Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Эт – эткә, эт – койрыкка

Әхмәтгәрәй Хәсәни исемен мәңгеләштерү эше һавада эленеп калды

Республикабызда, аерым алганда Яшел Үзән районының Васильево санаториенда ХХ гасыр башында язучы, журналист һәм тәрҗемәче буларак танылган, Габдулла Тукайның якын дусты булган Әхмәтгәрәй Хәсәнинең исемен Татарстанда мәңгеләштерү мәсьәләсен инде өч ай элек үк күтәреп чыккан идек. Бу турыда Мәдәният министрлыгына һәм Мәдәни мирас объектларын сак­лау комитетларына мөрәҗәгать иттек. «Интертат» алган җаваплар шундый – төрле ведомстволар җаваплылыкны берсеннән-берсенә ыргытып кына утыра.

Габдулла Тукай исемендәге әдәби музейда узган елның 24 ноябрендә язучы, тәрҗемәче, нәшир, журналист Әхмәтгәрәй Хәсәнинең 140 еллыгына һәм аның хатыны, журналист, «Аң» журналының җаваплы сәркатибе Зәйнәп Хәсәниянең 135 еллыгына багышланган «Хәсәниләр» дип аталган әдәби-музыкаль кичә булды. Аларның милләт өчен җанын-тәнен кызганмаган шәхесләр рәтендә булырга лаек икәнлеге турында чарада музей хезмәткәрләре, кичәдә катнашкан галим, җәмәгать эшлеклеләре да кат-кат искәртте. Аларның фикерләре «Һичьюгы, берәр мәктәпкә, мәчеткә Әхмәтгәрәй Хәсәнинең исемен бирсәләр, әйбәт булыр иде» рәвешендә яңгыраш алды.

Әхмәтгәрәй Хәсәни һәм Зәйнәп Хәсәниянең татар милләтенә керткән өлешләрен берничә факт белән искә төшереп узыйк:

• Әхмәтгәрәй Хәсәни һәм аның хатыны Зәйнәп Хәсәния Габдулла Тукайның якын дуслары була. Габдулла Тукай еш кына Хәсәниләрнең өйләренә һәм дачасына килеп йөргән.

• 1912 елның 15 декабрендә беренче тапкыр дөнья күргән иҗтимагый-сәяси юнәлешле «Аң» журналын чыгарудагы хезмәттәшлекләре аерым игътибарга лаек.

• Әхмәтгәрәй Хәсәни 1906 елда «Гасыр» нәшриятын ача. Анда рус әдипләренең татар теленә тәрҗемә ителгән әсәрләре басыла.

• Бер актлы комедияләр, әдәби тәрҗемәләр, иҗтимагый-сәяси мәкаләләр авторы һәм атаклы «Шәрык» клубының актив әгъзаларының һәм оештыручыларының берсе буларак, Әхмәтгәрәй Хәсәни иҗтимагый һәм мәдәни тормышта аерым урын ала.

Бүгенге көндә Яшел Үзән районы Васильево санаторие территориясендә урнашкан корпусларның берсе – Әхмәтгәрәй Хәсәнидән калган кадерле ядкяр. Хәзер «Охотничий домик» дип йөртелгән әлеге йорт – Әхмәтгәрәй Хәсәнинең дачасы булган. Дачага Габдулла Тукайның килеп йөрүе, Советлар Союзы чорында әлеге бинаның сәнгать әһелләренең ял итү урыны булганлыгы санап бетергесез зыялыларга мәгълүм. 

Әхмәтгәрәй Хәсәнинең исемен мәңгеләштерү мәсьәләсен тик торганнан гына күтәрмәдек, билгеле. Бу мәсьәләне безгә кадәр дә күтәрүчеләр булган. Ләкин күрәләтә торып дөрес күрсәтелмәгән фактка әлегәчә күз йому – дөрес, гадел булмас.

Янә Васильеводагы дача турында. Дачага Габдулла Тукай килеп йөргән, монысы тулысынча бәхәссез. Шулай икән, бина берничек тә 1917 елда төзелә алмый, ә күпкә иртәрәк төзелгән булып чыга. Ә бинага ул 1917 елда төзелгән дигән элмә такта куелган. Бу – бер хата. Ә икенче хата – әлеге дачаны төзеткән Әхмәтгәрәй Хәсәнинең исеме беркайда да юк. Менә монысы инде ярага тоз салган кебек.

Элмә тактаны алмаштыруның без белеп бетермәгән үзенең нечкәлекләре, кыен яклары бардыр. Ләкин «ярар, сезнең җавапны алдык, аңлашылды» дип, кул селтәп утыру да бернинди кысаларга сыймый, чөнки бу мәсьәләгә әле нокта куелмады.

Әүвәл без Татарстан Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать юлладык. Министрлыкка: «Бинада бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның килеп йөргәнен, дачаның Әхмәтгәрәй Хәсәни төзеткәнлеген билгеләп үтеп, мәгълүмат тактасын алыштыру мөмкинлеге бармы? Шулай итеп, без татарстанлыларга һәм кунакларыбызга республикабызда Тукай булган тагын бер урынны күрсәтә алачакбыз», – дигән сорау бирелде.

Безнең рәсми язышу мессенджер аша барды. Безгә мондый җавап килеп иреште: «1910 елларда төзелгән дача йорты Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Васильево шифаханә комплексы территориясендә төбәк әһәмиятендәге архитектура һәйкәле булып тора.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты мәсьәләләре» 2018 елның 12 июлендәге 565 нче карарының 3 нче пункты нигезендә, мәдәни мирас объектларын саклау буенча әлеге комитет Татарстан Республикасында Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларын (тарихи һәм мәдәни ядкярләрен) саклап калу, алардан файдалану, аларны популярлаштыру һәм дәүләт саклавы өлкәсендәге йөкләмәләр, шул исәптән Россия Федерациясенә тапшырылган вәкаләтләрне гамәлгә ашырганда барлыкка килгән, шулай ук суд карарларын үтәү нәтиҗәсендә барлыкка килгән йөкләмәләр буенча Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының хокук варисы булып тора.

Шулай итеп, югарыда күрсәтелгән бинада урнаштырылган мәгълүмат тактасындагы мәгълүматка үзгәрешләр кертү эшен оештыруны Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты белән килештерергә кирәк.

Шулай ук язучы, журналист һәм тәрҗемәче Әхмәтгәрәй Хәсәнинең 140 еллыгына һәм аның хатыны, «Аң» журналының җаваплы сәркатибе Зәйнәп Хәсәниянең 135 еллыгына 2023 елда республиканың дәүләт учреждениеләрендә истәлекле кичәләр уздырылуын искәртеп узабыз», – диелгән җавап хатында.

Министрлык җаваплылыкны комитетка юллагач, без сорауны Татарстан Мәдәни мирас объектларын саклау комитетына юлладык. Комитет… Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать итәргә кушты!

«Әлеге тарихи бина төбәк (рес­публика) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты – XX гасырның 10 нчы елларында төзелгән «Дача йорты» булып санала. Объектны саклау предметын раслау турында боерык 2011 елның 17 октябрендә имзаланган.

Татарстан Республикасында мемориаль такталарны билгеләү, тоту һәм исәпкә алу тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2002 елның 1 апрелендәге 163 нче карары белән расланган.

Шулай итеп, мемориаль такталарны урнаштыру Татарстан Рес­публикасы Мәдәният министрлыгы тәкъдим иткән материаллар нигезендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә гамәлгә ашырыла.

Мемориаль такталар әзерләү һәм урнаштыру буенча эшләрнең заказчылары – үтенеч белән мөрәҗәгать итүче оешмалар. Дәүләт заказы булган очракта – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.

Әйтелгәннәрне исәпкә алып, югарыдагы сорауларны Татарстан Мәдәният министрлыгына җибәрергә киңәш итәбез».

Бина Яшел Үзән районында булганлыктан, аларга да сорау юлладык. Башкарма комитеттан шундый җавап килде:

«Дача йорты» теркәлү номеры 161711045830005 (з.у.16:20:000000:256б), Татарстан Республикасы, Яшел Үзән муниципаль районы, Васильево шәһәр тибындагы бистәсе, шифаханә территориясе, 1а йорты адресы буенча урнашкан. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 17.10.2011 №835 боерыгы белән «Республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты» дип танылган. Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының 2021 елның 19 маендагы «100-п» номерлы боерыгы белән объектның статусы расланды. Әлеге бина республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты дип танылганлыктан, Татарстан Мәдәни мирас объектларын саклау комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк».

Шушы ук сорауны Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясенә юлладык (чөнки санаторий территориясе һәм «Васильево» санаторие аларга карый), ләкин алар җавап бирмәде.

Шулай да, нинди дә булса уртак карарга килерләр, дигән өметтә калабыз, дип язган идек… Мәкалә чыкканнан соң 2 ай вакыт үтсә дә, бернинди дә карар кабул ителмәгән әле монда. Югыйсә, хәзер үк эшләгез, дигән таләп тә юк. Киләчәктә тормышка ашырылачак эшләр планына кертергә мөмкин булыр иде, мәсәлән. Яки ачык җавап биреп булыр иде.

Мондый ситуациядә нәрсә диләр әле? «Эт – эткә, эт – койрыкка» дип әйтә татар халкы. Хәер, мондый бюрократияне күреп ияләнгән инде без.

Шулай да, Әхмәтгәрәй Хәсәни кебек шәхесебезне лаексыз рәвештә онытырга хакыбыз юк һәм хакимият органнарының карар кабул итүен көтәбез. Монда бит сүз гаделсезлеккә нокта кую турында да бара.

Зилә МӨБӘРӘКШИНА.
 
 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев