Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Фәүзия Бәйрәмова: Себер татарларын кем аера?

«Без себер татарлары белән бер милләтме, әллә аерым ике халыкмы?» – дигән сорауга, тарихчы һәм язучы буларак җавабым – БЕЗ БЕР МИЛЛӘТ!

Бу көннәрдә интернетта шомлы хәбәрләр таралды – имеш, себер татарларын милләтебездән аерып алып, аерым халык, аерым тел дип игълан иткәннәр! Ә татар халкы, Себердә һәм Казанда яшәүче милләттәшләребез, галимнәр моны белми дә калган икән! Милләтнең бөтенлегенә каршы бу мәкерле эшне, гран­диоз афераны кем башкарып чыга алган соң, Татарстан нигә моны иң соңыннан гына белгән?

Матбугаттан күренгәнчә, 21фев­ральдә Мәскәүдә, Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институты уздырган видеоконференциядә, академик Александр Кибрик: «Мы берём на себя обязательство решить, сибирскотатарский язык и татарский язык – это один язык или не один, а два языка. Институт языкознания РАН признал существо­вания сибирского татарского языка. Аргументы за существование отдельного сибирскотатарского языка есть безусловно», – дип нәтиҗә ясый. Ягъни казан һәм себер татарларының теле – икесе ике аерым тел дип, Мәскәү галимнәре тарафыннан себер татарларының җирле сөйләм теле, ягъни шивә-диалектлары аерым мөстәкыйль тел дип танылган, ул гомумтатар әдәби тел составыннан чыгарылган. Бу, үз чиратында, себер татарлары аерым милләт, дигәнне, бердәм татар милләте составыннан чыгарыла икәнен аңлата.

«Бу мәкерле эшнең артында кем тора?», дигән сорауга җавапны тиз таптык, алар үзләре үк таныды – татар милләтенең бөтенлегенә каршы бу афераның артында Мәскәү, Россия Фәннәр академиясе галимнәре тора булып чыкты. Ә аларга Себердә яшәүче урыс телле бер төркем татарлар ярдәм иткән. Видеоконференциядән күренгәнчә, Себердән ирле-хатынлы Юрий Квашнин һәм Гөлсифа Бакиева, авызларыннан ут чәчеп, «Татар милләте юк, ул – Советлар Союзында уйлап чыгарылган милләт!», дип бәхәсләшә, ә Мәскәү галимнәре шуның белән ризалаша, моңа каршы килми. Себер татарлары темасын үзләренең ипие иткән, әмма шул ук вакытта, «Татар дигән милләт юк ул, аны советлар гына уйлап тапкан!», дигән бу пар турыдан-туры милләткә каршы эшли! Аларга себер татары да, казан татары да кирәк түгел! Гөлсифа Бакиеваның Тубылдагы духовная семинариядә укытып йөрүен, православие динен таратырга уңайлы булсын өчен, булачак попларга магистратурада «себертатар теле»н өйрәтүен, Библиянең бер өлешен татарчага тәрҗемә итүен, аны милләттәшләребезгә бушка таратып йөрүен дә әйтсәк, бу хатынның кемгә эшләгәне ачык аңлашыла. Аларга тел әрәм итмик.

Инде, «Без себер татарлары белән бер милләтме, әллә аерым ике халыкмы?» – дигән сорауга, тарихчы һәм язучы буларак җавабым – БЕЗ БЕР МИЛЛӘТ! Моның дәлиле – татар тарихы һәм милләт тормышы үзе. Алтайдан – Урал тауларынача, Котыптан – кыпчак далаларына кадәр таралып яшәгән милләттәшләрем янында күп тапкыр­лар булып, аларны өйрәнеп, себер татарлары турында дистәләгән фәнни-популяр хезмәтләр, тарихи романнар язган кеше буларак, минем болай дип әйтергә хакым бар. Безне, себер һәм казан татарларын, уртак бөек Татар Тарихы берләштерә – без барыбыз да Алтын Урда дәүләте варислары. Без Казан һәм Себер ханлыклары тарихында да ханнар алмашып, авыр вакытта бер-беребезгә ярдәмгә килеп, кыз биреп, кыз алып яшәдек. 1552 елда Казанны яклап сугышучылар арасында Себер яугирләре дә бар иде, Себер өстенә бәла килгәч, казан татарлары да аның өчен утка керде...

Безне, казан һәм себер татарларын, изге ислам дине берләштерә – Себергә ислам гыйлеме Бохара һәм Казан аша килгән, Казан ханлыгы җимерелгәч, исән калган галимнәребез, мөселманнар Себергә күчкән, кара урманнарда ислам нурын тараткан. Патша һәм Сталин чорында Себергә сөрелгән меңләгән дин әһеле, татар зыялылары да биредә мөселманлыкны саклаган, шунда тамыр җибәреп, җирле халык арасында дин тараткан. Безне, себер һәм казан татарларын, әдәби татар теле – Китап теле берләштерә! Дин әһелләре, галимнәр белән бергә Себергә Китап сүзе килгән, Кол Гали, Сәйф Сараи, Мәрҗани, Риза Фәхретдинов, Тукай, Такташ, Җәлил әсәрләре килгән. Себердән исә безгә антик эпосларга тиң мең еллык дастаннар, борынгы төрки мәдәният килгән, танылган дин әһеле һәм милли сәясәтче Габдрәшит Ибраһим, галимнәр Фоат Вәлиев, Диләра Тумашева, Флора Урманче, Фатыйх Урманчеев һ.б. акыл ияләре килгән, Булат Сөләйманов һәм Якуб Зәнкиевләрнең әдәби татар телендәге китаплары Казанда басылган. Болар барысы да уртак байлык, уртак мирас бит, ничек шушыларны бүлгәләмәк кирәк?!

Мин себер татарларының тарихын һәм мәдәниятен югары бәялим, минем өчен ул – төпсез хәзинә, ачылмаган дөнья! Заманында Бөек Татария, Туран Иле, Скифия дип аталган төрки-татар цивилизациясе! Җиһангир патшалар Атилла һәм Чыңгыз ханнарның, Күчем ханның Ана Ватаны, ә бүгенге себер татарлары – аларның хаклы дәвамчылары. Нинди кырыс шартларда да, зәмһәрир салкыннарда, кара урманнарда, сазлык араларында яшәп, алар Кеше булып калды, татарлыгын онытмады. Татар милләтенең нигезе – матрицасы да нәкъ Себердә! Танылган тарихчы Миллер юкка гына татарларны Себернең төп халкы, димәгән бит инде. «Главнейшим народом Сибири являются татары, которые живут в южных местностях по рекам Тоболу, Иртышу, Оби, Томи и Енисею и лежащих между ними степях. История татарского народа относит начало его к таким далеким временам, какими не может похвалиться ни один из европейских народов». (Г.Ф.Миллер. История Сибири. – Москва, 1999, стр.166.)

Мин казан татарларының да тарихын һәм мәдәниятен бик югары бәялим, ул – Болгар-Биләрләрдән килгән мең еллык ислам мәдәнияте, мәгъ­рифәт, интеллектуаль көч, дәүләтчелек традициясе. Без – чын мәгънәсендә, Китапны саклап калган халык, янәшәдәге кардәш милләтләргә хәреф таныткан, Аллаһ сүзен җиткергән зур халык! Казан татарлары дәүләтләрен югалтканда да, иманнарын югалтмады, кемлекләрен онытмады, телне һәм динне бирмәде, дөньяга үч тотмады, нинди шартларда да, Кеше булып, Татар булып калды!

Инде бәхәс чыганагы булган тел турында да әйтим. Татар теле турында. Әйе, себер татарларында аларга гына хас тел үзенчәлекләре бар, әмма бу аерым тел дигәнне аңлатмый, ә аңа гаять борынгы катламнарның тәэсирен күрсәтә. Себер татарларының сөйләм телендә борынгы төркиләрнең бөтен төсмер-билгеләре бар – анда татар-уйгыр, иштәк-нугай, кыргыз-кайсак-казах, үзбәк-чагатай-төрекмән сөйләмнәре чагылыш тапкан. Әйе, себер татарларының сөйләм теле – ул борынгы дастаннар теле, Алыплар һәм Түләк-Сусылулар, Карьят батырлар һәм Җик Мәргәннәр теле, Кузы Көрпә белән Баян Сылулар, Идегәйләр теле... Бу да – уртак тел, урак әдәби мирас, милли хәзинә бит, инде шуны да бүлешикме?!

Без, татарлар, Сак-Сок кошлары кебек, язмыш тарафыннан Урал тауларының ике ягында аерылып калганбыз, әмма рухларыбыз белән аерылмаганбыз. Себер татарларында булган көчле милли рух, казан татарларында булган акыл көче безне бер милләт итеп берләштергән һәм саклап калган. Безнең тарихи бердәмлеккә кайбер тел аерымлыклары да комачау итә алмаган, чөнки андый гына аерымлыклар авыл белән авыл арасында да бар. Әйе, сөйләм теле белән әдәби тел гасырлар буе янәшә яшәгән, әмма аерылмаган, чөнки бу тән белән җанның аерылуы кебек булыр иде. Мең еллар буе асылташтай чарланган, энҗе-мәрҗәндәй шомартылган, йолдыз кебек нур чәчкән әдәби татар теленнән баш тарту – шушы нигъмәттән, уртак мирастан, үткәнеңнән һәм киләчәгеңнән баш тарту булыр иде!

 Себер татарларын зур татар милләте составыннан аерып алу – аны замана авырлыклары алдында япа-ялгыз калдырачак. Бу мәкерле проектны уйлап табучылар һәм тормышка ашыручылар себер татарларына тел дә, дәүләт тә бирмәячәк, аларны бердәм татар милләтенә каршы файдаланачак һәм тарих чүплегенә чыгарып ташлаячак. Мин ышанам, себер татарлары бу агулы кармакка капмас, бер төркем коткычы авантюристлар алдавына ышанып, уртак милләтебездән, телебездән, тарихыбыздан ваз кичмәс, кайда яшәсә дә, БӨЕК ТАТАР булып калыр! Без – себер һәм казан татарлары, бер кошның ике канаты кебек, бергә булганда гына, яңадан күкләргә күтәрелербез, кешелек тарихында үз лаеклы урыныбызны алырбыз, ин ша Аллаһ!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев