Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

“Балдак югалтуны яхшыга юрамыйлар”. Нишләргә?

Балдак югалтуга бәйле ырымнар бик күп. Кемдер ышана, кемдер – юк. Шулай да алтын йөзек югалса күпләр хафага кала. Сезгә үз тормышымда булган мисаллар турында язып үтәсем килә.

Әти-әнием бик яратышып өйләнешә. 32 ел бергә гомер иттеләр. Пенсиягә чыккан елында әтидә яман чир ачыкланды. Моны белгәч, әни бик бетеренде, елады. “Бер ялгызым ничек яшәрмен”, – дип өзгәләнде. Ничек тә юатырга белмәдек. Беркемне тыңламаска әйләнде. 

Көннәрдән бер көнне ишегалдында кер юып йөргән җиреннән әни тагын да зуррак кайгыга батты. Сабынлы суда шуып, кулындагы балдагы төшеп киткән. Кер юган су белән чыгарып түккән. Бармагында балдагы юклыгын белеп алгач, су түккән урынга чыгып эзләгән, ләкин таба алмаган. “Яхшыга түгел инде бу”, – дип тагын еларга тотынды. “Балдак югалтуны яхшыга юрамыйлар”, – дип тәкърарлады. 

Без гаиләдә өч бала. Әтине дәвалануга йөрттек. Табиблар аерымачык берни дә әйтмәде. Операция ясагач, яшәсә өч айлап яшәр, диделәр. Без инде иң начарына әзерләнеп куйдык. Хәер, әзерләнеп булмый инде аңа. Әтигә караган саен йөрәк сыкрый, тамак төбенә төер килеп тыгыла, күз яше үзеннән-үзе атылып чыга иде. Шулай да үзенә белгертмәскә тырыштык. Шөкер, операциядән соң өч ай да, ике ел да узып китте. Әтиебез яшәде. Ике ел узгач, кар эреп, җир арчылгач әни теге юлы кер суын түккән урыннан (бакчада ул) югалткан балдагын табып керде. Кояш балкый мени! Аннан да бәхетле кеше юк иде ул көнне. Без дә тынычланып калдык. Ләкин иртәрәк тынычланганбыз. Көтмәгәндә, уйламаганда, әниебез йөрәк белән китеп тә барды. Әни үлгәч, әти дә озак тормады, бер елдан соң аны да җирләдек...

Олы апамның ире – җизнәбез дә балдагын югалтты. Өйдән дә, машинадан да эзләп карадылар. Таба алмадылар. Алар инде болай да яхшы яшәми иде. Җизни салгаларга яратты. Шуңа торып бетә алмадылар, аерылыштылар. Баштарак апам да балдак югалту ырымына ышанып йөрде. Янәсе, шуңа аерылышканнар. Тик бераз вакыт узгач җизни үзе әйткән: “Югалтмадым мин аны, ломбардка бирдем”, – дигән.

Инде үземә килгәндә, безнең балдаклар аеруча да матур иде. Чөнки без аларны заказга эшләттек. Язулар белән. Берничә ел элек иремә катлаулы операция ясаган вакытта мин дә балдагымны югалттым. Иртән бармакка кигәнемне хәтерлим. Салганымны белмим. Төшеп калды дияр идең, кул бармакларым юан, салганда да кыенлык белән генә салып куям йөзекләрне. Ул вакытта ни дә уйларга белмәдем. Эч пошты инде пошуын. Аңына килгән ирем: “Балдагыңны ник кимәдең?” – дип сорагач, ялганлый алмадым, дөресен әйттем. “Ярар, терелгәч, мин сиңа тагын да матурырагын алып бирермен”, – диде. Миңа шул сүзләр җитә калды. Башка югалту уена әйләнеп кайтмадык. Аллаһка шөкер, ирем терелде. Чыннан да, азрак рәтләнә төшкәч, алтын кибетенә барып, бик матур йөзек сатып алдык. Үзе балдак та шикелле, йөзек кебек тә. Ә теге югалганын тапмадык. Хәтта башка фатирга күченеп, өйдән бөтен әйберне алып чыгып киткәч тә, беркайда да табылмады ул. Хәзер инде аның табылмавын бары тик яхшыга гына юрыйм. 

Кайдадыр колагыма кергән иде: бик тә яраткан әйберең югалса, шул рәвешле олы хәсрәт булмый кала икән. Дөрестерме-юктырмы, ә минем моңа ышанасым килә.

 

Әлфия Закирова

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев