Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Фәүзия Бәйрәмова: Атласи һәм Туйкиннар Казанга кайтырмы?..

Көз көне Казанның милли тормышында искә алырлык вакыйга булып узды – Татар китабы йортында бертуган Туйкиннар атналыгы уздырылды.

1938 елның 15 февралендә Һади Атласи белән бергә атып үтерелгән абыйлы-­энеле Кәбир һәм Фазыл Туйкиннарны, золым корбаннарын искә алу иде ул...

Бөгелмә-Шөгер төбәгендә туып-үскән бу туганнар гомер буе балалар укыткан, дәреслекләр, фәнни һәм әдәби хезмәтләр язган, халык авыз иҗатын җыйган, аларны матбугатта бастырган. Ләкин кайбер хезмәтләрен, бик теләсәләр дә, Казанда бастырып чыгара алмаганнар. Шулай ук аларның Казанда яшәү һәм эшләү хыялы да тормышка ашмый. 1937 елны бертуган Туйкиннарны Казанга тоткын хәлендә, богаулап китерәләр һәм халык дошманы, дип атып үтерәләр. «Укытучылар эше – Атласовщина» дип аталган бу җинаять эше буенча Бөгелмә-Әлмәт төбәгеннән 107 татар кулга алына, алар арасында күпчелеге укытучылар була, аннан муллалар, хезмәткәрләр. 1937 елның октябрь аенда берьюлы 24 кешегә суд була, 9ке­ше атып үтерүгә хөкем ителә. Шул тугызның икесе – абыйлы-энеле Туйкиннар...

Моңа кадәр Туйкиннарны алар эшләп киткән Бөгелмәдә һәм нәсел дәвамчылары яшәгән Әлмәт шәһәрендә генә искә алалар иде. Ниһаять, алар рухы каршында Казанда да баш иделәр... Мәдәният министрлыгы, музейлар берлеге, Татар китабы йорты уздырган мондый атналык Туйкиннардан башланды. Аңа музейлар күргәзмә алып килгән иде. Анда Кәбир һәм Фазыл Туйкиннарның китаплары, тарихи фотолар, документлар, бертуганнарның шәхси әйберләре куелды. Борынгы Туйкә нәселенең туган төбәге булган Зәй-Каратай (Лениногорск районы) авылы музееннан да махсус күргәзмә килде.

Туйкиннарга багышланган бу чаралар барышында репрессия корбаннары мемориалында алар рухына Коръән укылды, исемнәрен әйтеп, дога кылынды, чәчәкләр салынды. Биредәге ак мәрмәр ташларга шул елларда атып үтерелгән меңләгән кешенең исеме уеп язылган. Алар арасында 1938 елның 15 февралендә атып үтерелгән Һади Атласи, Кәбир Туйкин, Фазыл Туйкин, Гани Алтынбаев, Касыйм Исхаков, Сабир Уразманов, Барый Фәттахов, Зәкәрия Фәттахов, Рәшит Яруллин исемнәре дә бар. Барый Фәттахов белән Зәкәрия – аталы-уллы, Барый хәзрәткә 63яшь, улына 28 була. Һади Атласи белән Рәшит хәзрәт – баҗайлар, Фәттаховлар белән хатыннары ягыннан туганнар. Рәшит Яруллин – киләчәктә дөнья­күләм танылу алачак тарихчы Әхмәт Тимернең әтисе. Лашман мулласы Касыйм хәзрәт Исхаков – Гаяз Исхакыйның туганы.  Күрәсез, иң затлы татарларны, милли элитаны сайлап алып юкка чыгарганнар... Мемориалга Казан, Әлмәт, Уфа, Бөгелмә, Лениногорски районнарыннан Туйкиннарның нәсел дәвамчылары килгән иде. Алар бабаларының исеме уелган ташны озак вакыт буе бармаклары белән капшап торды, гүя аларның җаннарын җылытырга теләде...

Аннары Татар китабы йортында «Туйкиннарның иҗади һәм педагогик мирасы» дигән темага түгәрәк өстәл утырышы узды. Галимә, филология фәннәре кандидаты Эльмера Ханнанова-Галимҗанова әле 2004 елда ук «Фазыл Туйкинның иҗат мирасы» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклаган булган. Утырышта да ул төп докладны ясады, Фазыл Туйкин иҗаты буенча күп мәгълүмат бирде. Эльмера ханым иске татар теле буенча белгеч, ул Фазыл һәм Кәбир Туйкиннарның хезмәтләрен гарәп әлифбасыннан кириллга күчергән икән.

Шагыйрә Эльмира Шәрифуллина исә 1972 елда ук Фазыл Туйкин иҗаты буенча Казан дәүләт университетында диплом эше язган, фәнни җитәкчесе Мөхәммәт Мәһдиев булган. Ул шул вакытта ук Уфага барып, Ф.Туйкинның хатыны, балалары белән очрашкан. Эльмира ханым Ф.Туйкинның 1912 елда басылып чыккан «Җырлар әхтәрисе» дип аталган китабын, гарәп хәрефләреннән кириллицага күчереп, 2017 елда яңадан бастырып чыгарган, ул чарада катнашучыларга да таратылды.

Бөгелмәдән тарих фәннәре кандидаты, Һ.Атласи исемендәге иҗтимагый фонд җитәкчесе Алсу Мөхәммәтдинова үзенең чыгышында бер үк көндә атып үтерелгән Һади Атласи белән бертуган Туйкиннарның Бөгелмә төбәгендә милли мәгарифкә нигез салучылар булуын ачып салды. Аларның бу эшчәнлеге совет властеның беренче елларына туры килә. Мәгърифәтче-мөгаллимнәр биредә татар мәктәпләре, балалар йортлары ачалар, үзләре үк шунда укыталар, яңа чор өчен яңа дәреслекләр язалар. Аларга каршы ачылган җинаять эше дә «Укытучылар эше» дип атала, 1936-1938 елларда шул төбәктә кулга алынган 107 татарның 54е укытучы була. Күреп торасыз, хакимият элек тә, хәзер дә иң беренче чиратта милли мәктәпләрне, мөгаллимнәрне юк иткән, Алсу ханым бу хәлләр турында җаны әрнеп сөйли...

Бөгелмә шәһәрендә 1994 елдан бирле Һади Атласи фонды эшләп килә, биредә милли рухны заманында Атласи һәм Туйкиннар тотып торган кебек, бүген дә бу урыс шәһәрендә татарлыкны шушы фонд, аның тирәсенә берләшкән милләтпәрвәрләр сак­лый. Биредә һәр елны февраль аенда Атласига һәм аның белән бергә атып үтерелгән татарларга багыш­лап, Хәтер кичәсе уздырыла. Әле дә ярый аларны искә алырга Бөгелмә бар!

Мин исә чыгышымны «Һади Атласи һәм бертуган Туйкиннар: уртак хезмәт һәм уртак язмыш» дип атадым. Әйе, аларның милләткә хезмәтләре дә, фаҗигале язмышлары да уртак булган. Һади Атласи да, бертуган Туйкиннар да – мәктәп-мәдрәсәләр тоткан, дәрес­лекләр язган мөгаллимнәр. Алар үзләре дә мәдрәсә белеме алган дин әһелләре. Атласи белән Туйкиннарның тагын бер уртаклыгы – алар тарихчылар. Һади Атласи әле инкыйлабка кадәр үк үзенең данлыклы «Себер тарихы», «Сөембикә», «Казан ханлыгы» китапларын язып бастырган, аларны милләт бүген дә сокланып файдалана. Ә менә Кәбир һәм Фазыл Туйкәнең 1919 елда Ырынбурда басылып чыккан «Төрек тарихы» китабын бик азлар гына белә. Энциклопедик дәрәҗәдәге бу хезмәт өч томнан торырга тиеш булган, әмма шушысы гына чыгып калган, башкалары юкка чыккан. Бу китап дәреслек рәвешендә язылган, укырга җиңел, мәгълүматка бик бай. «Бертуган Туйкиннар» китабына кереш сүз язган галим Миркасыйм Госманов та Туйкиннарның бу хезмәтен югары бәяли, «Бертуган Туйкиннарның «Төрек тарихы» исемле китабы эчтәлегенең киңлеге, тәкъдим ителгән материалларның байлыгы җәһәтеннән шул чорда татарча басылып чыккан тарихи хезмәтләр арасында иң күренек­ле урыннарның берсен биләп тора», ди ул. М.Госманов аларны тарихчы буларак «Шиһабетдин Мәрҗани, Риза Фәхреддин һәм Һади Атласилар салган сукмак­лардан барган» дип яза.

«Төрек тарихы» хезмәте белән «Бертуган Туйкиннар» китабында танышырга була, аны галимә Эльмера Ханнанова-Галимҗанова гарәп хәрефләреннән кириллга күчереп, тулысынча бастырып чыгарган. Бу китапны русчага да тәрҗемә итеп, ике телдә яңадан бастырып чыгаруларын көтәсе кала...

Ни аяныч, Атласи һәм Туйкиннарның төрмә тарихлары да уртак. Атласины милләт өчен төрмәгә беренче тапкыр 1909 елда утырталар, шушы ук елны имам-мөгаллим Кәбир Туйкин да яңача укыткан өчен төрмәдә утырып чыга.

Атласины икенче тапкыр 1921 елда, өченче тапкыр 1929 елда төрмәгә утырталар, 1931 елда Фазыл Туйкинны да хөкем итәләр. 1933 елда Соловкидан кайткан Атласи Бөгелмәдә эш таба алмый, 1934 елда гаиләсе белән Казанга күчә, 1936 елның июлендә, алтмыш яшенә бер ай кала, аны тагын кулга алалар һәм төрмәгә ябалар, бу юлы инде мәңге чыкмаска... 1937 елның гыйнварында Фазыл Туйкинны, февральдә абыйсы Кәбирне авылдан богаулап Казан төрмәсенә китереп ташлыйлар. Ел буе кыйнап, газаплап, 1937 елның 28 октябрендә хөкем карары чыгаралар, 1938 елның февралендә 9 татарны, бәйсез төрки-татар дәүләте төзәргә теләгәннәр, дигән яла белән атып үтерәләр. Казанда аларга суд булган, хөкем карары чыгарылган бинага истәлек тактасы куярга иде дә бит. Ул – элеккеге НКВД клубы иде, аны Менженский клубы, дип тә йөрттеләр, хәзер анда Пушкин исемендәге рус мәдәният үзәге. Ә рус итеге баскан җиргә татар михнәтчеләренең истәлеген кертүләре бик икеле. Ни кызганыч, Казанда Һади Атласи, Туйкиннар һәм алар белән бергә атып үтерелгән татар зыялылары истәлегенә бер ядкэр дә юк шул. Аларның хәтта каберләре  дә юк... Истәлек тактасының үрнәге Бөгелмә шәһәрендә бар, аны Һади Атласиның улы Угыз Атласов әтисе һәм бертуган Туйкиннар укыткан мәктәп диварына куйдырган иде. Хәзер шушы эшне Казанда эшләргә кирәк, монысы инде татар зыялылары эше…

Түгәрәк өстәл утырышында, галимнәрдән тыш, Туйкиннарның нәсел дәвамчылары, туганнары да чыгыш ясады. Әлмәттән төбәк тарихчысы, Габдрәхим Утыз Имәни, Р.Фәхреддинның нәсел шәҗәрәләре турында уникаль китаплар язган Әлфия Ямаева, Казаннан Туйкиннар атналыгын уздыруда күп көч куйган нәсел дәвамчысы –  Татарстан Мәдәният министрлыгының Җәмәгатьчелек шурасы әгъзасы Эльвира Рысаева, Бөгелмәдән Туйкиннарның нәсел дәвамчысы Әлфия Сафина, Әлмәттән «Тамырлар – Корни» тарихи һәм мәдәни мирасны саклау һәм үстерү фонды директоры, Туйкиннарның мирасын саклау өчен зур эшләр башкарган Марат Туйкин бабалары турында якты хәтирәләр белән уртаклашты…

Бертуган Туйкиннарга багышланган атналык чараларына аларның күп санлы туганнары, оныклары, нәсел дәвамчылары килгән иде. Шушындый тарихи, бик мәгънәле, затлы атналыкны оештыру өчен Татар китабы йорты – Татар әдәбияты тарихы музее директоры Айдар Шәйхин да күп көч куйды. Мондый кадерле шәхесләребезне, бигрәк тә Атласи һәм Туйкиннар кебек золым корбаннарын Казан уртасында зурлап искә алсак, аларның һәйкәлләрен көтеп җиткерү бәхетенә ирешсәк иде. иде! Быел Һ.Атласиның «Сөембикә», киләсе елга «Казан ханлыгы» китапларының басылып чыгуына 110 ел тула. Без Атласи һәм Туйкин истәлекләрен Казан уртасында күрә алырбызмы?..
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев