Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Дамир Исхаков: Дастаннар да мәктәпләргә кайтсын!

Мәктәптә татар әдәбиятын укыту программаларын төзүчеләр дастаннар өйрәнүне уку программасыннан ни өчен төшереп калдырган?

Татарстан президентының еллык юлламасында 2023 ел «Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы» дип игълан ителде. Шушы кысада Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы әле генә үткән утырышында киләсе елны бөтен татар дөньясы өчен «Милли дастаннарыбыз елы» буларак билгеләп үтү турында карар кабул итте.

Эш шунда ки: быел җәй көне (04.08.2022) Казанда «Россия халыкларының мәдәни мирасы елы» кысаларында «Эпик константа һәм хәзерге мәдәният: милли эпосларны саклау һәм популярлаштыру проблемалары» исемле халыкара конференция үтте. Аны Татарстан Мәдәният министрлыгы оештырган иде. Докладчылар Казахстан, Кыргыз­стан, Азәрбайҗан, Башкортстан һ.б. төбәкләрдән килде. Татарстан ягы әллә ни активлык күрсәтмәде, хәлбуки, академик яктан караганда, безнең фольклорчылар, беренче чиратта Г.Ибраһимов исемендәге институт галимнәре, бу өлкәдә соңгы елларда күп кенә эшләр башкарып, калын-калын монографияләр чыгарганнар иде. Бер караганда, бездә эпос-дастаннар өлкәсе буенча барысы да ал да гөл булып күренә. Ләкин күзгә ташланган бер нәрсә – төрки дәүләтләрдән һәм республикалардан, шул исәптән, Башкорт­станнан килгән докладчылар презентация ясаганда, үзләренең милли дастаннарын мәктәпләрдә һәм иҗтимагый, тәрбияви оешмаларда, балаларны тәрбияләү эшендә ничек киң кулланганнары турында сөйләде, шул хакта тиеш­ле видеолар күрсәтте. Конференциядә Башкортстанда шушы юнәлештә булган уңышлар бик ачык чагылды. Тик менә Татарстан ягыннан дастаннарны тәрбия-укыту юнәлешендә куллану турында бернинди уңай мисал да китерелмәде. Бездә ни сәбәпле мондый хәл икән, дип, бу феноменны аңлау өчен, мәктәпләрнең укыту программаларына күз салдым. Сүз татар әдәбиятын укыту программалары турында бара. Бәрәкалла, дастаннарыбыз турында татар әдәбияты кысаларында информация бирү, аларны өйрәнү бөтенләй каралмаган икән! Нәтиҗәдә Татарстанда балаларга дастаннарны өйрәтү, халык авыз иҗатының әлеге җәүһәрләрен тәрбия-укыту эшләрендә куллану җәһәтендә телгә алып сөйләрлек тәҗрибә бөтенләй булмаганга, конференциядә безнекеләр авыз йомып утырган икән бит...

Бу фундаменталь факт раслангач, шундый сорау туды: мәктәптә татар әдәбиятын укыту программаларын төзүчеләр дастаннар өйрәнүне уку программасыннан ни өчен төшереп калдырган? Моны аңлау кыен: эпик әсәрләр, тулаем халык авыз иҗаты – теләсә нинди әдәбиятның чишмә башы, татар гына моннан искәрмә була алмый. Уку программаларын төзүчеләр ничек инде моны аңламасын ди?!

Мондый фикер килде: укыту методикаларын төзүчеләребез фольклорның бик әһәмиятле өлеше булган дастаннарыбызның нинди казанышларыбызны үз эченә алганлыгын аңламыйдыр бәлки? Чөнки эпик әсәрләрне тирәнтен аңлау һәм аларны балаларга җиткерү бер дә ансат эш түгел. Моның өчен башта бик күп тарихи белем үзләштерергә кирәк. Бу исә фольклорчыларыбыз ябышып яткан сюжетлар чагыштыру һәм башка шуның ише формалистик ысуллар белән генә чикләнү түгел шул. Мәсьәлә күпкә тирәнрәк һәм бу хакта танылган төрек галиме Хәсән Б.Пак­сой (АКШта яшәп, күп төрки фольклор әсәрләрен анализлаган шәхес) вакытында: «Фольклорда халыкның чын милли аңы сак­лана», – дип әйткән иде. Ягъни бернинди күршеләр, башка халыклар мондый чыганакларга турыдан-туры тәэсир итә алмый, бу әсәрләрдә, беренче чиратта дастаннарда, халыкның менталитеты, уй-фикерләре чагыла һәм саклана. Безнең дәвер өчен, милли аңыбыз бик нык какшаган чорда, бу да әһәмиятле бит!

Шулай да сорау туа: ни өчен башка төрки халыкларда (күрше башкортларны да кертеп) моны аңлыйлар, ә бездә мәсьәләне төшенмиләр? Безнең бурыч – шул чорналган йомгакны сүтеп, аның очына чыгу.

Һичшиксез, татар өчен бик тә авыр нәтиҗәләргә китергән «Идегәй» дастанына бәйле, 1944 елдан башланган совет чоры тәҗрибәсе татар тарихында да, коллектив аңында да утыра булса кирәк. Чынлап та, бу бөек эпос – ул кыпчак телле бөтен төрки халыкларда да бар – СССРда татарларга бәйле рәвештә шулкадәр нык эзәрлекләнде: аны яңадан бастыру мөмкинлеге фәкать 1988 елда гына барлыкка килде. Анда да әле бу уңай нәтиҗә турыдан-туры җәмәгатьчелек басымы белән туды. Әгәр дә әле күптән булмаган шушы тарих күзлегеннән карасаң, дастаннарыбызның кире кайтарылуы яңа гына булган, аңа утыз елдан чак кына артыг­рак вакыт үткән ләбаса. Дөрес, 1990 еллардан башлап безнең зыялылар фәнни яктан, мәдәни яктан (спектакльләр һ.б.) булсын, дастаннарны халыкка җиткерү өчен зур тырышлык күрсәтте һәм теләге булган һәрбер татар кешесе хәзер милли дастаннарыбызны табып укый ала. Хәзер дастаннарыбызның күпчелеге русчага да тәрҗемә ителгән. Димәк, бүген дастаннарыбыз белән танышуга киртә юк. Күптән түгел генә «Идегәй» буенча куелачак музыкаль спектакль турында фикер алышканда, бер ханым шушы дастанны укып, елап утырганын сөйләде. Аңлыйм: ул әсәрдә татарның котычкыч трагик үткәне ярылып ята, ул – татар каны белән сугарылган эпос.

Әйе, дастаннарыбызның фәнни, педагогик әйләнешкә бөтенләй үк кереп бетмәвенең бер сәбәбе шушыдыр: кайчандыр тыелган әсәрне халыкка җиткерү җиңел гамәл түгел. Шулай да әлеге эпик әсәрләрнең халкыбызның тирән катламнарына барып җитмәвенә бу төп сәбәп булмас. Монда мәсьәләнең башка яклары да бар. Берсе көн кебек ачык: мәктәпләрдә туган телне, әдәбиятны укыту бүген атнасына 2–3 сәгать калган чорда, зур әдәбиятка ия татарларга, шушы бик тә кыен шартларда әдәбиятыбызны тулаем рәвештә балаларга җиткерү өчен, бәлки, фольклор, халык иҗатын читтә калдырып торыр­га кирәктер дигән фикер яши. Әмма бу – зур ялгышлык, чөнки халкыбыз милли аңының тирән катламнары урта гасыр чорларында фольклор аша формалашкан һәм ул менталитетны берничек тә күрмәмешкә, белмәмешкә салынып булмый. Төшереп калдырсак, безнең милли аң тамырсыз булып чыгачак, андый аң тирә-яктан барган йогынтыга каршы тора алмый, ассимиляциягә китерә.

Фольклор-дастаннарга игътибар итмәскә тырышуның башка сәбәпләре дә бардыр. Әйтик, эпик әсәрләребездә халкыбызның коллектив дошманнары кайбер очракларда ачык итеп күрсәтелә, аларга каршы алып барылган авыр сугышлар, төрле конфликт­лар тасвирлана, мондый якларны балаларга тирәнтен аңлата белү кирәк булганлыктан, безнең «акыллы башлар» ул турыда сөйләүдән гомумән котылып калу юлын сайларга мөмкин. Гәрчә ул каршылык, сугыш, конфликтлар турында тарихыбызга багышланган хезмәтләрдә галимнәр күптән язып чыкты. Нәрсә, без балаларыбыз ул хезмәтләрне укымый, андагы фактлар турында уйланмый дип фикер йөртергә тиешмени? Юк, алар тарих китапларын укый һәм язылганнар турында уйлана. Мәктәп дәреслекләреннән булмаса – татар тарихын бит хәзер мәктәпләребездән кысып чыгарып бетерә яздылар – алар аны интернет аша эзләп таба. Нәшер ителгән хезмәтләр дә укырга теләгәннәр өчен җитәрлек.

Тикшерелә торган мәсьәләнең тагын бер ягы бар: бусы – киң халык массаларыбызның тарихыбызны, мәдәниятебезне тиешле дәрәҗәдә белмәве. Ни кызганыч: күп татарның үз тарихыбызны тулы килеш өйрәнү бәхетенә ирешкәне юк. Бигрәк тә мондый кимчелек өлкән яшьтәгеләргә кагыла. Яшьләр, шөкер, интернетта да утыра, гыйлемне дә төрле яклап туплый. Бәхетсезлеккә, яшь буынга дастаннар эчендәге байлыкның нинди әһәмияткә ия булуын әле дә аңлатып бирә алганыбыз юк. Монда зыялыларның да гаебе бар. Алар бу турыда аерым хезмәтләр язып, киң катлам укучыларга инде күптән барып җитәргә тиеш иде. Әмма бу җәһәттә дә уңай үзгәрешләр бар. Шушы көннәрдә генә «Туган җир. Родной край» журналы (2022, махсус сан, II) битләрендә «Халкыбызның эпик әсәрләрендә милли тарих («Түләк һәм Сусылу», «Ак Күбәк», «Идегәй», «Чура батыр» дастаннарына һәм тарихи риваятьләргә анализ)» исемле күләмле хезмәтемне бастырып, укучыларга җиткердем (журналның электрон версиясен http://tuganzhir.org сайтында теләгән һәркем табып укый ала). 

Ләкин төп җитешсезлек безнең Мәгариф һәм фән министрлыгы эшчәнлегенә бәйле дип уйлыйм һәм бу ведомствога татар җәмәгатьчелегенең таләпләре көннән-көн күбәя бара. Әйтик, ни өчен бу министрлык укыту программаларыннан дастаннарыбызны төшереп калдыра? Ни өчен ул балалар өчен әзерләнгән милли фольклор буенча уку китаплары әзерләргә заказ бирми? Яисә, нишләп мәктәпләребездә түгәрәкләрдә генә булса да татар дастаннарын өйрәнү оештырылмый? Башка республикаларда, шул ук Башкорт­станда андый үрнәкләр бар бит. 

Мондый сорауларны күп тезәргә мөмкин. Татар җәмәгатьчелеге исеменнән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчесеннән бу дәгъваларыма җавап ишетәсем килә (Татар телендәге дәреслекләрне Мәскәү аркылы үткәрүнең катастрофик хәлдә булуы соңгы мисал).

Балаларыбызга милли дастаннарыбыз­ны җиткерүне, фольклор-этнографик яссылыктагы рухи байлыкларыбызны тулаем кайтаруны оештыра белик. Бу тема буенча түгәрәк өстәлләр, конференцияләр дә кирәк. Балалар өчен яраклаштырып төзелгән, дастаннарыбызны эченә алган уку китапларын булдыру да таләп ителә. Бу эшне башкару өчен Татарстан президенты карамагындагы телләр буенча комиссия дә грантлар бирә алыр. Инде Мәгариф һәм фән министрлыгы да «урыныннан кубарылыр», чөнки моны җәмәгатьчелек тә, татар конгрессы да таләп итә бит.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев