Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Дамир Исхаков: Себер үзәге кирәк!

Себер төбәге буенча, Татарстанның ныклап, планлаштырып башкарыла торган бернинди фәнни сәясәте дә юк.

Халыкны исәпкә алу нәтиҗә­ләре милләттәшләрне сискәндереп, уятып җибәрде, чөнки Гаяз Исхакый әйткән инкыйраз инде бүген үк каршыбызга басты. Шул уңайдан республикабыз информация чараларында зур сөйләшүләр үткәрелеп, шактый саллы мәкаләләр дә басылды. Әмма, беренче чиратта сүз «кем гаепле» төененә тупланып, гаеплене тыштан эзләүгә күп урын бирелде. Хафалану өчен сәбәпләр җитәрлек һәм уйлый белүчеләр өчен алар яңалык та түгел. Ә мәсьәләнең икенче ягы – үзебездәге кимчелекләрне, фундаменталь җитешсезлекләрне әйләнеп үтәргә маташабыз. Аңлашыла – бакчаңдагы бәрәңгеңне таптаган хайваннарның күршенеке булуын үзеңнеке икәнен тануга караганда җиңел һәм отышлырак, ул юл белән барганда, күңел дә тынычланып кала...

Чынлыкта, үзебездәге чатак­лыклар турында сөйләшү әһәмиятлерәк, чөнки тыштан һәм читтән килгәне бездән тормый, андый тискәре йогынтылар элек тә булган, алга таба да юкка чыкмастыр. Алар турында без белергә, әмма алдан ук хәстәрен дә күрергә тиеш. Моның өчен эксперт-аналитиклар, бу эшкә тиешле финанслар, алар белән шөгыльләнүче үзәкләр (гыйльми, информацион, сәяси-технологик һ.б.) булдыру кирәк. Шул уңайдан язмамда конкрет мисал нигезендә бездә бу эшнең нинди хәлдә булуын тасвирларга уйлыйм.

Сүз себер татарлары турында бара һәм шунлыктан алар буенча кыскача мәгълүмат бирү фарыз.

Себер ханлыгының варислары булган бу төркем сан ягыннан әллә ни зур түгел – 200 мең чамасы. Хәзер аларны төгәл санап та булмый, чөнки бу яклардан күчүләр белән җирле себер татарлары күптән аралашып, уртак гаиләләр корды. Әмма Көнбатыш Себердәге абориген, җирле татарларның абсолют күпчелеге үзләрен татар милләтенең аерылгысыз бер өлеше дип саный һәм соңгы халык исәбе дә шуны күрсәтте – үзләрен аерым этник төркем, «себер татар халкы» дип язылучыларның саны 6,3 меңнән артмады. Саннарга карасаң, себер татарлары проблемасы юк кебек. Әмма моңа җиңел акыллы трактовкалар бирергә теләүчеләр Казанда, бигрәк тә сәяси һәм аларга якын даирәләрдә хәзер күп булачак. Ләкин үзем Себердәге күп авылларны этнограф рәвешендә айкап чыккан һәм инде чирек гасыр буе андагы татар галимнәре, иҗтимагый тормыш җитәкчеләре, гади халык белән аралашкан кеше буларак әйтәм – бу төбәктә татар проблемасы һаман чишелмичә кала икән, димәк, милләт өчен куркыныч трагик яссылыкка кереп бара, дигән сүз бу. Ә Казан ул хакта тирәннән фикерләмичә, культур-мультур (сабантуйлар вә фестивальләр) уйнау ысуллары белән генә чикләнеп, бу төбәктә өстән-өстән генә йөреп эш алып бара. Әмма нәтиҗә үтә дә тискәре – монда коточкыч тизлек белән тел ассимиляциясе дәвам итә, милли мәгариф системасына үлем яный, халык каршында торган икътисади мәсьәләләр дә авырая бара. Әлегә икътисадка кермик, ул – аерым зур өлкә, әмма алга таба аны да күтәрергә кирәк. Бу юлы сүзебездә гуманитар фән, милли аң формалаштыру, татар мәдәниятенең җирле тармагын саклау бурычлары дәвам итәр.

Совет чорында Себер җирлегендә яшәгән татарлар Татарстан галимнәре игътибарыннан читтә калмады, каршылыклар булса да, Казаннан килгән диалектолог, этнограф, фольклорчылар монда зур тикшерү үткәреп, себер татарларының традицион мәдәнияте, тел үзенчәлекләре буенча фәнни мәгълүмат туп­лый-туплый зур хезмәтләр язды, аларны гомуммилли фәнни-информацион кырга кертә барды. Безнең белән хезмәттәшлек иткән җирле татарлардан галимнәр дә үсеп чыкты. Шушы хезмәтләрне яза-яза, Казан белән бәйле булмаган галимнәрнең эшчәнлеге нәтиҗәсендә дә, себер татарларында милли горурлык һәм милли аң ныгыды. Бу яклар турында тарихи хезмәтләр дә басылды. Әйтик, үземнең турыдан-туры катнашым нигезендә зур академик хезмәт – «История и культура татар Западной Сибири» (2015) һәм тарихны укыту өчен кулланма буларак «История и культура сибирских татар (с древнейших времен до начала XXI века)» (2014) китаплары басылды. Кызганыч ягы шул – бу эшләрне башкару күп очракта Татарстан Фәннәр академиясенең дә, башка фән өчен җаваплы даирәләрнең дә катнашыннан тыш, иҗтимагый тәртиптә, дәүләт планнары нигезендә түгел, бушка диярлек башкарылды. Хәзер дә истә – күрсәтелгән хезмәтләрнең беренчесендә иң әһәмиятле бүлекләрне (алар бик күләмле) язган өчен 17 мең сум гонорар алдым... Безнең арттан башка тарихи китаплар да күренде, хәлбуки, алар без язганга карата эпигон һәм ашыгып эшләнгән иде (мисалга, Археология институты һәм Казан федераль университеты канаты астында чыккан «Тюменское и Сибирское ханства» (2018) хезмәтен күрсәтә алам). Дәүләтнең игътибары булмагач, фундаменталь «История и культура татар Западной Сибири» хезмәте 100 (!) данәдә басылды, ә укыту өчен кулланманың тиражын гонорарларны юк дәрәҗәдә калдырып булса да, 500 данәгә җиткердек. Соңгыларын җилкә белән ташып, Көнбатыш Себердәге татар мәк­тәп­ләре һәм китапханәләргә илтеп тапшырдык.

Күрәсезме – монда Татарстан ягыннан ярдәм бар да кебек, грант акчасы бирелгән бит, ә чынлыкта, бу – мескен суммалар гына. Ашаган белми, тураган белә, дигәндәй, мин моны бик тә яхшы, төптән үзләштердем.

Ягъни Себер төбәге буенча, Татарстанның ныклап, планлаштырып башкарыла торган бернинди фәнни сәясәте дә юк. Г.Ибрагимов институты гына соңгы елларда системалы рәвештә Томск, Омск, Новосибирск, Төмән өлкәләрендә эшләде, комплекслы экспедицияләр оештырды, китаплар чыгарды, яңаларын да әзерли. Ләкин бу фәнни эзләнүләрнең дә еракка карап корылган стратегиясе юк, аның ачык мисалы мондый: Мәскәүдә кайбер тюркология гыйлеме белән шөгыльләнгән үзәкләрдәге галимнәр, милли эшләр белән мәшгуль федераль орган (ФАДН) белән бергә, «себер татарлары теле» турында «түгәрәк өстәлләр» һ.б. шуның ише акцияләр үткәргәндә (бу эшне бик тырышып башкорт политтехнолог­лары да хуплады), безнең телчеләр ягыннан Мәскәүгә барып ләм-мим сүз әйтүче табылмады. Сәбәбе аңлашыла: үзебезнең бу өлкә буенча сәясәтебез юк. Биштәр асып материал җыю бар, ә сәясәт – юк.

Әйтелгәннәрне читтән күзәтсәм, ә төп эшем Бөтендөнья татар конгрессында журнал чыгару булса да, Милли шура әгъзасы буларак, мондый тәкъдим ясарга кирәк дип таптым: Мәрҗани исемендәге Тарих институтының җитәкчелеге белән киңәшеп, ул фәнни учреждение эчендә Себер үзәге булдыру кирәк. Аналог бар: Мәскәү кушуы буенча бу институтта Кырым үзәге эшләп килә. Хәлбуки, кырым татарлары мөстәкыйль милләт булса да... Ә бу очракта исә татар милләтенең үзенчәлекле, ләкин башка татарлар белән күптән береккән себер татарларын һәм безнең яклардан Себергә күчкән күп санлы татар төркемнәре тарихын өйрәнү турында сүз бара! Өстәвенә, Себер үзәге ул якларда алып барыла торган тикшерүләрне башкарачак координацион үзәк тә була алыр иде.

Бу хакта Тарих институты директоры Р.Салихов белән киңәшеп, үземнең укучым, Тубыл шәһәрендәге татар автономиясе рәисе З.Тычинских ярдәме белән ул шәһәрдә урнашкан Россия Фәннәр академиясенең Урал бүлеге структурасы карамагындагы «Тубыл комплекслы фәнни станциясе» дип аталган (ул чынлыкта институт) академик учреждениега барып, ул фәнни үзәк һәм Тарих институты арасында килешү төзеп, Себер үзәге өчен анда урын бирелү турында имза салдык. Чынлыкта Себер үзәге Казанда, Тарих институтының бер бүлеге буларак (Кырым үзәге нәкъ шулай эшли) оешып, бездән финанслау гына алырга һәм Себердәге галимнәрне ул төбәк тарихын өйрәнүне татар күзлегеннән карап башкарырга тиеш иде.

Ул арада З.Тычинских Тө­мән һәм Тубыл шәһәрләрендәге безгә кирәк юнәлештә белгечлеге булган галимнәрне туплап, кайберләрен югарыда әйтелгән Комплекслы фәнни станциягә эшкә (0,25-0,5 ставка белән) алдыруга иреште. Милли шура әгъзасы булган Р.Салихов бөтен кирәкле финанс кәгазьләрен эшләгәч, аларны рәисебез В.Шәйхразыевка тапшырдык. Елга кирәкле сумма 3-4 млн чамасы иде (башта гына копьютерлар, өстәл-урындыклар алу өчен өстәмә чыгымнар бар). Мәскәүгә ел саен 800 млрд сум салым озатып, әллә кайларга гуманитар ярдәмнәр ташып торган республика өчен без сораган чыгымнар күп түгел.

Ләкин, һәрвакыттагыча, бу проект урыныннан да кузгалмады, кабинетларда батты. Кыргый хәл түгел, чөнки узган елның язында БТК эшчәнлеген үзгәртеп кору буенча экспертлар төркеме эшләгән тәкъдим дә (ул Конгресс корылтаена чыгару өчен булдырылды) Кремльдәге аппарат эченнән чыкмыйча, «эреп» юкка чыкты. Конгресс җитәкчелеге дә бу очракта кирәкле адымнарны ясамады... 

Ә чынлыкта Себер үзәге булдыруның башка яклары да бар иде. Моннан берничә ел элек (2019) Тубыл татар автономиясе исеменнән Рәисебез Р.Миңнехановка Төмәндә (аннан соң Тубылда да), татар мәдәнияте һәм тарихына багышланган музей төзүгә ярдәм сорап, мөрәҗәгать ясалды. Аннан шушы музейны булдыру турында күрсәтмә төшерелде. Ул эшләрне координацияләү БТК башкарма комитетына һәм Милли Шурага йөкләнде. Идеяне Төмәндә торучы эшмәкәр, БТКның андагы вәкиле Р.Насыйров күтәреп алды, ул үз акчасына бина сатып алып һәм зур суммалар кертеп, аны төзекләндерде. Ул арада мин фәкыйрегез һәм З.Тычинских булачак музейның 120 битлек концепциясен бернинди түләүсез рәвештә булдырдык. Аның эчке структурасын (бүлекләр, экспозиция урнаштыру һ.б.) билгеләдек, хәтта дизайн мәсьәләләрен дә тикшердек. Барысын да җәмәгатьчелек тәртибендә... Әмма фәнни хезмәткәрләрдән башка мондый учреждение-саклагычны ахырга кадәр төзеп булмая­чагын яхшы аңлый идек. Чынлыкта, анда куелачак әйберләр дә әле җыйналмаган бит. Төмән өлкәсе хакимияте исә безнең башлангычка кырын карап торды (чит милләт албастыларына без соң кирәкмени?). Себер үзәге менә шушы музейны аякка бастыру өчен дә кирәк иде. Безнең планнар шушы якны да исәпкә алып эшләнде. Хәзер музейны төзеп бетерү, булдыру эше дә тукталды. Төзеп бетергән очракта да, аның чираттагы «буш куык» булып чыгуы ихтимал, андыйларны күп күрдек.

Инде өлкән яшькә җиткән һәм күпне күргән шәхес буларак, хәзер уйга талам: берәр вакыт республикабызда милли эшләрне төптән аңлап, аларны системалы рәвештә башкару-оештыру айсбергы урыныннан кубармы икән?..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев