешне тәэмин итү эшчәнлеге барышында яңа ихтыяҗлар барлыкка килә. Инде нишли, нәрсә эшләргә, ничек эшләргә дигән төшенчәләрне белдерүче сүзләр туа, алар артыннан сан, сыйфат, рәвешләрне атарга мөмкинлек бирүчеләре иҗат ителә. Чират абстракт төшенчәләрне белдерүче сүзләргә җитә. Бу хакта күренекле тел галиме һәм әдип Суфиян Поворисовның карашы эзлекле тоела: «Башта, - ди ул, - кешеләр туры мәгънәле сүзләр белән күбрәк эш иткән. Фикер йөртү офыклары киңәю, танып-белү сәләте арту, эстетик зәвык үсүгә бәйле рәвештә, сүзләр күчерелмә мәгънәдә кулланыла башлый. Алар ярдәмендә мәкаль, әйтем, фразеологик тәкъбир, чагыштыру, метафора, эпитет кебек тел-сурәтләү чаралары ясала. Әгәр күчермәлек шуларның берсенә дә карамый икән, ул афоризм, канатлы сүзләр дип йөртелә» (Поворисов С. Телебезнең энҗе-мәрҗәннәре // И.Гыйззәтуллин. Канатлы сүзләр. Уфа: Китап нәшр., 2007. – Б. 4). Нәкъ менә шуңа күрә тел иҗтимагый күренеш дип санала да. Аның төп вазифасы аралашу чарасы булу. Аннан телнең башкарган хезмәтләре чиксез рәвештә арта торган.
Дөньяга килү мохитендә, ягъни туып-үскән даирәдә өйрәнелгән телне ана теле дип әйтү гадәткә кергән. Моның сәбәбе бик тә гади. Туасы бала карында чакта ук, кан әйләнеше белән генә түгел, шулай әйтергә яраса, җаны белән дә анага бәйләнгән була, ул ана белән бербөтен организмны тәшкил итә. Менә ни өчен ул ананың сөйләшүен, моңлануын тыңлый-тыңлый, хис-кичерешләрен уртаклаша-уртаклаша җитлегә. Дөньяга килеп, тәмам мөстәкыйль җан иясе булып алгач та, ул әнисенең назлый-назлый имчәккә кушуын, җырлый-җырлый бишек тирбәтүен, башыннан алып аяк бармакларына кадәр «үстереп» сыпыруын тоеп-күреп рәхәтлек кичерә. Аның өчен анадан да якын, үз, җылы карашлы бүтән зат юк. Бала, әнисенең назларына кинәнә-кинәнә, үзе ишетеп торган сүзләрне отып ала, йөзләрчә тапкыр кабатлый-кабатлый үзе дә әйтергә өйрәнә. Шул рәвешле, бала әнисе сөйләшә торган телне өйрәнүен сизми дә кала. Йә әйтегез, ана телен ничек өйрәнеп китүегез кайсыгызның хәтерендә калган? Андый кеше юктыр. Ана сөте белән аңыңда урнашкан тел сиңа табигать тарафыннан үзеннән-үзе бүләк ителгән кебек тоела. Бу – дөресендә дә шулай. Ул тел гомер буена синең белән була.
Көнчыгыш халыкларының зур шагыйре, милләте буенча авар Рәсүл Гамзатов «Минем Дагстаным» исемле әсәрендә сурәтләгән бер күренеш бу җәһәттән аеруча гыйбрәтле. Ананың улы сугыштан әйләнеп кайтмаган, ничектер, чит илдә калган. Үле гәүдәсен үз күзе белән күрмәгәч, ана күңелендә улы исәндер дигән өмет яши. Көннәрдән беркөнне ана өенә бер мосафир килеп керә. Йөргән илләренең берсендә аның улын күргәнлеген бәян итә, сәламен тапшыра.
Ана сорый:
– Сез кайсы телдә сөйләштегез? Авар телендәме?
– Юк, без шул ил халкы телендә сөйләштек. Ана телен ул инде оныткан.
Моны ишеткәч, ана йөзен кара яулыгы белән яба.
Аварлар, балаларының үле хәбәрен ишеткәч, шулай итә икән. Димәк, үзе өйрәткән телне оныткан бала ана өчен исән булып санала алмый.
Рабит Батулланың «Ана теле» китабы белән танышкач (Татарстан китап нәшрияты, 2023), Р.Гамзатов сурәтләгән ананың халәтен тагын да тирәнрәк тоясың кебек. Р.Батулланың әдәби әсәрләре турында сүз җәелдермәстән, шуны гына әйтергә кирәктер, аларга заманның укучылары һәм әдәби даирәсе тарафыннан үзләренә бәрабәр бәя белән мөһер сугылган инде – авторына «халык язучысы» исеме бирелгән. Бу үзе үк инде күп нәрсә турында сөйли.
Болардан тыш, Рабит бабабызның халык тарафыннан аеруча зурлап икърар ителә торган башка хезмәтләре дә бар. Шуларның берсе бик затлы, яшел тышлыкка исеме алтынланган хәрефләр белән язылган Коръән китабы. Ул изге китабыбызның мәгънәсен ана телебездә җиткерү эшен, башка хезмәтләрен иҗат итү барышында, күп еллар буена алып барды. Хәтеремдә, туксанынчы елларда аның белән икебез дә Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы идек. Күргәлим, ул алдындагы ак кәгазь битенең маңгаена гарәп хәрефләре белән матур итеп «Бисмилләһи-р-рәхмәни-р-рәхим» дип язып куя да, кириллицада дәвам иттерә. Утырышта барган сөйләшүне бар дип тә белми. Үз эше мөһим. Андый чакта кешенең гәүдәсе монда, күңеле әллә кайда, диләр. Сорап куям:
– Әле нәрсә язасың?
Ул, кәгазенең иң башындагы изге сүзләргә күрсәтеп, әйтеп куя:
– Бисмиллалы эшнең ни-нәрсә булуы әйтмәсәң дә аңлашыла.
Баксаң, аның Коръән сүрәләре һәм аятләренең мәгънәләрен ана телебездә мөмкин кадәр үтемле, камил итеп җиткерүнең мөмкинлекләрен табу белән мәшгуль чагы икән.
Берничә ел үткәч, каләмдәшебезнең бу затлы хезмәте минем кулыма да килеп керде. Аның белән танышкач, болгарлы шигъри бабабыз Кол Галинең хәзерге якташы (икесе дә Зәй төбәгеннән) Батулла бабабызның никадәр зур эшне башкарып чыкканлыгын күреп, хәйран калдым. Бездә Коръән тәфсирләре була килде. Аның иң атаклысы Ногмани дигән зат тарафыннан эшләнгәне дип беләбез. Муса Бигиев тәфсирен дә замандашлары зурлап бәяләгән. Бу турыда Г.Тукаебызның да фикерләре билгеле. Кызганыч, әлеге тәфсир басылмый калган. Р.Батулла хезмәте турында бәян иткәндә исә сүз мәгънәләрне турыдан-туры гарәп теленнән тәрҗемә итү турында түгел, бәлки, моңа кадәрге билгеле тәфсирләрне файдаланып, алардагы төрлелекне мөмкин кадәр үзара якынайткан хәлдә, фикер камиллеген тәэмин итеп, бүгенге укучыларга тәкъдим итү турында бара. Күп кенә аятләрне тәфтишләгәндә, ул аларга карата төрлечә аңлатуларның булуын искәртә, шундый мисалларны китерә, шул рәвешле, укучының болар турында үзенең дә хөкем йөртүенә урын калдыра. Әлеге катлаулы хезмәтне укучы кулына тапшырганчы, каләмдәшебезнең никадәр зур тырышлык куйганлыгын күреп, сөбханалла (!) дияргә генә кала.
Укучыларга тәкъдим ителүче ошбу хезмәтне барлыкка китерүен дә, үзең дә сизмәстән, катлаулылыгы ягыннан әнә шул изге китабыбызны шәрехләп әзерләгәндәге эш күләме белән чагыштыра башлыйсың. Мондый олы хезмәтне бер-ике ел эчендә генә башкарып булмый. Бу аның гомер буена бөртекләп җыйган сүз энҗеләре хәситәсе. Сер түгел, Р.Батулла кайсы мәлләрдә, хыялга бирелеп, тормышта булган хәл-әхвәлләргә үзеннән «өстәп» куярга да мөмкин. Без, ягъни укучылары, моңа күнеккән. Әмма тел төзеклелеге мәсьәләсендә аңарда хилафлык очрамый. Һ.Такташ әйтмешли, тормышта алдашырга туры килгәләсә дә (кайсыбызга туры килмәгән?), шигырьдә – юк! Бу мәсьәләдә Р.Батулла да таләпчән. Хәзер генә түгел, иҗатының буеннан-буена шулай. Шуңа күрә ышанып әйтәбез, теге яки бу очракны сурәтләргә җыенганда кирәкле мәгънәле сүзләрне сайлау, җөмләләрнең нәкъ татарча оештырылуына ирешергә теләгән кеше аның әсәрләрен максатчан укырга тиеш. Бу аңа каләмен камилләштерүдә һичшиксез ярдәм итәчәк. Күрәбез, әлеге халык әдибебез телебезне саклау һәм үстерү өчен көрәшнең бер мөһим юлын язма әдәбиятның мөмкин кадәр телнең саф нигезләренә зыян китермәвендә күрә. Шуңа да «Инкыйразның башы – Ана телен пычратудан башлана», дип кисәтүе очраклы түгел. Ул әлеге фикерне күпсанлы мисаллар ярдәмендә раслап бара.
Чынлап уйласаң, гади халык, гадәттә, телебезгә карата саксызлык күрсәтми. Әйтик, авылдагы Галимҗан, Фәсхетдин, Сәйфетдин абзыйлар, Гөлҗамал, Тәзкирә, Сәрвәр әбиләрнең үз балаларына Экзема, Зания, Маузер, Сталина, Вил, Рево, Люция, Трактор дип исем кушу башларына да килмәгәндер. Ә менә, Р.Батулла әйтмешли, «совет вакытындагы булыр-булмас интеллигентлар»ның кайберләре исә бу мәсьәләдә никадәр саксызлык күрсәтте. Бу турыда М.Әмир әле утызынчы елларда ук чаң сукты. Ул шул замандагы әнә шундый «алдынгы карашлы» ир белән хатынның игезәк балаларына Гиморой һәм Гоноррея исемнәрен кушуларыннан ачы көлде. Хәзерге вакытта татарлар арасында Ауропаның барлык диярлек исемнәренә ия кешеләрне табарга була.
Рус исемнәре турында әйтеп тә торасы юк. Мәсәлән, балага Радик дип исем кушканда, аның олыгаясын, сакаллы сабыйга әйләндерелеп, Радик бабай дип йөртелү ихтималын бөтенләй искә тотмаганнар, диясе килә.
Әлбәттә, совет чорында телебезгә аяусыз һөҗүмнәр оештырылып торуларны да онытырга ярамый. Бу да инкыйразыбызны тизләтүнең бер юлы иде. Р.Батулла «хәтта Сталин да безне халыкча (народность) дәрәҗәсенә төшерә алмаган иде», дип әйтә дә әйтүен, әмма «халыклар атасы»ның хакимияттә утыруы тагын да дәвамлырак булса, моны эшләүгә дә ерак калмас иде. Дөресендә, татарның статусын үзгәртүне төшү юнәлешенә боручы ул булды да инде. Ләкин шундый шартларда да телгә зыян китерүнең «рәхимлерәк» юлын сайларга мөмкин булгандыр. Латин графикасына күчкәндә әлеге дә баягы интеллигентларыбыз шулайрак эш итү юлын сайлыйлар да. Татар сүзләрен җимермәслек-ватмаслык алфавит барлыкка китерә алалар. Ә инде кирилл хәрефләре белән язарга мәҗбүр ителгәндә, шулар ук телебезне бозу мөмкинлекләрен күбрәк калдыралар. Калын әйтелешле к, г авазларын, w авазын белдерүче хәрефләрне бөтенләй юкка чыгаралар. Мондый хәл саф татар сүзләренең әйтелешен тамырыннан бозуга китерде. Вакыт, валчык кебек сүзләрне, русча вагон сүзендәге кебек, ирен-теш «в» авазы белән әйтүләрнең күп очравы шуны күрсәтмимени? Әйтик, карта сүзе бар: сыер картасы, дөнья картасы. Ике очракта да бер төсле языла. Югыйсә, сыерның бер әгъзасын белдергән очракта калын к хәрефен генә куясы иде дә, алфавитта булмагач, нихәл итәсең? Әлеге өч аваз телебездә шулкадәр күп кулланыла, дөресен әйткәндә, алар орфоэпиянең иң нәзберек җире. Бу кыенлыкка кем нигез салган дисез? Әлеге дә баягы язу алыштырган чагында алфавит төзегән зыялыларыбыз. Башкорт кардәшләребезгә бу авазларны язуда күрсәтү мөмкинлеге бирелгән бит! Нигә безнекеләр дә шул юлдан китмәгән? Бу сорау ничә дистә еллар буе күңелебезне тырный.
Телебез яшәешендәге кимчелекләр болар белән генә бетми. Сүзләрне, мәгънәләрен аңламыйча, теләсә ничек файдалану, җөмләләрне дөрес төземәү, кирәксә-кирәкмәсә башка телләрнең сүзләрен файдалану, сүз басымнарын дөрес куя белмәү һ.б. Синонимнар кулланудагы талымсызлык та телне тиешенчә белеп бетермәү бәласе. Бу турыда Ф.Хөсни дә ачынып яза иде. Мәсәлән, ул әдәби журналыбыздан бер өзек китерә. «Кәрим абзый күзләрен йомды. Ике бөртек кайнар яшь, күз кабаклары арасыннан сытылып чыгып, әкрен генә тәгәрәп китте. Беренче мәхәббәт яшьләре кебек, кешегә күрсәтми торган иң гүзәл, иң пакъ, иң изге күз яшьләре иде болар». Фатих абзый әйтә: « Күз яшенә карата «гүзәл» эпитеты бөтенләй туры килми» (Хөсни Ф. Уйланулар. – Казан: ТКН, 1961 – 144 бит). Батулла да синонимнар мәсьәләсенә нык игътибар юнәлтә, уйларга иренеп ясалган мондый хаталардан сакланырга кирәклеген кат-кат искәртә.
Телләрне өйрәнүдә тәҗрибәләре булган кешеләр гадәттә болай диләр:
– Башка телләрне сөйләшерлек итеп белү өчен берничә ай вакыт җитсә, туган телеңне исә гомер буе өйрәнергә кирәк.
Бер караганда, болай дип әйтү дөрес тә түгел кебек. Сүз ана телебез турында бара лабаса. Төптән уйлаганда, моңа гаҗәпләнергә кирәкме икән? Бигрәк тә эшчәнлекләре телебез белән нык бәйләнгән кешеләр өчен бу бигрәк тә шулай. Әйтик, без күршеләребез рус, чуваш, мари, удмурт телләрен беләбез, шул халыклар вәкилләре белән җиңел генә аралаша алабыз, ди. Әмма бу телләрдә әдәби әсәр язарга алынмыйбыз. Чөнки ул телләр ана телебез түгел. Шул телләр мохитендә үсмәгәнбез, шул сәбәпле барыбер әлеге телләрне үзәкләренә үтеп белеп бетермибез. Язучы алдына куела торган төп таләпләрнең берсе – телне бөтен нечкәлеге белән белү. Ләкин камиллекнең чиге юк. Осталыгың бер чамада гына калмасын дисәң, үзең иҗат итә торган телне дә даими чарлый торырга кирәк. Чөнки ул – синең дөнья сурәте ясаудагы төп коралың. Тагын иң мөһиме – әсәрнең теле дә тәрбиянең мөһим чарасы. Үзе дә әдип буларак, Р.Батулла иҗаты белән дә, башка төрле эшчәнлекләре белән дә моны раслап яши.
Бүген телебезне фәнни өйрәнү шактый югары дәрәҗәдә тора, дип әйтергә мөмкин. Аның нәтиҗәләренең күп томлы хезмәттә тупланып бирелүе барыбызның да күз алдында. Тел белеменең тармаклары булган фонетика, лексикология, грамматикага (морфология, синтаксис) караган саллы-саллы тикшеренүләр зур казанышларыбыз. Шул ук вакытта телебезне социолингвистика, психолингвистика, этнолингвистика, когнетив лингвистика кебек юнәлешләрдә өйрәнүләрнең дә башлангычлары да өметле. Әлбәттә, аларны ныклап гамәлгә куярга кирәк. Болары – инде шул тармакларда махсуслашкан галимнәр өлешенә туры килә. Ә менә шушы юнәлешләрнең гамәли якларын берьюлы колачлап китап рәвешендә тәкъдим иткән Р.Батуллага ничек кенә рәхмәт әйтсәң дә, аз булыр кебек. Әлеге хезмәтнең әһәмияте бәя биреп бетергесез. Биредә милләттәшләребезгә файдалы булырлык ниләр генә юк: гомумән, телебезнең тарихына һәм аерым сүзләрнең килеп чыгышына караган мәгълүматлар, үсемлек, кош-корт, җанварлар, төсләр, өс-баш киемнәре исемнәре, вакыт атамалары, күп мәгънәле сүзләр... Татарда хат язышуның ныклап эшләнгән өслүбе (стиле) һәм гомум кабул ителгән традицияләре дә читтә калмаган, «мәктүпләр» бүлеге әнә шул турыда. Р.Батулла хәтта телебезне җанлы сөйләмдә куллану буенча берничә дәрес тә бирә. Бу бүлек булмаса, хезмәт, ничектер, тулы булмас иде кебек тоела. Ник дигәндә, Батулла бабаебыз менә ничә еллар дәвамында телевидениедән шундый дәресләр алып барды. Әлеге китабын туплавы да очраклы түгел. Кыскасы, Батулла бабаебызның ошбу китабы һәр гаиләдә, хәтта телебезне әйбәт беләм дип санаган милләттәшләребездә дә булырга тиеш.
Фоат ГАЛИМУЛЛИН, Казан федераль университетының атказанган профессоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев