Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Дары бистәсе һәм Барудия мәхәлләсе

Мәчет бинасы завод корылмалары исемлегенә, мулла вазыйфасы исә даими хезмәт хакы түләнә торган итеп штатка кертелә.

Казанның дары заводына Әби патша – Екатерина II боерыгы белән нигез салына. Билгеле булганча, патшабикә 1767 елда Казанга килә. Шәһәрнең төзеклеге, матурлыгы, халкының кунакчыллыгы Екатерина II дә бик уңай фикер калдыра. 1782 елда баш артиллерия департаменты елына 3-4 мең пот дары җитештерәчәк завод төзү урынын сайлау турында указ чыгара. Төзелеш өчен Казанның көньяк-көнчыгыш читендә, Казансу елгасы артындагы буш урын сайлана. Заводны өч елда төзү бурычы куела. Бу указга Екатерина II: «Быть по сему», – дигән резолюция сала.Төзелеш җитәкчесе итеп Казан морзасы Семен Баратаев билгеләнә. Аның җитәкчелегендә урман арасында завод корпуслары төзелә һәм 1788 елның 24 апрелендә предприятие үзенең беренче продукциясен – кара дары эшләп чыгара.

Казанның революциягә кадәрге татар топонимикасында ике төшенчәне аерып карау сорала: Дары бистәсе («Пороховая слобода») һәм Барудия мәхәлләсе. Татарча «Пурхавай бистәсе» дип язуны, мәсәлән, Шиһабетдин Мәрҗанинең «Мөстәфад әл-әхбәр фи әхвәли Казан вә Болгар» китабында, Дары бистәсенең революциягә кадәр төшерелгән фотографияләрендә һәм җирле зиратның кабер ташларында күреп була.

Мәрҗани язуынча, дары заводы төзелгәнче үк, 1778 елда биредә мөселман мәхәлләсе була. Соңрак анда нигездә заводта эшләүче халык – хәрби татарлар, элекке солдат хезмәтендә булганнар, Казан арты авыллары крестьяннары килеп урнаша. Соңрак Дары бистәсенең мөселманнар яши торган бу өлеше «Барудия мәхәлләсе» дип йөртелә башлый. Бу атама гарәпчә «баруд» – дары сүзеннән алынган. 

Барудия мәчете – Казанның Дары бистәсендәге беренче җәмигъ мәчете – мәхәлләнең үзәгенә әйләнә. Ул хәзерге Киров районында, Фрунзе һәм Коләхмәтев урамнары чатында урнашкан була. Хәтта рәсми карталарда да бу урам Мәчет урамы дип теркәлә. Беренче агач мәчет 1805 елда  Казан сәүдәгәре Муса бин Монасиб бин Мөсәллим бин Бугай әл-Мингәри (Муса Адәмов) тарафыннан төзеттерелә. Шактый зур бина таш нигез өстенә салына. Анда күбесенчә дары заводы эшчеләре йөри, шунлыктан 1821 елдан завод муллага елына 100 сум акча түли башлый. 1829 елда исә М.Адәмов мәчетне заводка бүләк итә. Мәчет бинасы завод корылмалары исемлегенә, мулла вазыйфасы исә даими хезмәт хакы түләнә торган итеп штатка кертелә. Россия империясе тарихында мондый уникаль мәчетләр нибары икәү була: берсе – Барудия, икенчесе – Ижевск корал заводыныкы. 

1835 елда мәчет тулысынча янып бетә. 1837 елда дары заводы архитекторы Артамонов проекты буенча аның урынында ике катлы яңа агач мәчет төзелә. Бинаның беренче һәм икенче катларындагы ике зал 16 шар колонналы була. Заллар диварлардагы алты тәрәзә аша яктыртыла. 1867 елда расланган завод штаты буенча елга 128 сум 70 тиен хезмәт хакы белән мулла вазыйфасы каралган була, әмма 1872 ел штаты буенча бу бетерелә. Өстәвенә, завод, мәчетне карап тотуны авырсынып, аны башта шәһәргә, аннары земствога тапшырырга тырыша. Казан шәһәре идарәсе, бистәнең шәһәрдән читтә урнашуына сылтап, мәчетне үз канаты астына алмый. Өяз идарәсе дә үз ризалыгын бирми. 1874 елда мәхәллә кешеләре гыйбадәтханә турында кайгыртуны үз өстенә ала.

Совет чорында анда балалар бакчасы урнаштырыла. Кызганычка, 1973 елда мәчет бинасы сүтеп юкка чыгарыла. 

XX гасыр башында мәхәллә халкы Барудия мәчетенә генә сыймый башлый: андагы 100 ишегалдында 515 ир-ат һәм 500 хатын-кыз яши, мәдрәсәдә 80 малай һәм 40 кыз укый. 1899 елда хәзерге Сабан урамы тирәсендә татар бае Әхмәтгали Рәфыйков акчасына икенче мәчет төзелә башлый, ул 1900 елның гыйнварында ачыла. 

Шул рәвешле, Барудия мәхәлләсендә икенче җәмигъ мәчете пәйда була. Беренчесе белән бутамас өчен, халык аны Рәфыйков мәчете дип йөртә. Мәхәллә дә икегә бүленә. Яңа мәчеткә Салихҗан Мөэминев имам итеп куела, 1929 елда мәчет ябыла, мулла репрессияләнә. 1921 елда мәзин итеп билгеләнгән Борнаш авылы кешесе  Әхмәткәрим Мөхәммәдсадыйков 1930 еллар азагына кадәр җирле мөселман өммәтенең рәсми танылмаган лидеры булып кала. 

Мәчет ябылганнан соң аның бинасы 1960 елларга кадәр торак йорт сыйфатында файдаланыла. 1986 елда шәһәр советы башкарма комитеты карары нигезендә мәчет бинасы сүтелеп, шәһәр үзәгенә – Ка­юм Насыйри белән Фатих Кәрим урамнары чатына күчереп салыныр­га тиеш була, әмма бу эшләнми. 1989 елда ул тулысынча җимерелә. 

1994 елда иске урыныннан 500 метрлап ераклыкта архитектор Сәйяр Айдаров проекты буенча Рамазан мәчете төзелә. Ике катлы, кызыл кирпечтән салынган бинаның түбәсе яшел төстә. Ике яруслы дүртпочмаклы манарасы биш алтын шпиль белән төгәлләнә. Ирләр һәм хатын-кызлар залларына керү юллары аерым. 

Алсу ЗӘЙДУЛЛИНА тәрҗемәсе.

«Татар дөньясы» газетасыннан (2023, № 12)
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев